Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / "Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар!" (В жизни всегда есть место подвигу"). Конспект классного часа на татарском языке

"Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар!" (В жизни всегда есть место подвигу"). Конспект классного часа на татарском языке



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:












Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар.

(сыйныф сәгате)








Шакирова Г.Г.

Максат : Укучыларга “Туган ил “, “ Ватан “, “ хәрби бурыч “ төшенчәләрен аңлату, әби-бабайларның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары, сугышчыларыбызның Әфганстан сугышында күрсәткән батырлыклары, кешеләрнең тыныч тормыштагы батырлык үрнәкләре мисалында укучыларда гражданлык, патриотик хисләр, көчле ихтыярлылык, мәрхәмәтлелек, иптәшлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау : “ Хәтер” китабы, “ Райондашларыбыз сугыш чорында “ альбомы, видеомагнитофон, видеоязма, Р. Вәлиевның “Яшисе килә “ дигән китабы.

Дәрес барышы : 1. Оештыру моменты.

2. Дәреснең төп өлеше

Алып баручы : “ Батырлык “ дигәндә безнең күз алдына дәһшәтле сугыш еллары килеп баса. Дөрестән дә, батырлыкны сугышта гына эшләргә мөмкин. Моны безнең бабаларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында, Әфган сугышында, Чечня сугышында катнашып расладылар.

Без әлеге сугышлар турында, андагы батырлык үрнәкләре турында нәрсәләр беләбез соң ?

1 укучы : Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башланып, 1945 елның 9 маена кадәр, 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Фашистлар авыл һәм шәһәрләребезне бомбага тотканнар, бик күп халыкны кырганнар, концлагерларда тилмерткәннәр.

Бу сугыш 27 миллион совет кешесен һәлак иткән, бер гаепсез кешеләрне йортсыз-җирсез калдырган. Барлык ир-ат илне фашистлардан сакларга дип фронтка киткән. Илдәге бөтен эш хатын-кызларга, картларга, балаларга калган. Алар фронт өчен икмәк үстергәннәр, заводларда көн-төн сугыш кораллары ясаганнар, фабрикаларда солдат киемнәре теккәннәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда эшләгән кешеләр батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Җиңү көнен якынайтканнар.

2 укучы : Безнең Байлангар авыл Советы территориясеннән Бөек Ватан сугышына 462 кеше китә.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

“ Бер кайтмасак, бер кайтырбыз “,-- дип китсәләр дә, 273 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, алар безнең арада.

Алып баручы : Укучылар, Бөек Ватан сугышында сезнең дә әби-бабайларыгыз катнашкан. Әлеге сугышта алар нинди батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр соң ? Әйдәгез, шул турында тыңлап китик.

Укучылар сугышта катнашкан, тылда хезмәт иткән әби-бабайлары, туганнары турында сөйлиләр.

Әфганстан сугышы турында видеоязма күрсәтелә.

3 укучы : 1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы Хөкемәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде. Әфган сугышы...10 ел буе дәвам иткән сугыш...Россия өчен иң үкенечлесе, иң аянычлысы Әфганстан сугышы булгандыр. Татарстан гына да биредә 200дән артык асыл улларын югалта, безнең районнан гына да 4 егет вафат була :Әхмәтшин Тәльгать Мәкъсүт улы -- Чишмәбаш.

Латыйпов Наил Вагыйз улы-- Купка.

Касыймов Шамил Мөхәммәтхан улы – Камышлы.

Вәккасов Рәис Хәким улы – Чуллы.

250 егет исә, сугышта алган яраларыннан якты дөнья белән хушлаша, шуларның 11е—безнең районнан. Районыбыздан бу канкойгыч сугыш аша 150дән артык егет уза. Районыбызның төрле почмакларында яшәүче 139 әфган сугышы ветераннары бүгенге көндә дә төшләрендә канлы бәрелешләрне күреп саташып уяна.

Безнең авылдан да Әфганстан сугышында катнашкан кешеләр бар : Гараев Азат, Ибраев Рамил, Әгълиуллин Илсур, Минемуллин Расил, Кәримуллин Нурислам, Кәбиров Рөстәм, Хисамиев Фәрит, Вахитов Ринат, Шакиров Ильяс(Саз-Тамак).

4 укчы : Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып калды. меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте.

Мин зиратка керәм,

Алда—каберлекләр...

Берәү, икәү, өчәү...егерме...

Тукта, кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме ?

Яшь агачлар үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

Ә исеме җуелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән ? –

Мин ни уйларга да белмәдем.

Р. Вәлиевның “ Яшисе килә “ әсәреннән өзек укыла.

Алып баручы : Әлеге әсәрдә сүз шартлый торган гранатасын күкрәге белән каплаган, иптәшләрен үлемнән саклап калган Рифкать Миргазизов турында бара.Әлеге батырлыкка ул нинди юллар белән килгән, армиядәге тормышы аның ничек булган ?

5 укучы : Рифкать – Түбән Кама егете, Шәфкать абый белән Миңниса апалар гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Әнфисә белән алар игезәкләр булалар. Рифкать кечкенәдән үк эш сөючән, гади, сабыр, йомшак күңелле булып үсә. Ул үзенең абыйсы Азатка охшарга тырыша. Аның да абыйсы кебек ирләрчә кырыс, тәвәккәл буласы килә.

Бервакыт эштә кайнар су торбасы шартлый. Су агуны тәмам туктатканчы эшли Рифкать. Соңыннан гына ул үзенең аягын пешергәнен белә. Берни булмагандай өенә кайтып китә. Өйдә исә, әрнүгә түзә алмыйча, әкрен генә елый башлый. Ләкин абыйсының “ Ыңгырашма ! “—дигән сүзен ишетүгә шып туктый.

Армиядә Рифкать десантчы булып хезмәт итә, бөтен яктан да камил десантчы булырга омтыла. Граната ыргыту буенча рота чемпионы була ул. Полк өйрәнүләре вакытында отделение командирының “ Гранаталарны әзерләргә ! “—дигән командасы иң җайсыз урында яңгырый. Рифкать бик пычрак җирдән—юл читеннән йөгерә. Кинәт аның аягы таеп китә һәм ул күкрәге белән гранатасы өстенә килеп төшә. Бер тәүлек буе батыр десантчы тормышы өчен көрәш алып барыла, 1500 мл кан җибәрелә, операция ясала. Ләкин коткарып калу берничек тә булмый.

Алып баручы : Солдат тормышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә. Ә менә сезнең кайсыларыгызның әтиләре, аабыйлары Ватан алдында торган бурычын үтәде икән ?

Укучылар үзләренең әтиләре, абыйларының Армия сафларында хезмәт итүләре турында сөйлиләр.

Алып баручы : Мин бүгенге әңгәмәбезне Н. Островскийның сүзләре белән тәмамлыйсым килә : “ Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә, һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк : үлгән вакытта , бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә -- кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын .”



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 17.10.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров14
Номер материала ДБ-267207
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх