Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Туган авылым - мирас сандыгы"

"Туган авылым - мирас сандыгы"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

Кодаш урта гомуми белем бирү мәктәбе









Туган авылым –

мирас сандыгы





Башкарды: Галиуллина Айгөл,

11 нче сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Янгирова Л.Ф.,







Кодаш , 2011 нче ел.

Эчтәлек

1. Кодаш авылының кыскача тарихы һәм исеменең килеп чыгышы

2. Авылдагы кеше исемнәрен һәм кушаматларын өйрәнү;

3. Авылыбызга кагылышлы топонимнарны өйрәнү;

4. Авылда сакланган гореф – гадәтләрне өйрәнү;

5. Авылдашларыбызның авыл иҗаты үрнәкләрен җыю













































Бөгелмә төбәгендә татар авыллары әллә ни күп түгел. Шулар арасыннан иң борынгысы, иң бай тарихлысы безнең Кодаш авылыдыр, мөгаен. Зәй елгасына коючы Кодаш суы буена урнашкан, тирә-ягы даһи рәссам картиналарына керерлек галәмәт биек һәм олпат таулар белән уратып алынган авылыбызның яшәү тарихы 260 елдан артык.

Авылыбызның килеп чыгышы күршедәге тагын да борынгырак Карабаш бистәсенә бәйле. Болгар дәүләтенең гаскәр җитәкчесе Карабаш XII гасыр башларында бу төбәккә би итеп җибәрелә.

XVIII гасыр урталарында патша указы белән Казан - Оренбург-Уфа юлы төзелә башлый. Ил күләмендә әһәмияткә ия булган бу олы юл Карабаш авылы аша да үтә. Шунлыктан тегеләй дә болай бертуктаусыз йөреп торган кәрваннар, патша гаскәрләренә ат яки олау таләп итеп, аерым юлаучылар исә, ашатып яисә кундырып чыгаруны үтенеп, Карабаш кешеләрен интектереп – туйдырып бетергәннәр. Менә шушы мәшәкатьләрдән котылу өчен, Карабаш бинең ерак оныгы Кодаш җитәкчелегендә бер төркем кешеләр Зәй елгасының уң як яр буена, аннары Аю куагы дигән урынга һәм, әлеге ерткычлар бик еш бимазалый башлагач, ниһаять таулар уртасындагы елгалы урынга күченеп утырырга мәҗбүр булганнар. .

Тарихи документлар раславынча, 1746 нчы елның җәендә Нәдер волостендә үткәрелгән ревизия вакытында 2 йорты булган Кодаш авылы да теркәлә. Бу турыда Үзәк дәүләт архивының Борынгы актларында 350 нче фондның 4651нче китабында язмалар бар.

Авылыбызның бай тарихы өч бүлмәдән торган меңнән артык экспонаты булган туган якны өйрәнү музее материалларында чагыла. Материаллар һәм экспонатлар туплауда без, мәктәп укучылары, бик теләп катнашабыз.

Һәрбер уку елында эшебезне ниндидер бер юнәлештә оештырабыз. Узган ел Бөек Ватан сугышының 65 еллыгына, узган уку елында үзебезнең Муса Җәлил исемендәге җаваплылыгы чикләнгән авыл хуҗалыгы җәмгыятенең уңышларына һәм алдынгыларына багышланган материаллар туплаган идек. Быелгы уку елында авылдашларыбызның авыл иҗаты үрнәкләрен, гореф – гадәтләрен өйрәнүне максат итеп куйдык.

Түгәрәк җитәкчебез Наил Әмир улы Мөэминов һәм татар теле укытучысы Ләйсән Фирдәвес кызы Янгирова җитәкчелегендә музейны авылдашларыбызның иҗат җимешләре, гореф – гадәтләре турындагы материаллар белән тулыландыру эшенә тотындык һәм байтак материаллар тупладык. Җыелган материаллардан “Туган авылым – мирас сандыгы” дигән циклга тематик альбомнар ясау эшенә керештек.

Өлкән буын авылдашларыбызның тормыш тәҗрибәсен өйрәнү буенча эш 4 юнәлештә алып барыла:

I юнәлеш – авылдагы кеше исемнәрен һәм кушаматларын өйрәнү;

II юнәлеш – авылыбызга кагылышлы топонимнарны өйрәнү;

III юнәлеш – авылда сакланган гореф – гадәтләрне өйрәнү;

IV юнәлеш – авылдашларыбызның авыл иҗаты үрнәкләрен җыю.

Эшебезне әби-бабайларның, әти-әниләрнең, үзебезнең исемнәребезнең нинди мәгънәгә ия булуын, килеп чыгышын өйрәнүдән башладык. Чорларга бүлеп 450гә якын кеше исемен өйрәндек һәм шуны ачыкладык: авылыбыз халкы элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган. Анда бигрәк тә мәгънәләре халыкка аңлаешлы, матур яңгырашлы гарәп, гарәп-фарсы исемнәре киң таралган булган. Аларның күбесе революциягә кадәр, ислам дине көчле чакта үтеп кергән һәм сакланып калган. Болар: Сөнгатулла ( Аллаһ һөнәре) – 9 кешедә, Хөснулла (Аллаһның күркәмлеге) – 6, Талип (шәкерт) – 8, Саҗидә (саҗидә кылучы, баш июче) – 10, Саимә (ураза тотучы) – 7 кешедә.

Икенче төркем киң кулланылган исемнәр – кешенең йөз һәм холкын күрсәтүче күркәм сыйфатларын белдерә. Әнисә (якын дус) – 8, Шәмсия (кояш кебек, кояшка охшаган) – 5, Кәрим (газиз, кадерле) – 6, Миңсылу – 10, Минзифа – 8, Тәслия (куаныч) – 5, Камал (һәрьяктан җитешкән, камил) тамыры белән ясалган исемнәр – Гыйльмекамал, Хөсникамал, Шәмсекамал, Маһикамал, Сәрбикамал, Минкамал, Нурлыкамал.

Югарыда саналган исемнәр 20 – 50 нче еларда туган кешеләрдә бик еш кулланылган. Шушы елларда иң сирәк кулланылган исем – Гашрәтбикә (мәгънәсе “кич вакытта туган кыз бала”). Бу исем югарыда әйтеп үтелгән

елларда гына түгел, гомумән, революциядән соңгы Кодаш авылында без ачыклаган бер генә тапкыр кулланылган бердән-бер исем .

60-80нче елларда авылыбызда Марат, Марс, Альберт, Венера, Флера, Роза кебек рус теленнән һәм рус теле аша көнбатыш Европа телләреннән кергән исемнәр хас булса, хәзерге вакытта исемнәргә караш җитди үзгәргән.

Авылда яшәүче 1990 нчы елдан соң туган 120 баланың исемнәрен анализлау шуны күрсәтте: соңгы 20 елда Әлфия, Айсылу, Айгөл, Нияз, Азат, Алмаз, Айназ, Таңсылу, Илүзә, Алсу кебек бик матур бик матур мәгънәле татар исемнәре кулланышка керә башлаган. Татарча милли исемнәрнең күбәюе авылыбызның милли йөзен саклауга ярдәм итсә иде.

Татарларда элек-электән өстәмә исем буларак кушаматлар кулланылган. Бу күренеш безнең авылны да читләтеп үтмәгән.

Эзләнү нәтиҗәсендә 30га якын кушамат ачыкланды. Мәсәлән, Куян Гарифы, Шакмак Шәрип, Чыпчык Сирай, Поши Талип, Кыек Сөнгать, Күркә Нәҗип, Бөкре Рушат, Бүре Наиле һ.б. Шуларның берничәсен генә әйтеп китәсе китә.

Куян Гарифы- җиңел, җитез йөргән, Кодаштан Бөгелмә мәчетенә җомга намазына җәяү барып кайта торган булган.

Поши Талип күргән һәрбер кешегә поши күрүе турында сөйли торган булган.

Кыек Сөнгать – тумыштан зәгыйф булган, бер якка кыйгаеп йөргән.

Һәр авылның үзенә генә хас атамалар системасы бар. Халык гомер бакый алар белән бергә яшәгән, телендә кулланып килгән. Бездә дә һәр географик берәмлекнең исеме бар. Авылыбызга кагылышлы топонимнарны өйрәнеп , без шуны ачыкладык: авылдашлар ул исемнәрне һавадан алмаган, географик берәмлекләрнең үзләренә генә хас булган үзенчәлекләреннән чыгып биргән. Әйтик, төсе, форма-рәвеше, зурлыгы, кечелеге, озынлыгы һ.б. Мәсәлән, Ташлы чишмә, Салкын чишмә,Чияле тау, Очлы тау (иң биек тау).

Географик берәмлекләрне атаганда, халык шәхес исемнәрен дә кулланган. Мәсәлән, Якый тавы, Махиян чишмәсе, Зәйнулла кулы (җирләр). Мондый атамалар җирнең шәхси милек булган вакытларында барлыкка килгән.

Авылның тирә-ягы урман һәм таулар белән уратып алынганга күрә, читтән карап торуга бик матур күренә. Тауларында җиләк-чия бихисап- җыеп бетерерлек түгел. Атамалары да күңелгә охшап тора: Чия тавы, Күч килде, Тегермән, Ачы, Әхмәт, Чат таулары, Якын тау, Очлы тау, Кирасин тавы. Искитмәле бит, бабаларыбыз шул вакытта ук биредә нефть барлыгын белгәннәр, шуңа күрә Кирасин тавы дип атаганнар.

Авылга янәшәдә генә -халкыбызның яраткан бәйрәме Сабан туе үтә торган Алачык тавы. Анда әүвәле колхозның тимерчелек алачыгы торган.

Бездә Әхмәт тавы дигән урманлы тау бар. Бу тау куе урманлы булганга, “Явыз” Иваннан котылу өчен Әхмәт исемле кеше җитәкчелегендә татарлар шунда яшеренеп калганнар. Шуның өчен ул тауны аның исеме белән “ Әхмәт тавы “ дип атаганнар. Бу исем безнең көннәргә кадәр онытылмаган. Хәзер инде ул куе урманнар сирәкләнгән, нефтьчеләр, трассалар сузып, кисеп бетергәннәр.

Безнең авылыбыз Кодаш чишмәләргә бик бай. Аларның һәммәсенең исемнәре бар: Хыял чишмәсе, Салкын Чишмә, Ташлы Чишмә, Зирекле Чишмә, Озын күл суы, Улаклы Чишмә, Чишмәле бүләк, Кызыл чишмә, Бурсыклы Чишмәсе, Ике тау арасы, Махиян чишмәсе һ.б.

Элекке елларда халык чишмә тирәсен чиста тоткан, кадерләп саклаган. Бу эшләрне алар һичкем кушмыйча, намус эше итеп караганнар, изгелек, савап эше дип санаганнар. Әнә авылыбызның Хыял чишмәсе. Тау астыннан челтерәп аккан чишмәләргә элек озын агач улак куйган булганнар. Аның тирә-ягы болынлык. Чишмә агып төшә торган инеш буе таллык. Кичләрен чишмә буенда кичке уеннар оештырганнар. Яшь киленнәрне су юлы күрсәтергә шунда алып килгәннәр. Алар анда киләчәктә матур тормыш корырга вәгъдә бирешкәннәр. Бу чишмәнең агышы да ничектер серле кебек тоела. Аның агышына карап хыялга чумасың. Сагышлылар да, моңлылар да чишмә буена төшеп йөрәкләренә тынычлык тапканнар Мәхәббәт чишмәсенең дә тарихы бар. Ул яңарак барлыкка килгән. Аны яшьләр төзекләндергәннәр. Авыл уртасындарак инеш буенда биек яр сузылган. Аның битләреннән рәттән диярлек ком- ташлар арасыннан вак кына чишмәләр бәреп чыккан. Яшь-җилкенчәк әнә шуларның көчлерәген озын тимер торбалар аша елга буена суза. Торба беткән урынга тимер улак ясап куялар. Ком- ташлар арасыннан ярсып чыккан су челтерәп улакка төшә, улактан инешкә. Инеш буен яшь, зифа буйлы таллар каплаган. Әйтерсең лә, чишмәне төзекләндерүче яшьләрне сәламләп торалар. Бу чишмә буенда кызлар, егетләр саф мәхәббәтләре турында серләшәләр. Беренче танышулар да шунда була. Беренче сөю дә шуннан башлана кебек тоела. Яшьләр аны Мәхәббәт чишмәсе дип атадылар.

Хыял чишмәсе дә, Мәхәббәт чишмәсе дә исемнәре җисеменә туры китереп бизәлгән. Алар яныннан һичкем туктамыйча, сокланмыйча, уйланмыйча китә алмый.

Салкын чишмә авылдан читтә- куе урман арасындагы тау аланлыгыннан башлана. Кайчандыр авылыбыз да шул тирәдә урнашкан булган. Бу чишмәнең суы искиткеч салкын, тешләрне камаштыра, тәме дә авыздан китми, шифалы.

Авылның төньяк башыннан чыгып , тауга күтәрелгәч, тигез иген басуы ачыла. Аның урманнарга барып тоташкан урыннарын халкыбыз Сулы чокыр дип атый һәм бу урынлы да, чөнки тирән чокырның көньякка караган ярларыннан , эреле-ваклы ташлар арасыннан салкын сулы чишмәләр агып чыгып, кечкенә инеш хасил итәләр. Авыл халкы, аланнарда печән чапканда , көмеш суны эчеп , хәл ала.



Чиксаз (авыл чигендәге бу урында башта сазлык булган), Аю куагы атамалары авыл табигатенең элек күпкә бай булуы турында сөйли. Урманнарында хәтта аюлар да яшәгән.

Заманнар узган саен, авылыбызның урам атамалары да алышынып беткән. Бабаларыбыз кушкан урам исемнәре Үзәк, Бишмунча, Югары урам, Комгансыз урам (чөнки өй кырыйларыннан гына су ага, тәһарәт алырга комганның кирәге булмаган) Совет, Комсомол, Пионер, Заря, Молодежный урамнарына әйләнде.

Авылыбызның өлкән буын кешеләреннән сораштырып 5 чишмә, 5 тау, 7 урман аланы, 10 җир-басу, 1 чокыр, 7 урам исемнәренең ни өчен бирелгәнен ачыкладык. Бу эш әле дә дәвам итә. Киләчәктә авыл һәм аның тирәсендә урнашкан географик урыннар картасын төзүне планлаштырабыз.

Халкыбызның борын – борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән гореф – гадәтләре, йола – бәйрәмнәре бар. Һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе. Аларның асылында табигатьне, тирә-якны һәм анда яшәгән җан ияләрен олылау ята. Кеше алардан акылга, һөнәргә, тапкырлыкка өйрәнә.

Авылыбыз тарихына күз салсак, күп кенә гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәр, тарихта бик авыр чорлар булуга карамастан сакланып калган. Болар – балага исем кушу, сөннәткә утырту, кызыл туй, мәет күмү, сугым сую йолалары, сабантуй бәйрәмнәре. Алар элекке традицияләрен саклап кала алды. Әмма күп кенә борынгы бәйрәмнәребез онытыла барган. Мәсәлән, элек авылда язгы чәчү тәмамлангач, апрель азагында җыен үткәрелә торган булган. Хәзерге вакытта бу йола бөтенләй юкка чыккан.

Нәкъ менә сугым суйган көнне, Аллаһка биргән ризыклары өчен рәхмәт әйтү йөзенән, һәр өйдә коръән укытыла торган булган. Бу йола хәзерге көндә юк дәрәҗәсендә.

Әмма үзгәреш җилләре авылдашларыма рухи кыйблаларын югалтырга ирек бирмәгәндер инде. Соңгы елларда халкыбызның рухи хәзинәсен торгызу эшенә тотындык. Мәктәптә Сөмбелә, Нәүрүз, Рамазан, Карга боткасы бәйрәмнәен үткәрүне традициягә керттек.

Халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукай халык авыз иҗатына зур хөрмәт белән караган. Бу урында аның халык җырларына карата әйткән сүзләре гыйбрәтле: “Халык җырлары безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә бәһәле бер мирастыр. Әйе, бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас!.. Җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә, аларны югалтмаска кирәк”,-ди ул үзенең “Халык әдәбияты” дигән мәкаләсендә.

Әнә шундый кыйммәтле мирас булганы өчен дә авылдашларыбызның халык авыз иҗатын җыю-туплауга җитди игътибар бирәбез.

Хәзерге вакытта без 130 җыр һәм хат башы язу үрнәкләре, 4 бәет, 30га якын мөнәҗәт җыеп, алардан махсус папкалар төзү эшенә керештек.

Менә шундыйлардан җырлар папкасын алыйк. Анда җырларның ниндиләре генә юк. Биредә моңлысы да, шаяны да, борынгысы да, яңалары да, хезмәт һәм мәхәббәт турындагылары да күп. Шулар арасында Октябрь инкыйлабына чаклы иҗат ителгәннәре дә, соңгарак чорга караганнары да байтак.

Октябрь революциясенә кадәрге җырларда күбрәк авыр язмыштан зарлану, бәхетсезлек чагыла.

Аккош аталар микән,

Итен саталар микән?

Бәхетсез булган балага

Бәхет саталар микән?

Алма ашыйлар, алма ашыйлар,

Алманың ни туклыгы?

Бәхетлеләр рәхәт яши,

Ай бәхетемнең юклыгы.

(Бу җырлар Асия әби Әхмәтшинадан язып алынды)

Бөек Ватан сугышы чорында җырлар күбрәк туган як, туган җир, сөйгән ярлардан аерылу, сагыну, сагыш, тиздән җиңеп кайтып очрашуга өмет белән сугарылган.

Урал елгалары борылып ага,

Ул ярата борылып агарга.

Мин ярата идем ерак фронтларга

Сагынып сәлам хатлары язарга.

Көндезләрен уйлап йөримен дә

Төнлә төшләремдә күрәмен.

Төшләремдә боек күренәсең,

Кайталмавың шушы күрәмсең.

(Тәслимә әби Галиевадан язып алынды)

Ал юдым лгаларда,

Гөл юдым елгаларда.

Аерылудан авыр хәлләр

Юк икән дөньяларда.

(1914 нче елгы Зәйтүнә әби Габсәләмовадан язып алынды)

Тупланган әсәрләр арасында мәхәббәт җырлары да шактый урын алып тора. Элегрәк татарларда дустыңның дәфтәренә истәлекләр, матур-матур хат башы үрнәкләре язу киң таралган була. Без шундый язмаларны да җыябыз. Менә шуларның берничәсе:

Сәлам сиңа, дустым, сәлам сиңа

Бу сәламнәр сиңа булсыннар

Бу сәламнәр синең йөрәгеңдә

Югалмаслык урын булсыннар.

Агым суны чыккан чакта,

Туктатма атларыңны;

Хат алышу – ярты кавышу,

Туктатма хатларыңны.

(Әнисә әби Галиевадан язып алынды)

Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай: “...безнең халык- шигырь вә җыр-бәет чыгарырга бик маил (һәвәс) халык”,-дип язган. Безнең як халкы төрле бәетләр чыгара. Шунысы кызыклы: аларның күбесе 60нчы еллардан соң чыгарылган.

Авылда чыгарылган бәетләр, гадәттә, теге яки бу сәбәпләр аркасында бәхетсезлеккә очраган кешеләргә карата чыгарылган:

Зинфира бәете” (1968), “Карьерда балчыкка басылып үлгән Рухия бәете” (1970), “Ялгыз ана бәете” (1979), “Филюс бәете” (1992).

1992 нче елда язылган “Филюс бәете” турында берничә сүз. Кодаш авылында яшәүче 29 яшьлек Филюс Гайсин сабантуй көнне мотоциклда авариягә очрый һәм һәлак була. Аның берсеннән-берсе кечкенә 4 баласы ятим кала. Аңа атап әнисе Тәкмилә апа бәет чыгара. Менә шул бәеттән кыскача өзекләр:

Өйдән чыгып киткән чакта

Балаларымны үпмәдем.

Матай белән үләрмен дип,

Уема да кертмәдем.

Сабантуйга чыккан чакта

Аклы күлмәк кимәдем,

Сабантуйга чыкмас идем

Әҗәл барын белмәдем.

Авылыбызда киң таралган халык иҗатының тагын бер төре – мөнәҗәтләр. Әби-бабайлар белән очрашып, 30га якын мөнәҗәт язып алынды. Кайдан да булса ярдәм алу мөмкинлеге юкка чыккач, адәм баласы җиһандагы иң изге затка – Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә,: чөнки мондый чакларда инде кеше үзенә Алладан башка беркем дә һәм берничек тә ярдәм итә алмаячагына чын күңелдән ышана.

Язылып алынган мөнәҗәтләрнең беренче төркеме Аллаһы тәгалә һәм аның рәсүле исеме белән бәйле мөнәҗәтләр.

Бисмиллә-әһир-рахмәәнир-рахиим.

Гыйбадәт кыламын Тәңрем

Гыйбәдәтем сиңа булсын.

Кабул кыл гамәлләрем

Йөземә изге нур булсын”.

(1931нче елгы Әнисә әби Галиевадан язып алынды)

Икенче төркем мөнәҗәтләр ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында.

Яхшымы-яманмы гомерләр үтә,

Исән булсак, ямьле җәйләр дә җитә.

Миңа берни дә кирәкми, балаларым.

Әни, ни хәл?” дип эндәшсә, шул җитә.

(1914 нче Наҗия апа Фәрраховадан язып алынды)

Өченче төркеме – адәм баласын гомер бакый борчып килгән дөньякүләм мәсьәләләргә кагыла: үлем һәм үлемсезлек, сабырлык, әдәп, әхлак һ.б.

Сабыр итик, сабыр итик,

Сабыр итми ни хәл итик?

Сабырлыкның дәрәҗәсен

Бер Ходайдан өмет итик.

Кабер эче – мәхкам сарай,

Ишекләр юк, кереп булмый.

Кабердәге әрвахларның

Хәлләрен белеп булмый.

(1932 нче елгы Рәсимә апа Мөэминовадан язып алынды)

Күңелләрен салмый бала ата-ана сүзенә,

Тышкы ягын бизәгән, ышана дин юк дигән сүзгә.

Бисмилла әйтү – бик яхшылык ул, зурлар әмере,

Ата-ана сүзен тотмаганның юктыр кадере.

(1914 нче елгы Наҗия әби Фәрраховадан язып алынды)

Бергәләп башлаган эш дәвам итә. Авылыбызның 265 еллык юбилеена җыелган материаллардан күргәзмә оештырсак, авылдашларыбызга зур бүләк булыр иде.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, дигән халкыбыз бөек галиме Шиһабетдин Мәрҗани. Кодаш авылының киләчәге – безнең кулларда. Ә без, үз чиратыбызда, бу ышанычны акларбыз. Моңа иманыбыз камил.

Кулланылган әдәбият

1.Асылов С. “Исем -атамаларда да хикмәт бар”, Бөгелмә авазы”газетасы, № 82,83,86,89,90,92,1994 нче ел.

2. Гарипова Ф. “Авылларны сөям җаным-тәнем белән”, Казан,1994

3. Гарипова Ф.”Исемнәрдә ил тарихы”,Казан,1994

4.“Еллар, язмышлар...”, 1997

5.“Кодашым- изге җирем”,1997

6. Рәхимов Җ. “ Бөгелмә төбәге авыллары тарихы”, “Бөгелмә авазы”газетасы, № 179 (29.07.2009), 192-196 (14.08.2009)

7.Саттаров Г.Ф. “Мәктәптә туган як ономастикасы”, Казан,1984

8.Саттар –Мулилле Гомәр”Татар исемнәре ни сөйли”, Казан, 1998







































Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 14.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров104
Номер материала ДВ-453118
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх