Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Туган як" мәктәп музеена экскурсия
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

"Туган як" мәктәп музеена экскурсия

библиотека
материалов

Халкыбызның милли бизәкләре” (“Туган як”музеена экскурсия)

1.Укытучы: Безнең мәктәптә "Туган якны өйрәнү" музее эшли. Безнең музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар.

Музейның төп максаты: татар халкының гореф-гадәтләренә,йолаларына,тормыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр җыю;

Музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү.


2.Укучы.Менә алар—халкыбызның күңел җәүһәрләре, җаны хакында сөйләүче бу чигүле эскәтер-сөлгеләр, милли күлмәкләр,купшы калфаклар-түбәтәйләр, гаҗәп нәфис чулпылар-алкалар, ачык бизәкле, бөтен дөньяга билгеле - күн читекләр...

3.Укучы.Элекке заманда татар хатын-кызының милли киеме аска таба киңәеп киткән иркен күлмәктән һәм шуның өстеннән киелә торган камзулдан гыйбарәт булган.

Күлмәкне бер генә төсле тукымадан — атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утыртма яка белән, изүен ачык итеп теккәннәр. Күлмәкне кайвакыт киң воланнар яки бөрмәләр белән бизәгәннәр. Авыр, төсле тукымалардан— бәрхет, сукно, парча, ефәктән тегелгән камзул озын яисә кыска җиңле һәм җиңсез озын жилетны хәтерләткән.

4. Укучы.Хатын-кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювелирларның осталык серләре һәм эш кораллары буыннан буынга тапшырылып килгән. Ювелирлык эше белән ир-атлар да, хатын-кызлар да шөгыльләнгән. Кешеләр аерым-аерым да, кечкенә генә артельләр булып та эшләгәннәр. Алар ясаган әйберләр: алка, муенса, чулпы , беләзек, йөзек, балдак тәннең төрле урыннарын бизәгән.

Бизәнү әйберләренең кайберләрен көн дә кигәннәр, ә кайберләрен бәйрәм көннәрендә, кунак-төшем килгәндә, сәяхәткә чыкканда такканнар.

5. Укучы. Бизәкле күн читекләр, туфлиләрне җирле халык кына түгел, бүтән төбәктәгеләр дә яратып кия. Аларны төсле йомшак күн сафьяннан, бераз катырак булган юфтьтән, кайвакыт кәҗә тиресеннән тегәләр.

Күнне салават күперенең барлык төсләренә диярлек маналар, аннары, бизәк төшергәндә, трафаретка салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, ефәк, кайвакыт алтын һәм көмеш җепләр белән тоташтырып тегәләр.Күннән бизәкләп тегелгән әйберләр һәрвакыт кул белән эшләнгән һәм шуңа күрә уникаль булган.

6Укучы.Бизәкләп туку өй һөнәрчелеге һәм вак мануфактуралар рәвешендә яшәп килгән. Татар кызлары һәм хатыннары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станогы артында утырып, үзләренә бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә, сабантуйга бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр.

Оста куллар бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен белгәннәр. Болар-чүпләм, төсле чүпләм, кыялап сугу һәм аеруча традицион булган асалап сугу. Кызыл яки алсу төстәге борынгы сөлгеләргә төшерелгән эре-эре, катлы-катлы геометрик бизәкләр нигездә буй-буй булып сөлге читләренә урнаштырылган: төп буй киң булып, як-якта таррак бизәкләр ясалган. Өске һәм аскы буйдагы бизәкләр гадәттә бер-берсен кабатлап килгән.

7. Укучы.Декоратив иҗатның бүтән төрләре белән чагыштырганда, чигү киңрәк таралган булган. Казан татар хатын-кызлары бала чактан ук чигәргә өйрәнгәннәр, кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләгәннәр.

Чигү өчен төрле тукымалар—үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган.

8. Укучы Элек-электән оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләренә бөтен тырышлыкларын куеп, зәвык белән милли киемнәр теккәннәр. Кышкы озын төннәрдә кызлар, яшь киленнәр аулак өйләрдә кич утырып йон эрләгәннәр, оекбаш-бияләй бәйләгәннәр. Өрсәң очып китәрдәй мамык шәлләр бәйләргә дә оста булганнар. Өйне бизәү өчен төрле бизәкләр төшереп ефәк җепләр белән ашъяулыклар, сөлге-тастымаллар, намазлык, аяк чолгаулары чиккәннәр.

Ир-атлар чабата үргәннәр,савыт-саба ясаганнар.Олы яшьтәге апалар,Коръән сурәләре укыганнар,ә әниләр үзләренең балаларына бишек җырлары җырлаганнар һәм кызыклы әкиятләр сөйләгәннәр.

9. Укучы.Эштән соң өстәл янына утырып менә шушындый җиз самавырдан чәй эчкәннәр.Бәйрәмнәрдә чәй янына төрле тәмле ризыклар куелган:чәк-чәк,кош теле,бавырсак кебек милли ризыкларыбыз табынның күрке булып торган.

10. . Укучы. Татар халкы элек-электән, тырыш,эшчән,һәм кунакчыллык сыйфатлары белән танылган. Безнең музейдагы эш кораллары һәм савыт – сабалар моңа дәлил булып торалар.Шушы чуеннарда кимендә җиде-сигез кешедән торган гаиләләр өчен тәмле азык хәзерләгәннәр,пешкән ризыкны мичтән ухват белән тартып чыгарганнар.

11. Укучы.Бу ураклар белән әби-апаларыбыз кырларда иген урганнар.Ир-егетләр балта белән агач эшкәрткәннәр.Озын,юан бүрәнәләрне ышкылап зур,матур өйләр төзегәннәр.

Элек менә шушындый үлчәүләр булган, аларны бизмән дип атаганнар.Авырлыкны шушындый герләр ярдәмендә үлчи торган булганнар.Кайчак гер ролен алдан үлчәнеп куелган йозак,кадак кебек предметлар да үтәгән.

12. Укучы. Татар халкы электән үк чисталыкны яраткан.Әбиләребез шушындый юу такталарын кулланып, кер юганнар, көянтә-чиләк асып инешкә кер чайкарга барганнар. Юылган керне сырлы бәләк белән кыйнаганнар,соңрак исә күмер үтүкләреннән куллана башлаганнар.

13. Укучы .Татар осталары иң борынгы заманнардан ук металлны нәфис эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Бакыр, бронза, көмеш, кургаш һәм хәтта алтыннан алар бизәнү әйберләре, йорт кирәк-яраклары, ат дирбияләренең состав өлешләрен ясаганнар, корал бизәгәннәр.

Соңрак осталар нигездә металл комганнар, су салу өчен савытлар, тәлинкәләр, поднослар, тимердән коелган сандыклар эшли башлаганнар.

Һәрбер татар гаиләсендә шәхси гигиена почмаклары булган.Анда ләгән, су салып юу өчен, комган яисә чүмеч урын алган.Бит-кулны һәм аякны сөртү өчен сөлгеләр,юынганнан соң алыштырырга аяк һәм өс киемнәре эленеп торган.Юынып арулангач кына табын янына, яисә намаз укырга уза торган булганнар.

Укытучы.Туган як" музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 28.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров319
Номер материала ДВ-104955
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх