Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Тәрбия сәгате "Зарарлы гадәтләр"

Тәрбия сәгате "Зарарлы гадәтләр"

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:



Тәрбия сәгате



Максатлар :Яшусмерләргә тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчүнең, наркотик куллануның зарарын аңлату ;

Шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру;

Тәртипләренә бәя бирергә кунектерү. (2 слайд)



Укытучы:Хәерле көн, кадерле укучылар. Укучылар без бүген зарарлы гадәтләр, аларның организмга нинди зыян китерүе, аларны ничек кисәтергә кирәклеге, кешенең заралы гадәтләргә ничек ияләнүе турында сөйләшербез. Ә хәзер заралы гадәтләр турында презентация карап узарбыз.(Ул карала, аннары аның турында фикер алышу башлана.)

Нинди зарарлы гадәтләр беләсез? (3 слайд)

Укучы: Мин зарарлы гадәтләргә тәмәке тарту,хәмер эчү,наркотиклар белән мавыгуны кертер идем,чөнки алар кешенең матур яшәү рәвешен бозалар.

Укытучы: Шушы проблемаларга тукталып китик.Бер яктан караганда бу проблемалар күчү чорында барлыкка килә. (4 слайд)

Күчү чоры - яшүсмерләрнең өлкәннәр белән конфликтлы мөнәсәбәтләр чоры. Бу табигый дә, чөнки үсмерлек чоры - ул баланың икенче туу чорына тиң вакыт. Бу чорда баланың физик үсеше һәм өлгереп килүче интеллекты аны үзен төрле иҗтимагый рольләрдә сынап карарга омтылдыра.

Бу вакытта үсмер үз "мин"ен булдырырга тырыша, шул сәбәпле барлыкка килгән мораль һәм физик стресслар өлкәннәр белән аралашуда каршылыклар китереп чыгара. Олы булып күренергә теләгән, әмма бер үк вакытта бала булып калган үсмерләр үзләрен өлкәнгә санамаганнарны кабул итмиләр.

Яшүсмерләр үз яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрен җайларга омтылалар. Алар үзара дус булырга һәм төрле группаларга берләшергә мөмкин. Мондый берләшүләр яшьләрнең олылардан мөстәкыйль булып, үз йөзләрен булдырырга тырышулары белән бәйле була. Алар бертөрле киенәләр, үз группаларында төрле шөгыльләр, шаярулар уйлап табалар. Зурлар кебек тәмәке тартып карарга, алкогольле эчемлекләрне эчеп карарга телиләр. Алар бу татып карауларның зарарлы гадәткә әверелә барганын сизми дә калырга мөмкин.

Яшьләр үз өсләренә төрле бурычлар алып, куркыныч янаган проблемалар белән дә очрашалар. Бер үк вакытта ата-анадан читләшү дә барлыкка килергә мөмкин. Ул вакытта ата-ана киңәшләрен яшьтәшләре фикерләре алыштыра, алар яшьтәшләренә күбрәк ышана башлый. Яшүсмерләр аралашырга, үз-үзләрен сынап карарга, хөрмәт казанырга тырыша. Теге яки бу төркемдәге авторитетлы бер кеше яшүсмернең кумирына әверелә.

Укучы: Дөрестән дә,минем яшьтәшеләремнең күбесе зарарлы гадәткә ия.

Укутучы: Беренчедән,наркоманияне карап үтик. Бер инъекция ясаганнан соң ук, кеше аңа бәйле булып кала. Наркоманнар уртача 30 – 35 ел яши.

Наркоманиягә ияләнүнең 5 төп факторы бар. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: (5 слайд)

1.     кешенең үз-үзен дорфа, агрессив тотуы.

2.     мәктәптә төрле проблемалар барлыкка килүе

3.     гаиләдә үзара мөгамәләнең киеренке булуы

4.     гаиләдәге әледән-әле була торган каршылыклар

5.     ата-ананың бала тәрбияләүгә игътибар итмәве

Шуны да әйтергә кирәк: тышкы яктан әйбәт булып күренгән гаиләләрдә дә наркотиклар кулланучы бала үсәргә мөмкин.

Минем сезгә “Наркоманның тышкы кыяфәте нинди була?” дигән сорау бирәсем килә. (6 слайд)

Укучы: Наркоманның фикерләү, аңлау дәрәҗәсе кими, башы “томанлы” була. Бите, муены тиреләре кызыл төскә керә, күз кабагы киңәя. Морфий белән исергәндә кешенең кәефе күтәрелә, ул үзен күктә очып йөргәндәй сизә, аның аңы югалмый. Күз алмасы кысыла, карашы “томанлана”, бит тиресе агара, хәрәкәте тоткарлана. Мондый кеше һәр фикер белән .

Укытучы:Тәмәке тарту турында ниләр әйтә аласыз?

Укучы: Тәмәке тартучыларның күбәя баруы, җәмгыять өчен катлаулы проблемага әйләнде.

Тәмәке тарту һәм эчкечелек – зарарлы гадәтләр. Алар кеше организмының мөһим әгъзаларын зарарлый. Эчкән алкогольнең 89 % ын – ашказанының лайлалы тышчасы, ә башка өлешен эчәгеләр үзенә сеңдерә. Исерткеч эчемлек барыннан да бигрәк баш миенә тәэсир итә. Исерткеч эчемлек кешенең иң мөһим әгъзаларында – баш миендә, бавырда, йөрәктә, ашказанында һ.б. 28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана. Алкоголь кеше психикасына да нык тәэсир итә. Шул сәбәпле ул төрле җинаятьләр эшләүгә этәрә. (7 слайд)

Укытучы: Мин сезнең фикерләр белән килешәм. Аларга өстәп тагын шуны әйтәсем килә: автомобильдә узышу буенча дөнья чемпионы Тони Бетенхаузенның игътибар итү тизлеген махсус прибор белән үлчәгәннәр. Аннары, бер чәркә виски эчкәннән соң, тагын шуны ук кабатлаганнар. Бу вакытта игър итү тизлеге бик нык кимегән. Димәк, фаҗига булу мөмкинлеге бик тиз арткан. (8 слайд)

         Хәзерге тормыш шартлары баланың нерв системасына, моннан ярты гасырга караганда, тагын да көчлерәк йогынты ясый. Бүген кеше мәгълүматны күбрәк кабул итә, тәэсирләр дә күбрәк була, тормыш агымы да тизләнә. Кеше психик яктан да тизрәк камилләшә. Шуның белән бергә яшүсмерләрдә аларның үзләренә генә хас мавыгулар, хисси тотрыклылык формалашып, дөньяны күзаллаулары өлгереп җитмәве күзәтелә.

         “Исерткеч эчемлек эчкәндә яшүсмер организмында нинди үзгәрешләр барлыкка килә?” дигән сорауга җавап биреп карыйк әле.

5 нче укучы: Хәмер эчкән яшүсмер үзен тыныч тотмый, ул агрессив була, үз-үзенә бикләнә, башкалар белән аралашудан читләшә. Нерв системасы, тормышка карашы һәм инанулары ныгып җитмәгән яшь кеше алкоголь тәэсирендә тискәре күренешләргә тиз бирешә.

         Исерткеч эчемлек нерв киеренкелегенә чик куймый, ә бәлки аңа тискәре йогынты ясый, психиканы җимерә: “Кайгыны бетерү”, “төшенкелектән котылу” өчен эчүчеләр соңыннан шуңа инаналар: спиртлы эчемлек элекке проблемалардан котылырга ярдәм итми, ә бәлки яңаларын гына барлыкка китерә. Хәмер үзенә килгән кайгы-хәсрәтне үзе генә җиңә алмый. Аның авыруын дәваларга якыннары гына булыша ала.

Укытучы: Әйе, мин син сөйләгәннәр белән килешәм. Бер чәркә аракы эчә-эчә эчкече булып китәргә мөмкин.Берәүләр – 20 ел, икенчеләр 5 ел дәвамында эчкече булып формалаша. Ә кайберәүләргә эчкече булу өчен 2 ай да җитә. Бала исә исерткеч эчемлек эчәргә бик тиз ияләнеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә үз-үзеңне куркыныч астына куярга ярамый. Хәмернең тәмен дә татып карамаска кирәк.

         Алкоголизм чиреннән котылу өчен аутоген күнегүләре зур ярдәм итә. Кеше спиртлы эчемлекләрне азрак кулланган саен, аутоген күнегүләрнең тәэсире зуррак була.

         Белгечләр, үз-үзеңне билгеле бер нәрсәгә ышандыру өчен, сүзләрне инанып әйтергә түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәләр.

        Мин бик тыныч, үз-үземә ышанам һәм мин ирекле

        Борчу һәм хәвефле хәлләр онытыла

        Мин алкогольгә битараф

        Аек булу миңа шатлык китерә

        Аракыны күрәсем килми, шәраб бик тәмсез

        Аракы эчәргә теләмәвемә мин бик шат

        Мин бик тыныч һәм үз көчемә ышанам

        Эчмәү мине көчле һәм горур итә

        Мин үз сүземдә торырмын

Укытучы: Хәзерге чорда тагын нинди мөһим проблема бар?

Укучы: (Тәмәке тартучыларның күбәя баруы.)

Статистик мәгълүматлар раславынча, кешеләр һәр елны 3600 миллиард сигарет тарта. 3,5 миллиард кеше үзләренең үпкәсе аша 5 млрд кг төтенен үткәрә. Һәр сигарет кешенең гомерен 5 – 6 минутка кыскарта. Көненә 10 – 19 сигарет тарткан кеше үзенең гомерен – 5,5 елга, 40 сигарет тартканы 8,3 елга кыскарта. (10 слайд)

Тәмәке тартучы шулай әкренләп үзен – үзе агулый. Йөгерү алдыннан рәттән ике сигарет тарткан йөгерешченең үлүе дә мәгълүм кешелек дөньясына. Никотин йөрәк тибешенә тискәре йогынты ясый. Спорт белән шөгыльләнгәндә йөрәк тибеше ешлыгы 3 мәртәбәгә артса, ә никотин бу санны 4 кә җиткерә. Тәмәке тартканда һава, янып торган тәмәке аша үтеп, кирәгеннән артык җылына һәм төтен белән үпкәгә үтеп керә.

Дөрес сулыш алганда һава борын куышлыгына үтеп керә,анда ул җылына,дымлана һәм механик катнашмалардан өлешчә чистартыла.Борын кушылыгындагы лайлалы катлам җыерыла торган эпителий белән капланган.Анда лайла бүлеп чыгаручы тукыма бар.Ул борын куышлыгына утырган тузанны борын эчендәге кечкенә йоннар ярдәмендә чистарта.Нәкъ менә шуңа күрә борынга тузан яки башка матдәләр утырганда, кеше төчкерә.Һава орын куышлыгыннан угазга керә,трахеяга җитә.Ул дерелди торган эпителий белән капланган.Борын эчендәге фильтрланган һава трахея аша уң һәм сул үпкәгә бара торган ике бронхка керә.Бронхлар бронхиолларга тармаклана.ронхиолларның читләрендә үпкә куыклары –альвеолалар урнашкан,аларның стенасы аша һава елән кан арасындагы газ алмашу барлыкка килә.

Тәмәке тартучы авыз аша зарарлы матдәләрне йота.Алар тәмәке төтене белән тын юлларына да үтеп керә.Моңа ияләшмәгән кеше йөткерә башлый.Аннары агулы матдәләр лайлалы тышчаны зарарлый.Бу-бронхит авыруының сәбәбе.

Укытучы: Ә тәмәке тартудан ничек тыелырга соң?

Пекин мәктәпләрендә әле яңа гына тәмәке тарта башлаган малайлар һәм кызларны зур “Җәза” көтә: алар сәгатьләр буе велотренажерда шөгыльләнергә тиеш. Педагоглар фикеренчә, бу алым укучыны, беренчедән, тәмәке тарту турында уйлаудан читләштерә, икенчедән, спорт белән шөгыльләнүгә күнектерә.

XIX гасыр ахырында Англиядә тәмәкечеләрне хөкем иткәннәр, ә аларның башын, авызларына тәмәке каптырып, мәйданга чыгарып куйганнар.

         Төркиядә тәмәкечеләрне идәнгә утыртып тота торган булганнар.

         Россиядә Михаил Ромонов патшалык иткәндә тәмәке тарткан өчен үлемгә хөкем итү турында әмер чыгарылган. Әмма мондый чаралар теләгән нәтиҗәне бирмәгән.

Укытучы: Ә хәзер бүгенге әңәмәгә йомгак ясыйк. Без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар: Зарарлы гадәтләр турында.

Укытучы: Зарарлы гадәтләрдә котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк? (11 слайд)

Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, спорт ярышларында катнашырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә кирәк.Тормышта, бәхетсез булуга караганда, бәхетле булу җиңелрәк. Шуңа күрә мин сезгә кешеләрне, тормышы яратырга, эшне намус белән башкарырга тырышырга киңәш итәм. Үз сәламәтлегегез өчен үзегез көрәшегез. Сәламәтлек – матурлык ул. Матур булыгыз. Сәламәтлегегезне ныгытыгыз.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


8


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 10.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров32
Номер материала ДБ-339772
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх