Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Конспекты / Тригонометрия

Тригонометрия



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ

СӨННӘТЧЕ БАБАЙ

Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре — һәммәсе дә үзләре белә башлаганнан бирле аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде. Угыллары, кызлары йиткән карчыклар да, яңа төшкән яшь килен чакларда, аны Сөннәтче бабай итеп таны­ганнар, анлар да, бу көнге яшь киленнәр кеби урак өстендә кызу-кызу урак урганда да, көз көннәрендә, төшмәенчә башны әйләндерә торган гөбе язганда да, бәйрәм алдында ашыга-ашыга өй юганда да, еглаган угылларыны туктатыр өчен, «Сөннәтче бабай килә!» дип куркытканнар иде.

Аның яшене белгән кеше юк иде. Яше күпме дип уйлаган кеше дә юк иде. Һәм дә, әллә ничек, бөтен авыл халкы шул Сөннәтче бабай берлән яшь арасында мөнәсәбәт барлыгыны уйлый алмый иде. «Сөннәтче ба­бай сиксән яшендә, туксан яшендә» дигән сүз анлар­ның колагына ят килер кеби, «ата таш, ана таш» дигән шикелле мөнәсәбәт булыр кеби тоела иде.

Сөннәтче бабай — сөннәтче бабай иде. Ул, авылның өч сайлануында да староста булып торып, хаҗга барып кайткан Ашаяк Шәрәфи бабайның да сөннәтче бабае булган кеби, авыл хәзрәтенең тимер юллар, парахутлар берлән үтеп барып, Казан шәһәрендә укый торган мәхдүменең дә сөннәтче бабасы иде. Авылнын бу ел төшкән яшь киленнәренә дә ялгыз калып уйлап ятканда, яисә эштән соң каенанасыннан яшеренеп иске чүпрәкләрдән искеләр хәзерләгәндә дә, угылы булуыны уйлап бетерүе берлән, Сөннәтче бабай хәтеренә төшә, угылы булуы берлән сөннәт ясавы Сөннәтче бабайдан һич аерылмый иде.

Кечкенә кызлар курчак уйнаганда курчакларының туе иттереп, кодалар, кодагыйлар чакырып маташканда, иске чүпрәкләрдән ямьсез генә иттереп, һәрвакыт бер кур­чакны «Сөннәтче бабай» атыйлар, сөннәт туйлары ясап, аның исеменнән әллә никадәр сүзләр сөйләнәләр, ир балаларны еглаттыралар иде. Бөтен авыл, «сөннәт» дигән сүзне ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабайны хәтеренә китерә, сөннәт туе хакында сүз ишетсә, аның кайда булганыны да уйламаенча, мотлакан: «Сөннәтче бабай булган», — дип утыртып куя иде.

Аның, яше югалган кеби, исеме дә югалган иде. Көлдергечрәк картлар, эшләр бетеп кырдан кергәч, җомга көннәрне кояш җылысында җыелышып сөйләшеп ят­канда: «Сөннәтче бабайның метрикәсене кәҗә ашаган икән. Аның исеме югалгач, Газраил фәрештә аны оныт­кан икән дә, шуның өчен авылда ике зур холерада ул исән калган икән», — диләр иде. Газраилнең онытуы сузе дөрест булса булыр, ләкин Сөннәтче бабайның исеме югалган икән хәбәре ялган иде. Аның исеме бар иде. Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабаларыны язган «Сөннәтче шәҗәрә»се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тарикы (юлы, ысулы) берлән хакы барлыгыны читтән килгән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алыр­лык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлә сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә булганы юк иде. Авылның кырыеннан сан буенча икенче исәпләнә торган Сөннәтче бабайның йорты да, дөрестене әйткәндә, өе дә, үзе кеби, бөтен авылның өйләреннән аерым иде. Ул, авылның сатучысы Әхмәдинең кызылга буяган өенә охшамаган кеби, авылның иң фәкыйрьләреннән хисап­лана торган капка каравылчы Садриныкына да охшама­ган иде. Ул Сөннәтче бабайның өе иде. Бөтен йире, бөтен төсе Сөннәтче бабайга охшаган иде. Авыл тарихыны белми торган вакытта такта берлән ябылган түбәсе, вакыт үтә-үтә каралып бетеп, анда-бунда кәкрәеп тору­лары берлән Сөннәтче бабайның битенә бөтенләй ох­шый иде. Түбәсенең кырыйларына солы, борай, алабута катышыннан үскән үләннәр дә берсе анда таба, берсе бунда таба карап, Сөннәтче бабайның рәтләп тарамаган сакалыны хәтергә китерә иде. Өйнең сулга да, уңга да таба кәкрәйгән диварлары Сөннәтче бабайның төрле тарафка таба бөкрәйгән аркасыны искә төшерә иде. Аның пыяласыннан күп рамлы тәрәзәләре үзенең яшәргән (яшелләнгән) пыя­лалары берлән бабайның һәрвакыт яшьле күзенә бик охшый иде. Өйнең берәм-берәм агачларыны таратудан саклап тора торган, өсттән сылаган күк балчык та Сөннәтче бабайның да шул картайган тәнене бер кеше иттереп җыеп йөртү вазыйфасыны кыла торган киемнәhello_html_2bba29f5.gifhello_html_3b35fa59.gifренә төсе-нисе берлән дә бик охшаган иде. Бунда һәрнәрсә Сөннәтче бабайга охшаган, Сөннәтче бабай үзе дә һәр нәрсәгә охшаган иде. Кем белсен, бәлки, Сөннәтче ба­бай чынында шул өйнең балчыгы берлән бер балчыктан яратылгандыр. «Мал иясенә охшамаса хәрам була», диләр. Аның дөрестлегене белмим, ләкин мал иясенә охшаса, мал берлән иясе арасында аерма бетә. Менә бунда да кай йирдә Сөннәтче бабайның үзе башлануы, кай йирдә аның әйберенең чиге булуы әллә кайчан хәтерләрдән себерелгән иде; әллә кайчан бу чик баганалары авып беткән иде. Дөресте генә, Сөннәтче бабай шул Сөннәтче бабай үзе генә түгел иде: ул шул киемнәре берлән, шул өе берлән, шул үткен чалгы пәкесе берлән, шул әллә ничә кат кәгазьгә төргән череге берлән бергә Сөннәтче бабай иде. Бөтен авыл халкы шуны шулай уйлый, бөтен авыл халкы шуның шулай икәнлегенә ышана иде. Шуның өчен авылдагы ике зур утта да Сөннәтче бабайның йор­ты янмый калуын да Сөннәтче бабайдан аерым бер эш иттереп сөйләнмиләр, Сөннәтче бабайның өе янмый калды, аны ут онытты-фәлән дә димиләр иде. «Газраил дәфтәреннән югалды»га шунларның һәммәсене бергә кертәләр иде.

Сөннәтче бабайның «сөннәтче бабай»лыгы әле буның берлән генә тәмам булмый иде. Аның тагы берничә ки­сәге, кәбестә теле берлән сөйләсәң, тагы берничә яфра­гы бар иде. Аның өенең алдында, юкә агачлар берлән бастырып тоттырган кечкенә бакча да, бер караганда, һаваланганнан күкрәгене чыгарып, кукраеп тора кеби, бер караганда, картайганнан арып, билене тота алмаенча, бөкрәеп тора кеби күренә торган миләш агачы да бар иде. Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары кызыл ахак кеби салынып, сөялеп, яшь кызларның муеныны, кулыны, колагыны бизәкли торган төймәләр, алкалар кеби, Сөннәтче бабайның өене бизи иде; аның искелектән туеп беткән йөзенә көләчлек бирә, битенә кызыл йөгертә иде. Сөннәтче бабай, шул үзе берлән бергә картайган миләш агачының телене белгән кеби, һәркөн иртә берлән чыгып, агачка таба карый, һәркөнне аның берлән сөйләшергә тотына.

Нихәл, суык булмадымы? Кырау төшмәдеме? Чәчәк­ләреңне өшетмәдеме? — дип сорый иде.

Миләш тә, шуны гына көткән кеби, офицеры ал­дында басып тора торган солдатның офицерының сәла­менә каршы кычкырып: «Исәнлегеңне телим!» — дигән кеби, миләш тә әллә кайдан килгән җил берлән шаулап җавап бирә; Сөннәтче бабай да аның сыгылып-сыгылып килә торган ботакларыны, чәчәкләрене тотып ка­рап, туңмаганына, өшетмәгәненә ышанып, агачның тамырларыны карарга: «Йир корымадымы? Су кирәкмиме?» — дип, туфракны кулы берлән изәргә тотына иде. Ул күп вакытны: «Су сибәргәме, юкмы», — дип уйлап тора-тора да, «майдан ботка бозылмас» дип, чиләкне күтәреп, артындагы инешкә төшә дә, анда үзе ясаган басмадан су алып менеп, миләшенең төбенә сибә иде. Аннан сон салыныбрак төшкән ботакларыны бер-бер җеп берлән бәйләп куя, иелгәнрәкләрене агачлар берлән терәтә, миләш вакытында урамга якынракларыны бак­чага таба борып куя иде. Ләкин бунысы кирәкмәс бер эш кенә, Сөннәтче бабайның картлыгыннан килгән артык бер саклану гына иде. Аның миләшләре ерактан кара­ганда никадәр малайларны кызыктырса да, урамның теге ягыннан үтеп баргандук үзенең ачылы-төчеле тәме берлән никадәр айларның авызыннан суны агызса да, килеп басып алырга берсенең дә көче йитми иде. Түбән оч, югары оч бакчаларында кыярга рәхәт йөзе күрсәтми торган Гата малае Касыйм да, юлаучы Камалинең күрше­ләрендә йомыркаларына көн күрсәтми торган ирдәүкә кызы Мәрфуга да шул миләшләргә таба тугры килә алмый иде. «Сөннәтче бабай» дигән сүз анларның да күңеленә әллә нинди бер курку төшерә, анларның да күз алдына шул Сөннәтче бабайны, карт Сөннәтче ба­байны пәкесе, череге берлән китереп бастыра; аның авызыннан Сөннәтче бабай һич сөйләми торган бер тавышта: «Кисеп алырмын!» — дигән сүзне ишеттерә иде. Шул «кисеп алырмын»нан Касыйм да куркып кача, никадәр ирдәүкә булса да, киселәчәк артык бер нәрсәсе дә булмаган Мәрфуга да якын килми иде.

Миләшкә башка да бабайның байлыгы юк түгел иде. Аның өенең артында канау берлән әйләндереп алган суга кадәр сузылган йорты бар иде. Читтән караганда никадәр кечкенә генә төсле күренсә дә, бу йортның бер почмагы уҗым кыры, бер почмагы сабан ашлык кыры, суга якын йире печәнлеккә бүленгәнгә, башка — урта йире шалкан, кыяр, кәбестә, чөгендер, борчак, бәрәңге түтәлләрене дә эченә ала алган иде. Шул ферма, урам ягыннан кечкенә генә йил капка берлән авылга чыккан кеби, пөхтә генә такта ишек, тар гына, матур гына басма берлән суга таба да сузылган иде. Шул су ягында­гы ишектән Сөннәтче бабай түтәлләрене, ашлыгыны сугара, урам ягындагы капкадан шул ашлыкларны чит дөньяга чыгара, җәгърафиячә әйтсәң, чит мәмләкәтләргә йибәрә иде. Җәйнең һәр вакытында аның шул бакчасы ямь-яшел тора, илдәге корылык аның арышыны сар­гайтмый, җәйге эсселек аның карабодаены көйдерми иде. Һәр елны кояшка карап тора торган каш йирендә аның бодае уңа, уйсу йиргә чәчкән аның солысы кара туткыллы булып гөрләп үсә, карабогдае, миләш кеби, сабаклары берлән тулы була; арышы, сары ука кеби, башыны күтәрә алмаенча сузылып ята иде. Аның кыя­ры, шалканы, кишере хакында сөйләмә дә инде — анлар бөтен авылның авызыннан суыны агыза, бөтен авыл­ны кызыктыра иде.

Сөннәтче бабайның кош-корты да юк түгел иде. Ләкин буйлары, ни өчендер, Сөннәтче бабайныкы дип сөйләнмәенчә, аның карчыгы Гөлйөзем әбинең исеме берлән йөри иде. Мәсәлән, аның бүрекле тавыгы, кызыл әтәче — «Гөлйөзем әби тавыгы», «Гөлйөзем әби әтәче» дип йөртелә; аның зур җилемле, һавалы мөгезле, көтүнең иң артыннан килә торган кәҗәсе дә «Гөлйөзем әби кәҗәсе» дип сөйләнә иде.

Бу тавыклар, әтәчләр, кәҗәләр — һәммәсе дә Сөннәтче бабай кеби карт булсалар да, Сөннәтче бабай күрше картларыннан аерылган кеби, анлар да күрше тавыкла­рыннан, әтәчләреннән аерылсалар да, һәммәсе дә хо­лыклары, табигатьләре берлән Сөннәтче бабайга бик охшасалар да, күрше-колан, ни өчендер, бу мәсьәләдә Сөннәтче бабайның хакыны кабул итмәенчә, Гөлйөзем әбигә нисбәт биргәннәр иде. Кем белсен, өй, бакча, миләш Сөннәтче бабайга никадәр охшаса, тавык, әтәч, кәҗә, бәлки, Гөлйөзем әбигә шулкадәр охшагандыр. Шулай дигәч тә, сез Гөлйөзем әби берлән Сөннәтче бабай арасында аерма бар иде, берсе кара туткыллы, берсе сарырак; берсе каты табигатьле, берсе йомшак, берсе матур, берсе ямьрез иде, дип, бер хата фикер чыгармаңыз. Бунларның төсләрендә, йөзләрендә, кылынышларында, табигатьләрендә дә һичбер аерма юк иде. Дөресте генә, бунлар хәзер ике кеше түгел, икедән кушып ясалган бер кеше иде. Бунларның берсене күреп, икенчесене күрмәгән кеше иттифакый (очраклы) күрмәгәнене, икенче авылда яисә кара урманның ялтыраган аланында җиләк җыйганда күрсә, мотлака (һичшиксез), моның кем икәнлегене таныячак иде.

Буйларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: «Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?» — дияргә өлгерә алмый иде, Гөлйөзем әби чиләкне күтәреп чыга башлый иде. Көз йитеп, «сөннәт туйлары» итә башларга вакыт йитеп, Гөлйөзем әби: «Карт, «сөннәтләр» йитә», дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай, тәһарәт төзеп, чалгы пәкесене кайрарга тотына иде. Алай булса да, бунлар үзләре бер-берсене аералар иде. Гөлйөзем әби бервакытта да Сөннәтче бабайга «карчык» дип дәшми, бабай да, оны­тып йибәреп, карчыгына «картым» дип эндәшми иде.

Ул гына да түгел, бунлар арасында эштә дә аерма бар иде: кәҗә саву, тавыклар ашату, йомырка җыю, самавыр кую Гөлйөзем әбинең эше булган кеби, миләшкә су сибү, йортны себерү, канауларны төзәтү дә Сөннәтче бабайның гына эше иде. Онытканмын икән әле, өй җыештыру да бөтенләй Гөлйөзем әбинең җилкәсендә иде. Ул һәркөнне әллә ничә мәртәбә идәнне себерә, һәр атнакич ком берлән сап-сары итеп самавырны ача, айда бер өйнең ярыкларыны ямар өчен сылаган балчык өстеннән акбур берлән буйый, һәр намаз алдыннан кар­тының комганына су сала иде.

Өйләрендә әллә никадәр җиһазлар булмаса да, җәмәгатьләре шул карт-карчык берлән бетсә дә, Гөлйөзем әби көн буе эштән бушамый иде. Ул кайвакытлар мич ягып күмәч сала, кыстыбый пешерә, бәйрәм көннәрендә картының намаздан кайтуына коймак хәзерләп куя иде. Өйдәге бөтен әйберләр, җиһазларда һич артык нәрсә булмаса да, бунлар арасында берсе дә кыйммәтле, кыйм­мәтсезлек берлән аерылмаса да, өч нәрсә бунларга һич охшамаган, бөтенләй башка дәрәҗәдә иде: аның бер­се — Сөннәтче бабайның мирас юлы берлән сөннәтче­леккә хакы барлыгыны исбат итә торган шәҗәрәсе, икенчесе — сөннәт кисә торган чалгы пәкесе, өченче­се — сөннәткә сибә торган, шешәгә тутырган сары че­реге иде. Бунларның өчесе дә өйнең иң кадерле йи­рендә, Гөлйөзем әбинең кыз чагыннан калган «Һәфтияге», бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кеч­кенә сандыкта тора иде. Бунларның һичберсе дә гади көндә алынмый, һичберсе андый-бундый эшкә тотыл­мый иде. Хосусән, шәҗәрәнең кыйммәте әби берлән бабай алдында бик зур иде. Ул һәрвакыт карындыкка төрелгән көенчә, берничә кат кәгазьгә сарылып, чүпрәк­ләр берлән бәйләнеп куелган иде. Аның эчендә ни язылганыны Сөннәтче бабай укый белмәсә дә, шул кәгазьhello_html_m2bb32712.gifhello_html_mf3280e0.gifhello_html_3d553569.gifнең бик зур кәгазь икәнене белә, әллә нидә бер зур кунак-фәләнгә күрсәтергә тугры килсә, ул шәҗәрәнең бер йирендәге исемгә бармагы берлән төртеп:

Менә бунысы — Сәлман Фарси разый Аллаһе ганһе, менә бунысы — мин, — дия иде.

Ул шул сүзне әйткәндә бераз һаваланып та киткән кеби була; теге кешегә гади кеше берлән эш итмәгәнене, «Сәлман Фарси» нәселеннән бер кеше берлән эш иткәнене белдерер өчен кеби:

Сәлман Фарси хәзрәтләре безнең бабамыз булган, дип куя иде.

Аннан соң ул шәҗәрәнең тарихыны сөйләргә тотына иде. Сөйләгәндә, гади сүз сөйләмәгәнене белгәнгә, сүз араларында салаватлар әйтә, «Разый Аллаһе ганһе, рәхмәтуллаһи галәйһи»ләр берлә бизәкли иде.

Бабай ул шәҗәрәне әтисеннән мирас тарикынча ал­ган иде. Шуннан соң аңар үзенең исемене яздырыр өчен мәрхүм, Алла рәхмәтендә булсын,— Түнтәр (Гали ишан) хәзрәткә барган иде. Сөннәтче бабай шул вакыйганы менә ничек сөйли иде:

Кышның көне иде. Әти мәрхүм, Алла рәхмәт ит­сен, вафат булды. Үләр алдыннан мин берничә ел әти берлән читкә сөннәткә чыгып йөрсәм дә, иҗазәт (рөхсәт) ала алмаган идем. Менә беркөнне тегермәннән кайтсам, әти: «Угылым, хәзрәтне алып кил, хәлем начар», диде. Мин хәзрәткә киттем. Хәзрәт мәрхүм, Алла рәхмәтендә бул­сын, ул вакытта Кәбир хәзрәт иде. «Хәзрәт бабай, әти авырый», дигәч: «Машалла!» — диде дә, мәдрәсәдән чыгып, чанамга утырды? Өйдә әтине телсез таптык. Хәзрәт
«Ясин» укырга тотынды. Әти һаман телгә килмәде. «Ясин»нан соң хәл җыйган кеби булды. Хәзрәткә күзене туты­рып карап, телене кыймылдатырга тотынды. Хәзрәт, әллә ни әйтергә теләгәнене күреп: «Алла!» — диде. Әти, акыр­тын гына: «Алла!» — диде дә, кулыны селкеп, әллә ни
сөйләмәкче булды. Бик авырлык берлән кулыны күтәреп,
шүрлектәге сандыкны күрсәтте. Аннан ары күзене миңа борды. Хәзрәт: «Сиңа сөннәтче бабай булырга иҗазәт бирә», — диде. Хәзрәт шул сүзне әйтеп өлгерә алмады, әти, тагы: «Алла!» — дип әйтеп, җан бирде. Алла рәхмәт итсен, бик яхшы күмдек. Гүр садакасына зур бер сарык бирдем: фидиясенә, өй тумасы кашка кырыкмыш бар иде, шуны бирдем, кырыгына кадәр өстенә йөрергә алты тәкәдән теккән туныны бирдем. Менә көн үтте, кыш үтте, җәй булды, көз булды — сөннәт вакыты йитте. Мин, тәһарәт алып, әтинең пәкесене алып, сөннәткә чыктым. Малайлар минем артымнан йөри башладылар. Анлар: «Корбанколый сөннәтче бабай булган», — дип көлә башладылар. Ул вакытта әле яшь идем. Бер өйгә кердем. Үзем берлән үскән Гадиләнең өе икән. Угылы сөннәтлек булган, яхшы каршы алдылар, белен берлән чәй эчер­деләр. Ләкин: «Быел әле сөннәткә бирмәскә телимез, баламыз үссен дип уйлыймыз», — диделәр. Икенче ййрдә тагы шулай. Мин бөтен авылдан бер малай да таба ал­мадым. Үткән ел бай ел булганга, сөннәтлек малай күп иде. Мин уйладым-уйладым да, яңа тун киеп, кияү булып кергән казакины киеп, мәрхүм Кәбир хәзрәткә киттем. Хәзрәт мине өенә алып керде. Кергәч тә, тулы ният бирдем. Хәзрәт, дога кылып, сорашырга тотынды. Хәзрәткә бәйин-бәйин (бәйнә-бәйнә) хәсрәтне сөйләдем. Хәзрәт уйлап торды-торды да: «Син, Корбанколый, Түнтәр (Гали) ишанга бар, аннан иҗазәт ал», диде. «Хәзрәт, ул кая соң?» — дидем. Хәзрәт, фәлән йирдә, фәлән йирдә, дип, сөйләп бирде. Шул ара да булмады, авылга әллә кайдан «сөннәтче» дип, бер карт килде. Миңа «баламыз кеч­кенә» дигән бөтен кешеләр сөннәткә бирә башладылар. Атам мирасының әллә кемнәргә китүенә ачуым килде. Атны җигеп, хәзрәткә дип бер савыт кәрәзле бал алып, юлга чыктым. Унике көн бардым. Менә хәзрәтнең авы­лына барып йитем. Иртә намазга кердем. Ул халык, ул халык! Сакаллы шәкертләр берлән мәсҗед тулган. Намаз бетте. Хәзрәтнең намаздан чыкканыны көтеп торып, күрештем. Хәзрәткә серне аңлаттым, үземезнең хәзрәттән алган хатны бирдем. «Өйлә намазына тәһарәт төзеп кил», диде. Килдем. Дерелдәп кенә намаз укыдым. Коръәннән соң Хәзрәт мине чакырды, иманны сорады, җавап бир­дем. Намазларны сорады, җавап бирдем. Шәҗәрәне со­рады, әтинең, бабайның исемене әйттем. Шуннан соң хәзрәт кул күтәреп дога кылды. Шундагы бер зур шәкерткә: «Шуның шәҗәрәсене күчереп, исемене яз», — диде. Шатлыгымнан, язган шәкерткә бер талир тәңкә бирдем. Унике көн барган йиремне уналты көн кайттым. Менә йиңел генә түгел, шулай алдым, — дия иде дә шәҗәрәне күрсәтә иде.

Шәҗәрәне укый белгән кеше, башыннан әллә ни­кадәр аятьләр, салаватлар укыганның соңында: «Кор­банколый бине Уразколый, Уразколый бине Миңлеколый, Миңлеколый бине Габдулла, Габдулла бине Мөхәммәдсалих, Мөхәммәдсалих бине мулла Морад баба (Кырым ханнары Гәрәйләрнең угылларын­нан. Ни сәбәптәндер, Русиянең уртасына күчеп килеп, гыйлем юлында хезмәт иткән. Чистай вә Бөгелмә уездларында зур исеме бар. Шонталы авылында, Чистай уездында күмелгән – Г.Исхакый искәрмәсе), Мулламорад баба бине Хан Гәрәй, Хан Гәрәй бине хәзрәте Аксак Тимер, Аксак Тимер бине хәзрәте Гали, хәзрәте Гали бине Сәедбаттал, Сәедбаттал бине хәзрәте Хәнәфи, хәзрәти Хәнәфи бине Мөхәммәд, Мөхәммәд бине Габделсәлам, Габделсәлам бине Мамай, Мамай бине ибн Габбас, ибн Габбас бине Габделмөталиб, Габделмөталиб бине Һашим, Һашим бине Хәсән, Хәсән бине хәзрәти Билал, хәзрәти Билал бине Сәлман Фарси разый Аллаһе ганһе», — дип бетергән бер шәҗәрә күрә иде. Укучы Сәлман Фарси берлән бабай арасындагы шул мең дә өч йөз елның шулкадәр тиз кичеп, биш-алты буында Сәлман Фарсига барып йитүендә дә, шундагы кергән тарихи исемнәрнең тугрылыгында да шөбһәләнми иде.

Пәке шәҗәрәгә караганда шәфкатьсезрәк булса да, ул бик мөкаддәс (изге) иде. Бабай аны да салаватсыз тотмый, аны да күрсәткәндә атасыннан калганыны сөйләп кенә калмаенча, аның да шул буыннардан үтеп, хәзрәте Сәлман Фарсидан килгәненә кадәр барып йитә, аңар хәзрәти Рәсүлнең үз кулы берлән бирүене дә әйтеп куя иде. Пәкене караган кешенең күңеленә: «Ул вакытта чалгы бар иде микәнни?» — дигән фикер килми, бабай­ның башына да андый шөбһәләр керми иде. Замана бозылмаган иде. Халык бер-берсенә ышана, язылган сүзләргә Коръән кеби игътикад (ышаныч) итә иде.

* * *

Көннәр кыскара башлап, кичләр суыгая башлагач, киленнәр киндер урыннарыны чормадан төшереп кора башлагач, кызлар киергеләрене киереп, балтыр чүпрәкләр челтәрли, якалар чигә башлагач, Сөннәтче бабайларда да хәл үзгәрә, айларның өйләре дә әллә нинди зур эшкә хәзерләнә башлый иде. Шул көн якынлашуы си­зелә башлагач та, Гөлйөзем әби керләр чайкый, өенен идәннәрене юа, самавырны тагы көзге кеби иттереп ачып куя, шул көнгә дип җәйли җыйган каймагыннан гөбе яза иде.

Менә көтәр көн килеп йитә, көннәр салкынланып йитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде. Сөннәтче бабай иртә намазга алдан ук барып утырып, ниятләрене укый, намаз беткәч, ишракъ намазыны да бетереп, хәзрәткә килеп: «Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән? Карчык самавыр куеп торырмыз дип әйт дигән, иде», — дип, хәзрәтне ашка чакыра. Хәзрәт тә, чакырыласыны әллә кайчан белеп торганга, вәгъдә бирә. Сөннәтче ба­бай, сүз беткәч кенә: «Хәзрәт, остазбикә берлән», — дип, тагы ныгытып әйтеп: «Алай булса сез, хәзрәт, тәһарәт яңартыңыз да барыңыз. Мин карчыктан кайтып сөенче алыйм», — дип, кызу-кызу кайтып китә, кайнаган сама­выр, яккан мич берлән көтә торган карчыгына хәбәрне сөйләп, үзе киенергә тотына иде. Ул бу көнне үзе кияү булып кергән вакытта бикәч бүләге иттереп бирелгән чиккән якалы күлмәкне, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска җиңле, алды теткәләнгән булса да, арты өр-яңа тора торган әдрәс казакины, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының угылыны сөннәткә утырткач биргән чиккән кәләпүшене кия иде. Ул шул киемдә матураеп, шул көндә яшәреп китә иде. Ул шул көенчә хәзрәтләрне көтәргә капка төбенә чыга; күзне кытыклый торган көзге кояшның йөдәтүеннән сакланыр өчен, күз өстенә кулыны куеп, хәзрәтләргә таба карарга тотына иде. Хәзрәтләр капкадан чыгу берлән ул: «Карчык, карчык!» — дип, Гөлйөзем әбигә кычкыра; Гөлйөзем әби дә, мичтәге коймагыны алга тартып, са­мавырына тагы бер күмер салып, каршы чыга иде. Хәзрәтнең сәламенә каршы Сөннәтче бабай сәламне алгач та, Гөлйөзем әби: «Әй рәхмәт, хәзрәтем, остазбикәмне алып килә! Кил, остазбикәм!» — дип, остазбикәнең аркасыннан кага. «Әй, канатым, рәхмәт! Олуг башыңны кече итеп килүен өчен Аллаһе Тәгалә йиде оҗмахның ишегене ачык кылсын! Безнең ярлы йортымызга аяк баскан өчен Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре алтын-көмештән сарайлар бирсен!» — дия иде. Абыстай да, хәзрәт тә: «Амин!» — дип, өйгә керәләр иде. Гадәтнең тышында, абы­стай, Сөннәтче бабайдан качмаенча, хәзрәт берлән бергә утыра иде. Шул гадәткә, шәригатькә сыймый торган эшне бертөрле тәэвил итәр (аңлату) өчен, хәзрәт догадан соң да:

Ие, Сөннәтче бабай, гадәтем остазбикәне алып йөрү булмаса да, Гөлйөзем әби күңеле өчен алып килдем инде. Сездән качмаса да, гаепләмәңез инде, — дия иде.

Шул сүзне ул утыз елдан бирле әйткән кеби, Гөлйөзем әби дә шул сүзгә каршы:

Әй рәхмәт, хәзрәтем! Әй рәхмәт! Бөтен илдән аерып,
безне үз итүеңезгә рәхмәт! Сәлман Фарси хәзрәт шәфагатьчеңез булсын! — дия иде.

Шул «Сәлман Фарси» дигән сүзне әйткәндә Сөннәтче бабай тагы бераз үсеп киткән кеби була, аның күзенә нур керә, аның йөзе тагы яшәрә төшә иде. Хәзрәт эчә торган чәйдән бүләк итеп китергән чирек чәйне Сөннәтче бабайга үлгән угылы Габдерахман өлеше, дип суза, абыс­тай да Гөлйөзем әбигә дә, «үлгән кызым өлеше» дип, чиккән күкрәкне төртә иде. Тагы дога башлана. Гөлйөзем әби:

Аллаһе Тәгалә сезгә оҗмах хөлләләре кидерсен, кыямәт көне йөзеңезне ак кылсын! — дип, дога кыла иде дә, чәй мәҗлесе башлана; Гөлйөзем әбинең ми­чендә пәрәмәчләр, коймаклар кызу-кызу чатырдый башлый иде.

Хәзрәт тә, абыстай да кыстатмаенча эчәләр, ашый­лар, тәмле сүзгә кереп китеп, чынаякларны санарга оныталар, самавырда су беткәч кенә: «Туйдык, туйдык инде», — дип тартынсалар да, Гөлйөзем әби тагы кайна­ган су берлән самавырны яңарткач, тагы эчәләр иде. Өченче мәртәбә самавырны яңартырга хәзрәт тә каршы килә дә, остазбикә дә разый булмый иде. Гөлйөзем әби: «Минем, хәзрәткәем, эчәсем килә, мин дә сезнең мәҗлесеңез берлән шәриф («мөшәррәф» (кадер-хөрмәт) дигән сүзне шулай әйтә иде) буласым килә», — дигәч, хәзрәт тә дәшми, остазбикә дә разый була; тагы самавыр килә, тагы Гөлйөзем әби берлән бергә чәй эчелә, тагы су бетерелә иде. Дүртенче самавырга хәзрәт кенә түгел, абыстай да каршы килә, Гөлйөзем әби дә, тиресләнмәенчә, чәй урыныны җыеп ала иде дә, Сөннәтче бабай: «Хәзрәт, әрвахлар өчен...» — дип, сүзене әйтеп бетерә алмаенча туктый иде. Хәзрәт тә, шундый вакытта укыла торган кыска аятьләрне укымаенча, «Иннә фөтәхна»ны бөтенләй укып чыга, бик озын иттереп, гарәпчә, фарсы катыштырып, дога кыла иде. Сөннәтче бабай, хәзрәт дога кылып бетергәч тә, әллә кайчан хәзерләп куйган пич буендагы зур биш тиенне хәзрәтнең кулына, биш тиен дип язса да, хәзер бер тиен ярымга йөри торган зур акчаны да остазбикәнең кулына баса иде. Акчалар кызган булса да, хәзрәт тә, абыстай да кулыннан төшермәенчә дога кылалар иде. Догадан соң хәзрәт, гадәте буенча: «Аллаһе Тәгалә озын гомер бирсен, дәүләтеңезне киң кылсын!» — дияргә өлгерми, Гөлйөзем әби, әллә кайдан чыгарып, хәзрәткә зур ике тиен, абыстайга бер тиенне төртеп: «Падишаһ хезмәтендә үлгән угылым өчен», — дип, сүзне бетерә иде. Тагы дога башлана иде. Шуның артыннан Гөлйөзем әби: «Гаеп итмәңез инде, сыйлый алмадым», — дия иде. Хәзрәт: «Бик рәхмәт, бик сыйладың», — дип тора башлагач, Гөлйөзем әби: «Аш хәзерли алмадым инде, хәзрәт, аз гына шурпам бар, шуны ашап китеңез инде», — дия иде. Шуның артыннан тавык итендә пешкән шурпа китерә иде. Ул бетәргә өлгерә алмый, каз аягы-бүтәкәсеннән пешкән, чыгыр-чыгыр кайнап тора тор­ган шурпалы бәлеш ашъяулыкка куела иде. Шул арада ишек алдына чыгып, Сөннәтче бабай да зур айакларда сосла күтәреп кереп: «Бәлки, хәзрәт, яратырсыз», — дип, хәзрәтләр өчен ясаган сосласыны суза иде. Бәлеш аша­ла, сосла эчелә иде. Бөлешнең эче бетеп, төбе киселергә йиткәч, хәзрәт тә, абыстай да: «Кисмә, кисмә!» — дисәләр дә, кискәч, төбеннән дә берәр кисәк ашыйлар иде. Ул бетеп өлгерми, Гөлйөзем әби: «Хәзрәт, менә безгә до­гаңны аз кыласың, быел бер үрдәгем качып салды, үрдәкләрем аз булды», — дип, пешкән үрдәк чыгара иде. Хәзрәт: «Сез безне бигрәк сыйладыңыз», — дия, абыстай да: «Туйдык инде, кирәкмәс, бозма», дия иде. Ләкин, бозылгачтан, үрдәктән дә, кечкенә мәхдүмгә дип алып куелган ботка башка, бернәрсә дә калмый иде. Үрдәктән соң Гөлйөзем әби: «Бернәрсә дә хәзерли алмадык», — дип, йомырка бәлеше чыгара иде. Тагы: «Кисмә, кисмә!» — дигән сүзгә карамаенча, ул да киселә, ул да ашалып бетә иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби: «Гаепләмәңез инде, хәзрәт», — дип, гозер үтенергә тотына, Сөннәтче бабай да, әллә кая югалып, шактый гына зур карбыз күтәреп керә иде. Хәзрәт, абыстай тагы: «Урынымыз калмады инде», дисәләр дә, ашый башлагач, карбыз­ны мактый-мактый, урын калмаганлыгы онытыла иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби никадәр самавыр китерергә теләсә дә, хәзрәт разый булмый, ул шул арада капка төбенә ашка алырга килгән кешене күрсәтеп: «Остаз­бикә калсын, без, Корбанколый агай берлән бергә ки­тик инде», дия иде. «Корбанколый» дигән сүзне хәзрәт үзенә кан алдырганда гына, мәхдүмгә сөннәт кистергәндә генә әйткәнгә, Сөннәтче бабай тагы кәефләнә, Гөлйөзем әби тагы шатлана иде. Шуннан соң Сөннәтче бабай: «Алай булса, хәзрәт, безгә фатиха бир инде, бүген баш көн, башламакчы булам»,—дия иде. Хәзрәт тә кулыны күтәреп дога кыла иде дә Сөннәтче бабай берлән чыгып китә иде. Гадәттә, абыстай, Гөлйөзем әби янында ка­лып, тагы бераз чәй эчә, тамагы туйган булса да, калдык-постык пәрәмәчләр, коймаклар, бәлешләрдән тагы бераз авыз итә иде.

Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче абай, һаман шул кунакча киеменнән, черегене салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкесене күкрәк кесәсенә тыгып, күрше Мифтах малаены янына алып, эшкә чыгып китә иде. Иң әүвәл, хәзрәтнең угылы булса — хәзрәткә, аның угылы булмаса — мөәззингә, аңда булмаса — илдәге хаҗига, аңда да булмаса — намаз карты Гобәй бабайга, анда да булма­са — башка берәр намазлы-ниязлы картның йортына бара иде. Аталары күтәреп чыгара торган, чыкмас өчен тыпырчына-тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен, ул, кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңар чыбыркы ишеп бирергә дә вәгъдә итә иде. Шулай итеп, аны ышандырып йиткергәч, аңар: «Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле», — дип яткыра да, яныңдагыларга тотарга кушып, салават әйтеп: «Бисмилла, Аллаһе әкбәр!» — дип кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарырга куша иде. Шул эшене эшләп бетергәч, кулыны юып, тагы салават әйтеп, пәкесене, черегене куеп, хәзерләнеп торган чәй янына менеп утыра, элгәреге сөннәтләр хакында сөйләп, чәй эчә иде. Сөннәт садакасыны алып, гадәттәге бер икмәкне янындагы ма­лайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы берлән өйгә кай­тып китә, бу көнгә шуның берлән эшене туктата иде. Ул шул көнне үзене бөтенләй егетләрчә хис итә, бөтенләй башка кеше булып китә иде. Йокысыны да тыныч йок­лый, вак-төяк төш тә күрми, күрсә дә — бабаларыннан Сәлман Фарси хәзрәтне яки Сәедбаттал Газины гына күрә иде.

Иртәгесене ул иртүк чыгып китә, көн буе дүрт-биш йирдә сөннәт кисеп, биш-алты икмәк күтәреп кайта иде. Ашлык булган елларда зур авылда шул хезмәт бер-ике атнага бара иде. Шул вакытта Гөлйөзем әбинең өе икмәк берлән, Сөннәтче бабайның кесәсе зур бакыр акча берлән тула иде. Сөннәт беткәч, бабай тагы, хәл белер өчен, тагы әүвәлге йортка бара, тагы акырып-бакырып чыкмаска теләгән малайларны чыгартып ка­рап: «Менә тәти булган, угылым», дип, акырган бала­га тагы черегене сибеп, тагы чәй эчеп, тагы икмәк алып китә иде. Шулай итеп тагы бер мәртәбә йөреп чыга иде. Сөннәтче бабай шул эшене тәһарәтле көенчә кыл­ганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башла­ганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде. Кай вакытларда гына бетәү ярага әйләнеп китсә дә, чебен-черки чыкканча төзәлми калмый иде. Иң актык сөннәт беткәч, Сөннәтче бабай зиярәт өстенә барып Коръән укый, хәзрәткә кереп садака бирә, остазбикәгә дип йимеш илтә иде. Шуннан соң, күршедән ат алып, сөннәт булган йортлардан сөннәт ашлыгы җыеп йөри, капчык-капчык карабодай, борай, арыш, солы төяп өйгә кайта, өй алдының бөтен өсәкләрене ашлык, он берлән тутыра иде. Җыелган икмәкне сатып, карчыгына күлмәк, алъяпмалык, үзенә күлмәк-ыштан, рамазан никадәр ерак булса да, «санаулы көн үтәр» дип, мәсҗедтә авыз ачты­рырга дип, ике кадак хөрмә алып, мөәззингә бирә иде. Шуннан соң ул тагы иске торышы берлән, тагы киләсе елның сөннәт вакытыны көтү өмете берлән яши иде.

Шулай итеп еллар үтә, яшьләр өйләнә, яңа балалар, яна сөннәтләр йитә, анлар үтә; анлар артыннан килә торган буынның баласы-чагасына рәт йитә иде. Яшьләр картая, картлар үлә, еллар үтә иде. Ләкин бу үткән еллар, аның яшене картайтмаган кеби, аның битенә яңа җыерчыклар да чыгармый вә аның билене тагы бөкрәйтми иде. Ул, дөнья үтүене сизмәгән кеби, һаман элгәреге Сөннәтче бабай булып тора иде.


* * *

Тыйб (медицина) гыйлеменчә мәгълүм: кешенең тәнеңдәге да­нының куелыгы вә сыеклыгы, вә ул канның агуы елның фасыллары берлән бик зур мөнәсәбәте бар. Кыш көннәрендә инсаннарның каннары бөрешкән, куелан­ган хәлдә була. Ул тамырлар буенча акыртын гына ага. Кыш көнендә бер-бер әгъза киселсә, яисә тамыр өзелсә, кан, касәдән авыр-авыр чыга торган куе каймак кеби, акыртын гына ага; җәрәхәт тиз бетәшә. Көннәр озая башлап, кояш күбрәк җылыта башлагач, урамнарда су­лар җыела башлагач, адәм тәнендәге кан да, кояш җылы­сында эрегән кар кеби, языла башлый. Көн җылынган саен ул сыегая-сыегая килә. Май числосында ул тәмле-татлы язгы сөт кеби була. Шуның өчен ул вакытта ке­шеләр үзләрене яшәргән кеби хис итәләр, аркаларынhello_html_m6ea77908.gifнан бик зур йөкне ташлаган кеби, йиңеләеп калалар. Бу вакыт кан, үзеннән-үзе, кыш буе җыелган бозык, начар каннарны куа башлый. Җәй йитеп, көн кызуланган саен, кан сыекланганнан-сыеклана бара. Кеше тәнендә торасы килмәгән кеби, адәмнең эчеңдә кайный, яңлышлык берлән кул-баш киселсә, бик күп кан әрәм була. Һавалар суыгая башлап, яшел үләннәр кырау күргәч, кан тагы, сөт өстенә утыра торган каймак кеби, акыр­тын гына утыра, куера башлый. Кыш якынлашкан саен аның куеруы арта, шуның өчен гыйльме тыйб ияләре кан алдыру, мөгез салдыруның вакытларыны елның фасылы берлән тәгьйин итәләр (туры китерү). Һичбер вакытта, аерым бер авыруы булмаса, канның сыекланган вакытында тамырыны кисеп, адәмнең шашкан, чыгарга көтеп кенә торган каныны әрәм итмиләр. Шуның кеби үк, кыш көнендә, куерган, утырган канны йокысыннан уятып, аның ага торган юлыны бозмыйлар, аның буасыны җырмыйлар. Анлар кан алдыру өчен һәрвакыт кыш буе җыелган начар, бозык каннарны, канның үзенең чыгарып-иркенләнеп калырга теләгән яз көнене ихтияр итәләр. Шул яз көнендә, көннәр җылынып йиткәч кенә, та­мырдан кан алалар, мөгез салалар.

Елның фасылларының канның агуына, канның куелыгы-сыеклыгына тәэсире булган кеби, айның, көннең дә тәэсире юк түгел. Айның тулысында кан тулы булган­га, кан алу өчен куркынычсыз түгел. Канны туктату авыр булып, теләр-теләмәс, күп кан чыгу ихтималы бар. Айның башында яшь тамырга өйрәнеп бетмәгән каннар чыгып китүләре ихтималы булганга, таза канның чы­гып, карт канның калу шөбһәсе бар. Шуның өчен кан­ны алдыруны тулы ай кителә башлагач муафикъ күргәннәр. Айның унтугызынчы, егерме беренче көннәрене бигрәк мәслихәткә санаганнар.

Көннең исеме берлән, көннең вакыты берлән дә канның агуының, әлбәттә, мөнәсәбәте бар. Ләкин көннәр һәммәсе дә Аллаһе Тәгаләнең көне булганга, бу мөнәсә­бәтләрне тәгьйин итәргә тыйб галимнәре ирешә алма­ганнар. Аллаһе Тәгалә бу серне айлардан яшергән. Шу­лай булса да, көннәр өчен дә сәбәпләре мәгълүм булма­са да, сишәмбе вә якшәмбе көннәрне артык күргәннәр.

Безнең Сөннәтче бабай Сәлман Фарси хәзрәтләреннән мирас тарикы берлән сөннәтчелекне алса да, Әбугалисина хәзрәтләре тарафыннан тыйб гыйльме, гыйльме симия (алхимия) вә гыйльме кимиягә (химия) иҗазәт алмаганга, әлбәттә, тыйб гыйльменең бу кадәр нечкәлекләрене белми иде. Ләкин исәпсез-хисапсыз еллар хәзрәтләр, муллалар, мөәззиннәр берлән катнашу, анларга исәпсез-хисапсыз мәртәбә мөгез утырту, иксез-чиксез айларның каннарыны алу аңар зур тәҗрибә биргән вә шул кагыйдәләргә аны да алыштырган иде. Ул да һичбер вакыт көз кан алмый, кыш мөгез салмый иде. Ул да һичбер вакыт айның тулысыңда мөгезене истигъмаль (куллану, файдалану) итми, җәйнең кызуында кан балтасыны тамырга сукмый иде. Ул да һичбер вакытта баш көнендә, яисә шимбә көнендә кан эшенә тотынмый иде. Ул кан өчен вакытыны, көнене исәпләп, аены, сәгатене саклап тора иде.

Менә шул көн йитә башлагач, хәзрәт, мәхдүм аркы­лы, яисә хезмәтче аркылы, Сөннәтче бабайга: буш көн (сишәмбе көн) кан алырга керсен, дип, хәбәр иттерә иде. Сөннәтче бабай мөгезләрене җылы суда кат-кат юа, кан тамырына чаба торган балтасыны үткәрә, мөгез астына суга торган пәкесене ныграк очлый иде. Ул шул көн йиткәч, тагы, кияү булып кергәндәге күлмәгене, Кәбир хәзрәттән калган әдрәс камзулыны, мәхдүмәдән килгән кәләпүшене киеп, ап-ак чүпрәккә төргән мөгез салу әйберләрене күтәреп, иртәге чәйне эчкәч тә хәзрәткә китә иде. Хәзрәт аны үзе каршы ала, остазбикә тасларга суларны үзе хәзерли иде. Хәзрәт, тәһарәт алып, кан алу хакындагы хәдисләрне укып, салават әйтеп, килеп уты­ра иде. Сөннәтче бабай, тагы бисмилла әйтеп, салават әйтеп, хәзрәтнең арт чигәсене бик йомшак кына итте­реп кыра иде дә, тагы бер салават, тагы бер бисмилла әйтеп, пәкесенең очы берлән чиртергә тотына иде. Кан­нар агып, хәзрәтнең муенына төшә башлагач, ул, мөгезне куеп, аның башындагы тишегеннән һаваны суыра да, шуның тишегенә ябар өчен бәйләтелгән сарык имчәкене юешләтеп, тишекне ябып куя иде дә, икенче чигәгә чиртергә тотына, аны да шул юл берлән эшләп, мөгез утырта да, шунларның тулганыны көтеп тора иде. Шул вакытта хәзрәт Сөннәтче бабайдан элгәреге заман хәз­рәтләре хакында сораша; ул да элгәреге Кәбир хәзрәт, Сафа хәзрәтләрнең кан алдырулары хакында, бер мәртәбә тәбәррөк (изге) Кәбир хәзрәтнең кан алдыргач һушы китү кыйссасыны, шуннан абыстай мәрхүмәнең хәзрәтенә кан алырга рөхсәт бирмәвене сөйли иде. Һәрвакыт шул хәбәр сөйләнеп бетүгә мөгезләр кан берлән тула иде дә, тагы бисмилла, салават әйтеп, Сөннәтче бабай, мөгезләрене акыртын гына алып, әүвәлдән хәзерләнгән савытка сала да, катык кеби каткан кара канга карап; «Сөбханалла, хәзрәт, күз тимәсен, каныңыз бик бозылган, кап-кара!» — дия иде. Сөннәтче бабай тагы мөгезне утыртыр өчен урыныны карый, теге, җәрәхәтләрнең кайсыберсе бетәшкән булса, тагы чалгы пычагының очы берлән аркылы-торкылы чиртә иде дә, тагы мөгезне утырта, тагы иске заман кешеләре хакында сүзгә керешә иде. Монысында да кан кара чыкса, Сөннәтче бабай: «Ма­шалла, хәзрәт!» — дип, тагы хәзрәтнең канынын бозы­луы хакында сөйли, хәзрәт тә, шул бозык канны чыга­рып бетерер өчен, тамырдан кан алдырырга уйлый баш­лый, ләкин һәрвакыт шул мәсьәләгә килгәч: «Мөгез салдыру сөннәт булса да, кан алдыру бидгать (ярамый торган, тыелган эш-гамәл) түгел­ме?» — дип, пәйгамбәремезнең кан алдыруы хакында ачык ривайәт күргәне юкка, шөбһәләнеп, торып, шүрлектән китап алып, китап карарга тотына, шуның хакында ривайәт тапканча маташып, шуннан сон гына разый була иде. Сөннәтче бабай, сул яки уң кулының терсәкене бөкли торган йиреннән кара тамырыны табып, тагы: «Бисмилла!» — дип, салават әйтеп, балтасы берлән чаба, кан чәчрәп чыгып, фонтан булып түшәмгә таба ата башлагач та, җиз таска хәзрәтнең кулыны бора, үзе тагы, чыккан бер канның суынып-каралып катканыны күргән саен: «Машалла, машалла, хәзрәт, каның бик бозылган икән, кап-кара!» — дип, хәзрәткә сөйли. Хәзрәт, шул бозылган каннан котылыр өчен, һаман агыздырганнан-агыздыра бара иде. Гадәттә ике-өч чүмеч кадәр агызсалар да, кайсы елларны хәзрәтнең каны бик бозы­лып киткәнгә, күбрәк тә агызалар, агарга куйган җиз тас тулгач кына тамырны ныклап бәйләп туктаталар иде. Шуннан сон хәзрәт юынырга тотына, Сөннәтче бабай каннарны күтәреп чыгып, мәхшәр көнне азып-тузып, ияләрене эзләп йөрмәсеннәр өчен, һәр елны күмелә торган, бала-чага маташмый торган почмакка чокыр казый иде дә, салават әйтеп күмә иде. Шуннан соң абыстай хәзерләгән самавыр янында чәй эчәләр иде. Сөннәтче бабай хәзрәткә канны йомшартыр өчен пешкән каймак ашарга, канны сыеклатыр өчен лимон берлән чәй эчәргә мәслихәт итә иде. Замана башка булганга, халык ул вакыт таза булганга, хәзрәткә шул кан алдыру начар тәэсир итми иде. Ләкин күп вакытта шул кан алу аңар әллә нинди файдалы булып, йиңеләйтеп тә йибәрми иде. Әүвәл көннәрне бераз башы әйләнеп йөрсә дә, ул бик тиз элгәреге хәленә керә, аз гына да куәте кимегәнене сизми иде. Кан алганнан соң һушы китеп егылулар-фәләннәр хәзрәт берлән һич булмый иде. Чәйдән сон Сөннәтче бабай, дога кылып торып, чәйгә рәхмәт укый, хәзрәт тә, мәшәкатьләнүенә рәхмәт укып, Сөннәтче бабайга берәр бүләк бирә иде. Сөннәтче бабайның мәшәкатьләнүе «бә ризаи Аллаһе Тәгалә» булган кеби, хәзрәтнең дә бирүе «бә ризаи Аллаһе Тәгалә» иде. Бу бирүләр, алулар, хәзерге, безнең замандагы кеби, дуктырга яисә акушеркага бирү кеби, эш хакы түләү түгел, бүләк бирү иде. Шуның өчен күп вакыт хәзрәт Сөннәтче бабайга акча бирмәенчә, йә бер-ике генә юган күлмәк бирә, яисә буннан дүрт кенә ел элек алынган читегене тоттыра, яисә Әхмәди хаҗи бүләк иттереп хаҗ мөбарәктән алып кайткан мисвәк шәрифне бирә иде. Сөннәтче ба­бай бунларның һәммәсене дә бик зур разыйлык берлән алса да, мисвәк шәрифкә анын кәефе тагы күбрәк килә иде. Ул аны Гөлйөзем әбигә кайтып мактаткан кеби, бик саклап кына тота, аны мич янындагы иң кадерле йиргә куя иде.

Сөннәтче бабайның бу бәйрәме дә үтеп китә, ул тагы иске киемнәрне киеп, иске тормыш берлән яши башлый иде. Ул вакытта җәдиде-кадиме, гәзите-мәзите, думасы-бумасы юк; ул вакытта мәктәп, мәдрәсә мәсь­әләсе, тел мәсьәләсе, муллалар, яшьләр мәсьәләсе юк иде. Һәр мәсьәлә хәл кылынган, һәр агымга юл бил­геләнгән иде. Һәр кешенең вазыйфасы бер-берсеннән аерылган иде. Яңа эш, яңа хәбәр юк иде. Аның юклыгы да хис ителми, аның кирәклеге дә сизелми иде. Тор­мыш һәммә йирдә бер форма алган, шул формасыннан бара, шул алган китешендә, җәйге йилсез көнне ашъяу­лык кеби тип-тигез ага торган Идел кеби ага иде. Аңар каршы торган буа юк, аның агымыны тирескә сөрергә теләгән һавалы йил дә юк иде. Тын иде, тыныч иде; тынычлыкның очы юк иде.


* * *

Шул тынлыкта гомер үтеп килгәндә, шул тынлык­ның очы, төбе күрелмәгәндә, беркөнне иртә берлән хәзрәт йоклап ятканда, Сөннәтче бабай ишекне кагып хәзрәтне уятты. Калтыраган, каушаган тавыш берлән, бабай:

Хәзрәт, хәзрәт, карчык авырып китте. «Ясин» укырга рәхим итмәссеңме? — диде.

Хәзрәт, Сөннәтче бабайны юатып: «Иншалла, кичәр, суык тигәндер», —дисә дә, күңеленнән, чыннан да, кур­кып китте. Тиз генә тәһарәтләнеп, бабай берлән китте. Гөлйөзем әбине яктан-якка бәрелә-сугыла торган, «Алла, Алла!» дип ыңгыраша торган рәвештә тапты, бик ихлас берлән «Ясин»ны укыды; бик озын иттереп дога кылды. Сөннәтче бабайны тагы юатып, чыгып китте.

Кайтып йитү берлән, самавыр берлән көтеп тора торган остазбикәгә хәлне сөйләгәч, ул да курыкты. Ул, чәене эчәр-эчмәс, хаҗ шәрифтән килгән, балалар авыз­ландырырга тотыла торган хөрмәне алып, кечкенә генә савытка пешкән каймак салып, хәл белергә китте. Күрше Гадилә әби берлән бергә самавыр куеп, мәтрүшкә дә эчертте. Салават шәриф укып, хөрмәдән дә авыз иттер­де. Үзе дә дога кылып өшкереп, Гөлйөзем әбине рәтләп яткырды. Өйлә тәһарәте берлән хәзрәт тәрилкәгә зәгъферан берлән аяте шифа да язып йибәрде. Күрше хатыннары берлән абыстай, Гөлйөзем әбине тәһарәтләндереп, аны да эчерде.

Ләкин Гөлйөзем әби йиңеләймәде. Ул икенде намазыны тәяммем берлән генә, хәзрәтнең рөхсәте вә фәтвасы берлән утырып кына укый алса да, ахшам намазыны бөтенләй кыла алмады. Ул, башыны күтәрә алмаенча, кайвакыт иссез, хәлсез булып киткәнгә, Сөннәтче ба­бай, башына җыелган бозык каннарны чыгарыр өчен, кан алмакчы да булды. Ләкин шундый зур эшне эшләүдә көне, ае тугры килмәенчә, гөнаһлы булмас өчен, ах­шамнан соң хәзрәтне күреп сорады. Җәйнең эссе ае булганга, хәзрәт баштан ук: «Ярамый, канның сыек­ланган чагы», дип, рөхсәт бирмәде. Бабай бик йөдәт­кәнгә: «Тагы бер-бер ривайәт булмасмы, китапта бер­бер кыйль вә каль (имеш-мимеш, төрлечә юраулар) булмасмы, яравына ривайәт юкмы», дип, бик озак китап караса да, алдыруның файдасына һичбер дәлил таба алмады.

Хәзрәт ястү намазына тәһарәт алып бетерергә өлгер­мәде, Сөннәтче бабай килеп, еглаган тавыш берлән:

Хәзрәт, бик авырайды, телдән калды, — диде.

Хәзрәт, аның авыраюында, телдән калуында үзене гаепле итеп хис иткән кеби булганга, тиз-тиз китеп киенде. Абыстай да, тагы бераз зәмзәм, кипкән инжир, имбир алып, аның артыннан калмады.

«Ясин»ны хәзрәт никадәр ихлас берлән укыса да, абыстай да никадәр ихлас берлән шул дарулары берлән даруларга тырышса да, Гөлйөзем әби берсене дә каба алмады. Ул көчкә-көчкә генә бер-ике тамчы зәмзәм су­ына башка берсене дә йота алмады. Күршенең Мәрфуга әби, Гадилә әбигә төнләргә калдырып, хәзрәт берлән абыстай кайтып киттеләр.

Ләкин иртә берлән, таң атар-атмас, Сөннәтче бабай килеп, хәзрәтләрне уятып:

Карчык дөньяны куйды! — диде.

Сөннәтче бабай шул сүзне әйткәндә һәм дә иртә берлән мәсҗедтә, намаздан соң, халыкка: «Җәмәгать, карчык дөньяны ташлаган иде, кабер казырга ярдәм итешсәңез лә», дигәндә дә, тавышында, кылынышында әллә нинди кайгылылык беленмәде. Кылынышларында хәтта бер бәйрәмгә хәзерләнү кеби әллә нәрсәдер си­зелде.

Бөтен авыл кабер казырга китте. Бөтен авыл хатыны Гөлйөзем әбинең өстенә җыелдылар. Иртәге чәйне эчкәч үк абыстай да китап сөйләргә китте. Бик озын иттереп, үлем хакында, кабер газабы хакында, оҗмах, тәмуг хакында китап сөйләгәннең соңында, Гөлйөзем әбигә үзе кәфен кисте. Карт мөәззин хатыны, су коеп, үзе Гөлйөзем әбине юды. Хаҗ йиреннән килгән Мәрьям ана чәчене (хөрмә агачының мунчаласыны) зәмзәм суына үзе манып биреп, кәфенне тектерде.

Җеназа да өлгерде. Бөтен авылның картлары тәһлилгә җыелды. Гөлйөзем әбинең әллә кайчан хәзерләп куелган унике тастымаллары тәһлилгә өләшелде; кәфенне бәйләргә куелган кызыл башлы өч сөлгесе хәзрәтләргә бирелде. Сандыгыннан чыккан илле баш берәр тиен ярымлык­лар, егерме биш баш өч тиенлекләр җыелганнарга тара­тылды. Мәсҗед янына җыелган дүрт-биш йөз кеше җеназасыны укып озатты. Җомгага кадәр күмелеп бетеп, хәз­рәтләр Сөннәтче бабайның өендә актык фатиханы да кылдылар. Җомга намазыннан соң, хәзрәт бөтен мәсҗедтән һәүл намазыны да укытты. Сөннәтче бабай барысында да бик нык кылынып, үзенең кайгылыгыны артык сиздермәде, йә сизенмәде. Җомгадан чыгуга, ул хәзрәтләр берлән ашка да барды. Аңда да шактый ашады, эчте.

Менә өенә кайтып китте. Әллә никадәр күрше кар­чыклары берлән тулган канәфер мае исле өй аны бердән башына суккан кеби кабул итте. Ул ишекне ачып керү берлән, шул канәфер мае исе борынга керү берлән, карчыгының, Гөлйөземенең, шул, үзе берлән илле, алт­мыш, йитмеш ел яшәгән карчыгының юклыгыны, аның тагы бер мәртәбә кайтмый торган йиргә киткәнлегене, аның үлгәнене белде. Ул, шундагы сандык өстенә уты­рып, бик озак дога кылырга тотынды. Аның карт йөзеннән мөлдер-мөлдер яшь агарга тотынды. Ул бик озак дога кылып: «Йарабби, карчыгымны гафу ит, гөнаһларыны кичер!» — дип, йөзене сыйпады. Шуның берлән ул үзенең күз яшьләрене дә тәмамларга теләсә дә, яшьләр тукта­мады. Ул, аның үлүенә ышанмаган кеби, өйнең бөтен йирләрене карап бетерде, беркемне дә [күрә] алмады. Бакчасына чыкты. Анда да бер әсәр-галәмәт күрмәде.

Ул, шунларның һәммәсенә ышанып, өенә кереп уты­рырга өлгермәде, ишекнең тышкы ягында әллә нәрсә тырмаша башлады. Ул: «Гөлйөзем әбинең рухы килде», дип куркып китеп, ишекне ачты. Үзләренең соры мәче­ләре килеп керде. Ул, «мәү, мәү!» дип, әле анда барып, әле бунда килеп, әллә нәрсә эзләп йөри башлады. Бик озак маташканның соңында ул Сөннәтче бабайның янына килде дә күзенә карап: «Мәү-ү!» — диде. Сөннәтче бабай мәченең шул кычкыруында аерым ачык: «Әби кайда?» дигән сүзне аңлады. Сөннәтче бабайның каткан күзеннән тагы яшь агарга тотынды. Ул мәче берлән сөйләшергә тотынды.

Әбиең үлде, үлде. Оҗмахка китте, дога кыл, — диде. Мәче, әллә нәрсә аңлаган кеби, тагы: «Мәү-ү!» — диде.

Сөннәтче бабайга карчыгы төсе — шул мәче бик якын кеби тоелды. Ул аның савытына сөт салды. Ләкин мәче, берәр генә кабып караса да, ашамады.

Сөннәтче бабай мәченең дә кайгырганыны күреп, шуннан котылыр өчен, йортка чыкты. Аның күзенә, берсе артлы берсе тезелеп, ана үрдәкнең командасы астында менеп килә торган үрдәкләр күренде. Ул, анларны ашатыр өчен, анларга әбиләре үлгәнене белдермәс өчен, өйалдыннан ярма алып чыгып сипмәкче булды. Моны күргәч, үрдәкләр тагы: «Бак, бак!..» дияргә то­тындылар. Сөннәтче бабай бунларның бакылдауларыңда да: «Әби кайда?» — дигән сүзне аңлады. Шул уйдан котылыр өчен, ул капка төбенә таба чыгарга өлгермәде, хәзрәтнең угылы килеп, аны чәй эчәргә чакырып алып китте.

Анда да бербуйдан Гөлйөзем әби сөйләнсә дә, остазбикәнең тәмле чәене эчеп, татлы ашларыны ашап, Сөннәтче бабай азрак күнелене юатты.

Ул, икенде намазыны укып, өенә кайтты. Зур мөгез­ле карт кәҗә аны кычкырып каршы алды. Ул аның мөгез арасыны кашыды, аны сөйде. Ләкин кәҗә, җилененә сөт тутырып кайтканга: «Савыңыз!» — дип, әби­сенә кычкыра башлады. Сөннәтче бабай тагы чыдый алмады: тагы күзеннән яшь акты. Менә күрше килене килеп, кәҗәне саварга тотынды. Кәҗә, саудырмаска теләсә дә, бик ямьсез тавыш берлән: «Минем сөтемне урлый­лар, минем сөтемне талыйлар, әби, кил!» — дигән кеби, кычкыруыннан туктамады.

Сөннәтче бабай ахшам намазына барыр өчен тәһарәт алырга комган эзләргә тотынды. Комганның йирендә булмавы тагы аның исенә карчыгыны төшерде. Ястүгә кадәр ул ялгыз Коръән укып, дога кылып үткәрде. Ястү намазыны укып, гомерендә җәймәгән урыныны үзе җәеп ятты. Ләкин түшәк, ястык аңар ят күренде; ул урын каты тоелды. Өе, шул Сөннәтче бабай өйләнгәннән бирле торган өе, үзенеке түгел, кешенеке кеби сизелде. Ул, белгән бөтен догаларыны укып, йокларга теләде. Тагы янында карчыгы юклыгы аны уятты. Ул бик озак уйла­ды; үзенең яшьлегеннән алып бүгенге көнгә кадәр уйла­ды. Көн буе йөреп арыган тән аруына баш аруы да катышты. Ул йокыга китә башлады. Менә кәҗә кычкыр­ды. Аның кычкыруында бабай тагы әбине сагынуын аңлады. Тагы йокы качты; тагы уйлар, тагы кайгылар.

Менә таң якынлашты. Сөннәтче бабай йокыга киттеме-юкмы, ансы мәгълүм түгел — ул ап-ак күлмәктән, көлеп кенә, Гөлйөзем әбинең: «Карт, намаздан кала­сың!» — дигән тавышыны ишетте, төсене күрде. Ул, си­кереп торып: «Әлхәмделиллаһ, әһле җәннәттән икән», дип, ян-янга карарга тотынды. Чынын да намаз вакыты бик йиткәнене сизеп, торып, тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәткә төшене сөйләде. Хәзрәт:

Оҗмах әһеленнән икән, — дип, тагы бабайны кәеф­ләндерде.

Ләкин өйгә кайткач, ул тагы ялгызлык хис итте, тагы аны шул киң, зур өй кыса, изә башлады. Ул, өендә утыра алмаенча, капка төбендә, күршеләр янын­да бакчада тора башлады. Кич берлән һаман ялгыз йок­ларга өйрәнмәде. Шул ялгызлыкның изүенә хәйлә таба алмады.


* * *

Бер төнне Сөннәтче бабай, әллә нинди ямьсез төшләр күреп уянып китте. Бөтен тәненең тунганыны күреп, юрганына тагы бөтәрләнебрәк ятты. Ләкин ни кылынса да, аркасыны җылыта алмады. Ул әйләнде-бәйләнде, Урыныны төзәтте, ләкин аркасы җылынмады. Әүвәле йокыга киткән кеби булды, тагы аркасы туңып уянды. Тагы калыкты, тагы уянды. Менә аркасының туңганыны белеп, ярты йокы, ярты уяу көенчә: «Карчык, кар­чык!.. Арканы җылыт!» — диде. Үзенең тавышыны үзе ишетеп, уянып китте. Шул тавыштан куркып, йокысы качты. Тагы күңеленә Гөлйөзем әбинең үлүе, аның, мәрхүм, һәрвакыт Сөннәтче бабайның аркасыны җылы­тып йоклатуы исенә төште. Шул рәхәт көннәрне исенә төшереп, аның аркасы тагы туңа башлады. Ул тагы Гөлйөзем әби хакында уйларга тотынды. Уйлый-уйлый, ничектер, «тагы өйләнергә» дигән фикер башына килеп керде. Элгәре ул шул фикерне башыннан ташламакчы булса да, ләкин уй, бизгәк кеби, аны ташламады. Арка­ның туңуы шул фикергә куәт бирде. Ул минут саен куәтләнә, «өйләнергә кирәк, өйләнергә кирәк», дип уйлый башлады. Бик озак йоклый алмаенча уйлап тор­ганның соңында, ул өйләнү фикеренә килде. Килде генә түгел, шул уйдан аерыла алмады. Ул, бер күрше малаенда күргән уенчыкны аталарыннан таптыра торган тирес бала кеби, шул уе берлән бөтенләй томаланды. Ул, шул карардан соң, яшәреп киткән кеби булды, аның искедәге киткән яшьлек көчләре кайткан кеби булды. Ул, урынына ятып, шул өйләнүләрне уйлый баш­лады. Үзенең әүвәлге өйләнүе, бикәчкә билбавының очыны яшереп баруы, ишек бавына кызыл яулык бирүлә­ре, җилән ябынган яшь бикәч берлән бергә ашка йөрүләре, туйлары, уеннары — һәммәсе бөтен ваклары­на кадәр күз алдыннан үтте. Ул тагы шунларның ләззәтене яңартып ләззәтләнде. Шул вакыттагы шатлыкларны хәтердән үткәреп, тагы рәхәтләнде. Менә ул тагы өйләнә, тагы аңар шул вакыттагы кеби кызык, күңелле була.

Ул, шул уй берлән җанланып, аркасы туңганыны да хәтереннән чыгарып, вакытыннан иртә тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәт берлән сөйли-сөйли, хәзрәтләргә кадәр барып йитте. Чәй янында да шул сүздән туктамады. Хәзрәткә, абыстайга элгәре шул яше оны­тылган бабайның «өйләнәм» дип йөрүе көлке кеби то­елса да, Сөннәтче бабайның шул уй берлән саташканыны күреп, каршы килүдә мәгънә юклыгыны сизеп, яткан ягына сыйпарга тотындылар. Сөннәтче бабай, тәмам яшьләр кеби, авылдагы тол хатыннарны санарга тотын­ды. Бик файдалы, кыйммәтле кияү кеби, әллә никадәр тол хатыннарны яратмаенча үтеп китүе хәзрәт берлән абыстайның элгәре бераз исене дә китәрде. «Әллә га­кылдан бераз яздымы?» — дигән фикергә дә төшерде. Ләкин башка хәрәкәтләре берлән бик гакыллы күренүе тагы анларны ул фикердән кайтарды. Сөннәтче бабай элгәре яучы булырга хәзрәтне яисә остазбикәне кушса да, бабайның күңеле бик югарыдан булганга, төрле хәйләләр табып, хәтта хәзрәт, иске әүлияларның үзләре өчен үзләре яучы булуларыны сөйләп, үзенә баруны мәслихәт итте.

Бабай да, шул сүзне колагына элеп, белгән догаларыны укып, күңеленә иң яраган иске мөәззин хатыны­на таба китте. Мөәззин хатыны абыстайның йиткән угыл­лары барлыгыны да хәтеренә китермәенчә, мөәззин ха­тынының кияүгә барырга теләү-теләмәвене дә уйламаенча, туп-тугры барып керде. Сөннәтче бабайны күргәч тә, мөәззин хатынының угылларының угыллары чыр-чыр килеп: «Кисә, кисә!» — дип, качыштылар. Анлар артыннан кызлары да: «Кисә, кисә!» — дип почмакларга постылар. Мөәззин хатынының ялгыз гына калуыны га­нимәт (уңыш, форсат) белеп, Сөннәтче бабай тугрыдан тугры сүз салды. Карт остазбикә, элгәре исе китсә дә, Сөннәтче бабай­ны азрак гакылга йиңеләйгәндер, ахры, дип: «Утыр, утыр», — дип, сүзне башкага борырга теләде. Ләкин карт һаман үз сүзеннән кайтмаганга, «Әлхәмделиллаһ, фәкыйрь түгелмен: арышым да бар, кәҗәм дә бик сөтле, бу ел сөннәт тә шактый күп», дип, үзенең яхшы якларыны сөйләп торганга, моның чынлап йөрүене аңлады һәм дә: «Рәхмәт!» — диде дә ничек иттереп — бабаймы, әллә башкачамы әйтергә аптырап торып:

Минем ул фикерем юк. Ирем мәрхүмгә вәгъдә бирдем. Балаларым да үсте. Менә шунларның балаларыны тәрбия кылып гомер үткәрәм инде, —диде.

Сөннәтче бабай тагы үзенең Сәлман Фарси нәсе­леннән икәнен дә сөйләнсә дә, ул да тәэсир итмәде. Сөннәтче бабай, ясалган чәйне дә эчмәенчә, чыгып китте. Чыккан вакытта күңелендә бер төрле хурлану, ачу килү хисе булса да, шул остазбикәнең сүз кайтаруы Сөннәтче бабайның бәгъзе планнарыны бозса да, ул, урамда уйлый-уйлый, ул фикер берлән дә килешеп, түбән очта тегермәнче Фәхринен хатынына китте. Илле-илле бишләрдәге тегермәнче хатынының йортта чебешләр ашаткан йиренә тугры килеп, хәл-әхваль сорашып, янына утырды, сүзне бик озаклап, читтән китереп тормаенча, тугрыдан-тугры:

Миңлесафа, мин сиңа яучылыкка килдем, — диде. Шул сүзне ишеткәндә теге хатынның тавыклар, әтәчләрне куарга тоткан чыбыгы кулыннан төште. Шуны гына көтеп торган тавыклар, әтәчләр ябырылып алып, чебешләрнең азыгыны ашарга тотындылар. Теге, аптырап-катып торганның соңында, бабайның туктамый сөйләгән сүзләреннән элгәре, аның йиңеләюенә хөкем итте. Бара-тора ул фикердән дә кайтты; ләкин ни дип җавап бирергә дә, ничек кайтарып йибәрергә дә сүз таба алмады. Уйлый төшәргә вакыт күбрәк ясар өчен: «Утыр, хәзер киләм», — дип, лапас астына җәйгән урынга күрсәтте; үзе базга төшеп, каймаклы катык алып чыгып, бабайның алдына куйды. Бабайның ашый-ашый сүзендә дәвам иткәнене дә күреп, карчык ничек шул ямьсез сүзне бетерергә юл эзләргә тотынды. Ул, мөәззин хатыны кеби:

Угылым, кызым йиткән; ир тәрбия кылырлык хәлем юк, — диде.

Сөннәтче бабай буңар тагы, анда тормыш тормыш түгел — оҗмах икәнлегене сөйләсә дә, ахырдан гына үзенең Сәлман Фарси нәселеннән икәнлегене аңлатып, кыямәт көне Сәлман Фарсиның шәфагате берлән оҗмахка керү мәгълүм икәнлегене белдерсә дә, карчык әйткән сүзеннән кайтмады.

Сөннәтче бабайның шактый ачуы килеп чыгып кит­те. Ул хәзер ары яктагы кызында тора торган сөлгече карчыкны сорарга китте. Ләкин сөлгече карчыкның тас­ма тел кызы, бабайның сүзене ишеткәч үк, бабайны кадерсезләп-кадерсезләп тиргәргә тотынды.

Аннан да бабай бер җылы сүз ишетә алмаенча, күптән түгел генә иреннән аерылып кайткан кырыклы-иллеле бер хатынның энесенә тугры китте. Хатынның килене, артык тамактан котылыр өчен, Сөннәтче бабайның сүзене бик ипләсә дә, энесе каршы бер сүз дә әйтмәсә дә, карчык үзе якын да килмәде.

Сөннәтче бабай юл буенда тугры килгән тагы бер­ничә йиргә кереп, һәммә йирдән җылы сүз ала алмаен­ча, өметсез өенә кайтты. Иртәгесен дә шуның артыннан йөрсә дә, тагы өметле сүз ишетмәде. Ләкин буйларның берсе дә бабайның эссесене сүндермәде. Киресенчә, аңарда шул фикерне куәтләндергәннән-куәтләндерде. Ул күрше авыллардан сораштыргалый башлады. Күрше карчыкларына-картларына үзенә карчык табарга үтенде.

Менә килеп-килеп карчыклар димләргә тотындылар. Кайсы ул авылда, кайсы бу авылда; бик һәйбәт, бик яшь-фәлән дип мактадылар. Биш-алты сөаль берлән бу карчыкларның һәммәсенең дә торырга урыны юк, фәкыйрь, карт, зәгыйфь, эшкә ярамаган икәнлекләрене аңларга мөмкин булса да, Сөннәтче бабай өйләнү уе аркасында андый эшләрне онытып бетергәнгә, андый кирәкмәс эш берлән вакыт үткәрмәде — карчыкларның һәммәсене яратты, һәммәсенә разый булды. Ләкин бер­се әллә нигә күңеленә күбрәк ошаган төсле булды.

Баш коданың сүзе берлән килүендә дә шөбһә булма­ганга, ул былтыргы сөннәттән калган ике капчык арышны сатып, күршедән ат алып, теге әдрәс камзулны киеп, күрше авылга да китте. Карчык күңелгә бигүк тулып бетмәсә дә, ит юкта үпкә тансык дигәнчә, бабай разый булды. Хәзрәтләр дә чакырылды, никях та укылды. Буннан соңгысыны бабай никадәр әүвәлге туена охшатырга теләсә дә, охшамады: карчык берлән сөйләргә сүз табылмады; табылса, әллә нигә ул кадәр кызык булмады. Сәлман Фарсины карчык аңламады, карчыкның җеп җерләвеннән бабай бер ләззәт ала алмады. Карчыкның кардәшләренә кунакка бару да әүвәлге кеби күңелле чыкмады, кич үткәрүнең дә мәгънәсе элгәрегечә булма­ды. Бабай, шунларны аңласа да: «Менә үз өемә килгәч, Гөлйөзем кеби үк булыр, аның үлгәне сизелмәс тә», дип, күңелене юатты.

Иртәгесен карчыкның агач сандыгыны, бер комганыны арба артына бәйләп, карчыкның тавык йоныннан ясалган ястыгыны астка салып, карчыкны янына утыр­тып, бабай туй төшерде. Бөтен шартлары тулсын өчен, ул, тавык суеп биреп, карчыгына аш хәзерләргә кушты. Үзе кибеттән дөгесене, йимешене алып кайтып, хәзрәт­ләрдән икендегә кадәр фатиха кылып чыгарга, вәгъдә алды.

Вакыт йитте. Хәзрәтләр килде. Аш өлгерде. Коръәннән соң, бабай бүлмәдән алып шурпа бирде. Шурпаның өстендә йөзеп йөри торган пешмәгән суганнар бабайга әллә нигә мәхәббәтсез кеби тоелды. Хәзрәтләрнең сүзе берлән ул үзе дә утырды. Менә аш башланды. Гөлйөзем әбинең шурпасыны табакның төбенә кадәр ашый тор­ган хәзрәтләр берәр капкач та кашыкны куйдылар. Ба­бай шөбһәләнде, бисмилла әйтеп, ашны капты. Тозсыз, борычсыз, чи суганлы, Идел суы илле батман иттереп пешерелгән шул аш аз-аз гына костырмады. Ул, халык­ны кыстап тагы бер-ике капса да, артык өнди дә, кашыгыны суза да алмады. Аш алыштырылды; бәлеш чык­ты, өсте ачылды. Кирпеч төсле каткан ярмага мөәззин никадәр шурпа сипсә дә, ул эремәде. Төбенә кадәр аша­лып бетмәгәнгә, мөәззин тәбене кисмәде дә. Менә ту­тырган тавык: ул, туп эченә тутырып, дошман гаскә­ренә атып, аның крепостене ватарга ясаган кеби катыhello_html_3d6e3511.gifhello_html_7c1e5f63.gifhello_html_565a7189.gifhello_html_m664a05d7.gifрылган; киселгәч, йомыркалар беләү кеби ялтырап то­ралар; тозлылыгыннан авызга кабарлык түгел. Ул гына булса ярар иде, эче әрчелеп бетмәгән: кабырга төбендә әллә никадәр канлы былчырак нәрсәләр калган, Сөннәтче бабай кайнап торган самавырны күрсә дә, тагы мыскыл булмас өчен:

Хәзрәтләр, шуның белән тәмам, — диде.

Сөннәтче бабай хәзрәтләрнең: «Алла хәерле гомер бирсен, тигезлек берлән гомер үткәрергә язсын!» — дигән догаларыны ишетсә дә, күңеленнән Гөлйөзем әби китмәде. Ул, шул тәмсез ашлар, шул, халык алдында мыскыл иткән карчык — Гөлйөзем әбинең бәддогасы дип ышан­ганга, өенә кире кайтмаенча, зияратка китте. Бик озак Коръән укыды, бик озак дога кылды. Күңеле бераз уры­нына утырып, ул өенә кайтты. Баягы ашларның буш табак-савытлары янында, кайнаган самавыр алдында карчыганы йимешләп чәй эчкән көенчә тапты. Ул аның янына утырып чөй эчә башлады. Аның бер сум алтмыш тиенгә алган чәеннән дегет исе, әллә нәрсә тәме сизе­неп, ул аз гына сикереп тормады:

Ник бу кадәр тәмсез? Ашың килешмәгән иде; хәзрәтләр бер дә ашамадылар. Минем мәрхүм карчык заманында бер тамчы аш калмый иде, — диде.

Карчык, бик зур эш берлән мәшгуль кеби, чәй эчү­ендә дәвам итте. Картка каршы бер сүз дәшмәенчә, кәҗә сөте алып кереп, чәенә салып эчә башлады. Сөннәтче бабайның әллә ничә еллардан бирле өйрәнгән гадәтләренә илтифат итмәенчә, үзе теләгәнчә кылына торган шул затсыз карчык аны җирәндерде. Ул: «Намаз йитте», дип, тәһарәткә су сорап алды. Ни күзе берлән күрсен, комганында лакшәләр (токмач) йөзеп йөри! Ул, тагы ачуланып, тешене кысып:

Казанны пакь тотмаган өйдә бәрәкәт булмый, дип, пакьләргә кушып, намазга китте.

Кич берлән ул тагы карчыганы кәҗә сөте берлән бәлеш төпләре ашаган вакытта очратты. Аңар ачуы ки­лүе бетмәде — ул, самавыр янына бик зур бер табак бәрәңге китереп куеп, ашарга тотынды. Бабай шул ашау казаныннан әллә никадәр җирәнде. Икенче чәйнеккә чәйне үзе пешереп, берәр чынаяк чәй эчеп ятты. Ләкин карчыкның мыш-мыш йоклавыннан җирәнеп, ул таң алдына кадәр йокыга китә алмады. Аның туңуы да онытылды.

Ике атна вакыт үтмәде, Гөлйөзем әбинең тарихы онытылган көннән бирле керткән тәртипләре бозылды. Аның заманасында сары гәрәбә кеби ялтырый торган идәннәр мәдрәсә әчелеге хәлене алды. «Английский пыяла»дан ясалган кеби ялтырый торган тәрилкәләр уңма­ган хатынның алъяпкычы төсенә керде. Әби заманасын­да йөзендә аллы-гөлле кояш уйный торган самавыры казан төбе кеби катты. Чынаякларның тоткалары, чәйнек­нең капкачлары маңка малайның борыны төсле булды. Әби заманасында пөхтә итеп җыелып куелган мендәрләр урынында карчыкның сәләмәләре өстерәлә башлады. Көз якынлашкан булса да, әллә кайдан әллә никадәр чебен тулды. Анлар, «жу-у-у!» итеп торып чәйгә, ашка төшеп бабайны җирәндергән кеби, бөтен диварларны, сөлгеләр, салфетларны былчыратырга тотындылар. Сөннәтче ба­бай Селкенчек Фәхриләр өендә генә очраткан сасы ис бөтен өйне тутырды.

Йорт эчендә дә элгәреге низам вә интизам (тәртип һәм кагыйдә) бетте. Әби заманасында йомыркасы бар чакта кырылдап хәбәр бирә торган, салып бетергәннең соңында бик озынлап кыт­кылдап белдерә торган Караколак, Чуар, оя төбе та­выклар да кайсы качып сала башладылар, кайсы читкә киттеләр. Һәркөнне кич берлән көтү кергәндә өйдә була торган үрдәкләр, казлар да су буенда тузылып куна башладылар. Кәҗә дә — әби берлән бабайны ун ел ашат­кан, ун ел анларга кәҗә тәкәләре, кәҗә бәрәннәре үстергән кәҗә дә үзгәрде: аның да сөте азайды, сыек­ланды. Бөтен кышка йитәр дип торган бәрәңгенең ярты­сы көз кермәс борын бетте. Бөтен кышка дип бабайның хәзерләп куйган утыны эләгеп кенә калды.

Шунларның һичберсе дә Сөннәтче бабайга яхшы тәэсир итмәде. Ул, карчык берлән орышышмаса да, талашмаса да, шул аз вакытта элгәреге, тарихсыз вакы­тында үткәргән гомереннән картайды. Аның биле тагы бөкрәйде, чәченең агы әллә нинди ямьсез якка әверел­де. Ул озын-озын «уф, уф!..» иттереп сулый башлады. Ләкин шунларның барысы да карчыгы Гөлйөзем әбинең хәтерене калдырган өчен Аллаһе Тәгалә тарафыннан йибәрелгән бәла дип ышанганга, шул казага сабыр итте. Бөтен гомерене өендә, йортында үткәргән Сөннәтче бабай ике атнада өеннән, йортыннан бизде: ярты вакытыны мәсҗедтә, ярты вакытыны урамда уздыра башлады; мөмкин кадәр өйдә ашамаска, эчмәскә, өйдә утырмаска тырыша башлады. Ул, оясыны былчыраткан каз кеби, иртәдән кичкә кадәр өенә керергә курыккан кеби, өе тирәсендә әйләнә башлады. Аның бөтен рәхәте, тыныч­лыгы бетте. Ул һәркөнне, күңелене юатыр өчен карчы­гының каберенә барып, Коръән укырга тотынды. Кабер янында бик озак утырып, һәркөнне карчыгы берлән бергә үткәргән гомерләрене уйларга тотынды. Һәркөнне, карчыгы бу көн генә үлгән кеби булып, егламаенча кайта алмады.

Менә беркөнне карчыгының зияраты азрак басылган кеби булды. Иртәгесен бабай балта-көрөк алып килеп, яңа чирәм берлән өстене япты. Тагы беркөнне барганда әбинең зияраты янында бер бозау ятканны күреп, ба­бай кабер тирәсене тотарга уйлады, һәркөнне өйдән акыр­тын гына агачлар, такталар ташып, зиярәт тирәсене чәверде. Ләкин ахырына йиткәндә генә бер-ике такта йитмәгәнгә, бетмәенчә калды. Бабай иртәгесен, күп уй­лап тормаенча, җилкапкасыннан сүтеп алып, эшләп бетерде. Шул койманың кадакларыны дүртәр-бишәр мәртәбә какты. Алай да, эш беткәч уйлап торып, өстенә агач утыртырга төшенде. Бакчасындагы кеше буйлык, түгәрәкләнеп килә торган каенны утыртырга уйлап, эл­гәре ике көн бик һәйбәт иттереп урын хәзерләде. Аннан соң, каенның тамырыны кисмәенчә алыр өчен, ерактан иттереп казып алырга бер-ике көн вакыт үткәрде. Ул да бетте, агач та утыртты. Агач, утыртып бетергәч тә, акыр­тын гына искән җил берлән, иелеп-сыгылып, моң гына тавыш чыгара башлады. Бабай, шуны күреп, шатланып китте; агачның зикерене ишеткән кеби, моңаеп тыңлап утырды. Шуннан сон һәркөнне кич берлән агачка су китереп сибүне гадәт итте.

Менә беркөнне бабайның моңаеп кына су сибеп кайтканыны остазбикә күреп, малай йөгертеп, чәй эчәргә борып кертте. Ул, остазбикәдән оялган кеби, тагы бөкрәебрәк кенә килеп керде. Остазбикәнең тәмле чәе, һәйбәт ачы күмәче, балы аңар тагы карчыганы исенә төшерде. Ул, әллә ничә көн чәй эчмәгән кеше кеби, бик тәмлеләп-тәмлеләп эчте. Эчә-эчә бераз кәефе дә килде. Ләкин шул чәй, шул ачылган самавыр, шул ялтырап тора торган чынаяклар тагы аңар карчыгыны исенә төшерде. Остазбикә дә, хәзрәт тә, бабайның ярты гомерене зияратта үткәргәннән бабайның карчыгыннан разый түгеллегене белгәнгә, элгәре Гөлйөзем әбине сөйләп картның жәрәхәтене ачмаска теләсәләр дә, остазбикә, әллә ничек:

Карчыгың исәнме? Нишләп тора? — диде.

Сөннәтче бабай, иң авырта торган йиренә суккан кеше кеби, бердән чырайларыны сытты, кашыны чыт­ты. Әллә нәрсәгә бик зур көч сарыф кыла башлады. Ләкин картның күзеннән яше ага башлады. Бабай кыч­кырып еглап йибәрде.

Сөйләмә, остазбикә, карчык бәддогасы... дип ег­лап, кайгысыны тиште.

Берәм-берәм бөтен кайгысыны сөйләп бетергәч, ба­бай азрак йиңеләеп китте. Ахырдан хәзрәт берлән бу елнын сөннәте тугрысында да сөйләште. Бик ихлас берлән кырыгынчы, йөзенче мәртәбә үлем хәлләреннән, Мөнкир, Нәнкир килүләреннән, кабер газабыннан, оҗмах нигъ­мәтләреннән сорашты. Ахырдан гына, куркып кына:

Хәзрәт, терек кешегә кабер казырга ярыймы? — дип, хәзрәттән фәтва сорады. Хәзрәт, әллә нинди бер әүлияның үз каберене үзе казуыны сөйләгәч, бик зур бер мәсьәлә хәл кылган кеби, шатланып кайтып китте.

Иртәгесен ул, карчыгының аяк очында йир табып, акыртын гына эшкә башлады. Шуннан сон һәркөнне килеп, карчыгына Коръән укып, каенына су сибеп бе­тергәч тә, бисмилла, салават әйтеп, казырга башлады. Акыртын гына иттереп, тәмле нәрсә ашаганда аз кабып ашаган кеше кеби иттереп, аз-аз гына казыды. Ләкин никадәр аз казыса да, көн үткән саен тирәнләп, сары балчыкка килеп йитте. Яэҗүҗ-Мәэҗүҗдән бабай бик курыкканга, сары балчыктан тирәнгә төште. Менә эш ләхеткә йитте...

Ул, өйлә намазыннан соң, тәһарәт кыстар төсле кеби тоелганга, өйгә кайтып тәһарәтләнеп барырга уйлап, өйгә таба борылды. Күрше йортка көзге ат көтүе бирергә җыелган җыен янына килеп, сәлам биреп, мәсҗед картлары берлән сөйләшеп, акыртын гына өенә юнәлде. Ишекне ачты. Түр башында карчыгының бәрәңге арчып утырганыны күрде. Күзе карчыкның кулындагы былчыранып беткән пәкегә төште. Аның кулында сөннәт пәке­се икәнене күреп, элгәре катып калды, ахырдан ул җенләнгән кеби булды: кычкырырга, бакырырга тотын­ды, кулы берлән бәреп йибәреп, пәкене алды, үзе кыч­кырып егларга тотынды. Аңар әллә кайдан көч керде. Кычкырып-кычкырып тиргәргә, кулы берлән бутанырга башлады.

Чык өемнән, бәдбәхет, чык өемнән! Сәлман Фарси пәкесе, Сәлман Фарси пәкесе! Ни диермен?! Кыямәт көнне ни жавап бирермен?! — дип егларга, карчыкның кулына очраган сандыгыны, комганыны, ястыгыны йортка ыргытырга тотынды, тагы кычкырды, тагы бакырды, тагы еглады. Елан чаккан кеше кеби, кая барырга бел­мәде, еглап урамга чыкты. Күршедәге халыкка: «Җәмәгать, җәмәгать!» — дип, бик каты иттереп кычкыра башлады. Бөтен җыен, ут-фәлән бар дип, бабайга таба ашыкты.

Бабай:

Менә, җәмәгать, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе!.. Йитмеш мең мөселманның сөннәткә утыртылган пәке­се!.. Хәзрәти Аксак Тимердән калган пәке ул!..

Ул шул сүзне әйткәндә өенә төртеп күрсәтте:

Шул пәке берлән, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе берлән бәрәңге арчый!.. диде дә тагы егларга тотынды.

Халык бабайны төрлечә бастырырга теләсә дә, бабай һаман кызганнан-кызды. Ул бөтенләй тилергән кеби булды. Ул, өенә таба барып, йорттагы карчыгыны күреп:

Кит, шәйтан!.. Гөнаһ шомлыгы, Иблис сидеге, пәри ташландыгы, күземә күренмә!.. Талак син, талак син!.. дип кычкырды.

Халык тагы бабайны бастырырга теләсә дә, ул кыч­кырып егларга тотынды. Тагы әйләнеп карап, карчык­ның йорт уртасында торганыны күреп, тиздән сикереп торып:

  • Әле китмәде, шәйтан! Дәҗҗал! Яэҗүҗ-Мәэжүҗ колы! — дип, барып казык алып сугарга күтәрде. Бер кеше, бабайны кочаклап алып, сугудан саклый алды. Карчык урамга чыгып качты. Бабай аның артыннан яс­тыгыны, сандыгыны, комганыны, туп уйнаган малай кеби, берсе артыннан берсене ыргыта башлады. Ул тагы еглады, тагы:

  • Сәлман Фарси, шәфагать кыл! Карчыгым бәддога­сы, карчыгым бәддогасы!.. дип, халыкка кайгысыны аңлатырга тотынды.

Ләкин теге карчык тагы йортка керергә өлгерә алма­ды, ул тагы сикереп торып казыкны күтәрде. Бу юлы сугарга да өлгерде, ләкин карчык качып өлгерде. Ул тагы кызды, тагы кычкыра башлады. Кулындагы пәкесене кысып, тагы әллә ниләр сөйләргә тотынды. Карт­лар аны бастырыр өчен төрле сүзләр сөйләргә тотынды­лар. Ул берсене дә ишетмәде.

Менә бердән аның кып-кызыл бите агарды. Ул кал­тырана башлады. Ап-ак булып авызыннан күбеге агып, һушсыз булып егылды. Хәзрәт килеп Коръән укыганнан соң, аның һушы килсә дә, теле ачылмады. Пәкене ни­кадәр алырга теләсәләр дә, кулыннан ычкындырмады.

Хәзрәт килгәч, ул күзе берлән әллә нәрсә эзләнә баш­лады, кунакларга әллә нәрсә әйтергә теләде, ләкин әйтә алмады.

Өченче көнне хәзрәт, Коръән укып бетереп, янында утырып торганда: «Әти, кунаклар килде!» — дип, әтисене чакырып мәхдүм килеп керде. Бабайның күзе нурлан­ды; ул көлгән кеби булды; әллә нәрсә әйтергә теләгәне беленде, күзе берлән мәхдүмне чакырган кеби булды. Мәхдүм акыртын гына әтисе янына килде. Бабай тагы, күзенә әллә нинди мәгънәләр чыгарып, кулыны селкетә башлады. Мең бәла берлән кулыны күтәреп, мәхдүмгә таба төртте. Һәммә кешегә мәхдүмгә пәкесене, үзенчә, иң кыйммәтле булган мирасыннан — Сәлман Фарси пәке­сене бирергә теләвене аңлатты. Мәхдүм аптырап калды. Хәзрәт алырга кушты. Алды. Бабайның йөзенә көләчлек чыкты. Ул әллә нигә шатланган кеби булды. Тагы бик авыраеп: «Алла!..»— диде дә үлде.

Үзе казыган кабергә иртәгесен бөтен авыл җыелып күмде. Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты. Ике каен бер-берсе берлән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар.

Көзге ягъмурлы җилдә өйнең сылаганы изрәп, ул да йимерелде. Усал сыерлар, канауны йимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чык­ты. Кызыл миләшләрне җыяр өчен бөтен урам малайла­ры миләшнең ботакларыны сындырып бетергәнгә, ул да икенче елны яфрак ярмады. Корыды.

Бер ике-өч елдан Сөннәтче бабайның йорты уры­нында тормыш галәмәтеннән бернәрсә дә калмады. Ләкин зияраттагы ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте. Анлар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде; тавыш­лы-тынлы, кешеләр аңламый торган тормыш берлән яши башладылар.

Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Краткое описание документа:

Термин «тригонометрия» ввел в употребление в 1595 немецкий математик и богослов Варфоломей Питиск, автор учебника по тригонометрии и тригонометрических таблиц. К концу 16 в. большинство тригонометрических функций было уже известно, хотя само это понятия еще не существовало.

В тригонометрии выделяют три вида соотношений: 1) между самими тригонометрическими функциями; 2) между элементами плоского треугольника (тригонометрия на плоскости); 3) между элементами сферического треугольника, т.е. фигуры, высекаемой на сфере тремя плоскостями, проходящими через ее центр. Тригонометрия началась именно с наиболее сложной, сферической части. Она возникла прежде всего из практических нужд. Древние наблюдали за движением небесных светил. Ученые обрабатывали данные измерений, чтобы вести календарь и правильно определять время начала сева и сбора урожая, даты религиозных праздников. По звездам вычисляли местонахождение корабля в море или направление движения каравана в пустыне. Наблюдения за звездным небом с незапамятных времен вели и астрологи.

Автор
Дата добавления 10.06.2015
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров433
Номер материала 303558
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх