Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Туган телем сыйныфтан тыш чара
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Туган телем сыйныфтан тыш чара

библиотека
материалов

Туган телем – ана теле.

Туган тел” җыры яңгырый.

-Сөекле шагыйребез Г. Тукай үзенең туган телне хөрмәт итүе турында әнә шул сүзләрне әйткән. Чыннан да , туган телне чын мәгънәсендә ярату – туган илеңне, әткәң – әнкәңне ярату белән бер ул. Халык юкка гына туган телне ана теле дип атамаган.

Тел кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер –берсе белән аралашырга, бер – берсен аңларга, бер – беренең теләк максатларын, уй – фикерләрен белергә ярдәм итә. Бөек рус педагогы К. Д. Ушинский телнең шәхесне тәрбияләү һәм үстерүдәге роле турында: “ Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчанда шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла”,- дигән. Без – татарлар. Безнең өчен әнә шундый тел – татар теле. Язучы – шагыйрь Әхәт Гаффар сүзләре белән әйтсәк:

Без - татарлар. Без – татарлар!

Татар исемен без Шушы исем белән

Горур йөртә торган бер халык. Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без – татарлар! Без – татарлар:

Шулай диеп белә Яшибез без җирдә

Безне бөтен дөнья илләре. Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без – татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде!

Әйе, безнең туган телебез – татар теле. Ул Рәсәйдә яшәүче 7 миллионга якын халыкның ана теле. “ Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”,- дигән телебезне үстерүгә гаять дәрәҗәдә зур өлеш керткән Каюм Насыйри. Телебезнең үсеш тарихы Кол Гали, Г. Кандалый, М. Гафури кебек шагыйрьләребезгә барып тоташа, аны Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Х. Туфан дигән титаннар дәвам иттерә, аларның әсәрләре телебезгә, туган илебезгә мәхәббәтебезне ныгытканннан- ныгыта бара.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “ әти”, “әни”, “әби”,”бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә әнә шул туган тел ярдәм итә.Милли шагыйрьләребезнең җанга якын шигырьләрен укып рухланабыз.Менә бүген дә без аларның туган телгә – татар теленә булган җылы хисләре белән тулы шигырьләрен ишетербез. ( укучылар бер-бер артлы шигырьләр укыйлар.)

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Сандугач язын сагынып

Кайтса да туган илең,

Үз көен онытса әгәр

Аны назламас идем.

-Күрәсез, укучылар, шагыйрә безне үз телебезне ихтирам итәргә, аны олыларга, хөрмәтләргә куша. Шуңа тагын түбәндәге сүзләрне өстәргә мөмкин булыр иде:

Мәрхәмәтле бул син туган телгә,

Ихтирамлы бул син сүзләргә.

Сүзне кирәк мәңге яңартырга,

Сүзне кирәк мәңге эзләргә.

Кадерле укучылар!Халкыбыз турында аны белгән төрле милләт кешеләре җылы сүзләр әйткән. 1930 нчы елда М. Горький, мәсәлән, республикабызның 10 еллык уңае белән җибәргән котлау программасында: “ Мин хезмәтчел халык энергиясе белән барлыкка китерелгән тарих баласының баһадир булып үсеп җитәчәгенә ышанам.Татар халкы турында балачактан ук бөтен белгәннәрем: аның аек, чиста-пөхтә булуы, хезмәт сөючәнлеге, йомшак күңеллелекне максатка ирешүдә кирәкле ныклык белән куша алуы – болар барысы да миндә шундый ышаныч тудыра”,- дигән иде.

Әйе, татар халкы – аек акыллы, батыр халык ул.Аның теле дә үзенә лаеклы. Шагыйрь Наҗар Нәҗми туган телебез турында болай ди:

Гаҗәп бу җир! Я ул рәсем кебек,

Я ул – җырчы, җырның остазы.

Үлән төсе җилләр, чәчәк назы,

Кош тавышы – аның моң сазы.

Үз телендә ул барысын да миңа

Җырлый – көйли, сөйли һәр көнне.

И туган җир! Ничек яшәр идем

Аңламасам синең телеңне.

Укучылыр! Без бәхетле халык. Чөнки безнең үз әдипләребез, шагыйрьләребез, рәссамнарыбыз, композиторларыбыз бар. Аларның әсәрләрен без үзебезнең ана телебездә укыйбыз, тыңлыйбыз,җырлыйбыз. Менә бу бик борынгы көйгә кемнәр генә сокланмас икән. ( “ Гөлҗамал “ көе башкарыла.)

Чордаш шагыйрьләрнең сүзенә композиторларыбыз язган җырларның күбесе безне дулкынланырга мәҗбүр итә.Аларның һәр сүзе, һәр җөмләсе кешеләрне бер-берсенә шәфкатьле, ихтирамлы, миһербанлы булырга өнди. Әйдәгез, балалар, хәзер Луиза Батыр – Болгариның Роберт Миңнуллин сүзләренә язган “ Яратыгыз” дигән җырын тыңлап алыйк.

Безнең телебез – матур, күркәм тел.Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту. Үзгәртеп кору җилләре телебезне үстерү өчен дә зур мөмкинлекләр ачты. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. Милләттәшләребез арасында үзенең татар булуы белән горурлану сүзләре ишетелә башлады.

Республикабызда татар мәктәпләренең саны арта, рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнү кертелә, ана телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү мәктәпләре, класслары ачыла. Аларны кадрлар белән тәэмин итү өчен республикабыз югары уку йортларында, педучилищеларында татар группаларына укучылар күбрәк кабул ителә, Чаллыда, Казанда, Алабугада педагогия университетлары да мөстәкыйль эшли башлады, анда татар бүлекләре бар.

Кадерле балалар! 1990 елның 30 августы халкыбыз тарихына истәлекле көн булып кереп калды. Ул көнне Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Республикабызда татар һәм рус телләренә дәүләт теле статусы бирелде. Хәзер инде суверен республикада туган телебезнең тагын да үсүе өчен киң мөмкинлекләр ачылыр дип уйлыйм. Бүгенге ана теле, әткәм – әнкәм теле дәресен халкыбызның милли уеннары белән тәмамлыйбыз.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 30.09.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров259
Номер материала ДВ-021723
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх