Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Статьи / Тәрбия эшендә заманча технологияләр

Тәрбия эшендә заманча технологияләр



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:



Тәрбия эшендә заманча технологияләр”.


2012 елның февраль аенда Татарстан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды.

Бу программаны тормышка ашыру өчен һәрбер балалар бакчасы УМК комплект ноукбуклар,экраннар белән җиһазландырылды.

Яңа укыту методикасы хакында сүз алып барганда,татар гаиләләре өчен рус теле һәм рус гаиләләре өчен татар телен өйрәтү турында сүз бара. Барлык балаларның да ике телне дә белүләре мөһим.”,-диде министрыбыз Энгель Нәвапович Фаттахов.

Бүгенге көндә без укыту-тәрбия эшен яңа укыту методик әсбаплар,күрсәтмә материаллар,балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек яңа заманча уеннары,эш гамәлләре белән алып барабыз

Күргәнебезчә тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын тулысынча үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар педагогик системаның структурасын федераль стандартлар буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

 Федераль стандартлар буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы  шәхес итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.

 Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы.

Шулай булгач, заманча стандартларның бакча  баласына заманча таләпләр куюын һәрберебез аңларга тиеш. Чөнки компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану-тормыш таләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә:балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхес тә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру.

Безнең Биектау балалар бакчасы коллективы тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне, гадәти булмаган технологияләр, милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре, телевизион технологияләр, стандарт булмаган технологияләр, ФГОС таләпләрен өйрәнеп балаларга тәрбия-белем бирәбез, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнәбез, әти-әниләргә дә җиткерәбез.Безнең коллектив һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылганда гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә.

Ә хәзер бакчабыздагы эшчәнлекләр белән танышып үтик.Без

тәрбиячеләр үзебезнең вакытыбызны бушка үткәрмибез дияргә була. Кул эшләребездән иҗади почмак булдырдык. Һәр эшчәнлек вакытында кулдан ясалган эшләнмәләрне кулланырга тырышабыз. Алар белән балалар бик теләп уйныйлар. Төрле әкият геройларын курчак театрына яраклы итеп тегеп яисә төрле җепләрдән бәйләдек.

Һәр проект эшчәнлеге саен без аны үзгәртә барабыз,яңаларын өстибез.Театральләштерелгән уен почмакларында балалар бик теләп үзләренең яраткан әкиятләрен куялар. Бармак уеннарын бик яратып уйныйлар, без аларны рольләргә оста итеп керергә өйрәтәбез.

Иҗади уеннарны бик теләп уйныйлар.Балалар үзләрен чын шифаханәдә, гаиләдә я булмаса чәчтарашхандә кебек хис итеп мавыгып уйныйлар.Оста итеп үз вазифаларын башкаралар.Бер берләренә яхшы киңәшләр бирәләр, дус-тату уйныйлар.

Физик эшчәнлек вакытында балалар куелган максатны җиренә җиткереп үтәргә тырышалар. Төрле материаллардан әйтик: басма, елга, түмгәкләр, төрле зурлыктагы туплар, флажоклар,ком тутырылган капчыклар, кыршаулар һ.б.отрибутлар кулланыла.

Үстерешле уеннарны балалар бик зур кызыксыну белән уйныйлар.Мондый уеннар балаларның акыл эшчәнлеге үсешенә зур этәргеч бирә. Без аларны һәрдаим үзгәртеп торабыз,тулыландырабыз.

Хәрәкәтле уеннар белгәнебезчә һәр проект эшчәнлегендә дә урын алып тора. Балалар мондый уеннарны бик теләп уйныйлар.

Хәрәкәтле уеннарда да,аз хәрәкәтле уеннарда да балалар үзләрен бик иркен тоталар. Уеннар балаларга шатлык китерә, аларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Уен – балалар эшчәнлегенең төп төре булып тора. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә, балаларның индивидуаль үзенчәнлекләрен ача, теләк – омтылышларын берләштерә, мөстәкыйль эш итәргә, үз уйларын гамәлгә ашырырга, дөньяны танырга өйрәтә. Бигрәк тә, балалар күңелле, хәрәкәтле, җырлы – биюле уеннар яраталар. Алар текстның эчтәлегенә, уен кагыйдәләренең һәм хәрәкәтләрнең катлаулыгына карап, “гадидән катлаулыга” дигән принцип буенча оештырыла һәм, балаларның психологик үзенчәлекләрен, яшь аермалыкларын истә тотып башкарыла. Музыка ритмына төгәл хәрәкәтләр ясау, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, төрле образлар башкару – болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисе уята, сөйләм телен үстерергә, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның ишетү мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кулга – кул тотышып, берәр көйгә күмәк җырлап, түгәрәк тирәли әйләнеп йөрү уйнаучыларда эстетик ләззәт уята, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә. Уеннарның эчтәлеге балалар өчен гади һәм аңлаешлы, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Катлаулырак эчтәлекле уеннар гадиләштерелә, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап яраклаштырыла. Җырлы – биюле уеннарның максаты – балаларда җыр эчтәлегенә һәм музыканың характерына туры китереп, хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру; җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Уен вакытында балалар көй ритмына хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итә, бала күңелендә нәфислек, матурлык тойгысы уята. Иң әһәмиятлесе: уеннар аңлаешлы һәм мавыктыргыч. Музыка тавышына балалар хәрәкәтләрне тизрәк үзләштерә. Шуңа күрә дә, балаларның уңай эмоциональ халәтен саклап, шат күңел белән уйнауларына ирешү, аларны тыныч һәм мөстәкыйль уйнарга күнектерү, хәрәкәтләрне матур, нәфис итеп башкарырга өйрәтү өлкәннәрнең бурычы булып тора. Ял вакытларын оештырганда, күңел ачу вакытларында, физкультминутларда төрле хәрәкәтле уеннарны кулланырга була. “Күрсәт әле үскәнем”, “Түгәрәк уен”, “Төсле яулыклар”, “Өммегөлсем”,”Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия – Зәкәрия” һәм башкалар.Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау – сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Бигрәк тә хәрәкәтле, җырлы – биюле уеннар балаларда эстетик тойгы тәрбияләүгә, аларның шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Уен вакытында текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, аңарда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә,һәрвакыт юлларда игътибарлы булырга кирәклеге турында да зур эшчәнлек алып барыла.Алар белән төрле уеннар оештырыла.Балаларга аңлаешлы ,күңелләренә кереп калырлык итеп төрле уеннар,викториналар оештырыла. Белем бирү эшчәнлекләрендә юл тамгаларына ,светофор төсләренә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген балалар бик яхшы аңлап эш итәләр.

Бакчабызда шулай ук эксперемент почмагы оештырылды.Балалар белән табигать почмагында гөлләр күчереп утырту, җәен бакчаларга утырту өчен төрле чәчәкләр чәчеп үстерү , суган ,арпа, көнбагыш ,бодай бөртекләрен тишелдереп карарга да бик теләп алыналар.Аларны табигый ашлау аларга бик ошый.Балалар аны зур кызыксыну һәм осталык белән башкаралар.Кечкенә генә үсентенең аз гына вакыт эчендә үсеп китүен һәрдаим күзәтеп торалар.

Без шулай ук балаларны кече яшьтән үк башка милләт халыклары, аларның милли киемнәре, яшәеше, гореф-гадәтләре белән дә таныштырып барабыз.Бу безнең балаларда зур кызыксыну уята.

Без - тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач,  киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән,  алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, сау-сәламәт балалар үстерик. Моның өчен ,әлбәттә, хезмәткә өйрәтүнең  бар төрен практик кулану гына – ныклы фундамент булып тора. Барыгызга да шушы фундаментны нык төзүдә сәламәтлек, сабырлык, тигезлек телим.





















57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 29.11.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Статьи
Просмотров6
Номер материала ДБ-399522
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх