Гаилә – җылы учак
(Югары сыйныф укучылары белән тәрбия дәресләрендә үткәрү өчен
әдәби журнал)
Максат: Укучыларда тормыш-көнкүреш өчен кирәк булган кешелек сыйфатлары,
үрнәк гаиләләргә хөрмәт хисе һәм киләчәктә шундый гаилә булдыру омтылышы
тәрбияләү; кайбер күренекле шәхесләрнең гаилә тормышлары, аларның мәхәббәтен,
гаилә бәхетләрен ачу; алар үрнәгендә гаилә тәрбиясе бирү.
Укытучының кереш сүзе.
Хәерле
көн, хөрмәтле укучылар. Бүгенге дәрестә без сезнең белән “Гаилә – җылы учак” дип исемләнгән әдәби журнал
битләре буенча сәяхәт итәрбез. Журналыбызда яшәү, тормыш, гаилә бәхете,
мәхәббәт темаларына тукталып китәрбез. Ныклы матур гаилә-яшәүнең какшамас
нигезе икәненә төшенербез.
1. Әдәби
журналыбызның I
бите “Пар балдаклар” дип атала.
Бөркет булмый таусыз-кыясыз,
Адәм булмый йортсыз-гаиләсез.
Гаиләнең нигезендә мәхәббәт булырга тиеш. Бер-берсен сөйгән, хөрмәт иткән
кешеләр генә ныклы гаилә төзи ала. Яшь чак, күңел мәхәббәткә омтыла. Батыр
егетләр, чибәр кызлар бер-берсенең парларын табалар.
-
Укучылар, нәрсә ул мәхәббәт?
Мәхәббәткә кагылышлы нинди мәкальләр һәм матур шигырь юллары беләсез?(Мәхәббәтнең
күзе сукыр. Мәхәббәт белән акыл бергә йөрергә тиеш.
Мәхәббәт алтынга сатылмый. )
Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның уты белән янарга.
-
Ә хәзер бирелгән исемнәрнең парларын табыйк әле: Таһир - ...,
Галиябану - ..., Йосыф -...,
-
“ Кешеләр бит элек-электән парын тапкан, туй иткән, оя корган.
Өйләнү дигән сүз үзе бит ул оялы-өйле булу дигән сүз.
Бәхетле булу өчен хатын-кызга аның кадерен белә торган ир, ә
ирләргә үзен ярата, зурлый торган хатын-кыз кирәк. Гаилә-ике яшь йөрәкне
тоташтыра торган хисләр күпере ул. Ир белән хатын бер-берсе алдында җаваплы. Бу
халәт халкыбызның борынгыдан килгән гадәте никах белән беркетелгән.
2.
Әдәби журналыбызның I I бите “Фәнис-Нурсөя кебек” дип атала.
Тормышым авыр арба
Йөгем гел тартып бара.
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәт тартып бара.
Һәркемнең яшәү дәверендә бәхетле буласы килә һәм моңа хакы бар. Ләкин тормыш
без дигәнчә генә бармый. Язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкать хәтта
кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Бүген сезнең белән авыр язмышка
дучар булган, гомерен урын өстендә үткәргән – “көчле рухлы” шәхес Ф.Яруллин
гаиләсе белән танышырбыз.
-
Ф. Яруллинның нинди язмышка
дучар була?
Рәхәт икән, бик теләгән
чакта
Кайтыр өчен булса үз ояң.
Артык булмасам да кешеләргә
Үз ояма гына мин сыям.
Мәхәббәт
белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис Яруллинны бәхетле итә, аның иҗатына дәрт
өстәп тора. Нурсөя апа шагыйрьнең гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе. Фәнис абый
үзе: “Минем секретарь-машинисткам да, шоферым да, шәфкать туташым да, сөйгән
ярым да – Нурсөя” –ди бу турыда. (Гаилә фотоларын карау)
Үтмәде гомер заяга-
Яндык, сөелдек, сөйдек.
Әйтсеннәр гүзәл парларга-
Яшиләр менә болар да
Фәнис-Нурсөя кебек.
3. Әдәби
журналыбызның I I I бите “Катнаш никах-тамырсыз гаилә” дип атала.
“Әүвәл әхлак бозыла, икенчедән, дин
бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә...” –дигән Гаяз Исхакый.
Татарстанда күптөрле милләт вәкиле яши.
Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә, катнаш гаиләләр дә күп корыла.
Бу-катнаш никах проблемасы.
- Язмышыгыз сезне башка милләт кешесе белән
кавыштырса, әти-әниегез әлеге никахка риза булыр идеме? Ни өчен? -Катнаш
никахка мөнәсәбәтегез?
-Сез катнаш никах алдында торган
проблемаларны күз алдына китерәсезме?
- Катнаш никах проблемасы кайсы язучыларның
әсәрләрендә чагылыш таба?
Нәтиҗә.Милләт язмышын үз кулына алырдай
кешеләр саф милли гаиләләрдә генә үсә, чыныга һәм ныгый ала.
4. Әдәби журналыбызның I V бите “Гаилә – җылы учак” дип атала
Дөньяларда яшәү рәхәт,
Туганнар бергә булса.
Гаилә учагы һәрвакыт
Безне җылытып торса.
Гаилә ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр
урыныбыз. Анда бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Әни кеше гаиләдә иң
изге, хөрмәтле кеше.
- Сезне дә
әниләрегез яратамы? Иркәлиме? Нинди сүзләр белән иркәлиләр?
-
Сез дә әниләрегезне яратасызмы? Матур сүзләр әйтәсезме?(Җаваплар тыңлана.)
- Үскәч аларны
яратуыгызны ничек белдерерсез?Акыллы булып, аларны кайгыртмый яшәсәгез әниләр
бәхетле була.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә:
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык.
- Әни, әнкәй,
әнием! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия бу сүзләр. Гаиләдә ана иң изге, хөрмәтле
кеше.”Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың”, ди
халык. Ана газаплар белән баласын тудыра аны аякка бастыру өчен көчен дә
сәламәтлеген дә кызганмый.Балалары йөзгә кызыллык китерми торган чын кеше булып
үссә - чиксез горурлана, шатлана.Ана кешенең бәхете шунда.
“Әни” сүзе белән янәшә торучы, безнең өчен якын булган
тагын бер сүз бар. Ул - “әти”, “әтием”, “әткәй”.
Әти, әти, синнән
башка тагы
Кем бар шундый
бала бәгырьле?!
Кояш кебек әни
берәү булса,
Син дә безгә шулай
кадерле.
- “Әтисе булган кеше
– бәхетле кеше”, ди халкыбыз.Бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Халык гаиләдә атаның
да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе,
җаваплы, гаиләне яклаучы, туендыручы. -“Атасы кем – углы шул”, ди халык.Сез
әтиләрегездән нәрсәләргә өйрәнәсез?
- Әти-әни пар
канатлар булып, гомер юлларыннан матур итеп атлаучы гаиләләрнең балалары да
бәхетле була.
-Татар гаиләсендә
элек-электән үк түр башында әби белән бабай утырган, аларның киңәш-табышыннан
башка йортта берни дә эшләнмәгән.”Картлар сүзен-капчыкка, яшьләр сүзен
янчыкка”, дигән әйтем бар халыкта.Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган?
-Әби-бабаларыгыз
сезгә нинди киңәшләр бирә?
Абыйлар –
сеңелләр турында.Р.Фәхретдиннең”Туганнар әдәбе" өйрәтмәләрендә шундый
юллар бар:”Туганнарыгызны хөрмәт итегез, алар белән әдәпле булыгыз. Чөнки
әти-әниләрегездән соң иң якын кешеләрегез – туганнарыгыз”.Сезнең дә
һәрберегезнең я апасы, я абыйсы, я сеңлесе бар.Сез алар белән нинди мөнәсәбәттә
соң? Кайчагында якын кешеләребез-абый, апа, сеңел энкәшләр белән уртак тел
табуы бик кыен
-Р.Фәхретдиннең
“Туганнар әдәбе”өйрәтмәләрендә болай дип язылган:”Үзегездән олы булган
туганнарыгызны ата-анагыз кебек күрегез, аларны сөегез.Кечкенә туганнарыгызга
шәфкатьле булыгыз, кулында булган әйберен кычкыртып алмагыз, чөнки бу эшләр
аларның күңеле боегуга һәм ата-анагызның ачулануына сәбәп булыр”.
Шулай итеп, журналыбызның
соңгы битен ябабыз.
Сезнең барыгызга
да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез, һәрбер аткан таңга куанып,
гаиләләрегезнең игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә барчабызга
да иман нуры иңдерсен.
Гомерләр үтәләр тиз генә,
Авыр мизгелләргә түз генә.
Тормышта сөенеп, җан атып,
Яшик бу дөньяны яратып.
Рифат Зарипов башкаруында
“Сценеп яшик” җыры белән тәмамлыйбыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.