Инфоурок Другое Другие методич. материалы"Тукай- безнең күңелләрдә" әдәби-музыкаль кичә.

"Тукай- безнең күңелләрдә" әдәби-музыкаль кичә.

Скачать материал

https://pp.userapi.com/c421517/v421517082/a4b4/aXz6mLoPKCY.jpg

Мамадыш шәһәре өченче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтҗанова Римма Мулланур кызы

 

 

“Тукай- безнең күңелләрдә”

(дип исемләгән әдәби-музыкаль кичә)

 

 

Максат: Г.Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү; сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү, Тукай шәхесе белән горурлану; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

 “Бәйрәм бүген” җырының 1 нче куплеты тыңлана.

1 нче алып баручы.   Исәнмесез, хөрмәтле  кунаклар !

2 нче алып баручы.  Һәр  елны татар халкы  түземсезлек  белән  апрель аен көтеп  ала.  Ул  аны  табигатьнең  иң  матур  фасылы  булганы  өчен  генә  түгел ,  ә  сөекле, олы  шагыйребез  туган , безгә  Тукайны  бүләк  иткән  ямьле , матур  көннәр  итеп тә каршы  ала. Һәм  һәр  елны  татар  телендә  аралашкан  кешеләр  Тукай турында  уйлый ,  Тукай  шигырьләрен  ятлый.  Менә бүген  дә  без Тукайның туган көненә   җыелдык. Бүген шагыйребезнең  туган  көне. Бүген  -  бәйрәм  ! 

 

1нче алып баручы. Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

                                    Җылы яктан кошлар кайтканда.

                                    Туган көнең синең, бөек Тукай,

                                    Тугры халкың итә тантана.

2нче алып баручы . Туган җирең, халкың турындагы

                                    Шигырьләрең мәңге яшь синең,

                                    Син үзең дә безнең күңелләрдә

                                    Япь-яшь Тукай булып яшисең.

 1 нче алып баручы. Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

                                     Син мәңгегә безнең арада.

                                     Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән

                                     Туган халкың көдрәт ,көч ала.

  2 нче алып баручы. Балалар һәм өлкәннәр өчен гаять кадерле шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән шагыйрьнеӊ балачагы бик авыр шартларда узган. Язмыш тарафыннан бертуктаусыз кыерсытылган нәни Габдулланың тормыш сәхифәләрен искә төшереп китик әле.

 1 нче алып баручы. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.

“Бишек җыры” (әкрен генә ишетелә)

Нәни Габдуллага «әти» сүзен әйтергә насыйп булмый – биш айлык вакытында аның әтисе үлеп китә.

Сәхнәгә башына кәләпүш, өстенә камзул, аягына читек кигән бер укучы чыга. Ул нәни Габдулла булып сөйли.

Габдулла:

 Әти үлгәннән соң күпмедер вакыт үткәч, әнине Балтач районы Сасна авылы мулласына хатынлыкка сораганнар. Әни мине үзе белән алып китә алмаган, шуңа күрә Шәрифә исемле ярлы карчыкка асрамага биреп калдырып, Сасна авылына киткән. Бу карчык өендә мин артык бер бала булганлыктан, ул мине бөтенләй карамаган, хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән…

2 нче алып баручы:

Күпмедер вакыттан соң, яңа гаиләгә ияләшкәч, әнисе улын үзе янына, Сасна авылына алдыра. Нәни Габдулла әлеге гаиләдә яшәгән бәхетле көннәрен якты төш кебек булды, дип искә ала. Ләкин бу бәхет тә озакка бармый – аның әнисе дә вафат була. Бөтенләй ятим калган баланы үги әтисе Арча районы Өчиле авылында яшәүче бабасына кайтара. Үзләре дә бик авыр тормышта яшәгән бу гаиләгә Габдулла артык кашык булып килеп керә.

Габдулла:

 Үги әбинең үзе белән ияреп килгән алты баласы арасында мин бер чәүкә кебек идем. Мине елаганда юатучы да, ашыйсым-эчәсем килсә, ашарга бирергә ашыгып торучы да булмаган, мин бу гаиләдә бер бик кадерсез бала булганмын…

1 нче алып баручы:

Әлеге гаиләдә яшәгәндә, Габдулла еш авырган. Аның авыруына беркем дә игътибар итмәгән, хәтта «Үлсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә уйлаганнар. Көннәрдән бер көнне бабасы Габдулланы Казанга баручы бер ямщика утыртып җибәрә. Ямщик аны Печән базарында үз балалары булмаган бер гаиләгә – Мөхәммәтвәли белән аның хатыны Газизәгә асрамага бирә. Яңа әти-әниләре бик тырыш, кул эшенә оста кешеләр булганлыктан, Габдулланы монда тамагы туйганчы ашаталар, матур киемнәр тегеп киертәләр.

Габдулла:

 Әнием, көн-төн байларга кәләпүш тегә иде. Кәләпүшләрне илтергә барганда, мине дә үзе белән ияртә иде. Мин ул кешеләрнең йортларын, байлыкларын күреп, аларны оҗмахта торалар дип уйлый идем…

2 нче алып баручы:

Әмма ике ел тирәсе вакыт үткәч, Мөхәммәтвәли белән Газизә икесе берьюлы авырый башлый. Алар, әгәр без үлсәк, бу бала кемгә калыр дип, аны Өчиле авылындагы бабасына кайтарып җибәрәләр.

1 нче алып баручы:

Биредәге әби-бабай ничек тә Габдулладан котылу җаен карыйлар һәм малайны Кырлай авылында яшәүче Сәгъди абзыйга асрамага бирәләр. Габдулла өчен рәхәт, матур көннәр килә. Әлеге авылда күргәннәрен, ишеткәннәрен, үсеп шагыйрь булгач, Тукай үзенең шигырьләрендә һәм әкиятләрендә сурәтли.

  (Ишектән Гали белән кәҗә керә, сарык белән кәҗәнең авызында печән)

Кәҗә:  Гали мине бик ярата, печән генә ашатып тора.(Сарыкка төртә).

-Мә печән аша , ярый Гали бар , ул булмаса кем печән ашатыр иде? Әбинең печәне бетте ,чыгарып җибәрде бит безне.

Кәҗә белән сарык :

  Сандугачның балалары өздереп сайрый усакта.

 Бүреләр дә качып бетте куркып кәҗә сарыктан.

-Балаларга табышмак әйтик тә, әбине сагындык -бә-бә, мики-ки-ки. Кайтыйк инде.

 Туннарга киендерә , җылыта сөендерә,

  Тоягы анын ярык, исеме аның ....(сарык).

2 нче алып баручы: - Балалар, сез Г. Тукайнын нинди шигырьләрен беләсез?Тыңлыйк әле. Сарык :  -Ә мин аларны капчыгыма тутырам да, әбиемә сөйләрмен.

Шигырьләр.

(Малай белән маэмай керә. Маэмай чаба, өрә.)

Малай:Кая йөгерәсең, куып тотып булмый,тукта!

Маэмай: Тагын өйрәтә башлыйсың бит инде!

Малай: Тыңла сүземне, ярдәме тими калмас.

-Ах, җүләр маэмай!

Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

(Эт ике аягында басып тора).

1 нче алып баручы: -Әйе, балалар, кечкенә вакытта һәр нәрсәгә өйрәнеп үссәгез,зур үскәч үзегезгә җайлы була.

"Туган телне" яттан сөйләп, үсеп җиткәнбез шулай,

Барлык татар балалары ярата сине, Тукай.

Апрель җитсә, исемеңне җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай.

Кәҗә: - Исәнмесез, укучылар, бәйрәмгә чакырмасагыз да, мин дә килдем. Беләсезме, ни өчен? Ничек инде миннән башка бәйрәм үтсен? Әле менә Сарыкны да иярттем. Без сезне бүген сынап карарга булдык, Г.Тукай туган көненә җыелгансыз, ә шигырьләрен беләсезме соң? Без сезгә шигырьләреннән өзек укыйбыз, ә сез шигырьнең исемен әйтерсез.

Сарык: - Булдырдыгыз, балалар! Сез Г.Тукайның шигырьләрен бик күп беләсез икән. Рәхмәт сезгә,сау булыгыз.

 

2 нче алып баручы.

            Тукай, синең моңлы исем белән

            Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

            Синең сагыш тулы шигырьләрең  

            Халык җырларына әйләнгән.

1 нче алып баручы.

           Телсез идек, Тукай безне телле итте,

           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

           Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

2 нче алып баручы. Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман. Бүген без шушы илаһи телдә сөйләшәбез. Аралашабыз, җырлыйбыз! 

(Көй уйный, күбәләк булып киенгән бер кыз биеп йөри. Бер бала чыга.Сәхнәләштерелгән күренеш: " Бала белән күбәләк”.  Залга Шүрәле керә, кыз кача. Шүрәле бии, кызны эзли. "Пар ат" көе уйный. Биленә балта кыстырган Былтыр керә, агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.)

Шүрәле: Әй, егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?

Былтыр: Мин -Былтыр. Ә син кем?

Шүрәле: Мин - Шүрәле. Әйдә уйныйк инде.

Былтыр: Әнә бер бүрәнә ята, башында ярыгы бар, син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы. (Шүрәле бүрәнә ярыгына бармагын тыга, кулы кысыла).

Шүрәле: (елый). Бармагымны Былтыр кысты, ярдәм итегез.

Алып баручылар: Балалар, Шүрәле кызганыч бит, ярдәм итәбезме?

Былтыр: Итәбез. (Шүрәленең кулын тартып алалар).

"Шүрәле" уены оештырыла. Шүрәле уртада.

Былтыр: Ачуланган, турсайган, Шүрәлене күр әле,

                 Онытырга вакыт инде былтыргы үпкәләрне.

                 Әй Шүрәле, Шүрәле безнен янга кил әле,

                  Син яхшы бит, син әйбәт бит, бергәләп көлик әле.

Шүрәле:  Бигрәк озын кулларым, күзләрем йөреп тора.

                  Килеш килбәтемне күргәч, көләсең килеп тора.

                   Мин Шүрәле, Шүрәле, чакыргач килдем әле,

                  Онытып үпкәләрне көлдереп алыйм әле.

(Былтырны кытыклый , балалар көләргә тиеш түгел. Бию беткәч, Шүрәле балаларга рәхмәт әйтеп чыгып китә.)

Мин сезгә бик рәхмәтле,

һәрчак шулай Шүрәлегә

                 Булыгыз мәрхәмәтле.

Г. Тукай – үз ватанына, туган теленә, халкына чын күңелдән бирелгән шагыйрь. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яраткан һәм үзенең иҗатында да чагылдырган.

1) шигырь “Милли моңнар”

2) «Туган авыл»

3) “Пар ат” шигыре 

 

1 нче алып баручы:

Габдулла Тукай безнең арабызда булмаса да, аның үлемсез әсәрләре – шигырьләре йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә аның шигырьләрен укый һәм бөек Тукайны олылап искә ала.

2 нче алып баручы: Үзенең кыска гына гомерен Тукай халкына багышлады, аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте, ә «Туган тел» җыры татар халкының гимнына әйләнде

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Тукай- безнең күңелләрдә" әдәби-музыкаль кичә."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель научной организации

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 960 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.12.2018 369
    • DOCX 155.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухаметзянова Римма Муллануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 6
    • Всего просмотров: 34958
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Особенности психологической помощи детям

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 587 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 227 человек

Мини-курс

Методы сохранения баланса в жизни

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек

Мини-курс

Организация и планирование воспитательной работы в СПО

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе