Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / "Традиции татарского народа" - " Татар халык гадәтләре"

"Традиции татарского народа" - " Татар халык гадәтләре"

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Әлмәт шәһәре “53-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы

“Светофорик”мәктәкәчә белем бирү муниципаль бюджет

учереждениесе»













Татар халык гореф-гадәтләре”

(Ата –аналар өчен чыгыш)

























Татар халыкның мең елларга сузылган тормышындатупланган тәҗрибәсе,гадәтләре,кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар.Шуларга мөрәҗәгат ь җитү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә.Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек :тәрбия –ул яшь, психологик,физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләрнә нигезләнеп,балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

Хәтердән башка йолалар,тәрбиядән башка рухи хәзинә,рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык- тарихсыз”-дип әйтелә халыкта.Әдәбият уктучысының бурычы, программда каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея – эчтәлеген аңлатудан,укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән,әйләнә-тирә мөхиткә,төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү,мөстәкыйлҗккә өйрәтүдән гыйбәрәт.Тәрбияче буларак ,үз халкымның мәданиятен, гореф-гадәтләрен,иң күркәм йолаларын,халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү.Шуңа күрә мин балаларны үз мииәтен,әти-әнисен,әби-бабасын,туганнарын,туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм.Эшчәнлекне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырыга тырышам.Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, музыка ,җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле саныйм.Әйтик, әкиятләр,мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар.

Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби-бабаларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк.Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормаларны, кагыйдәләре, халык педагогикасына салынган.Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендәкүренә. Традиция ул милләтнең рухи хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.Республикага исем биргән халыкның телен һәм мәдәниятен аңлау ул.Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башк яктан карарга киң мөмкинлекләр ача.Хәзергесе чорда Россиядә һәм Татарстан күләмендә милли мәдәняткә игътибар арта бара.Халык мәдәнияте –ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

Кече яшьтәге балаларны милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла.Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була.Ул-тән хәрәкәтләрен ритмга ,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат.Аларның нәфислектойгыларын,зиһен һәм хыял йөгереклеген,зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия.Бармак уеннары, санамышлар,алдавыч әкиятләр, уеннар болар барысы да бала өчен кызык.Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле.Ул уеннар тизлек,зирәклек,җитезлек сорый.Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшьүзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә,акыл ,аралашу үсешенә йогынты ясый.

Халык җырлары –музыка фольклорның иң якты әсәрләре.Алар –эститек тәрбия чыганагы.Җырлар балаларның иҗади сәләтен ачарга ярдәм итә.Балалар җырлы-биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп,һәрберебезгә таныш булган “Чума үрдәк,чума каз”,”Миңлебай”, “Кәрия-Зәкәрия” һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарны алырга була.Кешеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикиты халыкның мәдәнилекидәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре- алар милли традиция ләргә һәм гоеф-гадәтләргә таяна.Безнең әби-бабаларыбыз ,тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләрдә бала сөйләмендә чит-ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән.Милләтнең саклануы аныңтеленә турыдан-туры бәйләнгән.Тукай да өзгәләнеп “И туган тел, и матур тел,әткәм әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы”дип,юкка әйтмәгәндер.Хәзергесе мохита балаларыбызтөрле тәрбия ала. Баланың ата-анасына булган карашы үзгәрхен һәркем күреп тора. Әдәби уку дәресләрендә укучылар әдәплелек кагыйдәләре белән бик күп очрашалар.Сөйләм, киенү,йстәл янында,кунак,туганнарга карата әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер-берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп,шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

Минн системалы рәвештә укучының сөйләме өстендә эшләү,тексның эчтәлеген сөйләгәндә дөрес итеп фикерли белерггә өйрәтү, төрле дидактик уеннар аша сүзлек запасын баету максоты куям.Бала бу яшьтә төрлечә фикерли ала.Шуңа датөрле КВН,ярышлар уздыру балаларның логик фикелләү сәләтен арттыралар.Эш төрләренең яңгыртылып торуы балаларның эшчәнлектә мәкальләр белән бирелгән эшләрне бик теләп башкаралар.”Мин башлыйм,син дәвам ит”,”Мәкальнең ахырын тап”, Шигъри мәкальәр” уеннары зирәклек,җитезлек сорый. “Әкият геройларын таны”,”Бу кайсы әкияттән?”уеннары төрле эшчәнлек элементлары итеп кертелә.Бу эш төрләре укыту процссеның максатына, урынына,балаларның әзерлек дәрәҗәсенә ка рап, төрле вакытта, төрле очракта кулланыла.

Халык традицияләрен кулланып уздырылган эшчәнлектә, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итип кулланыла.Һәр баланың үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.Мин татар балалары белән эшлим телләре, бергәләп төрле чаралар үткәрәбез,балаларга туган телләрен онытмау,аларны туган телебез белән тагын да кызыксындыру максатыннан “Бәхетле балачак”исемле түгәрәк оештырдым.Түгәрәкнең эш программасына татар халкыныңгореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр,йола уеннаарын,халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган тупладым .Балалар бик теләп уеннарда катнашалар,”Сабантуй”,”Сөмбелә”,”Нәүрүз”,бәйрәмнәре турында белделәр.Җырлы-биюле уеннар,табышмак, мәкальләр өйрәнделәр.Халык йолалары ,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт,ярдәмләшү тәрбияләнә.Балалар тәртибендә үзгәрешләр сизелә башлады. Бу инде аларның аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлек ләренә карата уңай мөнәсәбәт тудыра .Чыннан да ,без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез .

Укытучы- белем бирүче генә түгел,чын мәънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын, сәләтен,әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

Автор
Дата добавления 10.02.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров80
Номер материала ДВ-440199
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх