Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Тукай бүген дә безнең белән.

Тукай бүген дә безнең белән.

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов



ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН!

ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ!

Бәйрәм бүген” җыры яңгырый. Балалар музыкага залга керәләр.



Алып баручы:

-Исәнмесез ,дусларым!

Хәерлекөн, балалар, кунаклар! Зәңгәр күк йөзенә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып, туган ягыбызга ямьле апрель ае килә. Моннан 127 ел элек безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән.

Гыйззәтуллина Зилә “Бәйрәм бүген”

Алып баручы:

Илдә кояш, җирдә кояш

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Тукай көне – безнең бәйрәм.

Җыр “Яз җитә”(2 нче сыйныф)

Җ.Фәйзи көе, Ф. Кәрим сүзләре.

1) Кояш көлеп карый безгә,

Күзләрчагыла,

Елгаларданбозлар ага

Дингезягына.



Кушымта: Яз, яз, язҗитә.

Тәрәзәнеачтылар.

Тып-тып-тыпитә

Эре-эре тамчылар.



2) Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әйҗырлашалар.



3) Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озынаккаен.

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

Видео-презентация “Тукай и сегодня с нами”.

Ведущий: Когда наступает Весна – солнышко улыбается, весело журча бегут ручейки, птицы возвращаются с теплых краев – в апреле месяце, каждый год мы с вами вспоминаем великого татарского поэта Габдулла Тукая.

- «Туган авыл» (җыр башкарыла)

Тау башына салынган дыр безнең авыл,

Бер чишмǝ бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тǝмен белǝм,

Шуңар кʏрǝ сɵям җаным-тǝнем белǝн.

Истǝн чыкмый монда минем кʏргǝннǝрем,

Шатлык белǝн уйнап гомер сɵргǝннǝрем,

Абый белǝн бергǝлǝшеп, кара җирне

Сука белǝн ертып-ертып йɵргǝннǝрем.

Бу дɵньяда, бǝлки, кʏп-кʏп эшлǝр кʏрем,

Билгесездер: кая ташлар бу тǝкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишлǝсǝм дǝ,

Хǝтеремдǝ мǝңге калыр туган җирем.

Алып баручы:Тукай авылны бик яраткан, кечкенәдән үк нечкә күңелле, табигать сөюче бала булган. Ул һәр бөҗәк, һәр үлән яфрагы, һәр чәчәк белән серләшкән. Сезгә дә, табигатьне яратсыннар дип, бик күп матур шигырьләр, әкиятләр язып калдырган. Әйдәгез, шуларның берничәсен тыңлап китәбез.

Көй яңгырый. Залга Күбәләк очып керә, чәчәкләр тирәли биеп йөри, чәчәккә куна. Кыз йөгереп кереп күбәләкне тотмакчы була.

Кыз: Нинди матур күбәләк, сөйләшикче бергәләп!

«Бала белән күбәләк» шигыре башкарыла һәм күбәләк очып чыгып китә. Кыз урман аланына сокланып йөри.



Бала: Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?



Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Тик гомрем бик кыска –

Бары бер көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Алып баручы Г.Тукайнын туган көненә багышлап бәйрәм кичәләре, рәсем күргәзмәләре оештырабыз. Бөек шагыйребезне зурлыйбыз, искә алабыз. Ул бик яшьли үлсәдә, әммә әсәрләре-озын гомерле. (през.)

Эш беткәч уйнарга ярый.

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.



Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.



Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:

«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!



Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»



Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:

«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.



Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».



Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.



Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,

Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!



Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»



Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:

«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.



Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»



Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.



Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач

Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!



Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»



Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:

«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.



Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».



Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.



Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине?

Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»



Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш,

Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;



Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,

Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.



Сабрит — сабыр ит.



Гали белән кәҗә”( шигырьләре укыла).

Гали белән кәҗә



Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.



Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.



Алып баручы.Нәни Габдулла бик моңлы бала була. Уз әнисен ул бөтенләй хәтерләми, ә ул яшәгән апаларның нәни улларын, кызларын йоклатканда, сөеп- назлап бишек җыры җырлауларын йотлыгып тыңлый торган булган, соңыннан үзе дә “Бишек җыры” иҗат иткән.



(Икенче сыйныф укучылары бишек янында курчагын йоклата, “Бишек җыры” н башкара).





( Залга Шүрәле керә)

Авырта, Былтыр кыстырды бармакларымны минем,

ʏлǝм, башка беркемне дǝ кетеклǝмǝмен димен!

  1. Шʏрǝле, кем гаепле? ʏзең. Син ʏзең явызлык эшлǝргǝ телǝгǝнсең, ǝ явызлыгың ʏзеңǝ тешкǝн.

Ш. Юк, юк, башкача начарлык эшлǝмǝм дип сʏз бирǝм. (Бʏрǝнǝсе килеп тешǝ).

Минем Тукай абый китапларын

Сезнең белǝн бергǝ укыйсым килǝ!

Китаптагы сорауларын

Сезгǝ бирǝсем килǝ!

Сорауларга дөрес җавап бирүчегә

Күчтәнәчләр бирәсем килә.

Алып баручы: Рǝхим ит, Шʏрǝле дус!

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара! (Яз)



2 нче бала.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була? (Җәй)







3 нче бала.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була? (Көз)



4 нче бала.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил- буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш)

Шүрәле: - Ə белǝсезме Г. Тукайның иң яраткан уены нинди булган? («Түбәтәй», балалар уйныйлар «Түбәтәй» уенын) ( Балар бакчасындагы балаларга

сүз бирелә)


Дусларым, сезнең белǝн бигрǝк кʏңелле, тик миңа урманга кайтырга вакыт җитте. Мине анда Шʏрǝле дусларым көтә.(шүрәле белән саубуллашу)

Алып баручы: Әйдәгез, Тукай әсәрләрен күзәтүебезне дәвам итик.”Кызыклы шәкерт” 2 нче сыйныф.



Кызыклы шәкерт



Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!



Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.



Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.



Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!









Алып баручы: Менә, дусларым, нинди матур кичәбез ахырына якынлашты.Г.Тукай иҗат иткән “Туган тел” җыры белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз.Бөек шагыйребез Г. Тукайны онытмагыз, аның иҗаты белән кызыксынып торыгыз дигән теләктә калабыз.

Туган тел” җыры башкарыла.






























































Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-216113
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>