Инфоурок Химия КонспектыТуган илем – каһарманнар иле.

Туган илем – каһарманнар иле.

Скачать материал

Татарстан Республикасы Сарман ­­­муниципаль районы

«Саклаубаш гомуми урта белем бирү мәктәбе»

гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

Туган илем – каһарманнар иле

 

 

 

 

 

 

Башкарды:  Саклау-Баш урта мәктәбе

10 класс укучысы

Хаертдинова Адилә Ирек кызы

Җитәкчесе: Галиуллина А.В.

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек:

1.     Кереш өлеш

2.     Татарстанда нефть промышленносте тарихы.

3.     Кулланылган әдәбият.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Без данлы нефть иленнән,

Нефтьле безнең яклар.

Бәреп чыгар кебек фонтан,

Хет таяк белән актар.

О, шаярма,

Бу җир маен

Кем җиңел генә табар?

Тау-ташларны актарасың

Меңәр метрга кадәр.

Потлап-потлап тоз ашыйсың,

Һәм чыга җиде тирең.

Нефть өчен көрәшеңне

Күзәтә бөтен илең.

Без тумыштан шушы илдән

Нефть нигезе бу як.

"Кара алтын", дуслык булып,

Тарала дөнья буйлап.

(Нур Әхмәдиев)

 

Һәр нәрсәнең кыйммәте чагыштырып караганда беленә. Дөньяда төрле дәрәҗәдәге  илләр барлыгын белгәч, үз илеңнең байлыгын, кадерен ныграк сизә башлыйсың. Чыннан да, уйлап карасаң, искиткеч бай бит безнең туган илебез Татарстан.

Татарстан нефтьчеләре  әле кайчан гына 2 миллиард тонна нефть тапты, күп тә үтми бу сан 3 миллард тоннага җитте. Бу искиткеч зур күрсәткеч. Һәм "халыкның данлы хезмәт уңышлары елъязмасына якты сәхифә язылды".  Лениногрск нефть идарәсе коллективы республикабызда 2 миллиард тонна нефть чыгаруны тизләтү өчен ярыш башлап җибәрүчеләрнең берсе булды.

Татарстанда нефть ятмаларын эзләү, табу, чыгару тарихы һәм тәҗрибәсе гаять тәрбияви, фәнни-техник катлаулы мәсәләләрне иҗади чишәгә, авырлыкларны акыл белән җиңеп чыга алуга, новаторлык эзләүләргә, фидакәрь хезмәткә бик бай.

Нефтьче, геолог, геофизикларның күп меңле армиясе фәнни хезмәткәрләр белән уртак эшләп яңадан-яңа ысуллар уйлап эш итә.

Идел-Урал нефть өлкәсе  зур  мәйдан били. Бу якларда элек-электән үк нефть "чишмәләре" бәреп чыккан. 1703 елда Сок елгасы буенда нефть чыганагы табылган. Нефть эзләү тарихы 200 елга сузылган. Татарстанда 1939 елдан башлап ташкүмер һәм девон катлауларыннан бораулау ярдәмендә нефть эзләү башлана. И.М. Губкин тәкъдиме белән Татар геология тикшерү тресты (соңрак "Татнефтьгаз тикшерү" тресты) барлыкка килә.

Нефть промышленностенең туган көн датасы 1943 елның августы исәпләнә, Шөгердәге 1 скважина промышленность нефте бирде. Бу скважинаны Гарифулла Хамидуллин бригадасы урнаштырды. 1943-1955 нче елларда яңа нефть ятмалары табылды. Тарихта девон катлауда яткан нефтьне чыгару өстендәге эш югары әһәмияткә ия.  1946 нче елда Баулыда 1 скважинада девон катлаудан нефть чыгарыла башлады, мастеры Степан Баклушин. Бу скважина тәүлеккә 500 тонна нефть чыгарырга сәләтле була. Бүгенге көндә Гали тавында бу скважинага һәйкәл куелган. 1948 нче ел Татарстан нефте өчен тагын бер әһәмияткә ия. Промышленность күләмендә яңа ачылган гаять зур Тимәш (Ромашкино) чыганагында нефть чыгарыла башлады, мастеры С.Кузьмин тарафыннан буралган 3 нче скважинага шулай ук һәйкәл куелган. Шуннан соң республикада нефть промышленносте, моңа кадәр булмаган тизлек белән үсеп, 10 ел эчендә элекеге Советлар Союзында Татарстанны иң зур нефть чыгару регионы дәрәҗәсенә күтәрде.

Өченче һәйкәл Алабугадагы 15 нче скважинада куелган: "Монда Прикамьеның 1 тонна нефте табылды", - дип язылган, бу скважина 1955 нче елда буралган.

Татарстанда климат шартлары икенче төрле, кышкы суыклар  -40 С ка җитә. Җир катламы да каты токымнардан тора. Беренчел нефть районнары торак пунктлардан читтә тора. Болар барсы да нефть промышленносте үсүгә кыенлык китерә.

1950 нче елда илдә иң эре булган, бүгенге көндә дә үзенең гайрәтле эшчәнлеге белән танылган "Татнефть" берләшмәсе барлыкка килде. Нефть эшкәртүдә югары эффектлы ысуллар кулланыла башлады. Академик А.П.Крылов җитәкчелегендәге галимнәр Ромашкино ятмаларында, эчке контурны су белән тутырып вак м?йданнарга бүлү ысулын тәкъдим итте. Һәм 3 үзәк мәйданда (Миннебай, Абдрахман, Павлов) иң очсыз нефть алырга мөмкинлек тудырды, көньякта табылган нефтьтән 4 тапкырга очсызрак. 1955 елдан нефть табу күләме буенча республика Бакуны куып җитте, 1956 елда Башкортстанны узып китте. Ирешкән уңышлары өчен "Татнефть" берләшмәсе  Ленин  орденына лаек булды.

Нефть табуны тизләтү нәтиҗәсендә 1971нче елны 1 миллиард тонна җир  мае алынды. Ә бит 1 нче миллиард нефть промышленностенең  100 нче елында гына табылды. Бу елларда нефтянниклар олы масштаблы һәм техник катлаулы эш башкардылар. Ел саен 800 скважина аякка басты. Нефтьнең үз кыйммәте шул килеш калса, эш күрсәткечләре үсә торды.  Компелкслы автоматлаштыру, яңа технологияләр, новатор идеяләр, һәрбер прогрессив башлангычта инициатор булу 1981нче елның 2 нче октяберендә җир куеныннан 2 нче миллиард тонна  “кара алтын” чыгаруга ирештерде. Республика илнең нефтб чыгаручы төп районнарның берсе булып кала. Татарстанның тәҗрибәле  күп кенә нефтчеләре Төмән, Мангышлак, Белоруссия,Удмуртия промыселларенда бик нәтиҗәле эшләделәр, чит яшь үсеп килүче илләр Ирак, Алир, Сириягә бик күп ярдәм иттеләр.

Татарстанның  нефть промысле үзе дә меңләгән алдынгы нефтьчеләр өчен чын академия булды. Элегрәк скважиналарны ел буе һәм аз тирәнлеккә төшерә алсалар, соңрак 100, 50, 25 һәм 10 көндә бурый башлыйлар һәм тирәнлек 37573 метрга кадәр җитә. Бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Бураучылардан  Гринь, Королев, Нургалиев, Гимазов, Гайфуллин, Валиевларны, ә нефть чыгаручылардан Мальцев, Валиханов, Әхмәдиев, Грайфер, Мөхәммәтҗанов, Фаткуллиннарны атарга була.

“Кара алтын” табу башланганда нык зур авыр эш була, физик һәм рухи көч таләп итә. Проблемалар бик күп була, болар өстендә даими эш барды. Ремонт бригадалары хезмәте зур. А.Г.Абдуллин СССР Дәүләт премиясе, А.Е.Горсков һәм А.Ф.Синчуриннар Ленин исемендәге комсомол премиясе лауретлары булдылар. Соиалистик Хезмәт Герое К.А.Валиев, З.Г.Шарифуллин, П.Ф.Савельев исемнәрен зур хөрмәт белән әйтергә була.

Татарстан данын еракка җибәрүдә яңа фикерле, уйлап чыгаруга бай, техник һәм технологик проблемаларны иҗади үстерүгә сәләтле  В.Д.Шашин, А.Т.Шмарев, Т.Ф.Рустамбеков, В.И.Игревский, А.Д.Обносов, Н.М.Куликов һәм башкаларның роле зур булган.

Яңа шәһәрләр: Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама үсеп чыкты. Бөгелмә, Алабуга шәһәрләре яңарды. Яңа эшче поселоклар күбәйде: Акбуа, Азнакай, Актүбә, Җәлил, Карабаш.

Берничә ел нефть табу кимеде. Ләкин 2007 нче елның җәендә Татарстанда 3 нче миллиард тонна нефть чыгарыла. Бу эштә “Татнефть” акционерлык җәмгыяте  генераль директоры Ш.Ф.Тәхаутдиновның өлеше зур була.  Ул да башка нефтьчеләр кебек эшне гади эшче булып башлаган. Әлмәттә туып үсеп, Башкортстанның Октябрьск нефть техникумын тәмамлап “Әлмәтбурнефть” трестында бораулаучы ярдәмчесе була, инженер, оператор, җир асты ремонты мастеры, участок башлыгы, идарә РИТЦ башлыгы, “Җәлилнефть”, “Әлмәтнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә башлык булып, “Татнефть” акционерлык җәмгыятендә баш инженер, генераль директорның беренче урынбасары. Менә ул нинди озын, авыр, тәҗрибәле тормыш юлы үткән. Шундый каһарманнар булганда Татарстан яшәгән, яши һәм алга таба яшәр.

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

1.     М.Маликова. Туган илем-каһарманнар йорты. Очерклар.- Казан: Татар кит.нәш., 1980, 112 б.

2.     Растущий виноград. Материалы Всероссийского открытого конкурса методических разработок.  –Самара, 2012.216 с.

3.     Развитие экологической культуры учащихся и студентов в естественнонаучном образовательном процессе. Материалы Всероссийской научно-практической конференции. Часть1,2. Набережные Челны,, 2012, 612 стр.

4.     Мәгариф, №1-12,  2008, 2009.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Туган илем – каһарманнар иле."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 054 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.04.2016 654
    • DOCX 33 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиуллина Альфия Вадутовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиуллина Альфия Вадутовна
    Галиуллина Альфия Вадутовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 7
    • Всего просмотров: 12386
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ЕГЭ по химии в условиях реализации ФГОС СОО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 351 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания химии в школе в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 38 регионов
  • Этот курс уже прошли 262 человека

Курс профессиональной переподготовки

Биология и химия: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель биологии и химии

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4150 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 324 человека из 68 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 138 человек

Мини-курс

Развитие коммуникации и речи у детей раннего возраста

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Этапы развития речи: от первых звуков до полноценной коммуникации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 161 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 144 человека

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек