Инфоурок Другое Статьи"Туган тел һәм әдәбиятын укытуда дәрестән тыш эшчәнлекнең роле" статья

"Туган тел һәм әдәбиятын укытуда дәрестән тыш эшчәнлекнең роле" статья

Скачать материал

Туган тел һәм әдәбиятын укытуда дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Укытучы булу җиңел түгел! Мөгаллим ул - гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш.

Хәзерге заман мәктәбе үзен раслау өлкәсендә төрле тәҗрибәләр аша үсеш кичерә. Нинди генә укыту – тәрбия яңалыкларына иярсәк тә, заман таләбе бер: баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле. Һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә һәм дәрестән тыш вакытын дөрес итеп оештырганда гына аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Ә нәрсә соң ул дәрестән тыш эшчәнлек?

Дәрестән тыш эшчәнлек - дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбиви юнәлешнең бер алымы.

Дәрестән тыш эшләр гомумдидактик принципларга нигезләнеп оештырылырга тиеш: максатчанлык, фәннилек, системалылык, эзлеклелек, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу, балаларның мөстәкыйльлелеге һәм иҗади активлыгы, тормыш белән бәйлелек.

Шулай ук дәрестән тыш эшләр ирекле- ихтыяри булырга тиеш. Әйтик, һәрбер эшне оештыруда, аны үткәрүдә балалар теләп катнашырга һәм үткәрелгән чараң , эшең файдалы булырга тиеш.

Дәрестән тыш эшләрнең дәресләр белән тыгыз бәйләнештә булуын онытмаска кирәк. Чаралар укучыларның дәрестә алган белемнәрен киңәйтәләр, тирәнәйтәләр, ныгыталар. Ә укытучы алдында укучыны җәлеп итү бурычы тора. Дәрестән тыш эшләрнең тематикасы, юнәлешләре, төрләре бик күп. Мәктәпләрдә түгәрәкләр, атналыклар, кичәләр, конференцияләр, очрашулар, бәйгеләр, ярышлар оештырылырга мөмкин.

Дәрестән тыш эшләр үткәрү җитди һәм катлаулы мәсьәлә булып тора. Һәр чара тиешле дәрәҗәдә, методик яктан дөрес үтсен өчен, беренче чиратта, укытучы белемле, иҗади фикерләү сәләтенә ия, бар яктан мәгълүматлы булырга тиеш!

Дәрестән тыш эш төрләреннән мәктәп практикасында гаять зур популярлык казанганнары- кичәләр. Эшнең бу төрендә укучыларны сан ягыннан да күбрәк катнаштыра алу мөмкинлеге бар. Иреклелек һәм активлылыкның чиге юк. Кызыклы ярышлар, конкурслар, бай эчтәлекле чыгышлар белән укучыларны җәлеп итүне максат итеп куйдым. Кичәләрнең укучыларга тәрбияви йогынтысы да, белем бирү һәм укучыларның сәләтен төрле яктан ачу мөмкинлекләре дә зур.

Шуңа да кичәләрне төрле темаларга үткәрәм . Халкыбызның авыз иҗаты күп төрле. “Табышмак әйтәм- җавап тап”, “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр”, “Мәкальләрдә- халкым зирәклеге” исеме астында уткәрелгән кичәләр укучыларымда намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, җаваплылык, тыйнаклык кебек уңай сыйфатлар формалаштыруда, аң-белем бирүдә, халкыбызның зирәклегенә, тапкырлыгына тагын бер кат ышануга зур этәргеч бирде дип уйлыйм мин. Мондый кичәләрне һәрдаим үткәрергә тырышам. Шулай ук “Әдәп төбе - матур гадәт”, “Хәтер йорты”, “Татар сөлгесе - күңел көзгесе”, “Дуслык бит ул - тормыш үзәге”, “Озын толым” темаларына үткәрелгән кичәләр укучыларымны рухи яктан гына баетып калмады, татар халкының гореф-гадәтләре, алардагы иң күркәм сыйфатлар белән таныштырды, милли хисләр культурасы тәрбияләүдә дә булышлык итте. Һәрбер үткәрелгән кичәләр укучыларның сөйләм дәрәҗәсен үстерүгә, сөйләмдәге кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә дип уйлыйм. Шуңа күрә күренекле язучы, композиторларның, сәнгать эшлеклеләренең туган көннәрен билгеләп үткәндә, әдәби кичәләрне, шигырь уку кичәләрен кызыклы һәм үтемле итеп оештырырга тырышам. Укучыларым бик теләп куренекле язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәләр, аларның иҗатын яктырткан презентацияләр әзерлиләр. Шулай ук КВН, Тамчы-шоу кебек уеннарда да бик актив катнашалар.

Укучыларның класстан тыш эшләре белән җитәкчелек итүдә, уку культураларын камилләштерүдә туган тел атналыклары үткәрүнең дә роле зур.

Атналыкларга алдан план төзибез, әзерлек чаралары күрәбез. Атна азагында нәтиҗәләр ясыйбыз, уңышлар, җитешсезлекләрне билгелибез, актив укучыларга, җиңүчеләргә грамота-дипломнар, бүләкләр тапшырабыз. Атналыкта мәктәбебез шагыйрьләренә һәм рәссамнарына үз көчләрен җиң сызганып сынап алырга мөмкинлек тудырам. Чөнки укучыларым арасында каләм тибрәтүчеләр дә, менә дигән итеп рәсем ясаучылар да шактый. Башлангыч сыйныфларда, мәсәлән, билгеле бер шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләү, шул әсәр буенча рәсем ясау формаларын кулланырга мөмкин. Атналыкларны, гомумән, барлык кичәләрне , бәйгеләрне дә бөтен мәктәп күләмендә уздырырга тырышам. Мондый чараларда башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмый.

Дәрестән тыш эш төрләреннән бик мөһиме - олимпиадалар. Укучыларның белеме тирәнәйсен өчен системалы, эзлекле, максатчан эш алып барам. Нәтиҗәм дә юк түгел: укучыларым район күләмендә үткәрелгән олимпиадада призер булдылар.

Укучыларны класстан тыш эш төрләренең тагын берсенә җәлеп итәргә була. Бу- фәнни- гамәли конференцияләр... Немец психологы Вильям Штерн тәгълиматы буенча, балаларның 3%-ында гына иҗади сәләт үзеннән-үзе формалаша, ә башкаларына исә тышкы этәргеч көч кирәк. Әнә шундый этәргеч көч – укытучы, димәк, мин. Укучыларымны һәрдаим эзләнүгә этәрәм. Эзләнү эшендә мин аларга дәрестә үтелә торган темаларны тәкъдим итәм. һәр укучыга үз эшен яклау, аның өстенлекләрен күрсәтү, аңлату мөмкинлекләрен тудырам. Бала әнә шулай итеп ачыла бара, мөстәкыйль эшләргә өйрәнә. Укытучының үзенә ышануын тойган укучы бернинди кыенлыктан да курыкмаска өйрәнә дип саныйм.

Укучыларым республика, төбәкара һәм районкүләмендә үткәрелгән конференцияләрдә даими катнашып торалар. Мәсәлән, Габделхак Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша камиллеккә” 3 нче Республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары, Каюм Насыйри исемендәге XVII төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укулары, Күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә, «Мансур Шиһапов исемендәге яшь каләмчеләрнең республикакүләм иҗади конкурсында” (бу конкурста минем 5 укучым катнашты) уңышлы чыгыш ясадылар, призлы урыннар яуладылар. Районкүләмендә үткәрелгән “Балалар иҗатына багышланган әдәби бәйге”ге дә  

  • Иң яхшы шигырь; 
    - Үзем язам әкият; 
    - Мин – хәбәрче номинацияләре буенча 6 укучым катнашты.

Татар теле һәм әдәбиятын устерүдә, саклап калуда , рухи байлык туплауда китап уку мөһим чара булып тора. Хәзерге заман укучысының бик сирәге генә китап укый. Баланы әдәби әсәр укырга ничек җәлеп итәргә сон? Әлеге сорауга җавапны мин “Россиякүләм Әдәбимарафон” проектында катнаша башлагач таптым. Әлеге проектны мәктәп күләмендә дә үткәреп карарга ниятләдем. Укучыларым 21 көн дәвамында укыган әсәрләреннән иң ошаган өзекләрне дәфтәр битләренә язып бардылар. Берничә укучым үзләренә аеруча ошаган әсәр буенча китапнамә эшләде. Соңыннан “Китап дөньсына сәяхәт” исеме астында искиткеч җанлы әңгәмә оештырдык. Китапта бит сүз тәме, матурлык тәме, акыл, нәсыйхәт. Укучыларымның да шуны аңлап кабул итүе һәм китапка тартылуы - минем өчен иң зур куаныч!

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Әмма менә шул орлыкларны ничек итеп, нинди ысуллар кулланып чәчәсең , ничек итеп тәрбияләп үстерәсең аның уңышы шуңа бәйле. Минем иң зур теләгем: әнә шул белем орлыклары, киләчәк тормышыбызда өметле, матур чәчкәгә әйләнсә иде.










5

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 876 943 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.10.2019 333
    • DOCX 25 кбайт
    • 3 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габдрафикова Алсу Ильдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    Габдрафикова Алсу Ильдусовна
    Габдрафикова Алсу Ильдусовна
    • На сайте: 7 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 5
    • Всего просмотров: 15179
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой