Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / «Только тот, кто, обращаясь к старому, способен открывать новое, достоин быть учителем» эссе

«Только тот, кто, обращаясь к старому, способен открывать новое, достоин быть учителем» эссе

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:





ЭССЕ:


Минем педагогик осталыгым






Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Һидиятова Резедә Әнвәр кызы.


















Яшел Үзән - 2016

Минем педагогик осталыгым.


Башка кешеләргә мөнәсәбәт
кеше тормышының нигезен, аның үзәген

тәшкил итә.
С.Л.Рубинштейн.


Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-- үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...
Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.
Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.

Мин үземнең дәресләремдә халык педагогикасын кулланам. Бүгенге көндә мәктәп укытучылар алдына зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – югалган гореф-гадәтләребезне барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету. Халкыбызның иң әһәмиятле беренче педагогик әсәре - бишек җырлары. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары ягыннан бишек җырлары тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырлык түгел. Халкыбыз җырлары – күп төрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья.

Мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлекләре дә бик гыйбрәтле. Аларны өйрәнгәндә, яттан белү генә җитми, бу мәкәльләрдә әйтелгән үрнәккә омтылырга, гыйбрәт алырга кирәк.

Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдә үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә.

Халык педагогикасын кулланганда түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам:

  1. татар әдәбиятында халык педагогикасы һәм психологизмның бирелешен ачыклап – анализлап бирү;

  2. халык педагогикасы һәм психологизмның зур тәрбия чарасы булуын дәлилләү;

  3. актуаль проблемалар күтәргән әдәби әсәрләрнең халык ихтыяҗы югарылыгында торуын исбатлау.

Иҗади – эзләнү барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:

  • халык педагогикасы һәм психологизм төшенчәсенең асылына төшенү;

  • халык педагогикасының төп юнәлешләрен билгеләү;

  • психологизмның әдәби әсәрдә иң мөһим тасвирлау принцибы булуын ачыклау;

  • халык педагогикасы һәм психологизм – бербөтен тәрбия чыганагы икәнлеген исбатлау;

  • әдәби әсәрләрнең зур тәрбия мәктәбе икәнлеген мисаллар өстендә күрсәтү, анализлап бирү.


Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, дәресләремдә халык педагогикасын куллануны уңай нәтиҗәгә китергәненә инана гына барам.

Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә  яшәргә дәрман бирә.







Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? - дисәләр,
Сөенечем таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.


Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? - дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.


Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул ? – дисәләр,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров110
Номер материала ДВ-408627
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх