Инфоурок / Другое / Конспекты / "Туган ягым - алтын бишек" проект эше

"Туган ягым - алтын бишек" проект эше



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Федоровка районы Өчбүләк төп гомум белем бирү мәктәбе







Проект эше:

Туган  ягым – алтын бишек


                                                                 









  Программаны эшләде:

                                                                   башлангыч сыйныфлар  

                                                           укытучысы Файзуллина Г.Р.

                      

2015-2016 уку елы

Эчтәлек:

 

I.                   Кереш өлеш

II.                Төп  өлеш

1.     Проект эшчәнлегенең нигезләнүе.

2.     Проект эшчәнлегенең төрләре, төп критерийлары.

3.     Проект эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр.

4.     Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше.

 

III.           Йомгаклау.

IV.            Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар.

V.               Программа эчтәлеге.

                                                                 









Хәтерләүдән курыкма син!

                                                                   Үткәннәрне онытма син!

                                                                   Бел син ерак бабайларның

                                                                   Ничек итеп көн иткәнен

                                                                   Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

                                                                   Нинди уйлар, нинди моңнар

                                                                   Безгә калдырып киткәнен

     Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Районыбыз һәм  Өчбүләк авылы тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, мәктәп тарихын өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать сөючеләре белән очрашу оештыру.

Ватанпәрвәрлек дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.

Программада  туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.Туган якны өйрәнү эше укучыларны эзләнү, танып белү эшенә этәрә.

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

     Туган ягыбыздан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара.  «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык. Бу программа  туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәк материалларын туплау нигезендә төзелде.  

 

Проект эшчәнлегенең максатлары:

     -тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау.

     -укучыларда район, авыл тарихы турында күзаллау булдыру;

     -укучыларда туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт  

      тәрбияләү;

     -районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен   

      формалаштыру. 

     -рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

      -иҗадилык, эзләнүчәнлек, проект төзү технологияләрен белү, проектны яклый белү 

 Бурычлар:

-         укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

-         балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата

кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска

өйрәтү;

     -    балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

     -    балаларда иҗат итү омтылышы уяту;

     -    экскурсияләр үткәрү.

      -    авыл тарихын, авылыбызның күренекле шәхесләрен ачыклау;

      -    авылым эчендәге һәм тирә - яктагы тау, чокыр, болын, елга һ.б. географик  

           объектларның атамаларын өйрәнү;

     -   күркәм йолалар,борынгы гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан халык – авыз   

         иҗаты туплау.

 

     



Проект эшчәнлегенең нигезләнүе:

  Һәр кеше яшәеш чорына нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Киләчәк буын өчен, авыл тарихын өйрәнүгә материал туплау бик мөһим.  Архивларда күп кенә материаллар юкка чыккан, безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән көн кими. Алар буыннан – буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Милли гореф - гадәтләребез онытылып бара Шушылардан чыгып  проект эше, эзләнү эше алып барырга булдык.

 

Проект эшчәнлеге нигезендә түбәндәгеләр тормышка ашырылырга тиеш:

- һәр өлкәдә тупланган материал билгеле, тиешле системага салынырга;

-һәр төр материалның кайдан, кайчан алынганлылыгын, ягъни чыганакларны күрсәтү;

- һәр төр башкарылган эшкә нәтиҗә ясап барырга;

- проект эшен якларга.

    

Проект эшчәнлегенең  төрләре:

- гамәли эзләнү, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр, эзләнүләр, күргәзмәләр, кара – каршы сөйләшүләр, экскурсияләр, архивларда булу, буклет ясау, уен дәрес, дәрес презентация, телдән журнал, өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплау.

Проект эшчәнлегенең төп критерийлары булып:

     конкрет һәм дөрес материал туплау, җыелмасын булдыруһәм проект эшен яклау

     тора.

 

Проект эшчәнлегенреализацияләү өчен мөһим шартлар:

-авыл халкы, әти - әни, укытучы һәм укучыларның бердәм һәм максатчан   

  юнәлдерелешле эшчәнлеге;

- фәнни  чыганаклар булу;

- өлкән буын кешеләре белән аралашу тора.

 

Проект эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр:

ӘҢГӘМӘЛӘР:

- Үткәннәргә сәяхәт

- Күренекле якташларыбыз

- Авыл тарихы

- Туган ягым- туган төбәгем 

ОЧРАШУЛАР:

-Мәктәбем – горурлыгым, мәктәбем йөз аклыгым

- Хөрмәтебез олы сезгә.

-Алар даны мәңгелек!

СОРАШУЛАР ҺӘМ СӨЙЛӘШҮЛӘР ҮТКӘРҮ:

-Язма мәгълүмат туплау.

КҮРГӘЗМӘЛӘР:

- Өчбүләк – минем туган ягым

-Эзләгән табар

  Ташка кадак кагар.

СӘЯХӘТЛӘР:

-Челтер – челтер ага Өчбүләк чишмәләре: “Ашкадар” елгасы башы, авыл эченнән аккан “Әлимә”, “Тугай” чишмәләре

-Җирле музейга бару (Мәктәп музее)

-Туган ягым – яшел бишек – табигатькә сәяхәт

-“Кояшкай” балалар бакчасы

-Мәчет – изге урын

- Китапханә

АУДИО, ВИДЕО ЯЗМАЛАР БУЛДЫРУ:

-Зыялы затлар

-Күренекле якташларыбыз

-Челтер – челтер чишмә

-Мәктәбем – горурлыгым

-Без бәләкәй чакларда

- Яшь чак истәлекләре

- Авыл безнең киләчәк.

 

Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше:

- туган илгә, җиргә һәм нигезгә хөрмәт, мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү;

- укыту –тәрбия эше: белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту, дәресләрдә туган  

  җир, туган төбәк турында өстәмә материал алу;

- буш вакытларны җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгылләнеп үткәрү.

 

Проект эшчәнлегендә кулланылган әдәбият:

 -проект  эшен  башкарганда, архивларда сакланып калган материалларны өйрәнү.

 - Өчбүләк мәктәбе һәм авыл китапханәсенә барып, андагы үзебезнең җирлеккә    

   кагылышлы материаллар белән танышу.

-музей җитәкчеләреннән өстәмә материаллар алу.

 

    

Проект эшчәнлегенә йомгак:

     Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан –буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйга, бәет, мөнәҗәт, риваятьләр. Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек.  Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача туган як тарихын өйрәнүгә ирешәчәкбез.  Бәлки бу тарих тулысынча да булмас, әмма кайбер архивларда сакланган материаллар,  өлкәннәр сөйләме, энциклопедия материаллары безгә план нигезендә үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Тарихи төбәкне өйрәнгәнгәндә авыл атамаларына  да игътибар итмичә мөмкин түгел.  Шыңар авылына караган атамалар  арасында бик күптәннән исемләнеп, үзгәрешләр кичермичә, буыннан-буынга күчеп, ерак гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткәннәре дә, әле генә атала башлаганнары да бар. Күбесе – борынгы атамалар. Алар безгә борынгы бабаларыбызның тормыш – көнкүреше, һөнәрләре гореф – гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник  составы , кәсебе , булып узган вакыйгалар һәм башкалар турында мөһим мәгълүматлар бирә.

  Минем уйлавымча,  туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен ,  кадерле хатирәләрен саклау белән бергә , һәрбер җирле атама- үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул.

   Киләчәктә без  бу проект эшен  дәвам итәргә уйлыйбыз,  тагын да тулыландыра алырмын диеп ышанып калабыз.

Кулланылган әдәбият  һәм чыганаклар.

   Әдәбият

1.     Федоровка районы турындагы китап.

2.    Мәктәп музее

3.     Ветеран укытучылар сөйләмнәре.

4.     “Ашкадар таңнары” газетасы.

5.     Архив материаллары

6.     Район музеенда сакланган материаллар.

7.     Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.

8 . Ф.Мустакимовның шигырьләр җыентыгы























Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-166017

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>