Инфоурок / Другое / Конспекты / Тукай, Сәйдәш... Ике сүнмәс йолдыз- сценария
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Тукай, Сәйдәш... Ике сүнмәс йолдыз- сценария

библиотека
материалов

Тукай, Сәйдәш...

Ике сүнмәс йолдыз



Дөньяда бик аз булыр чын

Шагыйрь Габдулладай:

Ул – караңгы төндә яктырткан

Матур, ак тулган ай”. ( Ш. Бабич)


-Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар!

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла.

Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур бәя биреп бетермәслек байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Тукайның язмышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Малай. (Тукай рәсеменә карап)

Туган халкың өчен

Тиңсез илһам көчең,

Яшьлек дәртен бүләк итүче,

Иңнәрендә кургаш тау күтәреп,

Төн дәһшәтен ерып үтүче

Бөек җыр остазы!

Беркайчан да сине

Югалтмабыз хәтер күгеннән;

Бүген дә син, сөекле Тукай,

Карыйсың һәр өйнең түреннән.


Кыз. Бөтен татар халкы..

Ямьле Казан арты

Туган итә сине, үз күрә;

Әллүки”не сузып җырлый –җырлый,

Тиңдәше юк уңыш үстерә.

(Сәхнә артында “Әллүки” көе яңгырый)


Кыз.Сине сагына алар,

Алар өчен кайнар

Яшь йөрәгең, сүнмәс акылың.

(Әкрен генә пәрдә ачыла)

Син – Пушкины, Тукай, Лермонтовы

Эш сөючән татар халкының.


Малай. (Тәрәзәгә күрсәтеп)

Кырлай, Урман шаулый...

Монда хезмәт кайный.

Пычкы, балта тавышы тирәдә.

Кыз. Ял сәгате.

Шунда яшь бер егет “Шүрәле” не укып җибәрә. (“Шүрәле” биюе)

(Сәхнәгә егет чыга да Тукайның “Шүрәле” әкиятен укый. Кыз белән малай китәләр).

(Сәхнәгә яңадан кыз белән малай күренә. Аларга ияреп мәдрәсә шәкертләре, таз малай, су анасы, бабай, ишан, шүрәле, карлыгач, күбәләк, кәҗә, садугач, песи, эт һәм куян булып киенгән балалар чыга. Алар ярым түгәрәк булып тезеләләр).

Кыз. Әле генә сез тыңлаган “Шүрәле” кебек искиткеч матур, кызыктыргыч әкиятләр, нәфис шигырьләр, гүзәл җырлар иҗат иткән шагыйребезгә 125 яшь. Ә ул күрәсез, һаман яшь, һаман көләч. (Рәсемнәргә күрсәтеп). Даһи остазлары белән бергә үзенең иҗат тантанасын бәйрәм итә. Бу көн безнең өчен дә зур бәйрәм!


(Җ. Фәйзинең Г. Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый. Җыр бетүгә, алгы планга “Шүрәле” йөгереп чыга.)

Малай. Һич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен һәм убыр,

Барчасы юк сүз, аларның булганы

Юктыр гомер,

Җен-фәлән, дип сүйләшүләр

Искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле,

Шагыйрәнә ялган ул.

(Шүрәле куркып, бөтерелеп, озын кулларын һавада бутый-бутый, сәхнәдән югала).

Һич өрәк, албасты тулган

Сахралар, кырлар да юк;

Шүрәле асрап ята торган

Кара урман да юк.

Кыз. Карагыз әле, сөекле шагыйребезнең үзе һәм остазлары гына түгел, аның әсәрләренең геройлары да безнең арабызда бит. Әйдәгез, аларны тыңлап карыйк әле.

(“Таз” малай биюе.) (Читтә генә, бөрешеп, “ишан” тора.)

Малай. (ишанга төбәп)

Күзен йомган, муен бөккән, башына чалма чорнаган;

Кибән чалма кибәк башта;

Ишан булган, имеш, хайван!

(Таз малай һәм шәкертләр көләләр. Ишан каш астыннан ачулы гына карап, сәхнәдән чыгып китә).

Кыз. (шәкертләргә мөрәҗәгать итеп)

Нәрсә сөенгән буласыз. Сез бит шундый ишәкләрдән сабак алгансыз.

Шәкертләр. (берьюлы)

Нинди сабак?

Малай. Мәдрәсә сабагы.

(Шәкертләр “Әйе, дөрес” дигән кыяфәттә барысы бердәм башларын селкиләр)

Кыз. Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?

Шәкертләр. (тезләнеп, сузып-көйләп)

Күп яттык без

Мәдрәсәдә

Аңламадык

Бернәрсә дә;

Селкенмәдек

Таш төсле без,

Җилбер –җилбер

Җил бәрсә дә...

Әйдә халыкка хезмәткә,

хезмәт эчендә йөзмәккә;

Бу юлда һәр төрле хурлыкка,

Зурлыкка түзмәккә!

(Шәкертләр, Таз, Су анасы кереп китәләр)

Кыз. (шатланып, кулларын киң җәеп)

Безнең заманда шүрәлеләр дә, җен-пәриләр дә, шәкертләр дә, ишаннар да, су анасы да юк. Без, Тукай абый, синең шигъри энҗеләреңә сокланабыз, синең канатлы сүзләрең белән рухланып яшибез. Нәниләр дә, олылар да синең шигырьләреңне яратып укыйлар.

1 нче бала. Мин дә беләм Тукай абыйны.

Кыз. Нинди әсәрен?

Бала. “Кызыклы шәкерт”не.

Кыз. Молодец!

Бала. (эт киемендәге иптәшен җитәкләп уртага баса).

-Әйдәле,Акбай, өйрән син, арт аягың белән бергә тор;

Аума, ама, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

Акбай. –Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, я өч кенә.

Юк. Кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсы килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Бала. –Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул!

Картаеп каткач буыннар, эш белә уңайсыз ул!

2 бала. Ә мин “Бичара куян” шигырен беләм.

Малай. Әйдә, энем, алгарак чык.

2 бала. (куян булып киенгән иптәшен җитәкләп)

Мин куян әтисе белән.

Малай. Бик яхшы. Икегез дә узыгыз.

2 бала. –И куян, куркак куян.

Йомшак куян, моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

Куян. И җаным, син яшь бала шул, белмисең;

Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың....

(Сәхнә уртасына, җилпенеп, “Карлыгач” чыга һәм “Карлыгач” җырын җырлый. Бии –бии кереп китә. Шул чак Фатыйма бер читтә моңаеп басып торган “Сандугач”ка эндәшә. Фатыйма сандугачның канатларын сыйпый-сыйпый шигырьне сөйли башлый).

(Сандугач чыгып киткәч, кул болгап калалар. Күбәләк белән нәни кыз бала керәләр. Алар биеп -җырлап түгәрәк әйләнәләр. “Бала һәм күбәләк” шигырен җырлыйлар).

(Китәләр. Кәҗәгә чирәм ашаткан бала күренә.)

Малай. Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Кыз. Кәҗә генә түгел, бүген Тукай әсәрләренең бөтен геройлары да рәхмәт укый. Ә без шундый гүзәл шигырьләр язган өчен сөекле даһиебызга рәхмәт әйтәбез.

Малай. “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен сөйли.

Бөтен сәхнә “Тукайга” җырын җырлый.

(Тукайга охшатып киенгән егет сәхнәгә чыга.)

Егет. Аерылып китсәм синнән, гомрем таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хисмеми.

Кысса да синдә ятимлекләр, фәкыйрьлекләр мине,

Изсә дә үз илләремнән хур вә кимлекләр мине,

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби.


(Сәхнә артында Тукай сүзләренә язылган “Пар ат” җыры яңгырый.)

Тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

Тор, шәкерт! Җиттек Казанга,

Алдыбызда бит Казан”.

(җыр туктый)

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан!

Нурлы Казан!

Тукай маршы” музыкасы яңгырый.

Кыз белән малай бергә.

Үләме соң талант, дөртләтсә ул

Йөрәкләрдә яшәү ялкынын?!

Тукай, Сәйдәш...

Ике сүнмәс йолдыз –

Горурлыгы татар халкының.

Мәхмүт Хөсәен.


Туган тел “ җыры башкарыла.


Төзеде: Зиннәтуллина Роза Гомәровна – Яшел Үзән районы Татар Танае урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. 2011 ел.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-381533

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"