Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Научные работы / Туган авылымда татар халкының кече жанрлары
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Туган авылымда татар халкының кече жанрлары

библиотека
материалов









Туган авылымда халык авыз иҗатының

кече жанрлары(балалар фольклоры) :

элек һәм хәзер.










Автор: Гатин Ирек Айратович,

МБГБУ “Дүсмәт урта гомуми

белем мәктәбе”нең 4нче сыйныф

укучысы.


Фәнни җитәкчесе:

Шәяхмәтова Әлфия Илсур кызы,

МБГБУ “Дүсмәт урта гомуми

белем мәктәбе”нең башлангыч

класслар укытучысы.














2016нчы ел

Эчтәлек


  1. Кереш...............................................................................................3

  2. Балалар фольклоры әсәрләренең тарихы.......................................3

  3. Төп өлеш.

  1. Иске Комазан авылының элекке һәм хәзерге “бала багу” поэзиясе

үрнәкләре...........................................................................................4

  1. Туган авылымның элекке һәм хәзерге “күңел ачу фольлоры”

үрнәкләре............................................................................................6

  1. Иске Комазанда уен фольклоры.......................................................6

  1. Йомгаклау............................................................................................7

  2. Кулланылган әдәбият..........................................................................8


















Туган авылымда халык авыз иҗатының кече жанрлары(балалар фольклоры) : элек һәм хәзер.


Эзләнү эшемнең темасы:

Туган авылымда халык авыз иҗатының кыска җанрлары, ягъни балалар фольклорын өйрәнү элек һәм хәзер.

Эзләнүнең актуальлеге:

Халкым әдәбиятының юкка чыгуына юл куймау, аны кисәтү.

Эшемнең максаты:

Татар халык авыз иҗаты, балалар фольклоры әсәрләренең элекке һәм хәзерге үрнәкләре белән таныштыру, чагыштыру.

Эзләнү эшенең бурычлары:

  • Татар халык авыз иҗатының характер үзенчәлекләрен табу;

  • Авыл халкының фольклор әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү.


Тарихы.

Балалар фольклоры әсәрләренә игътибар итү, аларны төрле дәреслекләр, җыентыклар, уку китапларына кертү 19нчы йөз урталарында башланып китә.

XX гасыр башларында халык әдәбиятын өйрәнүгә күп көч куйган Г. Тукай нәниләр мирасын үз иҗатында киң куллана. Балалар фольклорының зур кыйммәткә ия булуын күрсәтә, игътибарны аларны җыю кирәклегенә юнәлтә.

Балалар фольклорының әһәмиятен аңлап, махсус җыеп һәм бастырып чыгару эшен якташыбыз – фольклорчы-галим Хуҗа Бәдигый башлап җибәрә. Тукай киңәше буенча халык арасында йөри, кыйммәтле рухи мирасыбызны җыя һәм 1913нче елда дөнья күргән “Халык әдәбияты. Табышмаклар, такмак-такмазалар” дигән китабына шактый күләмдә бишек җырлары, балалар телендәге такмак-такмазаларны да кертә.

1940нчы еллардан соң халык авыз иҗатын өйрәнү эшен танылган язучы һәм фольклорчы – галим Нәкый Исәнбәт исеменә бәйле. Күпъеллык хезмәт нәтиҗәсе итеп, 1941нче елда “Балалар фольклоры” дигән җыентык бастыра. Алга таба да ул нәниләр иҗатын җыюны туктатмый.

Соңыннан балалар иҗатын өйрәнү дәвам итә. Бу өлкәдә фольклорчы Р.Ягъфәров һәм якташыбыз, шулай ук фольклорчы-галим Хуҗи Мәхмүтов хезмәтләре игътибарга лаек, дип саныйбыз. Рәшит Ягъфәровның “Татар балалар фольклоры” дигән җыентыгында балалар иҗаты “Багу поэзиясе”, “Күңел ачу фольклоры” һәм “Уен фольклоры” дигән төрләргә бүленеп өйрәнелә. Авылыбыз балалар фольклоры үрнәкләрен без дә төркемнәргә бүлеп карарбыз.

Иске Комазанның элекке һәм хәзерге “бала багу” поэзиясе үрнәкләре.

Бишек җырлары ана белән бала икәүдән- икәү генә калганда башкарыла. Безнең авылның бишек җырлары да “әлли-бәлли” дигән сүзләр белән башланып китәләр, “бәбкәм, күз нурым, багалмам” кебек назлы, ягымлы эндәш сүзләргә бай. Түбәндәге бишек җырларының тарихи чикләре юк. Элек тә, хәзер дә шундый типтагы җырлар белән нәниләр йокыга китә. Бишек җырларын 96 яшьлек Нурлыхода (6 бала үстергән), Зәйтүнә (88 яшь, 6 бала анасы), Әминә (76 яшь, 7 бала анасы) әбиләрдән, Сәлимә (61 яшь, 4 бала анасы), Назилә (46 яшь, 3 бала анасы) һәм Лилия (22 яшь, 1 бала анасы) апаларның авызыннан язып алдык. Бишек җырлары 3 төрле көйгә салынып җырланды.

  1. Әлли-бәлли, бәбкәсе, кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә, Гаделенә (Камиләгә) бүләккә.

  1. Әлли- бәлли итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.

Үсеп буйга җиткәчтен мәдрәсәгә китәр бу.

  1. Әлли-бәлли көйләрмен, әкиятләр сөйләрмен,

Теләкләрне теләрмен, “бәхетле бул” диярмен.

  1. Әлли- бәлли итәр бу, үсеп буйга җитәр бу,

Үсеп буйга җиткәчтен мәдрәсәгә китәр бу,

Мәдрәсәдә белем алып, галим булып китәр бу.

  1. Әлли- бәлли бәү итә, улым (кызым) йокыга китә,

Улым (кызым) йокыга китә дә әнкәсе дә ял итә.

Юаткычлар. Гимнастика һәм гигиена чаралары “коры” килеш кенә түгел, ә бәлки сөйләм ритмы белән хәрәкәт ритмын туры китертеп, тиз-тиз әйтелә торган юаткычлар белән берлектә башкарылалар. Алар баланы юындырганда да әйтеләләр. Юаткычлар күңел ачу, дәртләндерү өчен кулланылалар. Юаткычларны да без югарыда телгә алынган авылдашларыбыздан язып алдык.

Йокыдан уятканда:

Кызым, кызым, тор-тор, йокыңны ку пырр-пырр.

Кояш кая җиткән, көтү кая киткән?

Үчти-үчти” иттергәндә:

  1. Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.

Үтеп барган бар кешегә сәлам биреп китәр бу.

  1. Үчтеки-үчтеки, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур ул (кыз) булыр.

Коендырганда, мунча керткәндә:

Суы сарыксын, үзе калыксын, тигез канатлы булсын,

Озын гомерле, тәүфыйклы, шәфкатьле булсын.

Бала, үсә төшкәч, сөйләмне аңлый башлагач, мавыктыргычлар кулланалар.

Бармак исемнәрен атау:

  1. Баш бармак бау ишә, имән бармак имән кисә,

Урта бармак утын яра, атсыз бармак ат җигә, чәнчә бармак чәй эчә.

  1. Баш бармак, балан ияк, урта тияк, әби-чеби, бәләкәй бәби.

Уеннар:

  1. Күк-кү, чыпчык, тәрәзәдән очып чык, улымның (кызымның)башына май (бал) сөртеп чык. (аркага кочтырып, алга-артка селкенәләр)

  2. Мияу-мияу пескәем, хыянәтче икәнсең, саклый торган маеңны үзең ашап киткәнсең. (“прәс”дип, кул артына җиңелчә генә сугу җитезлеккә өйрәтә)




Туган авылымның элекке һәм хәзерге “күңел ачу фольлоры” үрнәкләре

Такмаклар.

Әтәч менгән киртәгә, кикерикүк итәргә, әтәчкә дә хәбәр килгән армиягә китәргә. Әтәч әйтә, бармыйм, ди, тавык әйтә, калмыйм, ди, син армиягә китсәң, бер күкәй дә салмыйм, ди.

Әйтенүләр.

  1. Тук, тук, тукран, тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам.

  1. Карга әйтә, карр-карр, мичтә бәлеш бар-бар.

Мичтән бәлеш алыр идем, өйдә кунак бар-бар.

Үртәвечләр.

Бур, бур, бураган, ике тавык урлаган.

Берсен саткан, берсен суйган, аның белән кем туйган.

Эндәшләр.

Эт кояшы кит, кит, безнең кояш чык, чык! Майлы ботка бирермен, майлы ботка казанда, тәти кашык базарда, әти китте базарга, тәти кашык алырга. Тәти кашык- мең алтын, кирәкми безгә салкын, кирәкми безгә салкын.

Иске Комазанда балаларның уен фольклоры: элек һәм хәзер.

Зәйтүнә әби (88яшь) сөйләгәннәрдән: “Кузна” уены өчен суелган мал(сарык яки бозау) тоягы кирәк. Тоякларны җыеп бер рәткә тезеп куясың да чиратлап шуларны тәпәч (утын агачы) атып таратасың. Бер атуда бөтен тоякларны тезелгән урыныннан таратып бетергән кеше җиңүче була.

Әлфинур әби (71яшь) сөйләгәннәрдән: “Тегермән тарту” уены. Агачка коры туфрак өеп, шуны кул белән ишә идек, имеш, тегермәндә он тартабыз. “Тарттырылган онга” су кушып, күмәчләр ясый идек. Аны кояшта киптерәбез, аннан күмәчләрне сатабыз, ягъни “Сатучылы”уенына күчәбез.

Түгәрәк уены” – такмалар әйтешә-әйтешә, түгәрәккә баскан кыз-малайларны чыгарып бетерә идек, соңгы кеше җәза үти.

Нурия апа (57яшь) сөйләгәннәрдән: “Буралы”уены өчен тигез итеп киселгән “кечкенә бүрәнәләр” кирәк. Бер уенчы шулардан төрле әйберләр (бура, кое, пушка кебекләр) төзеп куя. Яшеренгән кешеләрдән саклап тора. Тегеләре йөгереп чыгып төзелгән әйберләрне ишәләр. Саклап торып, ахыргы уенга килеп җиткән бала җиңүче була.

Нәсимә апа (48яшь) сөйләгәннәрдән: “Унике таякчыклы”уенын бик яратып уйный идек. Таякчыкларны өеп куясың да качышып бетәсең. Таякчыкларны саклаучы эзләгән арада, берәү искәртмәстән генә чыга да өемне чәчеп ата. Теге яңадан тагын өеп куярга мәҗбүр була. Сизгер булмасаң, кичкә кадәр таякчыкларны өю белән мәшгуль буласың.

Бүгенге көндә кече яшьтәге балалар “Ишәкле”, “Әбәкле”, “Стуки-стуки”, “Гаражлы” “Ватык телефонлы”, “Сәгатьле”, “Буяу сатышлы” кебек сюжетлы уеннарны яратып уйныйлар. Кызганычка каршы, үсмерләр, ягъ

ни без, әби-бабайлардан һәм әти-әниләрдән килгән уеннарны, матур-матур авыз поэзиясе үрнәкләрен компьютер уеннарына алмаштырып барабыз, чит ил музыкасын тыңлап утыруны хуп күрәбез.



Йомгаклау

Соңгы елларда халык иҗаты әсәрләре белән кызыксынуның, минемчә, җитди сәбәбе бар. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола- бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау, иң беренче чиратта, тәрбия өчен кирәк. Шушы эшнең кирәклеген аңлаган хәлдә, укытучыларыбызга ярдәм йөзеннән, мин дә авылыбызның балалар фольклорын өйрәнүгә мөрәҗәгать итәргә булдым һәм кечкенә генә китапчык чыгарып, яшьтәшләремә тараттым.

Татар халкының, туган ягыңның чисталыгын, ихтирамын син сакларга тиешсең!






Кулланылган әдәбият:

  1. Иске Комазан авылының балалар фольклоры үрнәкләре.

  2. Исәнбәт Н. “Балалар дөньясы”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970.

  3. Тукай Г. “Балалар әдәбияты”. Сайланма әсәрләр, т.4., Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

  4. Ягъфаров Р.”Балалар фольклоры”. Казан, “Раннур”, 1977.


7

Автор
Дата добавления 22.04.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Научные работы
Просмотров243
Номер материала ДБ-047434
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх