Тема: “ Туган җирем – Татарстан ” бүлеге буенча мөстәкыйль эш.
Максат:
1.
“ Туган җирем – Татарстан ” бүлеге буенча алган белемнәрне тикшерү;
2.
“ Туган җирем – Татарстан ” бүлеге буенча алган
белемнәрне гамәли куллана белү; хәтер һәм игътибарлылыкны үстерү; үзлектән
эшләүгә ирешү;
3.
Укучыларда туган як, Татарстан Республикасына карата уңай караш формалаштыру.
Укыту методлары: тикшеренү
Дәрес төре: контроль дәрес
I. Оеш.
моменты.
Укытучы:
Исәнмесез, укучылар.
Укучылар: Исәнмесез, укытучы апа,
хәерле көн!
Мотивация.
Укытучы:
Хәерле көн, укучылар!
Хәерле көн һәммәбезгә.
Белем үрен яулаганда
Уңыш юлдаш булсын безгә.
Гел «5» леләр алып торыйк
Өлкәннәрне сөендерик.
Шушы изге теләк белән
Хәзер дәрескә керик.
Укытучы: укучылар, тәрәзәгә карагыз әле,
бүген һава торышы нинди?
Укучылар: бүген көн кояшлы, салкынча, җил
исми. Температура -5 градус салкын.
Укучылар: рәхмәт, укучылар.
Укытучы: укучылар, ә хәзер тактага
карыйбыз. Сезнең каршыгызда хәрефләр җыелмасы бирелгән. Ләкин сузык авазлар
төшеп калган. Әйдәгез, без сезнең белән шушы ( Ө, Ә, Ы, Э) сузык авазларны
куеп чыгыйк әле. Нинди сүз килеп чыгар икән? Шуннан соң бүгенге дәресебезнең
темасын да белербез.(М…СТ…К..ЙЛЬ …Ш).
Укытучы: Димәк, укучылар, нинди сүз килеп
чыкты?
Укучылар: Мөстәкыйль эш.
Укытучы: Әйе, укучылар, бүгенге дәрестә без «“
Туган җирем – Татарстан ”» бүлеге буенча мөстәкыйль эш эшләрбез. Ә хәзер уйлап карагыз әле, дәрестә нәрсәләр эшләрбез?
Укучылар: биремнәр эшләрбез, кагыйдәләрне
кабатларбыз, хикәя төзербез.
Укытучы: бүгенге дәресебезнең максаты «“ Туган җирем – Татарстан ” » бүлеге буенча алган белемнәрне
тикшерү; алган белемнәрне гамәли куллана белү;
II. Актуальләштерү.
1) мөстәкыйль
эш белән таныштыру;
2) эш
төрләре буенча кагыйдәләрне искә төшерү.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1) мөстәкыйль
эшне үзлектән башкару
IV. Йомгаклау.
-
Укучылар, без бүген дәрестә кайсы бүлекне
йомгаклап мөстәкыйль эш эшләдек?
-
Безнең Республика нинди?
-
Республикабызда нинди милләтләр яши?
V. Өй эше. «Татарстан
Республикасы » темасына кроссворд
төзергә.
VI. Рефлексия.
6 нчы сыйныф.
Татар теле
Рус төркеме.
“
Туган җирем – Татарстан ” бүлеге
буенча мөстәкыйль эш.
I
вариант.
1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.(Переведите
слова).
Родина -...
Национальный - ...
Страна -...
Мир - ...
2.Сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырып, җөмлә
төзеп языгыз. (Составьте предложения из данных слов).
1) әзерләдек, концерт, аларга, без.2) Бар ,
калын, далалар, тигез, урманнар, Татарстанда. 3)күпмилләтле, Татарстан,
Республика.
3. Ситуатив күнегү. Дустыгыздан сорагыз.
(Спросите у друга).
- Какие реки протекают через Татарстан.
- кто первый президент Республики Татарстан?
4. Җәя эчендәге
саннарны сүзләр белән языгыз.(Напишите цифры словами).
Казаннан Әлмәткә кадәр (279)
километр. Авылдан Мамадышка кадәр (50) километр. Чистайдан Казанга кадәр (2)
сәгать барырга кирәк.
5. Чистай шәһәре турында кечкенә хикәя
языгыз (6 җөмлә). Напишите небольшой рассказ о Чистополе (6 предложений).
6 нчы сыйныф. Татар
теле
Рус төркеме.
“
Туган җирем – Татарстан ” бүлеге
буенча мөстәкыйль эш.
I I
вариант.
1.Сүзләрне тәрҗемә итегез.(Переведите
слова).
Родная земля - ...
Народ -...
Государство -...
Столица -...
2.Сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырып, җөмлә
төзеп языгыз. (Составьте предложения из данных слов).
1)аркылы, ага, елгалар, зур, Татарстан. 2)
Очрый, бүреләр, урманнарда, аюлар, төлкеләр, пошилар.3) Республика, бай,
Татарстан.
3. Ситуатив күнегү. Дустыгыздан сорагыз.
(Спросите у друга).
- Люди каких национальностей живут в
Татарстане;
- какие большие города есть в Республике
Татарстан?
4.Җәя эчендәге саннарны сүзләр белән языгыз.(Напишите
цифры словами)
Чистайдан Казанга кадәр (127) километр.
Авылдан Әлмәткә кадәр (70) километр. Чистайдан Чаллыга кадәр (3) сәгать
барырга кирәк.
5. Татарстан Республикасытурында кечкенә
хикәя языгыз (6 җөмлә). Напишите небольшой рассказ о Республике Татарстан (6
предложений).
Бәяләү
нормалары
№
|
Эш төре
|
Бәяләү
|
1.
|
Сүзләрне тәрҗемә итү
|
Һәр дөрес эшкә 1 балл.
Дөрес булмаган эшкә 0
балл. Орфографик хата өчен 0,5 балл
киметелә.
Максималь
балл -4 балл
|
2.
|
Җөмләләрне дөрес тәртиптә төзү
|
Һәр дөрес эшкә 2 балл.
Дөрес булмаган эшкә 0
балл. Орфографик хата өчен 0,5 балл
киметелә.
Максималь балл – 6 балл.
|
3.
|
Ситуатив күнегү
|
Дөрес җөмләгә 2 балл.
Әгәр җөмлә бөтенләй
дөрес булмаса 0 балл.
Орфографик хата өчен 0,5
балл киметелә.
Грамматик хата өчен 0,5
балл киметелә.
Максималь балл – 4 балл.
|
4
|
Саннарны сүзләр белән язу
|
Һәр дөрес эшкә 1 балл.
Дөрес булмаган эшкә 0
балл. Орфографик хата өчен 0,5 балл
киметелә.
Грамматик хата өчен 0,5
балл киметелә.
Максималь балл – 3 балл.
|
5
|
Хикәя төзү
|
Хикәя язылса, хаталардан
чыгып,1- 3 балл куела. Бу биремгә аерым билге куела.1б.- “3”ле, 2б.-“4”ле,
3б.- “5”ле билгеләре.
|
|
Гомуми нәтиҗә
|
16-17 балл –“5” ле билгесе
11-15 балл –“;2ле билгесе
8 – 10 балл –“3” ле билгесе
8 баллдан кимрәк –“22ле билгесе
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.