“Сәламәт
буласың килсә…”
(тәрбия
сәгате)
Максат: Укучыларга саулыкның матур гомер итү
өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, сәламәтлекне саклау ысуллары
белән таныштыру, сәламәтлекнең кадерен белергә, спортка уңай караш, актив фикер
йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: проектор, слайдлар, китап күргәзмәсе
Тәрбия сәгате барышы:
I. Кереш әңгмә.
- Исәнмесез, укучылар!
Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә яшәү өчен
сәламәтлек кирәк. “Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр.Чөнки ул булмаса, кеше бик
күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда
гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә ала.
-
Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.
Әйтегез әле, ә сезнеңчә нәрсә ул
сәламәтлек?
Балаларның
җаваплары тыңлана ( чиста - пөхтә йөрү, дөрес туклану, саф һава сулау, спорт
белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү).
“Сәламәтлек
көн
дә яңадан
туа” дигән
әйтемне сез
ничек аңлыйсыз? Барыгыз
да көндәлек
режимны үтисезме? Иртәнге
гимнастиканың кешегә
никадәр файда
китергәнен белеп
торуга карамастан, бик
күпләр аны
ясамый. Ялкаулыкларын
вакыт юклык
белән акларга тырышалар. Ләкин
зарядкага киткән
вакыт бушка үткән
вакыт түгел. Ул
кәефне күтәрә, дәрт
өсти, эшчәнлекне арттыра.
Шәхси гигиена.” Нинди табышмаклар беләсез?
1. Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щеткасы)
2.
Үзе шома, күбеккә
күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)
3.
Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу
ни була? Әйтеп кал. (теш пастасы)
4.
Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге)
II. Тәрбия максатын кую.
Без, бүген, сезнең белән
сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын ныклап тагын бер кат
карап үтәрбез. Иң беренче минем сезнең үз фикерегезне беләсем килә. Шуның өчен
бер уен тәкъдим итәм.
Уен уйныйбыз. “Файдалы-зарарлы” (презентация)
(Балалар зарарлы, файдалы дип хор белән җавап бирергә
тиешләр)
- ятып уку ... (зарарлы)
- якты утка карау
(зарарлы)
- күзләрне иртән
юу (файдалы)
- телевизорны
якыннан карау (зарарлы)
- күзләрне
бәрелүдән саклау (файдалы)
- кишер, петрушка
ашау (файдалы)
- күзләрне пычрак
куллар белән сөртү (зарарлы)
- яхшы
яктыртылган бүлмәдә уку (файдалы)
- компьютерда
озак уйнау (зарарлы)
- физкультура
белән шөгыльләнү (файдалы)
(Балаларга сәламәтлек өчен
нәрсә файдалы һәм зарарлы булуы аңлатыла)
Сәламәтлек
өчен нәрсә файдалы? (презентация)
-Әйе, яшәү өчен сәламәтлек кирәк. Кешенең
сәламәтлеге – аның төп байлыгы, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп
нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына
кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Р. Фәхреддин дә “Адәм баласының иң
зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның
кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса,
рәхәтлек сизмәссең”- дип язган .
III. Тәрбия
мәсьәләсен чишү.
(текст белән эш)
Сәламәтлек – зур байлык
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш.
Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган
ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары
да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән
генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик
әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс
һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм
җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф
һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала.
Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү
яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә
йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын
тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне
сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән
аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.
Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә
– сәламәт акыл диләр.
Хәзер
текст буенча сорауларга җавап бирербез:
-
Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк?
-
Нинди ризыклар файдалы?
-
Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле?
-
Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк?
-
Ə җәен нишләргә кирәк?
Сәламәт
һәм матур булуның бер юлы – хәрәкәт итү. Теләсә нинди физик активлык таза –сау
кешегә чын ләззәт китерә. Физик көч сарыф иткәндә кешенең күңеле күтәрелә,
кәефе яхшыра.
Димәк,
күңелне күтәрү, кәефне яхшырту, сәламәт һәм матур булу өчен хоккей уйнарга,
йөгерергә, чаңгыда йөрергә, чана шуарга, спорт белән шөгыльләнергә, биергә,
гомумән, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.
Дөрес
туклану- сәламәтлекнең нигезе. Кешенең азыгы җиләк-җимеш, яшелчәләрдән, сөт, ит
ризыкларыннан торырга тиеш. Сәламәтлекне саклауга өндәүче табибларның мондый
киңәшләрен үтәргә кирәк:
-
Сөттә пешерелгән манный боткасы һәркем
өчен файдалы;
-
Балык шулпасын хәлсезләнгән кеше ашаса, ул
тиз терелер;
-
Эремчекне көненә берничә кашык капсаң,
тәнгә сихәт бирер;
-
Чикләвек, алма, йөзем- сәламәтлек өчен иң
файдалы азыклар.
Уен. “Дөрес-дөрес түгел”.
(Тактада дөрес, дөрес түгел сүзләре беркетелә, бер укучы такта янына
чыга, укучылар аңа тексттан гыйбарәләр әйтәләр, ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә
карап, “дөрес” яки “дөрес түгел” сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)
Укучылар, сәламәтлек чисталыкка да бәйле.
Бер мәсьәлә сезгә: Сара
кибеттән кыяр сатып алды. Юлда кайтканда берсен алды да ашады. Сара нинди ялгышлык
эшләде? (Кыярны юмыйча ашады )
Ә кыярны юмыйча ашаганнан
нәрсә була?
Безнең тирә-юнебездә
күзгә күренми торган микроблар яши. Мәсьәлән: 1грамм бүлмә тузанында яки пычрак
суда 1 млн чамасы микроб бар икән.
Халык “Чир
кулдан йогар “дип юкка гына әйтмәгән икән.
IV. Йомгаклау.
Балалар, сезнең киләчәктә дә
сәламәтлек агачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын,
йөзләрегездәге алсулык һәм шатлык кимемәсен. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына
кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Кеше дөньяга хәлсез булып туа. Ләкин
шул кечкенә, хәлсез җанда зур мөмкинлекләр урнашкан. Әгәр аларны дөрес иттереп
куллансаң, кеше нык, көчле булып, сәламәт булып үсә!!! Сәламәтлек турында уйларга, аны сакларга кирәк.
Кулланылган
әдәбият:
1. Гигиена һәм сәламәтлек.
А.Г.Хрипкова, Д.В.Колесов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
2.
Әхлак дәресләре. В.С.Казыйханов. – Яр
Чаллы, 1998
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.