Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Туган тел көненә багышланган кичә (5-9 кл)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Туган тел көненә багышланган кичә (5-9 кл)

библиотека
материалов



Кичәнең барышы.

1 нче а.б. Без-татарлар, туган телебез- татар теле

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәңәле 14 телисәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

***

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

2 нче а.б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә ана бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый.



Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, “туган тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган.

Без татарлар

Без– татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без– татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без– татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без– татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без– татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

***

Без– татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Типтәр татарлары,

Нократ татарлары,

Керәшен татарлары...

Тагын бик күп, бик күп татарлар.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә.

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез.



1 нче а. б. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Милләтебезнең сәнгать ияләренең матур-матур шигырьләрекн ятлап әле дә куанабыз, рухланабыз.

Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере,

Чукындырылган чагында да

Чукынмадың татар теле.

***

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

***

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән белән бергә сине.

Төрмәдәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле!

***

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыкты кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй, син, батыр татар теле!

***

Кабатланмас үткәннәрнең–

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

1 нче укучы.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

2 нче укучы.

Әткәм-әнкәм туып үскән,

Әби-бабай гомер кичкән.

Туган илем– татар җире,

Синнән матур ил бар микән?

3 нче укучы.

Мәчетләрнең очларында

Янып торган ярым айга

Карап, дога пышылдыймын:

Иман китер имансызга”



4 нче укучы.

Үз телемдә шигыйрь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем– Татарстан,

Мин дә синең газиз балаң.

5 нче укучы.

Һәркемгә дә иң газиз тел– ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле–

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллүр җыры, бәллүр көе.

6 нчы укучы.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә– үткен кылыч,

Балдай таталы– дуслар белән сайрашканда.

7 нче укучы.

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә су табасың;

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

8 нче укучы.

Җырларның да иң яктысы синдә генә.

Уйларың да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!



9 нчы укучы.

Кайчагында адашкандай булам да мин,

Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен,

Туган телем балкыта да барыр юлны,

Күз алдында ярылып ята кыйблам минем.

10 нчы укучы.

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

11 нче укучы.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

2 нче а.б.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм- әнкәмнең тел...-,

Дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарылып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата– бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеген бирә.

2 нче а.б. Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз– кешенең аерылгысыз юлдашы.

1нче а.б. Хәзерге вакытта җир шарында 5500 тел бар дип исәпләнелә. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә (гарәп, рус, немеө, инглиз, франөуз, итальян, испан, португал, кытай, япон, татар, урду, бенгал, һинд) дөнья халкының 70 проценты сөйләшә.

2 нче а.б.Әгәр тарихка мөрәҗагать итсәк, шундый кызыклы гына фактларга тап булабыз. 16-17 гасыларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халыкара әһәмияткә ия булган.

1нче а.б. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпмеизелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

2 нче а.б. Борынгы татар халык җырлары үзләренең моңлы яңгырашы белән безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра. (Татар халык җыры башкарыла).

–Сезгә тел турында бер риваять сөйләргә рөхсәт итегез.

...Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган һәм Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык хәзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан сораган:

–Ни өчен син һаман тел генә китерәсең?- дигән.

–Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың,– дигән Эзоп җавап итеп.-

Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар ?! Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның культурасы үсә. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, шатлык- сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!

1нче а.б. Телне кем боза соң? Шул турыда уйланып карыйк әле. (Бер укучы Вил Казыйханованың “И родной тел” дигән шигырен укый.)

И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы

***

Бу язакта коляскада

Мамам сказка көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

***

А потом ни сәбәптәндер,

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

***

Почему ңе нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр.

***

Говорят, син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.

***

Вузга поступать иткәндә

Говорят, син кирәкми.

Дальше-больше жить иткәндә

Нужен ли ты, вряд ли.

***

И родной тел, и матур тел,

Папам, мамамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

***

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и быть синсез.

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

-Минем сезгә “Телне кем боза?” дигән мәзәк сөйлисем килә.

Бер егет армиядә хезмәт итеп кайткан. Үзе гел русча гына сөйләшкән булып кылана икән.

Бер көнне күрше егете белән мунча керергә бара бу. Солдат ләүкәгә беренче булып менә, эссе салырга куша. Күрше егете мунча ташына бер чүмеч су салып җибәрә. “Довольно!”- ди солдат. Күрше егете аңламаганга салынып, тагын ике чүмеч тондыра. Солдат, кызуга чыдамыйча: “Җитте дип әйттем бит инде!”- дип ачуланып ләүкәдән сикереп төшә.

-Мондый мәзәк хәлләр тормышта еш очрый. Минем дә бер мәзәк сөйлисем килә. Бер хаттан өзек укыйм.

Альфинур!Мин синең кузенңе трехкратно поцеловать итеп обещать итәм. Бер вакыт некому сүз әйттермәм. Үзем бу случайны гомергә онытырмын. Бу миңа гомерлек урок булсын... Әгәр минем обещаниягә ышансаң, мин синең ышанычны отправдать итү өчен все сделаю. Кирәк булса, гомеремне опасность астына куярга риза.”

-Әйе, телебезгә карата мондый караш, руслашу гадәти күренешкә әйләнде. Чын татар теле авылларда гына сакланып калды. Ә авылдан шәһәргә торырга килгән кайбер әбиләрнең сөйләшүләрнен тынлыйк әле.

-Әйдә, әйдә пайдум дамуй, дамуй пайдум!

-Нәрсә, әби, әллә этегез дә русча гына сөйләшәме?

-Әй, әбиләр, әбиләр! Авылдан калага киләсез дә, гел бөтенләй ят мохиткә эләгәсез. Оныкларыгыз белән генә түгел, хәтта этләре белән дә русчалатып сөйләшә башлыйсыз!

-Гафу ит инде, кызым, болай булгач, оныгымны гына түгул, маэмаебызны да татарчага өйрәтәчәкмен!

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

***

Тел кешене дус итә

Бер-беренә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

-Ә мин сезне җәнлекләрнең дә үз ана телләрендә сөйләшүләре турында шигырь белән таныштырырмын. Шәүкәт Галиев “Рус казлары га-га-га”

Русларда да бар казлар,

Татарда да бар казлар.

Рус казлары: га-га-га, ди,

Татар казы: кыйгак, ди.

***

Русларда да үрдәк бар,

Татарда да үрдәк бар.

Русныкылар: кря- кря, ди,

Татарныкы: бак-бак, ди.

***

Русларда да бар әтәч,

Татарда да бар әтәч.

Русларныкы: кукареку!

Татарныкы: кикрикүк!

***

Руслардада бар маэмай,

Татарда бар маэмай,

Рустагысы: гав-гав, ди,

Татарныкы: гау-гау, ди.

***

Гав, гавларга юлыксам мин,

Русча гына эндәшәм.

Һау, һауларны күргән чакта,

Гел татарча сөйләшәм.

2 нче а.б. Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игътибар арту, аңа йөз белән борылу-бик күпләрне куандырырлык вакыйга. Татар теленең дәүләт теле булуына да ирештек. (“Озак дәшми торганнан соң...” Ш. Маннапов шигыре)

Ниһаять, чыдам төкәнде,

Ачарга булдык телне!

Бу ни гаҗәп,

Без күбебез

Дәшмичә йөри-йөри,

Анабыз өйрәткән телне

Онытканбыз түгелме?

Онытканбыз түгел соң

Халкыбыз гадәтләрен:

Ана сөте белән кергән

Монең мәрхәмәтләрен?

Упкынга терәлгәч кенә

Сискәнеп уяндык без.

Ярый әле соң булса да,

Уянып, уйландык без...

Туган тел искә төшерде

Шәҗәрәбезнең анык:

Без бит хәтта үлгәндә дә,

Газраилне күргәндә дә

Дәшми калмаган халык!

1нче а.б. Составында йөз меңләгән сүзләре булган телебезгә әкренләп югалу, бетү, өй теленә генә әверелеп калу куркынычы яный башлады. Бу хәл милли горурлыгы булган бер генә кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел.

Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игьтибар арту, ана йөз белән борылу-бик күпләрне куандырырлык выкыйга.Республикадан читтә яшәүче кардәшләребезнең активлашуы, хәтта Америкада, Австралиядә, Финләндиядә гомер итүче милләттәшләребезнең туган телдә аралашуга, татар халкының гореф-гадәтен, сәнгатен, җырларын күңелгәсеңдерергә ашкынып, сагынып, күрешергә килүләре бик үрнәк алырдай, гыйбрәтле мисал.

Халидә исемле бер турист ханым Япониядә татарча укырга мөмкинлек булмагач, “балаларыбызны туган телсез калдырсак, алар безне кичермәс- ләр”,- дип, Американың Сан-Франөиско шәһәренә күчеп китүләре турында әйтә.

Америкадан килгән кунакларның гомуми фикере: “Кеше үзенең туган телен- ана телен белмәсә, яхшы түгел”. Аларның балалары үз телләрен дә сөйләшәләр икән.

Безнең татар яшьләре арасында ана телен белмәгәннәре биниһая күп. Бәлки, үз телебезне белмәгәнгә чит телләрне тиз өйрәнә алмыйбыздыр? Бу җәһәттән Каюм Насыйри йөз тапкыр хаклы: “Кеше... үзенең телен кагыйдәсез дә белер һәи һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс. Ләкин башка телне телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”.

1нче а.б. Туган тел акыл үсешенең нигезе һәм белем хәзинәсе ул. Туган телне үзләштергәндә бала сүзләренә генә түгел, ә хисапсыз күп төшенчәләрне, күп фикерләрне, тойгыларны, телнең логикасын, филологиясен дә үзләштерә. Менә шундый ул халык педагогы- бөек туган тел!

Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, әһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә кирәк.

Югары культуралы булуга туган телеңне яхшы белү дә керә. Үз халкына ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәле эштә эшләмәсен, һич тә югары культуралы кеше дип әйтеп булмый.

1нче укучы. Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

***

Балам”,-диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм

Әнкәем”,-дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

2нче укучы. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

***

Иң изге хисләреммне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам

3нче укучы. Халкым теле- халык теле,

Аннан башка минем илем юк;

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

4нче укучы. Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

***

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән:

-Мин җирдә кеше!- диеп.

5нче укучы. Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма–

Туган телне онытма!

***

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без– “Туган тел” дән туганнар.

Без– Тукай оныклары.

6нчы укучы. Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

***

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз кошкай буласың,

Белмәсәң ана телен.

***

Сандугач язын сагынып

Кайтса да туган илен,

Үз көен онытса әгәр,

Аны назламас идем.

(“Яратыгыз” җыры башкарыла Р.Миңнуллин сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе.)

7нчы укучы. Әткәң- әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшкай да, айга да.

***

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенем белән.

...Әлифбамны дога итеп

Укыймым күңелемнән.

***

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә,

Туган тел бер генә була-

Әнкәй кебек бер генә.

8нчы укучы. Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына,

Бөтенләйгә түгел- вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.



Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы төсле саклар идем,

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

9нчы укучы. Ул сүзләрн җырга әйләндергәч,

Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

Җыры булыр алар киләчәкнең.

***

Әйтә алмыйм әле: ул җырлардан

Аз булса да дөнья үзгәрерме?

Тик югалтмам, туган телем, синнән

Алып торган асыл сүзләремне.

10нчы укучы. Туган тел ул үһәңле дә, йомшак та ул,

Татлы да ул, гүяки бер ширбәтсыман.

Туган телем белем биргән чишмә дә ул,

Ныклап авыз итсәң әгәр шул саф судан.

***

Якты, нәфис сүзләрең күп, беләмен мин,

Шул сүзләрең белән данлыйм туган илне.

Синең белән сөям, җырлыйм, көләмен мин,

Синең белән котлыйм шат яңа көнне мин.

11нчы укучы. Кем яратмый икән үз милләтен,

Һәркемгә дә газиз үз теле.

Үз телендә сөйләшергә теләү

Милләтчелек түгел, билгеле,

***

Җитәр инде бик күп өнсез яттык

Өмет баглап кулай форсатка,

Бердәм булып яклыйк азатлыкны

Ирешер өчен изге максатка.

2 нче а.б. Дәүләте булган халыкның гына киләчәге бар. Татарны яклаучы дәүләт Татарстан булырга тиеш. Төп максат- Татарстан чәчәк атсын, ныгысын, мөстәкыйль булсын. Шундый дәүләт барлыкка килсә генә дөньяның теләсә кайсыягында яшәүче татарларга җиңеллек булыр. Безгә төп йортыбызның хуҗалары булырга, үзебез эшләп тапкан байлыклардан үзебез файдалырга, бер йордыкка тупланып яшәргә кирәк.

Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел.

Туган илем, туган җирем,

Тыныч, имин булсын гел.

1нче а.б. Безнең бурыч- халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.

Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

***

Әни кебек газиз күреп

Туган тел” дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.

***

И телем синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

2 нче а.б.

Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек,

Сөенеп җырлыйк, туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телик!

(“Туган тел” җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре, халык көе)




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров1859
Номер материала ДВ-044226
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх