Инфоурок Математика Другие методич. материалыТөрле типтагы дәресләрне планлаштыру

Төрле типтагы дәресләрне планлаштыру

Скачать материал

Төрле типтагы дәресләрне планлаштыру

Безнең мәктәпләрдә укыту эше дәресләр формасында бара. Бу оештыру формасы үзенең башлангычын Ян Омос Коменскийдан ала. Методика һәм дәресләрне оештыру төрле илләрнең алдынгы педагоглары һәм методистлары тарафыннан камиләштерелде. Эшнең бу формасы үзен тулысынча аклады. Дәрес белән беррәттән экскурсияләр, практик эшләр һ.б. да кулланыла. Класстагы дәресләрдә алып барыла торган укыту эше балаларның укытучы биремнәре буенча өйдә үти торган мәҗбүри уку эшләре белән тулыландырыла.   Белемнәрне , осталыкларны  һәм күнекмәләрне үзләштерү буенча уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен, эшне билгеле эзлеклелектә алып бару кирәк. Укыту процесының законнары  һәм кагыйдәләре укытучыдан дәресләрне очраклы тәртиптә түгел, ә билгеле системада урнаштыруны  таләп итә.

        Әгәр укытучы алдагы дәресләрдә ни эшләргә кирәклеген белмәсә, әгәр ул бу дәрескә алдагы эшләр белән бәйлләнешсез генә якын килсә, дәресне дөрес оештырырга мөмкин түгел.

     Яхшы укытучы программаның тәмамланган һәм зур булмаган бер бүлеге буенча бөтен укыту процессын һәрвакыт җентекләп уйлый. Ул — программаның бирелгән бүлеге эчендәге бөтен дәресләр чылбыры яки системасының эзлеклелеген ачык итеп күз алдына китерә( мәсәлән, рус теле буенча билгеле сүз төркемен, дөрес язуның билгеле кагыйдәсен өйрәнү буенча билгеле тәртиптә бөтен дәресләр җыентыгын, географиядән билгеле географик өлкәне өйрәнү буенча барлык дәресләрнең  эзлекле чылбырын). Бары тик укыту фәненең, программадагы һәрбер теманың һәм кечкенә бүлекнең төп эчтәлегенә тирәннән төшенгәндә генә укытучы укучылар тарафыннан белемнәрнең, эшли белүләрнең  һәм күнекмәләрнең аңлы, тулы һәм нык үзләштерелүен тәэмин итә ала һәм шул вакытта гына  класс алдында торган тәрбия бурычларын уңышлы хәл итә ала.

       Димәк, һәрбер дәрес укыту процессында билгеле урын алырга һәм башка дәресләр белән бәйләнештә булырга тиеш.   

         Зур тема беткәннән соң, тулаем тема буенча кабатлау дәресе уздыру яхшы, бу дәрестә билгеле план буенча укучыларның белемнәренә тикшерү ясарга кирәк. Бу кабатлау дәресенә программаның элек үтелгән бүлекләреннән сорау да кертелә.

         Билгеле тема буенча яки программаның билгеле бүлеге буенча ничә дәрес, нинди дәресләр  һәм аларны нинди эзлеклелектә бирәчәген укытучы билгеләп куя. Хәзер инде һәр дәресне ничек төзү мәсьәләсе килеп  баса.

          Әгәр дәрес көтелгән  нәтиҗәләрне бирсә, ул яхшы дәрес булыр. Һәрбер дәрестән алынырга тиешле нәтиҗәне билгели белү укытучы өчен гаять дәрәҗәдә әһәмиятле. Икенче төрле әйткәндә аңа  һәрбер дәреснең максатын ачык итеп билгеләү әһәмиятле.

         Тәрбияви  укыту принцибы дәресләрдә белем бирү максатлары да , тәрбия максатлары да куелуын таләп итә. Җанлы укыту процессында алар аерылгысызлар. Алар бердәм хәлдә торалар. Мәсәлән, ана теле дәресендә балаларга сыйфат турында төшенчә бирү һәм сөйләмдә сыйфатның мәгънәсен күрсәтү максаты куелган. Бу – белем бирү максаты. Әлеге максатны чишү өчен, укытучы билгеле материал китерә. Материалның эчтәлеге, аның тематикасы тәрбияви әһәмияткә ия булып тора.

         Билгеле, биредә белем бирү максатлары да, тәрбияви максатлар да, бер үк вакытта, укыту эшенең бердәм процессында тормышка ашырылыр.

         Шулай да, дәресләрдә куела торган һәм куелырга тиеш булган максатларны карау уңай һәм тулы булсын өчен ,  белем бирү максатлары турында һәм тәрбия максатлары турында аерым- аерым әйтеп китү урынлы булыр.

          Белем бирү максатларына түбәндәгеләр керә:

         а) дәресләрдә билгеле белемнәр бирү: мәсәлән, яңа грамматик кагыйдәне белү, персонажларга булган характеристикасы белән яңа художестволы әсәрне , яңа математик кагыйдәне, яңа исәпләү алымын белү, билгеле тирихи вакыйгаларны белү, табигатьнең теге яки бу күренешләре турында төшенчә бирү һ.б.;бу максатлар программадан килеп чыгалар.

         б) билгеле күнекмәләрне үстерү : мәсәлән, билгеле грамматик кагыйдәне куллана белү, уку китабындагы өзекне дөрес, образлы итеп һәм йөгерек уку күнекмәсе, сөйләү һәм язу телендә билгеле алымнардан файдалану , билгеле математик гамәлне башкару, география буенча җавап биргәндә картадан файдалану күнекмәсе һ. б.:Бу максатлар да программадан һәм укуларның алдагы торышыннан килеп чыгалар;

         г)балалар тарафыннан белемнәрнең һәм күнекмәләрнең үзләштерелүен тикшерү һәм аларның җавапларының , язма, график һәм башка эшләрнең сыйфатын бәяләп, очраган ялгышларны аңлатып, тикшерелгән эшләрнең нәтиҗәләрен алар белән карап чыгу.

         Яхшы тәрбияле булу өчен белемле булырга кирәк. Тәрбия максатларын тормышка ашырганда без белемнәргә таянабыз. Әдәби әсәрләрне, тарихны , үз илеңдәге һәм башка илләрдәге халыкларның тормышын, табигать законнарын белү һәм башкалар— боларның барысы да укучыларның үз- үзләрен тотышларын юнәлтергә, әхлакый сыйфатларын ачарга мөмкинлек бирәләр. Белем алу өчен уку күнекмәләренең һәм класста уку материалын аңлатучы укытучыны тыңлый белү сәләтенең тәрбия бурычларын чишүдә нинди зур роль уйнаганы бик ачык аңлашыла.

         Шул рәвешчә, белем бирү максатлары дәрестә эшнең төп өлешен алып торалар. Шуңа күрә , өстенлек алып торучы белем бирү максатларына карап, дәресләрнең типларын билгеләү кабул ителгән дә.

         Шулай итеп, бер дәрестә без балаларга яңа тема, яңа мәсьәлә буенча белемнәр бирүне , яңа кагыйдәне, эшнең яңа алымын аңлатуны, икенчесендә— яңа белемнәрне ничек үзләштерүләрен тикшерүне , өченчесендә— күп кенә күнегүләр юлы белән тиешле күнекмәләрне камилләштерүне максат итеп куябыз. Әлбәттә, һәрбер дәрестә берничә максат була, ләкин аларның кайсы да булса берсе өстенлек алып тора. Шуннан чыгып , түбәндә ешрак очрый торган дәрес типлары билгеләнә:

1)    яңа белемнәр бирү дәресе

2)    белемнәрне ныгыту дәресе

3)    белемнәрне һәм күнекмәләрне куллану  дәресе;

4)    кабатлау дәресе

5)    белемнәрне тикшерү дәресе

6)    катнаш дәрес һ.б.

Ләкин теге яки бу типтагы дәресне оештырганда , шул типтагы дәрес өчен характерлы яклардан башка, анда укыту процессының башка элементлары булырга мөмкин түгел дип уйларга ярамый. Мәсәлән,  яңаны бирү дәресендә азмы- күпме кабатлау да , белемнәрне тикшерү дә була.

         Яңа белемнәрне бирү дәресенең төзелеше аның төп дидактик максатына карап ачыклана: яңа төшенчәләр бирү, өйрәнә торган  объектларның үзлекләрен билгеләү         , кагыйдәләр чыгару, алгоритм төзү һ. б. булырга мөмкин. Яңа белемнәрне бирү дәресенең төп этаплары түбәндәгечә төзелә:

— Тема һәм максатны ачыклау, уку эшчәнлеген дәлилләү

— белемнәрне актуальләштерү, яңа материалны кабул итүгә әзерлек

— яңа материал белән танышу

— беренчел кабул итү ,үзләштерү  һәм ныгыту

— өйгә эш бирү

— дәресне йомгаклау

         Белемнәрне ныгыту дәресенең  төп максаты – билгеле бер төрле осталык булдыру. Мондый төр дәресләрнең төп этаплары:

- өй эшләрен тикшерү, өйрәнгән материалны искә төшерү

- дәреснең темасын , максатын аңлату, дәлилләү

- алдагы дәрестә өйрәнгән материалны стандарт  шартларда  куллану

- алган белемнәрне яңа төрле шартларда куллану күнекмәләрен үстерү

- дәресне йомгаклау

- өй эше бирү

      Белемнәрне һәм күнекмәләрне куллану дәресендә төп максатлар берничә: белемнәрне туплау һәм төзәтү; биремнәрне һәм аларны үтәү ысулларын  анализлау. биремнәрне үзлектән һәм рациональ ысул белән башкару, үз-үзеңне тикшерә белү.Шул максатлардан чыгып, дәреснең этаплары билгеләнә:

- өй эшләрен тикшерү

- уку эшчәнлеген, белемнәрне практик максатларда куллануны искәртеп, дәлилләү; дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру

- практик биремнәр үтәгәндә кайсы кагыйдәне ничек итеп кулланырга кирәклекне искә төшерү

- укытучы күзәтүе астында биремнәрне үзлектән үтәү

- үтәлгән биремнәр буенча белемнәрне билгеле бер эзлеклелеккә салу, системалаштыру

- дәресне йомгаклау һәм өй эше бирү

         Белемнәрне , күнекмәләрне тикшерү һәм төзәтү дәресе һәр теманы яки кечкенә бүлекне үткәч уздырылырга тиеш. Эзлекле рәвештә катлаулана барган биремнәр ярдәмендә укучыларның белемнәрендәге кимчелекләрне ачыклау һәм бетерү максатыннан уздырылучы бу дәрес түбәндәге этапларны үз эченә ала:

- дәреснең максаты һәм бурычлары белән танышу, дәрес буенча төп инструктаж үткәрү

- белем һәм күнекмәләрнең элементар кагыйдәләрен белүне тикшерү

- кагыйдәләрне дәлилләү, үз мисалларың өстендә аңлату

- кагыйдәләрне стандарт күнегүләр чишкәндә куллана белүләрен тикшерү

- стандарт булмаган шартларда белемнәрне куллануны тикшерү

- дәресне йомгаклау

         Катнаш дәрес берничә дидактик максатлы дәрес булуы белән башкалардан аерылып тора. Катнаш дәреснең традицион һәм традицион булмаган  төрләренең төзелешләре белән танышып үтик.

Традицион катнаш дәреснең төзелеше:

- дәреснең темасы, максаты белән танышу

-өй эшләрен тикшерү

үткән материал буенча белемнәрне тикшерү

яңа материална аңлату

яңа материалны ныгыту

дәресне йомгаклау һәм өй эше бирү

Икенче төрдәге катнаш дәреснең төзелеше түбәндәгечә булырга мөмкин:

өй эшләрен тикшерү

алдан өйрәнгәннәрне тикшерү

дәреснең темасын, максатын аңлату

яңа материалны аңлату

Яңа материалны кабул итү

белемнәрне системалаштыру

өй эше бирү һәм дәресне йомгаклау

Катнаш дәреснең өченче төре модульле укыту алымына тартым (анда  берничә максат куела , тулы бер тәмамланган материалны үз эченә ала)

-темага керешне дәлилләүче әңгәмә (оештыру моменты)

- кереш тикшерү (өй эшләрен  яки алдан үтелгән материалны тикшерү)

- яңа материалны аңлату

- яңа аңлатканны ныгыту

- тәмамлау тикшерүе (дәрестә өйрәнгәннәр буенча тикшерү)

- үз- үзеңне тикшерү (рефлекция) Классның һәм һәр укучының эшенә бәя бирү, укучыларның дәрес турында фикерләре

Лекция- дәресләре теоретик  материалның төп өлешен бер дәрестә аңлатуны яки куллануны күздә тота. Лекция формасындагы дәресләр уздыру түбәндәге очракларда отышлы була:

яңа материал элек өйрәнгәннәр белән бәйләнешсез булса

үзлектән өйрәнеләсе материалның катлаулы өлешләрен тикшергәндә

берничә тема яки бүлек буенча билгеле бер төрдәге күнегүләр эшләр алдыннан

үткән материалны мәсьәләләр чишкәндә куллану

Бу типтагы дәресләрнең төп төзелеше түбәндәгечә булырга мөмкин:

Дәреснең темасын, максатын аңлатканда проблемалы ситуация булдыру

лекция барышында бу проблеманы чишү

лекцияне конспектлаштыру, төп кирәкле материалга аеруча басым ясау

конспектлар , схемалар ярдәмендә материалны яңадан эшкәртү

алган белемнәрне куллану

белемнәрне системалаштыру

үз-үзеңне тикшерүгә сораулар аша өй эшләре бирү, өстәмә әдәбият яки дәреслектәге биремнәр исемлеген бирү

Семинар – дәресләр вакытында төп теоретик материалны укучылар үзләре әзерлиләр һәм дәрес вакытында үз белемнәрен сөйләү, аңлату, үзара әңгәмә аша  күрсәтәләр. семинар дәресләр укучыларның аңлы рәвештә тикшерү күнекмәләрен арттыруга һәм сөйләм культурасын үстерүгә булышлык итә.Семинар дәресләр күп төрле булырга мөмкин: доклад, реферат яклау, иҗади язма эшләр әзерләү һәм яклау, билгеле бер тема буенча мәсьәләләр чишелешен аңлату, диспут , конференция һ.б. шундыйлар. Семинар- дәрескә әзерлек бөтен класс белән башкарыла, укытучы алдан ук дәреснең темасы ,максаты белән таныштырып куя, эш барышын планлаштыра; укучыларга , шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып, төрле биремнәр бирә;, өстәмә әдәбият исемлеге белән таныштыра  һәм һәр укучыга бүлеп бирә. аерым- аерым яки группаларда консультацияләр үткәрә. Укучылар ярдәмче искәрмәләр кулланып ("Ничек семинарга әзерләнергә", "Ничек чыгыш ясарга?") үзлектән өйрәнгән материалларын бергә туплап , чыгышка әзерләнәләр. Семинар- дәрес укытучының кереш сүзе белән башланып китә, ул дәреснең кыскача тәртибе, максаты һәм бурычлары белән таныштыра, нәрсәләргә аеруча басым ясарга кирәклеген аңлата, дәфтәрләргә нәрсәләрне язып бару турында яки башка төрле киңәшләрен бирә. Аннан соң укучылар чыгышлары тыңлана, укытучы аларның сорауларына җавап бирә һәм эшләрен бәяли, анализлый һәм дәрескә йомгак ясый

         Зачет- дәрес укучыларның белемнәрен тикшерү дәресенең бер төре булып тора. Зачетны уңай билгегә тапшыру өчен укучының мәҗбүри саналган барлык биремнәрне дә үти алуы кирәк. Әгәр берәр генә булса да бирем үтәлми калса , зачет яңадан тапшырылырга тиеш (Бу очракта укучы үзе эшли алмаган төрдәге биремне генә үти) Зачетның биремнәре укучыларга алдан билгеле булырга яки билгеле булмаска мөмкин. Зачетка мәҗбүри үтәлергә тиешле һәм (яхшы билге алу өчен) өстәмә биремнәр тәкъдим ителә. Башта укучыларның мәҗбүри үтәлергә тиешле биремнәре тикшерелә, аларны үтәп бетергәннән соң гына өстәмә биремнәргә керешергә була. Дәрес ахырында укытучы барлык эшләнгән биремнәрне исәпкә алып. йомгаклау үткәрә, билгеләр куя.

         Практикум- дәрес вакытында практик һәм лаборатор эшләр башкарыла, укучылар алган белемнәрен кулланып күрсәтәләр. Практикум- дәресләр эзләнү характерында, иҗади яки гомумиләштерү формасында булырга мөмкин. Укучыларның эшен группаларга бүлеп , һәр группага аерым бирем үтәүне максат итеп куярга кирәк.Төзелеше түтәндәгечә була ала:

* Тема, максат , бурычларны аңлату

* белемнәрне актуальләштерү

* уку эшчәнлеген дәлилләү

* инструкция –күрсәтмәләр белән таныштыру

* кирәкле дидактик материаллар, кулланмалар , кирәк булса, приборлар, җиһазлар белән танышу

* укытучы күзәтүе астында практик эшне башкару

* эшләгән эшкә отчет төзү

* эш нәтиҗәләре буенча әңгәмә уздыру,йомгаклау

         Экскурсия- дәресләр укучыларның белемнәрен тулыландыру, тормыш белән бәйләү, укуга уңай караш тәрбияләү максатыннан уздырыла. Экскурсия –дәресләрнең үткәрү формалары төрле – предприятие вәкилләре , музей хезмәткәрләре белән очрашу, тарихи урыннарга бару, кино-яки телеэкскурсияләр булырга мөмкин.

Нинди генә төрдәге экскурсия булса да төп төзелеше барлык экскурсияләрнең дә бертөрлерәк була:

\ Тема, максат , бурычларны аңлату

\ Белергә тиешле материалны искә төшерү(актуальләштерү)

\ Объектларны тикшерү, тикшерүләрне аңлап җиткерү

\ Белемнәрне системалаштыру

\дәресне йомгаклау һәм укучыларга шәхси биремнәр бирү

Бу төр дәресләрдән тыш әле дискуссия-дәресләр, консультация, театральләшкән, ярыш формасындагы, дидактик уен, эшлекле уен, рольле уен, берләшкән дәресләр булырга мөмкин.

 

Теләсә нинди типтагы дәресне планлаштырганда укыту процессының даими элементларын – үткәнне кабатлау, укучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерүне истә тотарга кирәк. Укучыларның сөйләү культурасы турында, аларны алган белемнәрен әйтә белергә өйрәтү( телдән һәм язма җавап бирү) һәм аларның мөсәкыйль эшли белүләрен камилләштерү турында да онытырга ярамый.

         Күнегүләр юлы белән белем һәм күнекмәләрне ныгытуны максат итеп алган дәресләрне планлаштырганда, бу эшнең нинди этапта торуын – шул белем һәм күнекмәне үзләштерүнең башындамы, шул процессның уртасындамы яки аның азагындамы икәнен һәрвакыт исәпкә алу аерата әһәмиятле. Материал һәм эш төрен сайлау, шул дәрестә укытучының укучыларга эштә ни дәрәҗәдә мөстәкыйльлек бирүе дә шуңа бәйле.

                   Дәреснең һәр өлеше өчен материалны алдан хәзерләп кую вакытка экономия ясарга мөмкинлек бирә һәм дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә бара, эштә ачык эзлеклелек балаларга кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә һәм аларның белемнәрне һәм күнекмәләрне яхшы үзләштерүләренә алып бара.

                   Дәресне һәм аңа әзерләнүне башка дәресләрдән аерым алып кына , яхшы итеп төзергә дә һәм уздырырга да мөмкин түгел. Программаның шул бирелгән темасы яки бүлеге буенча  үзара бәйләнгән бөтен дәресләр системасын күз алдында тотарга кирәк. Чираттагы һәрбер дәрес (программаның шул бирелгән бүлеге эчендә ) моннан алдагы дәресләрнең логик дәвамы булып торырга тиеш.

                   Шулай да дәрес планы нинди генә яхшы булмасын, дәрестә ул укытучыны бәйләп куярга тиеш түгел. Укытучы, төзелгән план буенча дәрескә  хәзерләнгәндә , дәреснеышанычлы һәм иркен алып барырлык һәм , дәрес вакытында планга(яки конспектка) карарга туры килмәслек дәрәҗәдә яхшы итеп хәзерләнергә тиеш. Әгәр укытучы әледән- әле үзенең планына караса, бу аның балалар белән җанлы бәйләнешен читенләштерер, аерым укучыларга карата игътибарлы булудан аны мәхрүм итәр һәм хәтта аның үзенең җанлы фикерен тоткарлар. Балалар моны сизәчәкләр. Планга богауланган , зирәк булмаган укытучы авторитетлы педагог булып чыкмаячак һәм ул дәресләрдә дисциплина түбән булачак.

                   дәрескә хәзерләнгәндә укытучының барлык дәрес материалын яхшы итеп өйрәнүе, балалар яттан өйрәнә торганны аның үзенең дә яттан белүе, үзенең сөйләвенә керткән шигырьләрне, цитталарны яттан белүе, чишелә торган мәсьәләләрнең шартларын һәм дөрес җавапларын белүе кирәк. Аның төшенчәләрнең билгеләмәләрен , кагыйдәләрнең әйтелешләрен төгәл белүе әһәмиятле. Укытучы укучыларга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәчәген һәм ул сорауларның  эзлеклелеген бөтенләй ачык итеп күз алдына китерергә , шулай ук өстәмә сораулар бирергә һәм укучыларның сорауларына җаваплар бирергә әзер булырга тиеш. Укытучы программа буенча укучылардан таләп ителгәнгә , дәреслектә бирелгәнгә караганда һәрвакыт күбрәк белергә тиеш.

                   Яңа укыта башлаучы укытучыга  хәзерләнгәндә консультация өчен тәҗрибәлерәк иптәшләренә мөрәҗәгать  итүдән тартынмаска кирәк. Мәктәптә эшли башлауның беренче көненнән үз-үзеңнең алдыңа таләпләр куярга кирә, укытучылыкның беренче елларында дәресләргә хәзерлек буенча барган киеренке һәм зур хезмәт алдагы вакытта уку эшен шактый җиңеләйтер.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Төрле типтагы дәресләрне планлаштыру"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Оператор очистных сооружений

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Безнең мәктәпләрдә укыту эше дәресләр формасында бара. Бу оештыру формасы үзенең башлангычын Ян Омос Коменскийдан ала. Методика һәм дәресләрне оештыру төрле илләрнең алдынгы педагоглары һәм методистлары тарафыннан камиләштерелде. Эшнең бу формасы үзен тулысынча аклады. Дәрес белән беррәттән экскурсияләр, практик эшләр һ.б. да кулланыла. Класстагы дәресләрдә алып барыла торган укыту эше балаларның укытучы биремнәре буенча өйдә үти торган мәҗбүри уку эшләре белән тулыландырыла.   Белемнәрне , осталыкларны  һәм күнекмәләрне үзләштерү буенча уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен, эшне билгеле эзлеклелектә алып бару кирәк. Укыту процесының законнары  һәм кагыйдәләре укытучыдан дәресләрне очраклы тәртиптә түгел, ә билгеле системада урнаштыруны  таләп итә.  

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 653 832 материала в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.01.2015 3311
    • DOCX 26.4 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирзянова Люция Ясавиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабирзянова Люция Ясавиевна
    Сабирзянова Люция Ясавиевна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 8
    • Всего просмотров: 13600
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 69 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 295 человек

Курс повышения квалификации

Развитие функциональной грамотности у обучающихся средствами математики

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 212 человек из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 859 человек

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель математики

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 97 человек

Мини-курс

Здоровые взаимоотношения: адаптация и развитие ребенка через привязанность и игрушки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 89 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Мини-курс

Психология общения: эффективное общение и решение конфликтов

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 835 человек из 78 регионов
  • Этот курс уже прошли 353 человека

Мини-курс

Эффективные стратегии продаж: воронка, агрегаторы и мессенджеры

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе