1004794
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокНачальные классыКонспектыТәрбия сәгате:"Якты һөнәр иясе"

Тәрбия сәгате:"Якты һөнәр иясе"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызының

Якты һөнәр иясе ” тәрбия сәгате эшкәртмәсе.

Максат: электр тогына аңлатма бирү, электр җиһазларын дөрес файдалана белергә өйрәтү, электр энергиясенә сакчыл караш, яктылык бүләк итүче һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: укучылар ясаган рәсемнәр, энергетикага ясалган кисәтү, тыю билгеләре, презентация

Дәрес барышы.

Экранда электр җиһазлары рәсеме.

-Укучылар сез ничек уйлыйсыз, электр җиһазлары ватылгач аны кем көйли?

-Әти, электрик...

Электр энергиясе белән эш итә белүче һөнәр ияләре-электромонтерлар. Ә алар хезмәт куя торган өлкәне –энергетика өлкәсе, диләр.


-Укучылар,ни өчен бүгенге тормышны электрдан башка күз алдына да китереп булмый?

(Укучылар җавабы)

Дөрес укучылар, тормышыбызда безнең ярдәмчеләребез көнкүреш электр приборы булып тора.

-Сезнең өйдә нинди электр приборлары бар соң?Алар ничек эшлиләр?

-Компьютер, телевизор, холодильник.......

Электр” сүзе безгә бик таныш, без аны башкача “ток” сүзе белән дә алыштырып әйтәбез.

Өйдә, мәктәптә, урамда, безнең әйләнәбездә 220 вольт һәм аннан да югары көчәнешле электр җиһазлары һәм чыбыклар. Бездә бүген безне электр утлары белән тәэмин итүче абый-апалар энергетика тармагы хезмәткәрләре кунакта Алар төннәр буе дежур торып, безгә хезмәт куя .Без аларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга, электр энергиясен юкка сарыф итмәскә өйрәник, ярыймы, дусларым!

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре.(22 декабрь) Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә хәвефсез көннәр, имин төннәр, ныклы сәламәтлек телибез.Иң мөһиме –үзегезгә йөкләнгән бурычларны сез намус белән үтисез. Без класс бүлмәсендә ут , компьютерны кабызсак та һәрвакыт сезгә рәхмәтле.

Һөнәрләр бик күпләр

Бар да яхшы кебекләр.

Иң яхшысы кайсысы?

Безгә кирәк яхшысы.

Кибетчеме,буяучымы?

Электрик булу ярармы?

Баш ватасыз аптырап

Нинди һөнәр яхшырак?

Бәхәсләшеп тормагыз.

Бары мине тыңлагыз.

Сүз җаеннан гына мин,

Киңәш бирәм сезгә дим.

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу

Үзе бәхет түгелме?

Безгә яктылык бүләк итүче һөнәр ияләре бик кирәк. Ел саен “Челтәр компаниесе” ААҖ һәм “Мәгърифәт” газетасы 22 декабрьдә - Энергетиклар көнен билгеләп үтә. Электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде.Үзен күреп булмаса да без аның һәрдаим кирәклеген тоябыз.

-Ә сез укучылар, электр энергиясенең кайдан килгәнен беләсезме?

-Электр станцияләреннән.

-Электор тогы безгә ничек килеп ирешә соң?

-Ул безгә электрүткәргечләр яки чыбыклар аша килә.

-Электр энегриясе килеп туктаган иң соңгы нокта?

-Розетка

-Дөрес укучылар, электрүткәргечләр буйлап безгә электр тогы агыла .Розеткага килеп җиткәнче, электр энергиясе бик озын юл үтә.Аны электр станцияләре эшләп чыгара, җир астындагы яки багана башындагы кабель линияләре аша безгә килә.Станцияләр никадәр ерак киткән саен, электр тогының көчәнеше кими.Без куллана торган розеткалардагы электр тогы бик көчсез тоелса да, ул безнең тормышыбыз өчен куркыныч. Ә хәзер без Әтнә районы электр челтәре хезмәткәренә сүз бирик.

-Балалар, электр тогы сугу куркынычы Сезне урамда электр объектлары белән бәйләнешкә кергән һәр урында сагалый.Куркыныч объектлар булып торалар.(слайдларда)

1.Көчәнеш астында булган теләсә-нинди чыбык яки җиһаз.

2.Электрүткәргеч линиясенең өзелгән яки асылынган чыбыгы.

3.Фатир эчендә тузган электрүткәргечләр.

4.Төзек булмаган көнкүреш электр җиһазлары.

5.Яшен.

6.Җиргә якын сузылган кабель.

7.Урамдагы трансформаторлар.

Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен Сезнең барыгызга да электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк.

Очрамасын токлы чыбык

Барасы юлыбызда.

Гел якты ут янып торсын,

Барасы юлыбызда.

-Укучылар,электр тогының көче никадәр?

-Ул телевизорны кабыза,заводларны, станокларны эшләтә, троллейбусларны йөртә......

-Ул безгә зыян китерә аламы?

-Төзек булмаган розеткага яки электрүткәргечкә кагылсак безне ток суга һәм кеше тормышы белән саубуллашырга мөмкин.

Ә хәзер “ярый” яки “ ярамый” уены уйнап алыйк.(яраса куллар чәбәкләнә, ярамаса аяклар тыпырдый)

Өзелеп җирдә яткан электрүткәргечләр яки чыбыклар янына 8-10 метрдан да якынрак килергә ........(ярамый.)

Электр җиһазларын зурлардан башка кабызырга .......(ярамый)

Чыбыклар астында уйнарга, аларга нәрсә булса да ыргытып эләргә ........(ярамый)

Мультфильм карарга .....(ярый)

Линияләр янында кәгазь “елан” очыртырга ....(ярамый)

Трансформаторлар янында уйнарга... (ярамый)

Токка тоташтырган үтүкне бастырып кына тотарга ...( ярый)

Электр баганалары астында зурлар белән бергә бәйрәм салютлары атырга ...(ярамый)

Өйдәге электрприборларын үзлектән , өлкәннәрдән башка төзәтергә ...( ярамый)

Электр энергиясен сакларга .......(ярый)

Димәк, сез электр тогы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердегез бераз ял да иттегез Әле укучылар, тагын электрүткәргеч линияләре янында агачларны селкетеп уйнарга ярамый. Яңгыр яугач, агач юешләнә. Чи агач электр тогы үткәргече булып хезмәт итә.Тагын ниндидер сәбәп белән подстанция капкасы ачык булса , аның территориясенә керергә ярамый.Биредәге җиһазлар 35 мең вольт һәм аннан да югарырак көчәнеш астында тора.Электрүткәргеч линияләре, трансформатор подстанцияләре янында коры үлән, салам һәм чүп-чарлар яндырырга ярамый. Бу кагыйдәләрне үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.Алар безнең тормышыбыз өчен бик куркыныч.

Мин дә әтием кебек

Электрик булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Белем алырга кирәк!

Димәк, безгә яктылык бүләк итүче абый-апалар да ниди авыр хезмәт башкаралар.Җәй көннәрендә көчле җил-давыллар чыгып электр линияләрен өзелә, трансформаторлар яна, өйләребездә ут булмый.Яшеннәр була.Энергетика тармагында эшләүчеләр яңгыр, кар-буран дип тормыйлар һәрвакыт эштә, безгә ярдәмгә ашыгалар.Беребезнең дә шәм яктысында утырасы килми бит.Тизрәк лампочка янганын көтәбез һәм “ура” ут булды дип куанабыз.Ут булса телевизор карыйбыз.Ләкин берәр кая чыгып кисәк телевизорны электр челтәреннән алмыйбыз.Без дөрес эшлибезме соң? (Укучылар фикере)

Нәтиҗә, йоклар алдыннан яки өйдән чыгып киткәндә без электр приборларын электр челтәреннән алырга тиеш.

-Электр приборларын озак вакытка күзәтүсез, эшләтеп калдырмагыз.

-Берничә электр приборын бер розеткага ялгамагыз.Электр чыбыгының көчәнеше җитмәү янгын чыгуның сәбәбе булырга мөмкин.

-Электр чыбыкларын бары электриклар гына үткәрә ала.

Укучылар электр уты сүнеп торуның нинди файдасын әйтә аласыз.

-Утка азрак акча түлибез, әти телевизорны азрак карый....

-Ә электр уты сүнүнең нинди зыяны бар дип уйлыйсыз?

- Электр тогы булмаса .......

Җаваплар тыңланыла.

Дөрес укучылар, без сезнең белән электр энергиясен сакларга, кирәксә, кирәкмәсә лампочкаларны яндырып куймаска, электр куркынычсызлыгы хакында белемнәребезне һәрдаим ныгытып торырга тиеш.Әле алдагы сыйныфларда без сезнең белән ни өчен металлар электр тогын яхшы үткәрәләр, нәрсә ул җиргә тоташтыру дигән төшенчәләрне өйрәнербез. Бәлкем әле киләчәктә сездән менә дигән энергетиклар чыгар дип өметләник. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



Краткое описание документа:

 Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең  югары  категорияле башлангыч  сыйныф укытучысы    Бурганова Римма  Нурмөхәмәт кызының

“Якты һөнәр иясе ” тәрбия сәгате эшкәртмәсе.

Максат: электр тогына аңлатма бирү, электр җиһазларын дөрес файдалана белергә өйрәтү, электр энергиясенә сакчыл караш, яктылык бүләк итүче һөнәр ияләренә  хөрмәт тәрбияләү.

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре. 22 декабрь - Сезнең бәйрәмегез!  Күәм урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары, апабыз Борһанова Римма Нурмухаметовна белән сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә хәвефсез көннәр, имин төннәр, ныклы сәламәтлек телибез.Иң мөһиме – үзегезгә йөкләнгән бурычларны сез намус белән үтисез. Без класс бүлмәсендә ут һәм  компьютерны кабызсак та,  һәрвакыт сезгә рәхмәтле.

Мин дә өлкәннәр шикелле,

Электрик булырга уйлыйм.

Шуның өчен дә һәрвакыт

Электр турында уйлыйм.

Каян чыга, кем чыгара,

Электр каян килә?

Хәзер инде күп өйрәндем-

Каян килгәнен беләм.

Сак булырга кирәген дә

Өйрәтәләр мәктәптә.

Утны әзрәк яндырсаң,                           

Экономия –акчага.

 

 

                     

Общая информация

Номер материала: 175388

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.