Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Туфан Миңнуллин иҗатында тематик төрлелек

Туфан Миңнуллин иҗатында тематик төрлелек

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Кереш

Әдәбиятның, сәнгатьнең мөмкинлеге һәм кодрәте чиксез киң. Без моны хәзерге заманның алдынгы иҗат вәкилләренең эшчәнлеге мисалында да ачык күрәбез. Минем дә яраткан драматургларым бар, әмма шулар арасында иң хөрмәт иткәнем, яратканым − Туфан Миңнуллин.

Туфан Миңнуллин − татар әдәбиятында әйдәп баручы драматург. Ул татар драматургиясе түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.

Туфан Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре, скетчлары белән килеп керә. Соңрак драматургия жанрының олырак формаларында да көчен сынарга керешә. Җитмешенче - сиксәненче елларда Туфан Миңнуллинның, драматург буларак иҗади йөзе тәмам формалашып, табигый талантының гамәли ачылып җиткән чоры дияргә мөмкин.

Бүгенге көндә ул – татар сәхнә әдәбиятының алгы сафында атлап, аны әйдәп баручы, аның үсешен иҗатында чагылдыручы драматург буларак билгеле. Аның оста каләме белән кырыктан артык исемдә драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә әкият-пьесалар иҗат ителгән. Боларның һәммәсе диярлек тамашачыда зур кызыксындыру уяткан һәм күп еллар буе сәхнәдән төшмичә, кайта-кайта уйнала килгән озын гомерле спектакльләр. Бу спектакльләр исемлегенә “Диләфрүзгә дүрт кияү”, 1972; “Ир-егетләр”, 1971; “Канкай углы Бәхтияр”, 1974; “Әлдермештән Әлмәндәр”, 1976; “Дуслар җыелган җирдә”, 1977; “Адәм баласына ял кирәк”, 1979; “Моңлы бер җыр”, 1981; «Монда тудык, монда үстек”, 1982; “Әниләр һәм бәбиләр”, 1983; “Яшьлегем - җүләрлегем”, 1978 һәм башка бик күпләр керә.

Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрнең абруе, уңышы, иң беренче нәүбәттә, аларда сурәтләнгән вакыйгаларның,кеше характерларының тормышчан чынлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Туфан Миңнуллин драматургиясе жанр, форма төрлелеге, пьесаларының халыкчан образлы, җор телдә язылуы, диалогларының тормыштагыча җанлы, табигый яңгыравы, композицион яктан җыйнак, төгәл, сәхнәгә кую өчен уңай булуы белән дә җәлеп итә. Язучы үз әсәрләрендә кеше характерының реалистик бөтенлегенә, табигыйлегенә ирешү өчен традицион сәхнә кануннарыннан, тел-сурәтләү чараларыннан оста файдалана, әйтәсе сүзен, фикерен тамашачыга үтемлерәк җиткерү өчен еш кына шартлы алымнарга да мөрәҗәгать итә.

Соңгы елларда Туфан Миңнуллин иҗатында яңа кызыклы әсәрләр барлыкка килде. Бу әсәрләрдә без яши торган чорның болганчык күренешләре һәм геройлары аша драматург киләчәкнең әхлаксызлыкка корылуына ишарә ясый.

Туфан Миңнуллин әсәрләренең кыйммәте – аларның әхлакый сафлык мәсьәләләрен үзәккә куюы. Язучы әледән-әле туып торучы әхлакый проблемаларны оста тотып ала белә, заманча яңгырашлы итеп сурәтли. Аның әсәрләрендә әхлакый проблемаларны тикшерү – татар әдәбиятында барган эзләнүләрнең юнәлешен ачыклау ул. Шушы яктан караганда фәнни хезмәтем актуаль яңгырашка ия булып тора.

Фәнни- эзләнү эшемдә төп максатым итеп мин Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын өйрәнү, ә бурычларым итеп аның татар драматургиясен үстерүгә керткән өлешен күрсәтү һәм иҗатында тематик төрлелекне ачыклауны алдым.









Туфан Миңнуллин иҗатында тематик төрлелек

Бүгенгә кадәр Туфан Миңнуллин гаять зур иҗади мирас тудырды.Аның күпчелеген драматургия әсәрләре алып тора. Язганнарының күплеге драматургның иҗат активлыгы турында сөйли. Бу драматургия тематика һәм проблематика ягыннан да, сәнгатьчә эшләнеш буенча да күптармаклы һәм бай. Анда бер-берсенә охшамаган йөзләрчә образлар, бер дә кабатланмый торган ситуация-хәлләр бар. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми.

Бу иҗатта темалар һәм проблемалар күптөрле. Шулай да аларны бер үзенчәлек берләштерә: аларның күпчелеге безнең көннәргә багышланган. Бүген бара торган хәлләр, бүген тормышыбызда туа торган, хәл итүне сорый торган мәсьәләләр... Т. Миңнуллин — чын мәгънәсендә бүгенге көн язучысы

Драматург сәхнә өчен кызыклы материалны тормышның төрле өлкәләреннән табып ала, яңадан-яңа фикерләр күтәрә. Туфан Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе - аның заман проблемаларына аерата сизгер булуы. Заманыбызның, тормышның кайсы гына ягына кагылмасын, Туфан аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли.

Үзенең тынгысыз сәнгатьчә эзләнүләрендә Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” исемле комедиясендә аеруча зур уңышка иреште. 1977 нче елда сәхнә күргән бу әсәр җитмешенче еллар татар әдәбияты һәм театрында күренекле бер вакыйга төсен алды. Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен Туфан Миңнуллинга, режиссер Марсель Сәлимҗановка һәм артист Шәүкәт Биктимеровка 1980нче елда Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Шушы киң танылган бу пьесаның төп уңышы андагы үзәк персонажга бәйле. Әсәр конфликты 91 яшьлек Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасында хасил булса да, һәм каршылыкка кергән бу ике көчнең һәркайсы мөстәкыйль күзалланса да, боларның нигезе бар. Мифик Әҗәл образы шул ук Әлмәндәр карт язмышына турыдан-туры бәйле, һәркемнең әҗәле үзенеке, ниндидер гомуми әҗәл юк.

Әлмәндәр үзенә, үзе тапкан матурлыкка, үзе төзегән тормышка алмаш эзләве белән дөньяның йөзен билгеләүче ил агасы, олы зат дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның үлеме − үлемсезлек булып яңгырый. Әҗәл булып Әҗәл дә: “Сез адәмнәр бәхетлеләр, үлә аласыз”, − ди. Бу сүзләрне Әлмәндәрнең үлемсезлегенә ышангач кына әйтергә мөмкин. Иртәме-соңмы, кеше бу дөньядан китә. Менә шушы котылгысыз, куркыныч булып тоелган мәсьәләне Т. Миңнуллин бөтенләй яңача чишә: яшәве мәгънәле булган кешенең үлеме дә мәгънәле. Ул − тормышның соңгы нәтиҗәсе. Пьесаның ахырында драматург “теге дөньяны” күрсәтә. Ләкин бу инде моңарчы без санап килгән әсәрләрдәге кебек, коточкыч урын түгел. Әлмәндәр карт анда фәрештәне шаяртып утыра, һәм пьесаның ахырында күз яшенә тыгылган тамашачы тагын елмаерга мәҗбүр була. Димәк, Әлмәндәр һаман кирәк әле, ул һаман кешеләрне елмайта.

Туфан Миңнуллин драматургиясенең эчтәлеген баеткан, торган саен көчлерәк яңгыраш ала барган тагын да бер юнәлешне аның милләт язмышын үзәктә тоткан әсәрләре тәшкил итә. Бу мирасның нигезендә яткан әхлак принциплары ул геройларны бизи, бай рухлы итә, яшәеш чыганакларын ачыклый.

Соңгы елларда драматург кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә алып сурәтләүдә, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлауда яңа баскычка күтәрелде.

Әниләр һәм бәбиләр”(1984) драмасында автор, бердән, бала анасына дан җырлый, аны Такташ дәрәҗәсенә җиткереп, шигърият итеп сурәтли. Икенчедән, җәмгыятьтә әхлак нормалары кими баруны конкрет өлкәдә- яңа туган сабыйга караш- мөнәсәбәт ягыннан килеп ачып күрсәтә. Авторның төп фикерен җиткерүдә, ”ана” дигән исемнең бөеклеген раслауда, оптимистик караш уздыруда әсәрдә унбер бала анасы Гөлфинә образы баш рольне уйный.

