Инфоурок Другое Другие методич. материалы"Туган ягым-нефтьчеләр төбәге".Сыйныфтан тыш уку дәресе

"Туган ягым-нефтьчеләр төбәге".Сыйныфтан тыш уку дәресе

Скачать материал

3-4 сыйныф укучылары сыйныфтан тыш уку дәресләре

                                                       Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре“Ямашнефть”

нефть һәм газ чыгару идарәсе прогимназиясе

  1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                                            укытучысы Вилданова Алия Игиз кызы

Тема:  Туган ягым-нефтьчеләр төбәге

Максат:  укучыларга Татарстан нефть промышленностен үстерүче шәһәрләр турында мәгълүмат бирү, туган якка мәхәббәт , горурлык хисләре тәрбияләү

Дәрес барышы.

1.Укытучы сөйләме.

Татарстан территориясе нефть-газлы Идел-Урал провинциясенә керә. Нефть сүзе гарәпчәдән кайнау дип тәрҗемә ителгән “нафата” сүзеннән яки чистарыну, тазарта торган ут дип тәрҗемә ителгән “нафтар” сүзеннән чыккан. Нефтьнең латинча исеме oil petroleum - сүзгә-сүз тәрҗемәсе “таш мае”.

        Археологик дәлилләрдән күренгәнчә, кеше нефть һәм битумнан алты - сигез мең еллар элек файдаланырга өйрәнгән. Битумны төзелеш һәм гидроизоляция материалы итеп кулланганнар. Аның ярдәмендә кирпечләрне бер-берсенә беркеткәннәр, юлга таш түшәгәндә кулланганнар. Нефтьне медицинада, бәлзәмләүдә һәм мумияләштергәндә, ышкылучы агач өслекләрен майлау өчен, яктырту өчен, хәрби мәсьәләләрдә кулланганнар. “Утлы уклар” ул -очларына нефть сеңдерелән сүс уралган уклар. Аларны яндырып дошманнарына атканнар. “Грек утлары” н дошманның хәрби корабларын кырып бетерүдә оста кулланганнар. Нефть, күкерт, селитра катнашмасын су өстенә диңгезгә түккәннәр һәм яндырып җибәргәннәр. Ялкын бик тиз арада таралып һөҗүм итүчеләрнең корабларын яндырган.

        Идел буенда нефтьнең барлыгы турында беренче хәбәрләр бер мең җиде йөз өченче елга кагылалар. «Казаннардан язалар, Сок елгасында күп нефть тапканнар…» - дип яза “Ведомости” гәҗите. Нефтьне ул вакытта елга, күлләр өстеннән тукымалар ярдәмендә җыйганнар. Шулай ук кул белән казыган чокырлардан, коелардан чиләк һәм чүмечләр ярдәмендә алганнар.

       Ике йөз кырык биш елдан соң, бер мең тугыз йөз кырык сигезенче елның егерме бишенче июлендә, татар авылы Тимәш (хәзерге Ромашкино) янындагы болында, өченче скважинадан фонтан булып нефть ургылып чыга. Татарстанда җир астыннан алтмыш ел эчендә өч миллиард тонна нефть алына.

 

 2.    Укучылар белән әңгәмә:

-  Нефть промышленностен үстерүдә Татарстанда тагын кайсы  район һәм шәһәрләрдә эш бара дип уйлыйсыз?  

(Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Азнакай, Сарман, Мөслим, Минзәлә)    

Хәзерге вакытта Лениногорск районы Тимәш авылында беренче нефть бәреп чыккан җирдә һәйкәл куелган .

 (Шушы шәһәрләр турында презентациядән берничә слайд күрсәтелә).

-Укучылар, ә хәзерге көндә нефть ничек, кайсы әйберләрне җитештерүдә  файдаланыла?

(Ягулык, промышленность товарлары,   төзелеш  материаллары ,  машиналар ясау, химия продукцияләре  җитештерүдә кулланыла).

- Татарстан нефтенә 70- ел тулуны билгеләп уздык. Республиканың экономика үсешенә нефть чыгару нык тәэсир итә? Ничек уйлыйсыз, шушы вакыт эчендә авыл һәм шәһәрләребез ничек үзгәрде?

(Шәһәр, авыллар үсте, төзекләнде: мәктәп, балалар бакчалары төзелде, елдан-ел зур йортлар җиткерелә, юллар салына).

Презентациядән слайдлар карыйлар Татарстан авылары һәм шәһәрләре күренешләрен

-Безнең туган шәһәребез Әлмәттә нинди үзгәрешләр сизәбез? Безсә монда яшәве уңайлымы?

(Әйе, без туган шәһәребезне яратабыз, монда кешеләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган:

спорт сарайлары, культура йортлары, театр, парклар, ял йортлары, нефтьчеләрнең үз хастаханәсе  бар, болар- барысы да халык өчен ).

Презентациядә Әлмәт шәһәре күренешләре

3. Укытучы: Сезнең кайсыгызның әти-әниләре, яисә туганнары нефтьче булып эшли? Алар нинди эшләр башкаралар? (Укучылар нефть прмышленносте өлкәсендә эшләүче әти-әниләре, туганнары, танышлары профессияләре турында сөйлиләр. Бу эшне алдан өйгә бирү отышлырак).

4. Йомгаклау. Нәтиҗә чыгару.

- Димәк, нефтьче булу өчен күп һөнәрләр өйрәнергә кирәк: инженер, геолог, оператор, бораулаучы, төрле машиналарда эшләүчеләр, лаборант һ.б.

- Бу профессияләрне өйрәнү өчен хәзер үк тырышып укырга кирәк. Мәктәпне тәмамлагач, профессиональ белем алыр өчен нефть техникумы,  институтында  белем алырга кирәк.

Сыйныфтан тыш уку дәресе

Тема:  Нефтьче һөнәре-мактаулы эш.

Әсгать Сәлах. Саф күңел китабы (1 нче дәрес)

                                                       Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре“Ямашнефть”

нефть һәм газ чыгару идарәсе прогимназиясе

  1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                                            укытучысы Вилданова Алия Игиз кызы

 

Максат:  укучыларны  хезмәткә өйрәтү, аларны каһарман нефтьчеләр, новаторлар үрнәгендә тәрбияләү, киләчәктә туган халкыбызга, илебезгә хезмәт итү теләге уяту.

Дәрес барышы.

1.Укучылар татар халкының эш сөю, хезмәткә өйрәтүгә караган мәкальләрен тактадан укыйлар, мәгънәләрен аңлаталар.

“Белгән- белешкә ярый, белмәгән ни эшкә ярый”

“Белгәнне яраталар, белмәгәнне өйрәтәләр”

“Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең”

“Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә”.

2.Уку мәсьәләсен кую .Укытучы сүзе: укучылар, безнең тирәбездә нефтьче һөнәрен өйрәнеп, гомере буе шул өлкәдә хезмәт куйган кешеләр яши. Безнең  алар турында, аларның ничек эшли башлаулары, нинди казанышлар яулаганы турында күбрәк беләсебез килә , шулай бит.Әлмәт каһарманы,  Социалистик хезмәт герое исемен яулаган кеше- Әнвәр  абый Сафиуллин турында ишеткәнегез бармы? Язучы Әсгать Сәлах аның турында һәм аның хезмәттәшләре турында “Саф күңел” дип аталган китап чыгарган.

  3.Укучылар дәреснең максатын билгелиләр: алдынгы нефтьче Әнвәр Сафиуллин турында өйрәнәбез, китапка күзәтү ясыйбыз, өзекләр укыйбыз.

4.Уку мәсьәләсен чишү. Әсәрдән өзек укыла. Бу өзектән укучылар  Әнвәрнең сугыштан соң Армия сафларында хезмәт итүе, туган якларына кайтып, Нефть чыгару идарәсенә эш эзләп килүе,87 нче скважинага урнашуы турында  мәгълүмат алалар.

Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла  - сүзлек өстендә эш:

Скважина- җир астыннан нефть чыгару өчен махсус җайланма

 холык -характер

вазифа- эш

мөһиме - кирәкле

тәвәккәл- курыкмыйча  эшли башлаучы

кыргыч- махсус эш коралы

чыгыр- коедан тартып чыгарыр өчен әйләндерә торган җайланма,

Әңгәмә:

Укытучы:

-Әнвәр өлкән инженер Разак Закировның  нинди профессиональ, кешелек  сыйфатларына  игътибар итә? Шул урынны табыйк әле.

    Укучы:

    “Шартлатып сүзен сөйли, ут кебек фикерли, эшкә дә кайнап тора. Кешеләр белән якыннан эшли, үзе тыныч, әйбәт холыклы, эштә тәвәккәл, лом тотып, гади эшче вазифасына да   алына,кайнарланып эшли, тирләп чыга, иң мөһиме-аның булышуы файдага булсын.Ул-инженер, рационализатор.”

Укытучы:

-Хезмәттәше Әминов Әнвәргә нинди киңәш бирә?

     Укучы:

 “ мөһиме –үз вакытында скважинага скребок төшерергә онытмаска.Cкребок-безнеңчә кыргыч була инде ул.Астан торба буйлап нефть килә бит.Ә ул куе, парафинлы. Ага- ага парафин шул торба эченә утыра. Аны каплый башлый, нефтьнең юлын бикли.Менә шул парафин торбаны капламасын өчен, аны әледән-әле кыргыч белән чистартып торырга кирәк” .-ди.

  Әнвәр эшкә тотынды.Тимерчыбыкка беркетелгән кыргычны скважинага төшерде дә, аннары, чыгырны әкрен генә әйләндерә-әйләндерә, аны күтәрә башлады....Өлкән оператор бер сменага бу кыргычны скважинага 2-3 тапкыр-700, 800, хәтта 900 метр тирәнлеккә төшерергә, шушы араны даими чистартып торырга кирәклеге турында аңлатты..”

Укытучы:

-Беренче көннәрдә Әнвәр үзен ничек хис итә? Эше ошыймы?

 Эштән арып-талып кайта, хәзергә авыр булса да, киләчәктә                           булдырачагына ышана.

-          Эшкә барганда нинди уй-хисләр кичерә?

Тагын да әзерләнебрәк, дәртләнеп, илһамланып бара эшенә. Тизрәк өйрәнәсе, стажировка үтәсе, һөнәренең серенә төшенәсе килә аның.

-          Әнвәрнең хезмәттәшләре нинди? Аңа булышалармы?

Иптәшләре дә тырыш, бер-берсенә үрнәк күрсәтеп эшлиләр.

    - Әнвәр шул белемнәре белән канәгать буламы?

           Юк , ул белемен тирәнәйтү өчен укырга кирәк икәнен аңлый.

5.Йомгаклау. Дәрес башында өйрәнгән мәкальәр Сафиуллин Әнвәргә туры киләме?

Нәтиҗә: димәк, нинди дә булса һәнәрне өйрәнер өчен, белем алырга, авырлыкларга карамыйча тырышып эшләргә кирәк, шунда гына осталык килә.

6. Өйгә эш.Ә.Сафиуллинның беренче эш көннәре турында сөйләргә әзерләнергә.

Сыйныфтан тыш уку дәресе

Тема: Тырышкан-табар, ташка кадак кагар.

Ә.Сәлах. Саф күңел (2 дәрес)

                                                       Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре“Ямашнефть”

нефть һәм газ чыгару идарәсе прогимназиясе

  1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                                            укытучысы Вилданова Алия Игиз кызы

 

Максат: укучыларда чын профессия кешеләренә хөрмәт, хезмәт  сөю хисләре, тырышлык, тәвәкәллек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1.      Халык мәкаленең мәгънәсенә төшенү: “Тарткан атка-йөкнең авыры”

Укучылар Ә.Сафиуллинның тырыш , булдыклы , алдынгы нефтьче булуы турында сөйлиләр.

2.Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы

Нефть чыгару эше гел авыр, кул хезмәте белән генә башкарылса, 3 млн тонна чыгарырга мөмкин булыр идеме икән?  Яңа технологияләрне кем уйлап чыгарган, дип уйлыйсыз?

   Укучы:

         Нефтьчеләр үзләре дә эшне җиңеләйтү юлларын эзлиләр, рационализаторлар                  барлыкка килә. Төрле автомат җайланмалар кулланыла башлый.

-Нефтьне скважинадан товар паркына куу өчен  автомат җайланмасы куллану эшчеләрнең хезмәтен шактый җиңеләйтә. Скважинада автомат ябучы-автозакрыватель  оператор Рафик Әмирханов уйлап таба.Тора-бара тәүлегенә өч смена эшләү бетә, чөнки төнлә автоматлар эшли.

- Нефтьчеләр тагын нинди авырлыклар, кыенлыклар кичерәләр?

             Бу эштә еш кына аварияләр дә булып тора.

2.Өзекне уку дәвам итә:“Аврия , чыннан да бик катлаулы булып чыкты. Кайдадыр җир астында, Кәшер авылыннан ерак түгел, нефтьүткәргеч шартлаган. Нефть атып чыккан бер җирне көрәкләр белән  казып. Ачып карадык, өзелгән урынны тапмадык.Аннан торбаның буеннан-буена киттек... Ул елларда нефтьне скважинадан җыю пунктына куган вакытта  торбада зур басым хасил була, сыйфатлы электродлар җитмәү сәбәпле, торбаның ике башын гомерлек итеп ябыштыра алмыйлар иде. Менә шушы хәл еш кына торба шартлауга, күп-күп нефть агып чыгуга , колхоз басуларын мазутка батыруга китерә иде.”

-Хәзерге көндә мондый аврияләргә юл куелмый. Табигатьне саклау кешелек өчен кирәк. Нефтьчеләр чишмәләрне торгызу буенча зур эш башкаралар. Агач утырту, яшелләндерүне үзләренең бурычы дип саныйлар (слайдларда төзекләндерелгән чишмәләр, парклар күрсәтелә).

3.Укучылар китаптан өзекләр укыйлар, рәсемнәр карыйлар, альбомнан төрле елларда эшләгән нефтьчеләр турында мәгълүмат белән танышалар.

Укытучы: әсәрнең төп герое Әнвәр- алдынгы оператор, тырыш эшче. Тырышлык бушка китми.Шушы тырышлыгы белән ул үзенең тормышын да яхшы гына көйләп алып бара. Үзе яраткан кыз белән тормыш кора, улларын үстерәләр. Йорт сала. Әнвәр әнисен, туганнарын да ташламый, аларга да һәрвакыт булыша, эшкә өйрәтә.

Ә.Сафиуллин 35 ел хезмәт куя, ул төрле бүләкләргә лаек була. Шуларның иң зурысы-Социалистик хезмәт Герое исеме. Ул лаеклы ялга киткәннән соң да актив җәмәгать эшлеклесе булып кала. Укучылар белән очрашуларда катнаша.

            Иртә әле- тынмаячак,

            Бер дә тынып тормаячак

            Батырлар җыры.

            Батырларга яу бетмәгән,

            Үтмәгән әле, үтмәгән

             Батырлар чоры!

             Батырлар чоры!

                                                 Роберт Миңнуллин.

4.Дәрескә чакырылган нефтьче әти-әниләр чыгыш ясыйлар.Кайда укулары, ничек профессия алулары, хезмәтләре турында сөйлиләр.

Дәрес ахырында укучылар М.Җәлилнең “Имән”,  “Бакчачы карт” шигырьләрен, якташ язучы Т.Шәмсуаровның нефтьчеләр турында шигырьләрен яттан сөйлиләр.  

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Туган ягым-нефтьчеләр төбәге".Сыйныфтан тыш уку дәресе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по кредитованию

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 989 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.07.2016 861
    • DOCX 32.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вильданова Алия Илгизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вильданова Алия Илгизовна
    Вильданова Алия Илгизовна
    • На сайте: 7 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6150
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Цифровые валюты и правовое регулирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стартап: от идеи к успеху

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 18 регионов

Мини-курс

Психологические аспекты развития и состояния личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе