II. Актуальләштерү.
(Слайд)
Халык
ашыга,
Китә
басуга,
Урагын ура,
-
Бу кайчак була?
2.
Кыралр буш
кала,
Яңгырлар
ява;
Җирләр
дымлана,-
Бу кайчак була?
3. Һәр
җир
карланган, Сулар
бозланган;
Уйный җил-буран. .
Бу кайчак,туган?
4. Боз
һәм кар
эреде,
Сулар йөгерде; Елап
елгалар,
Яшьләр түгелде.
- Хәзер елның кайсы фасылы?
-
Ә яз көне без нинди бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез ?
-Дөрес
, укучылар. 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Г. Тукай
дөньяга килә.
Мин
сезне бүгенге дәрестә Г.Тукай иҗаты буенча сәяхәткә алып барам.
|
(Җәй)
(Көз)
(Кыш)
(Яз)
- Яз.
-
1май, 9 май, Тукай туган көн.
- Җирдә
яз, яз исе, яз төсе. Матур теләкләр белән килсен яз. Кояшның нурлары җирне
җылыткан вакытта сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган.
|
II. Гомумиләштерү
һәм системага салу.
1.
Тормыш юлы (Слайд)
Аңа
дүрт яшь булганда әтисе, аннан әнисе үлеп китә. Шагыйрьнең газаплы авыр
тормышы башлана.
Бөек
Тукай булганчы син
Бәп-бәләкәй
Апуштан-
Кагылгансың,
сугылгансың,
Өтелгәнсең
сагыштан шул-
Тибелгәнсең
язмыштан.
Тукайның
берничә нигезенә баш иясе килә. Беренчесе- Кушлавыч, Тукай туган нигез. Шунда
туган, шунда дөньяга килгән. Әтисе йорты, әнисе йорты. Ул нигез нинди генә
булмасын,- баймы, ярлымы,- барыбер изге. Туфрагы изге. Яшь Габдулланың “
сәяхәте” шушы авылдан башлана. “ Өзелгән өмид”, “ Тәфтиләү”- иң үзәк өзгеч
җырлары әнисе Мәмдүдәгә багышланган... Икенче нигез- Кырлай, Кырлай урманы,
Кырлай табигате, Сәгъди абзый йорты... Бер Кырлай булачак шагыйрь Тукай
күңеленә күпме хис салган! “Шүрәле” шуннан, “Су анасы” шуннан. Кайчан, кайда
язылуларына карамастан, “ Туган авыл”, “ Туган җиремә”, “ Туган тел”, “ Пар
ат”, “ Көзге җилләр”- барысы да шуннан. Кушлавыч, Өчиле, Сасна, тагын Өчиле,
Казан, тагын Өчиле һәм Кырлай... Билгеле бер Кырлай, бер Казан арты гына
Тукай итмәгән. Шагыйрьгә күп нәрсә кирәк. Тукайны татар халкының тарихы,
язмышы бөек мәдәнияте тудырган. Нигезләр... Бер караганда, алай озак төпләнеп
яшәгән нигезе дә юк кебек. Ләкин, уйлана торгач, шушы таралган вак- вак
нигезләр олы бер нигез хасил итәләр. Ул нигез- ХАЛЫК. Аның тудыручысы да,
тәрбиячесе дә- халык. Тукай халкы турында болай ди : “ Халык зур ул, көчле
ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”
2.”
Туган тел” шигыре. (аудиоязма)
Әкрен
генә “Туган тел” көе уйнала. Укучылар, әйтегез әле, бу нинди көй?
-
Аны кем язган? Ә кайсыгыз яттан сөйләп күрсәтә? (бер укучы яттан сөйли яки
хор белән җырлатырга да була)
-
Рәхмәт , укучылар. Ә ни өчен туган телне белергә кирәк?
-
Дөрес укучылар, туган телебез безнең иң зур байлыгыбыз. Аннан кала тагын зур
байлыгыбыз бар. Ул нинди байлык икән?
3.
Өй эшен тикшерү
-Әйе.
Һәркемнең туган җире бар.Ул һәркемгә бик кадерле. Менә хәзер сез дә өйдә
туган җир турында язып килгән хикәяләрегезне укып күрсәтегез.
4.
“Туган авыл” шигыре (аудиоязма)
-
Хәзер мин сезгә аның “Туган авыл” шигырен тәкъдим итәм. Сез бу әсәре турында
нәрсә әйтә аласыз?
Автор безгә ни әйтергә теләгән?
-
Балалар, шигырьнең эчтәлеген тыңлаганда нинди күренешләр күз алдыгызга килде?
-
Ә Габдулла Тукай әсәрләренә кемнәр иллюстрацияләр, картиналар иҗат иткән?
5.
Тукай иҗатына рәсемнәр (Презентациядән карау) ( төркемнәр арасында
ярыш)
-
Биредәге китап күргәзмәсендә, сезнең күз алдыгызда шул рәссамнарның кайбер
иҗат җимешләре.
-Араларыннан
дәресебезнең темасына туры килгәннәрен генә сайлап алыйк әле. Хәзер ике
төркемгә бүленәбез. Рәсемгә төшерелгән әсәрнең исемнәрен дә атагыз.
-Рәхмәт.
Булдырдыгыз.
-
Балалар, биредә кем иҗат иткән әсәрләр?
-
Әйе, монда ул калдырган иҗат мирасы. Ул мирасны без кайдан укып беләбез?
-
Сез китап турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?
6.
“Китап” шигыре
-Бик
әйбәт, балалар. Г.Тукай да үз тормышында китапларга күп мөрәҗәгать иткән һәм
“Китап “ дигән шигырен язган.
(
Аудиоязма тыңлана).
а)
(Сүзлек өстендә эш)
Укучылар
, барсы да аңлашылдымы?
-Юк.
-Аңлашылмаган
сүзләрне укып чыгабыз. Аңлатмалы сүзлектән карап мәгънәләрен ачыклыйбыз.
б)-
Хәзер шигырьне эчтән укып чыгабыз.(Соңыннан бер укучы кычкырып
укый.)
-
Рәхмәт.
-Әйдәгез,
хәзер түбәндәге сорауларга әсәрдән файдаланып җавап биреп карыйк.
-
Шагыйрьнең нинди минутлары булган?
-
Андый вакытларда аңа нәрсә ярдәм иткән?
(
Укучыларның җаваплары тыңланыла)
-
Китап турында без тагын нинди шигырьләр укыдык?
-
Бу шигырьдә якын дус нәрсә иде әле?
-
Тукай
иҗаты буенча сәяхәтебезне дәвам итик
|
-“Туган
тел” җыры.
-
Г.Тукай
- Чөнки
без туган телдә сөйләшә, аралаша алабыз, иң беренче “әти, әни” дигән сүзләрне
туган телдә әйтәбез.
-
Туган җир, туган авыл.
(
Берничә укучы хикәясен укый).
-
Без
һәрберебез туган җиребезне үзебезчә күз алдына китерәбез, үзебезчә яратабыз
Г.Тукай да үзенең туган авылын бик яраткан. Аны иң матур сүзләр табып
мактаган. Авылын ярату хисләрен шигырь юлларына салган һәм бик матур “Туган
авыл” дигән шигырь язган.
-
Тавил Хаҗиәхмәтов, Бакый Урманче, Харис Якупов, безнең шәһәрдә яшәп иҗат
итүче Мөдаррис Минһаҗев.
-Габдулла Тукай әсәрләре.
-
Китаптан.
“Китап –
белем чишмәсе “ дигән сүзләрне безгә еш ишетергә туры килә. Чишмәдән су эчкән
кебек, без китапларны аңларга тырышып, кызыксынып укыйбыз.
-
Рух
– аң, фикерләү, психик сәләт
-
Дәрман
- көч
-
Дәрт
- теләк
-
Сәхифә
– 1. Иск. Китап, бит
2.
Газета-ңурнал, җыентык
-
Мәгъсумләнәм
- Мәгъсум – гөнаһсыз, саф, керсез күңелле
-
Өмид
берлә – өмет, ышаныч белән
Эче
пошканда, рухы төшкәндә, авырлыклар кичергәндә, хәсрәтләре булганда
Китапка
мөрәҗәгать итә.
Китап –
безнең дустыбыз, киңәшчебез, белем бирүчебез. Шуңа күрә китапларны саклап
тотарга кирәк.
-
Без
Җәвәд Тәрҗемановның “Якын дус” шигырен
өйрәнгән идек.
-
Ул
- Китап. Китап иң якын дус, иптәш, сердәш, киңәшче белән тиңләшә.. Ә дусны
табу бик авыр. Тапкач, югалтмыйча саклый белергә дә кирәк.
|
1. Г.Тукай иҗаты буенча бәйге
- Г. Тукайның нинди шигырьләрен,
җырларын, әсәрләрен беләсез икән? Шуны ачуклау өчен бәйге оештырыйк. Ике төркемгә
бүленәбез. Төркемдәге дөрес җавапка 1 очко бирелә. Күрсәтелгән иллюстрациянең
кайсы әсәрдән булуын әйтегез һәм дүрт юлын яттан укып китегез. (Слайдлар
күрсәтелә)
1. (“Кызыклы
шәкерт”)
2. (“Эш
беткәч уйнарга ярый”)
3.
(“Шүрәле”)
4. (“Су
анасы”)
5.
(“Кәҗә белән сарык әкияте”)
6.
(“Гали белән кәҗә”)
7.
(“Бала белән күбәләк”)
-
Бигрәк
зирәк балалар икәнсез. Рәхмәт.
Төркемнәр
арасында ярышны дәвам итәбез. Һәрбер дөрес җавап бер балл белән бәяләнә.
|
1. “Әйдә
әле, Акбай, өйрән
син,
Арт аягың белән
тор.
Аума, аума, туп-туры
тор, Төз
утыр яхшы утыр!”
2. Шул
чагында бу сабыйны чакыра тышка
кояш:
И сабый, ди,
әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
3. Нәкъ
Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай
диләр; Җырлаганда көй өчен
“тавыклары җырлай “ диләр.
4. Бер
вакыт китәм дигәндә, төште күзем
басмага; Карасам:
бер куркыныч хатын утырган басмада.
5. “Кәҗә
әйтә: “Кайгырмагыз, бездә ит
күп;
Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук!”
6. Безнең Гали
бигрәк тату кәҗә белән, Менә
кәҗә карап тора тәрәзәдән.
7. “Әйт әле
күбәләк,
Сөйләшик
бергәләп.
Бу кадәр күп
очып
Армыйсың син ничек?”
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.