Драманың бу төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга. Бишек җыры метафорик образ дәрәҗәсенә җиткерелгән. Ул милли гадәт- йолаларның кешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра. Үткәндәге ике Ананың шартлы образлары, бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар, казакъ, рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә: “Бишек җырларын онытмаган очракта гына милләт яшәячәк”,- диелә әсәрдә.

Безнең халыкта гаилә тәрбиясен элек – электән югары куйганнар. Егет белән кызны ярәшкәндә аларның холкын, ата- анасын, нәсел- нисбәтен исәпкә алганнар. “Анасына карап, кызын коч, атасына карап, улын коч” дип фикер йөрткән безнең халык. Ә инде, бәхетсезлек килеп, гаиләдә ата яки ана үлеп китсә, холкы – фигыле яхшы, игелекле ир яки хатынны димләп, балаларны ятимлектән коткарырга тырышканнар. Кызганычка каршы, заманалар агышы гасырлар дәвамында формалашып килгән гореф- гадәтләрнең нигезен какшатып җибәрде.

Т.Миңнуллин бу фикер сызыгын дәвам итә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда күрә. Моны ул ачык итеп “Илгизәр плюс Вера” (1992) пьесасында чагылдыра. Бу пьесасында ул гаиләне мәхәббәткә корып тергезә. Ләкин бу гаилә ни үзләренә, ни әти- әниләренә, ни туган-тумачага бәхет тә, шатлык та китерми. Чөнки яшьләр гаилә төзүгә бик җиңел, бер төрле уен итеп кенә караганнар. Ата-ана да вакытында тиешле сабагын бирергә кирәген тапмаган, тиз-тиз туй оештырылган. Өлкәннәр сүзен тыңларга, аларга хөрмәт белән карага өйрәтелмәгән яшьләрнең гаиләсе җимерелә. Бу гаиләнең тагын бер четерекле ягы шунда: ул ике милләт вәкилленнән, татар һәм рустан тора. Соңгы елларда башка урыннарда катнаш гаиләләр күренә башласа да, Туфан Миңнуллин гәүдәләндергән авылда ничәмә- ничә гасырлар бергә дус һәм тату яшәп тә, катнаш туй ясаучы булмаган. Элекке бабайлар күңелләре һәм рухлары белән мондый эшнең хәерле булмасын тойганнар. Автор фикеренчә, заманның агышы, холык-гадәтләр бозылуы белән күзләре томаланган өлкәннәр дә балалыктан чыгып җитмәгән яшьләргә тиешле акыл һәм юнәлешне бирә алмыйлар.

Гаилә нигезе − бала. Балага нинди исем кушарга? Ничек итеп, татар улы була торып, Илгизәр улына Иван исеме кушарга рөхсәт биргән?! Ә икенче яктан карасаң, Вера да кеше ич, аңа да бала газиз! Минемчә, Илгизәр бу адымны уйламыйча башкарган, киләчәктә үкенәчәген күз алдына да китермәгән. “Җан тартмаса, кан тарта”, − дип, юкка гына әйтмиләр, кеше олыгая барган саен, үз ягына таба авыша башлый. Татарлар намаз укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә. Ә руслар чиркәүгә тартыла. Шул рәвешле, руслашу кебек безне йота баручы процессны объектив һәм дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәрнәрсәне, хәтта һәркемнең үз шәхси эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән, үлчәп хәл итәргә чакыра. Әйе, аларның бозылуы юньлегә илтми, киресенчә, төрле каршылыклар, хәтта фаҗигаләр туарга мөмкин.

Шәҗәрә” драмасында (1998) татар милләтенең элеккеге тарихында тулы бер катлам тәшкил иткән морзалар язмышы күрсәтелә. Гасырлар дәвамында формалашкан, татар тарихында тирән эз калдырган, рухи тормышында да яхшысын да, яманын да эшләп зур роль уйнаган катлам. Асылда татарның зыялы катламы. Шулар әсәрдә Сәетбәков фамилиясен йөртүче морза нәселенең җиде вәкиле язмышын сурәтләү ярдәмендә ачыла. Әсәрдә тасвир ителгән һәр фатир – бер гаилә тарихы. Әсәр ахырында бу нәселнең туганлык җепләре ныгуына ишарә татар халкының берләшүенә, дус–тату яшәвенә өмет уята.

Оешып килүче язмыш, шәхеснең формалашу юлы, үзенчәлекле характерда ачык чагылган гражданлык намусы... Болар драматургның беренче әсәрләрендә үк башланып, һаман саен тәэсирлерәк һәм мәгънәлерәк гәүдәләнеш таба бара. Мәсәлән, шул җәһәттән “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә” һәм “Хушыгыз!” драмаларыннан торган трилогия әһәмиятле. Персонажлары бер үк булуы белән генә түгел, куелган мәсьәләләре ягыннан да алар бер-берсенең дәвамын тәшкил итәләр. Игътибар үзәгендә кешенең тормышта үз урынын ничек итеп дөрес билгеләргә тиешлеге мәсьәләсе тора. Ул “Миләүшәнең туган көне” драмасындагы кичә студент дуслар булган, бүген мөстәкыйль тормышка аяк баскан иҗат яшьләре өчен бик җитди һәм катлаулы. Инде гомер юлларының уртасына җитеп килгән шул ук геройлар “Дуслар җыелган җирдә” пьесасында (1978) бу мәсьәләнең әле дә хәл ителеп бетмәгәнен, үзләре өчен мөһим икәнен күреп аптырашта калалар, тирән кичерешләргә төшәләр. Ә инде трилогиянең соңгы кисәге булган “Хушыгыз!” драмасында (1992) без яшәгән җәмгыятьнең кешелексезлеге, аерата сәнгать кешесенә битарафлыгы, хәтта рәхимсезлеге күрсәтелә.

Кешенең кеше буларак аякка басуын, рухи ныгуын, ягъни шәхеснең формалашуын күрсәтү иҗатының буеннан-буена килә. Бу темага караган әсәрләр (“Миләүшәнең туган көне”, “Китәр юлың еракмы?”, “Адәм баласына ял кирәк”, “Монда тудык, монда үстек”, “Эзләдем, бәгърем, сине” һ. б.) тулы бер стиль һәм фикер юнәлеше тәшкил итә. Гади, гадәти көндәлек хәлләрне, еш кына гаилә эчендәге вакыйгаларны сурәтләү ярдәмендә драматург бүгенге яшәешнең катлаулы булуын, аерым кеше язмышының халык язмышы белән аерылгысыз бәйләнешен, кеше рухы нинди байлык һәм көч тәшкил итүен чагылдыра. Кеше белән җәмгыять арасындагы,аерым шәхесләр, төрле һөнәр вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы нидән гыйбарәт? Бүгенге шартларда нинди әхлак принциплары өстенлек итә, итәргә тиеш һәм итәчәк? Әхлакый-этик нормаларның нигезе кайдан килә, никадәр тормышчан һәм тотрыклы? Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның дустанә булуы нәрсәләрдән оеша? Менә шул һәм шундый башка сорауларга җавап эзләү бер омтылыш төсен ала. Бүгенге кешенең, замандашыбызның әхлакый йөзе нинди? Нинди булырга тиеш? Т. Миңнуллинның дөньяны, яшәешне аңлавында һәм күзаллавында нигез ташы булып әнә шул ята.

Т. Миңнуллин драматургиясендәге икенче юнәлешне инде үзаңы формалашкан, ныгыган шәхесләр образларын үзәккә куйган пьесалар тәшкил итә. Мондый геройлар — иҗтимагый тормышта үз урыннарын тапкан, үз вазифасын һәм бурычларын яхшы аңлаган кешеләр.

Бу юнәлешкә мисал итеп “Үзебез сайлаган язмыш” драмасын (1972) китерергә мөмкин. Пьеса мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә тирән хөрмәт белән сугарылган. Бер үк вакытта анда шул чорда мәктәпләрдә чәчәк аткан кимчелекләр дә кире кагыла.

