Инфоурок Другое Статьи"Туган телем татар теле" Авыл халкы өчен мәдәният йортында халыкара телләр көненә багышланган кичәдә чыгыш ясау

"Туган телем татар теле" Авыл халкы өчен мәдәният йортында халыкара телләр көненә багышланган кичәдә чыгыш ясау

Скачать материал

МБМББО “Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай”

“ЛМР” МБ ТР

 

 

 

 

 

 

 

Тема: “Туган телем-татар теле”

(Мәдәният йортында халыкара телләр көненә багышланган кичәдә чыгыш ясау)

 

Максат: 1.Авылдашларны балалар бакчасында татар телен өйрәнү белән таныштыру;

2.Татар телен  өйрәнгәндә килеп чыккан авырлыкларны әйтү;

3.Туган телебез-татар теленә кадер-хөрмәт тәрбияләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чыгышны  әзерләде:1 категорияле татар

теле тәрбиячесе Кашипова  Р.Н.

 

 

 

Февраль  2017

Исәнмесез, хәерле кич хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар!

Мин Кашипова Рамилә Наил кызы, Шөгер “Тургай” балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Бүген сезне үземнең эшем белән таныштырып китәсем килә. Безнең балалар бакчасында 100 дән артык бала тәрбияләнә. Шулардан 4-5 бала гына чын рус , ә калган балалар татар милләтеннән. Шулай булуына карамастан, балалар бакчасында 7-8  бала гына чын татарча  үз телендә аралаша диеп әйтә алам. Ә калган балаларны руслашып беткән дисәк тә ялгыш булмас.Моның сәбәпләре:

1.Балалар бакчасында барлык шөгыльләр дә рус телендә алып барылу;

2.Өйдә ата-аналар, әби-бабайлар, абый-апалар белән рус телендә аралашу; 3.Төркемдә балалар үзара уйнаганда да гел рус телендә сөйләшеп уйнау;

Балалар тәрбияче биргән сорауны аңлап, ләкин рус телендә җавап бирәләр. Ә хәзер татарча ничек була диеп сорагач,татарча авырлык белән җавап кайтаралар. Дәресне башлар алдыннан мин төркемдәге балалар белән исәнләшәм. Алар да минем белән бик матур итеп исәнләшәләр. Аннан мин алардан “Хәлләр ничек?” дип сорыйм. Алар барсы бергә бертавыштан “Яхшы, әйбәт, рәхмәт” дип җавап кайтаралар. Шул сораудан соң мин барлык балаларга да хәерле көн телим. Алар да миңа “Хәерле көн Рамилә Наилевна!” дип хәерле көн телиләр. Бу әлбәттә бик матур күренеш.

Дәрестә яңа сүзне  түбәндәгечә өйрәнәбез. Мәсәлән киемнәр темасын үткәндә чалбар рәсемен күрсәтәм һәм сорыйм: “Бу нәрсә?”. Белгән бала әлбәттә җавап бирә.  Аннан соң мин үзем ачык итеп  “Чалбар” диеп кабатлыйм. Сүне балалар белән бергәләп кул чабып 3-4 тапкыр кычкырып, иҗекләргә бүлеп “чал-бар” диеп кабатлыйбыз. Шунна соң бу сүзне шыпырт, аннан соң җырлап әйтәбез. Аннары мин “Чалбар” рәсемен балаларга бирәм. Балалар бер-берсенә чалбар рәсемен биреп, кычкырып кабатлыйлар. Болай эшләгәндә сүз ныгырак истә кала. Сүзне тагын да истә калдырыр өчен “Ватык телефон” уенын уйныйбыз. Бу уен аша балаларның игътибарлыклары, ишетү сәләтләре үстерелә.

     Балаларга татар теле өйрәтү  төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе, үтемлесе  һәм нәтиҗәлесе - уеннар. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Шуңа күрә уен барышында балалар телне тизрәк һәм җиңелрәк  үзләштерәләр. Һәм минем уйлавымча уеннар телне өйрәнүгә кызыксынучанлык  югалмасын һәм кимемәсен өчен дә кирәк.

     Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.  Дидактик уеннар аша бала күп яңа информация ала. Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

     Балаларны  татар теленә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам. Балаларның татар теле шөгылендә нинди тема үтүләренә карап төрле дидактик уеннар үткәрергә тырышам. Моның өчен татар теле бүлмәсендә һәр группа балаларына төрле темаларга карата дидактик уеннар ясалган.  Балалар бу дидактик уеннарны бик теләп уйныйлар.Бу уеннарны яңа тема үткәндә дә, кабатлау дәресләрендә дә, теманы ныгыту өчен дә кулланырга була. Мәсәлән, шул ук “Киемнәр” темасын үткәндә “Яңа киемнәр тәкъдим ит”, “Күңелле шакмак”, “Курчакны киендер”, “Керләр юабыз”, “Киемнәр кибетендә”дидактик уеннарын уйнап, балаларның диалогик сөйләмнәрен үстерәбез.

Балаларның телен, сөйләмен үстерүдә  өстәл уеннары, җырлы-биюле уеннар, анимацион сюжетлар, татарча мультфильмнар карау бик зур нәтиҗә бирә. Җырлы-биюле уеннарны да балалар бик яратып уйныйлар. Шул ук “Чалбар” сүзен өйрәнгәч тә җырлый торган җырыбыз бар. Бу җырны балалар хәрәкәтләр белән күрсәтеп, биеп җырлыйлар:

Минем чалбар матур, синең чалбар матур. ( 2 тапкыр)

Әйе шул, әйе шул, минем чалбар матур! (2 тапкыр)

Мин өйрәткән яңа сүзләрне балалар төркемдә тәрбиячеләре белән дә кабатлыйлар. Өйрәнгән һәр дәрес темасын, сүзләрне, рәсемнәрне “Татарча сөйләшәбез” почмагына урнаштырам.Дәрестә ятлаган шигырь, уен сүзләрен язып, әти-әниләр алсын өчен кечкенә кесәгә куям. Ләкин бу почманы әти-әниләрнең карарга вакыты юк, яки кызыксынмыйлар. Аларның күбесе татар теле кирәк түгел дип уйлыйлар. Кечкенә чактан ук баланы телгә өйрәтсәк, ул тизрәк отып ала, программаны яхшы үзләштерә. Ә мәктәпкә киткәч татар теле өйрәнү әти-әни өчен дә, бала өчен дә бик авырлаша.

Хөрмәтле әбиләребез, сезгә дә зур үтенечем бар. Оныкларыгыз аңласын өчен алар белән рус телендә түгел, ә татарча аралашыгыз, татарча сөйләшегез. Ашарга утырганда да бисмилла сүзләрен әйттереп ашатыгыз. Ашап бетергәч, гади генә булса да дога кылу сүзләрен өйрәтегез:

Ходай бирә торсын,

Әти алып кайта торсын,

Әни пешерә торсын,

Без ашый торыйк.

Амин-амин алаху әкбәр. Болай эшләгәндә бала акыллы, шәфкатьле, миһербанлы, тәмле телле булып үсәчәк.

Хөрмәтле авылдашлар! Балаларның үз туган телләрендә әти-әниләре белән сөйләшүе-аларга рәхәт, күңелле, җан җылысы бирә. Үзенең әти-әнисен, туган илен яраткан кеше туган телен дә ярата, хөрмәт итә. Без дә үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез. Үз телебездән оялмыйк, аны саклап, яклап калу, балаларны туган телебез-ана теленә өйрәтү-безнең изге бурычыбыз. Бергәләп эшләсәк, телебез дә, милләтебез дә юкка чыкмас. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Туган телем татар теле" Авыл халкы өчен мәдәният йортында халыкара телләр көненә багышланган кичәдә чыгыш ясау"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный архитектор

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 611 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.02.2017 479
    • DOCX 27 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кашипова Рамиля Наилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кашипова Рамиля Наилевна
    Кашипова Рамиля Наилевна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 52441
    • Всего материалов: 50

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой
Сейчас в эфире

Информационная интоксикация: методы исцеления

Перейти к трансляции