Үзәккә яшәү принциплары ачык аңлаешлы булган, дөреслек хакына көрәш башлаган герой куелган. Мәктәпнең яңа, яшь директоры Илгиз Туктаров ныклы гына тамыр җибәреп өлгергән иске тәртипләргә каршы сугыш ача. Ләкин күнегелгән гадәтләр һәм искелек, күз буяу шактый көчле, аларны тырышып яклаучылар бар. Мәсәлән, завуч Мөнирә кебекләргә шулай эшләве дә, яшәве дә җиңел, күнегелгән. Укытуның сыйфаты түбән булса да, өлгереш процентын югары итеп күрсәткәнгә күрә, мәктәп моңарчы районда алдынгылар рәтендә йөргән. Ә моның мәктәпне тәмамлап, аттестат алганнарга, ләкин чынлыкта надан калганнарга никадәр кыйммәткә төшүе турында берәү дә уйлап карамаган. Әнә яхшы укучылар рәтендә йөргән, аттестатында гел бишлеләр булган кичәге бер укучы аттестатын кире җибәргән: укытучыларына ышанып ул югары уку йортына имтихан тоткан. Ләкин беләм дип йөргән фәненнән түбән билге алган. Аның кичәге укытучыларына, алар биргән белемнәргә ышанычы какшаган. Яңа директор мондый ялганнарга чик куярга тели. Аны баштарак хәтта Нариман кебек намуслы һәм тәҗрибәле карт укытучы да акламый. Искелек яклылар көрәштә җиңәләр кебек: яшь директорны моннан күчеп китәргә мәҗбүр итәләр. Шулай да әхлакый җиңү аның ягында, һәм үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә башлый: Фасил кебек һәрвакыт битарафлык ягын каерган укытучылар йокыларыннан уяна. Искелеккә һөҗүм ясала. Шәйхаттаров кебек бик тә үзенчәлекле җитәкче, башаягы белән эшкә чумган колхоз рәисе дә Туктаровтагы намуслылыкны һәм гаделлек көчен күреп ала, аны яклый, эшенә кире кайтару өчен тырыша башлый. Көрәшнең эчтәлеге тагын да зурая, аның иҗтимагый әһәмияте арта.“Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы өчен Т. Миңнуллин яшьләрнең Муса Җәлил исемендәге бүләгенә лаек булды.

Драматург нык иманлы герой образларын иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләрендә яңадан-яңа уңышларга иреште. Мондый әсәрләренең күренеклеләреннән берсе “Ай булмаса, йолдыз бар” исемле мелодрамасы булды. Персонажлаштырылган автор монда үзенең әдәби герое белән тартыш алып бара. Автор төп герое Мәдинә Сафина алдына авыр сынауларны бер-бер артлы куя тора: яраткан һәм нык ышанган иренең хыянәте дисеңме, бердәнбере булган кызының һәлакәтеме, соңыннан үзенең дә, әнисе кебек үк, сукыраюы дисеңме — берсе дә калмый. Ләкин Мәдинә бирешми. “Зуррак кайгыларга түзгән, кеше булып калган кешеләрне беләм мин,— ди ул.— Минем юлымда сез миңа кайгы китергән кешеләрне, көтелмәгән бәхетсезлекләр очраттырдыгыз. Әмма белегез, кеше кешеләр арасында яши. Берәүсе этеп екса, унысы тартып торгыза. Кешедәге көч ул үзе уйлаганнан күбрәк”.

Автор бәхәсне оттыра, кешедәге рухи көчнең зурлыгын таный. Ихтыяр көче сынмый торган кешеләрнең җир өстендәге һәм тормыштагы урынын күреп соклана, бу хатынның ныклыгы алдында баш ия. Шул рәвешчә, Мәдинә үз язмышына үзе хуҗа була алган кешеләрнең җыелма образы төсендә гәүдәләнә.

1977 нче елда язылган бу әсәре өчен Т. Миңнуллинга Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. Драма русчага тәрҗемә ителеп, «Театр» журналында басылып чыкты (Мәскәү, 1979, 6 нчы сан), башка халыклар театрларында уйнау өчен тәкъдим ителде.

Шулай итеп, әдәби тәнкыйтьтә Туфан Миңнуллин иҗатына битарафлык юк. Аның әсәрләре бик күп язучыларны, тәнкыйтьчеләрне дулкынландыра, рухландыра. Әдәби-тәнкыйди чыгышларда Туфан Миңнуллин әсәрләренең тормышчанлыгы, милләт язмышын күпкырлы итеп сурәтләве, һәрберсенең мөһим әхлакый мәсьәләләрен үзәккә алуы ассызыклана.



Йомгаклау


Драматург Т.Миңнуллин тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә аның геройлары күңелдә тирән уелып кала. Алар төрле профессия кешеләре: эшчеләр, укытучылар, иҗат кешеләре, фән эшлеклеләре, нефтьчеләр, студентлар, табиблар, фронтовиклар һәм милиция хезмәткәрләре. Т. Миңнуллинның барлык әсәрләре өчен уртак сыйфат– кешеләргә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт.

Т.Миңннуллинның иҗатына сокланучы, аның әсәрләре белән горурланучы кешеләр бик күп. Аңа үҗәтлек, тырышлык тумыштан бирелгән, ул аны үзенең күпьеллык иҗаты белән яшәү рәвеше белән раслап килә. Ул тормышның эчендә кайный, кырыс чынбарлыктан илһам ала. Шуңа күрәдер дә инде Т. Миңнуллинның әсәрләре укучының, тамашачының күңеленә бик тиз үтеп керә һәм мәңгелеккә саклана.

Әдипнең тормыштагы миһербансызлыкка, күңел катылыгы арта баруга һәм кешене кеше итә торган хисләрне санга сукмау кебек кимчелекләр булуына йөрәге әрни. Ул һәрвакытта да гомумкешелек проблемаларына мөрәҗәгать итәргә тырыша, аерым бер шәхеснең язмышы аша кешеләрне дулкынландырган, борчыган җитди мәсьәләләргә мөрәҗәгать итә. Кешенең күңел дөньясында тирән яшергән серләрен эзләп, вакыйгаларның, шәхеснең әхлагына тәэсир итүен, аерым кеше язмышын халык язмышы белән аерылгысыз бәйләнешне чагылдыра. Т.Миңнуллинны иң кызыксындырган тема - җәмгыять һәм кеше, җәмгыять һәм әхлак, кеше һәм әхлак мөнәсәбәтләре. Шушы мәсьәләләрне ул һәрвакытта да үзәккә куя.

Әйе, үзе исән чакта ук классикка әверелгән Туфан Миңнуллинның һәр яңа әсәре укучыны, тамашачыны уйландыра, шатландыра.Аның һәр әсәрендә нәрсә әйтергә теләгәне ачык тоемлана, аларда нәкъ безнең кебек персонажлар яши, безнеңчә гамәлләр кыла, эзләнә, уйлана. Минемчә, Т.Миңнуллинның башка драматурглардан өстенлеге, уңышының сере дә нәкъ менә шунда.

Библиография

  1. Әхмәдуллин А. Офыклар киңәйгәндә. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.-Казан: Тат.кит.нәшр., 2002.-239 б.

  2. Әхмәдуллин А. Ничек сурәтләргә сине замандаш? // Хәзерге татар драматургиясенең кайбер мәсьәләләре.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1976.-152 б.

  3. Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш.-Казан:Тат.кит.нәшр., 1980.-304 б.

  4. Билалова И. Театр яктылыкка, нурга илтә // Татарстан.-1991.-№ 12.-27 б.

  5. Вәлиев М. Уңай герой – төп юнәлеш // Казан утлары.-1985.-№8.-164 б.

  6. Галиев Ш. Югалмас сүз // Казан утлары.-1995.-№8.-6 б.

  7. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Беренче китап.-Казан:Мәгариф, 2002.-223 б.

  8. Миңнуллин Т. Ай булмаса, йолдыз бар: Пьесалар.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1996.-407 б.

  9. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 4 том.-Казан: Тат.кит.нәшр., 2002.-415 б.

  10. Миңнуллин Т. Утырып уйлар уйладым. Көндәлекләр.-Казан: Тат.кит.нәшр., 2001.-315 б.

  11. Миңнуллин Т. Монда тудык, монда үстек: Пьесалар.-Казан :Тат.кит.нәшр., 1985.-464 б.

  12. Миңнуллин Т. Яктылыкка, нурга илтә // Казан утлары.-1985.-№9.-145 б.

  13. Мөхәммәдиев Р. Тормыш дәвам итә // Казан утлары.-1983.-№1.-162 б.

  14. Нуруллин И. Кеше һәм драматург // Мирас.-1995.-№10.-53 б.

  15. Проблемалар үзәгендә-кеше.-«Казан утлары» журналы редакциясендә түгәрәк өстәл янында сөйләшү // Казан утлары.-1991.-№10.-145 б.

  16. Татар драматургиясе (1960-1980еллар) // Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты(ТаРИХ), 2003.-495б.

  17. Совет Татарстаны язучылары // Библиографик белешмә.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1986.-639 б.

  18. Шәймиев М. Аны халык ярата // Казан утлары.-1995.-№8.-136 б.







Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 21.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров583
Номер материала ДВ-085260
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх