Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Тукайның мәхәббәте яки Тукай белән Зәйтүнә хикәяте
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Тукайның мәхәббәте яки Тукай белән Зәйтүнә хикәяте

библиотека
материалов

21








Тукайның мәхәббәте















Хәсәншина Рәзидә Гатаулла кызы,

Яр Чаллы шәһәре, 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.



















Яр Чаллы, 2015

Эчтәлек

Кереш. Чын тормышта Тукай сөйгәнме, сөйсә, кемне сөйгән? ........ 1

Төп өлеш. Габдулладагы “беренче гыйшык” ...................................... 2

Тукайның Казандагы мәхәббәте .......................................... 3- 8

Соңгы күрешү ........................................................................ 9

Йомгаклау. Мәңгелек мәхәббәт .............................................................. 10- 11































Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь – булмаса илһамчысы.

(Г.Тукай “Мәхәббәт”)

Яшьлек һәм мәхәббәт... Бу ике төшенчә һәрчак янәшә яшиләр. Мәхәббәт хисе кешене илһамландыра, канатландыра, яшәүгә, бәхеткә өмет уята. Габдулла Тукай да – гап-гади җир кешесе, ул да бәхетле язмыш, бәхетле гаилә һәм бәхетле мәхәббәт турында хыяллангандыр... Әнә бит “Пар ат” шигырендә 21 яшьлек егет Казанга нинди зур өметләр баглап килә:

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

Замандашларының истәлекләрендә Г.Тукайның хатын-кызга мөнәсәбәте, яшерен мәхәббәте турында мәгълүмат күп түгел. Шулай да Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров истәлекләрендә бу тема беркадәр чагылыш таба. Ибраһим Нуруллин “Габдулла Тукай” исемле китабында (“Атаклы кешеләр тормышы” сериясе буенча) Ф.Әмирханның бер мәкаләсеннән өзек китерә: “Тукайның бөтен мәҗмугаи әшгарен күздән кичергәндә, андагы лирикага фәкыйрьлек күзгә бәрелми кала алмый”, - дип яза. Бу очракта “лирика” дигәндә, Ф.Әмирхан мәхәббәт лирикасын күздә тота һәм әлеге ярлылыкны Тукайның хатын-кыздан качуы, бер кызны эчтән сөеп тә, мәхәббәтен белдерми йөрүе беләнрәк аңлата. Ләкин матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче шагыйрь, билгеле, хатын-кыз нәфислегенә битараф кала алмаган, йөрәге аша үткәреп, аның турында бик гүзәл шигырьләр иҗат иткән. 1906 нчы елда язылган “Гыйшык бу, йа!” шигыре – моңа гаять матур дәлил:

Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;

Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.

Сихерләнгәнне шатландыр: үтче алдымнан бер кат;

Синең аяк туфрагында тәгәрием, тәгәрием.

Шагыйрь үзенең хыялындагы кайнар сөю хисләрен ничек оста итеп әйтеп бирә алган. Чынлап та, син гашыйк булган кеше гадәти генә булып кала алмый, ул йөз-кыяфәте белән дә, нәзакәтле сөйләме белән дә, хәтта аяк атлап йөрүләре белән дә башкалардан аерылып тора.

Ә чын тормышта Тукай сөйгәнме, сөйсә, кемне сөйгән?

Эзләнү-тикшеренү методы ярдәмендә мин шул сорауларга тирәнрәк җавап табуны максат итеп куйдым.



Ибраһим Нуруллин фикеренчә, Габдуллада “гыйшык уты”, беренче башлап, Уральскида кабынган дип уйларга кирәк. Аның, мәсәлән, мәдрәсә күршесендәге бер карчыкның үзеннән ике-өч яшькә олы кызына күз тотып йөргәнлеген ихтимал итеп сөйлиләр. Бу “мәхәббәт” артык җитди булмаган, күрәсең, сизелерлек эз калдырмаган. Казанга кайтканчы, күтәренке-романтик стильдә өч-дүрт шигырь язса да, аларда реаль мәхәббәттән бигрәк, көнчыгыш, аерым алганда, төрек шагыйрьләренең мәхәббәт лирикасы тәэсире сизелә.

Шулай да Тукайның Казандагы мәхәббәте турында бик тәфсилле итеп язылган “Мәңгелек мәхәббәт” китабы аерым игътибарга лаек. Аның авторы Мирсәй Гариф бу китапка искәрмә рәвешендә “Тукай белән Зәйтүнә хикәяте” дип тә өстәп куйган.

Башкортстанда яшәүче, бернинди фәнни-филологик дәрәҗәсе булмаган Мирсәй Гариф ( Марсель Гарипов) Тукайның сөю-мәхәббәт лирикасына җентекле караш ташлый. Ләкин аны Тукай шигырьләренең барыннан да бигрәк тормышчан нигезе, шагыйрьнең шәхси тормышына бәйле моментлары кызыксындыра. Казанда Тукайның алты елга якын гомере уза. Һәм ул монда үзенең чын мәхәббәтен дә очрата. Ләкин, ни кызганыч, аның белән Зәйтүнә Мәүлүдова арасындагы садә хисләр бәхетле төенләнеш тапмый. Берничә елга сузылган бу мәхәббәт тарихын ачыкларга, әлеге тарихның, ихлас хис-кичерешләрнең шагыйрь шигъриятендә әледән-әле үзенчәлекле гәүдәләнеп торуын автор бик оста сурәтләүгә ирешкән. Шунысы да мөһим, автор Зәйтүнә Мәүлүдованың һәм Габдулла Тукайның тормыш юлларын яхшы өйрәнгән, ләкин китапта Зәйтүнә белән Тукай арасындагы хисси бәйләнеш һәрчак үзәк урынны биләп тора. Бу фәнни хезмәт авторның сөекле шагыйребезгә, шулай ук Зәйтүнә Мәүлүдовага, алар арасындагы бәйләнешләргә гаять ихтирамлы карашы белән үтәдән-үтә сугарылган.

Габдулла белән Зәйтүнәнең иң беренче күрешүләре бик кыска вакытлы гына була. Сизгер күңелле шагыйрьгә шул мизгел җитә...Дусты Вафа Бәхтияров язуынча,”Тукай хатын-кыз булган җирдән кача торган иде. Кыш көннәрне кич саен диярлек Фатихларга барыла иде. Шагыйрьгә күп ярдәме тигән Фатихның апасы Рабига абыстай Тукайны сөйләштерергә тырыша иде. 1908 нче елның язында “Әл-ислах”идарәсенә чит шәһәрдән ике кыз килә”. Бу кызлар һәркөнне диярлек идарәгә йөри башлыйлар. Тукай белән танышасы, күрәсе килүләрен белдерәләр. Беркөн болар килгәндә, Тукайның идарәдәге ширма артында караватта ятып торган вакыты туры килә. Фатих шунда кунак кызлар белән танышырга кирәклеген берничә тапкыр әйтсә дә, ул чыкмый. Ахырдан түзми, урыныннан торып, тиз генә чыгып барганда, Фатих кунак кызларны шагыйрьгә тәкъдим итә. Тукай аларга салкын гына итеп кул бирә, бер сүз дә дәшми, күз дә салмый чыгып китә. Шул китүеннән Тукай яңадан идарәгә керми, тәмам күздән югала.Бу яшь кызларның Тукай белән танышырга теләүләре зур бер вакыйга булып әверелә. Шул күрешү, танышу турында ул берничә мәхәббәт шигыре дә яза.

1908 нче елның 28 мартында Казанда шигърият бәйрәме уза. Бу бәйрәмгә “Әл-ислах” идарәсе дә җентекләп әзерләнә. Тукай анда “Утырышу” исемле шигырен җырлап бирергә өстенә ала. Унбер куплетны да яттан белә, төн уртасында уятсалар да җырлап бирә: тыңлар кешесе бар бит хәзер!

Бу кичә алдыннан Тукай белән Зәйтүнә тагын бер очрашып алалар. “Бәдриҗиһан апам белән “Әл-ислах” редакциясе яныннан узып бара идек, тәрәзәдән Фатих абыйны, идарәдә утырган кешеләрне күреп калдык. Кеше күп булганлыктан, керергә кыймадык. Ләкин күп тә үтмәде, апам: “Әнә Тукаев килә”, - диде. Ул арада Тукай үзе дә килеп җитте. Безнең белән кыяр-кыймас кына исәнләште. Мин, аның янына барып, кул биреп күрештем. Апам да күреште. Шагыйрь ашыккан сыман күренде. Ләкин мин, аның юлын кисеп: “Кая барасыз?” – дип сүз башладым.

- Редакциягә, Фатих анда микән, сез булмадыгызмы? – диде ул.

- Тәрәзәдән күрдек. Кеше күп булганга күрә кермәдек, - дидем мин, һәм мин аның ниләр эшләп йөрүен төпченә башладым. Ул исә әдәби кичәләр оештырып йөрүен әйтте. Безне дә кичәгә чакырды. Үзе, сөйләшкәндә, түбәнгә карый, миңа йөзенә карамаганда гына күз ташлый, мөмкин кадәр карашларның очрашмавын тели, күрәсең. Тизрәк китәргә ашыга. Мин, аның кулыннан тоткан килеш, байтак вакыт сөйләшеп тордым”, - дип яза Зәйтүнә.

Матбугатта Тукайның соңрак басылып чыккан “Кулың” шигыре юллары бу очрашудан соң күңеленә килгәндер дип исбатлыйсы килә. Элегрәк исемен “Шүрәле” имзасына яшерсә, хәзер инде, сөйгәне танысын өчен, беренче тапкыр “Г.Т.” дип, инициалларын куя.

Чын бәхетледер кулың тоткан колың;

Пакьлек чишмәсе вә сафлыктыр кулың...

И матур кыз! Зәһрә тирьяктыр кулың,

Яшь күңелне тотса ычкындырмый һич, -

Бер сихерле, серле кармактыр кулың.

Һәр бәхетнең башы шуннан башлана,

Бер бәхет бәхренә тармактыр кулың.

Шигърият бәйрәменә, әлбәттә, Зәйтүнә апасы белән килә. Чыгыш ясаганда, Тукай Зәйтүнәгә еш-еш карашларын төбәп ала, ә яшь кыз (бу вакытта Зәйтүнәгә унбиш яшь була) бөтен дөньясын онытып, һаваларда йөзгән аккоштай хисләренә бирелә. Үзенең кичерешләрен гашыйк кыз болай дәвам итә: “Антракт булды. Мин тиз генә биш тиенлек конфетти барып алдым да сәхнәдән чыгуларын көтеп тордым. Тукай костюмнан, галстуктан иде, башында кара хәтфә кәләпүш. Кулымдагы күп кенә конфеттины аңа сиптем. Бөтен чәче, кәләпүш өсте матур кәгазьләр белән бизәлде. Кулын кысып, уңышы белән тәбрик итә башладым. Ул көлеп баш иде, рәхмәт әйтте. Аннан бераз кырыйгарак китеп сөйләшә башладык.

Залда музыка уйнап тора. Кызлар, егетләр бии. Югарыдан серпантин тасмалары төшерелеп, биючеләр шуңа бәйләнеп әйләнәләр. Без шул кызыкны карап сөйләшәбез.

- Ничек, кичә сезгә ошыймы? – дип сорый Тукай.

- Бик ошый. Монда килгәч, мәктәбебез белән бер мәртәбә Зур театрда гына булдым. Мондый әдәбият кичәләрен күргәнем булмаганга, моннан артыгын күз алдыма да китерә алмыйм.

- Сез биергә теләмисезме? – дип сорый.

- Әле яңа гына танцыга өйрәнә башладым. Белмим. Мин, өйрәнгәч, сезнең белән генә биергә телим.

- Мин дә әле яңа өйрәнә башладым. Мин дә сезнең белән генә биермен, - ди ул, көлә. Ул, кем белән килдегез, дип сорады. Апам белән килдем, кайтканда, бергә кайтырбыз, халык киткәндә, сез дә кайта торгансыздыр бит, дидем. Тукай ризалык белдерде”.

Зәйтүнә ничек кенә өметләнеп көтсә дә, Тукай алар белән кайтмый. Аның бу вәгъдәсезлеген Зәйтүнә бик авыр кичерә. Ә Тукайның кичәдән соңгы кичерешләрен танышы Галиәсгар Гафуров-Чыгътай үзенең“Хатирәләр”ендә яза: “Казан яшьләре белән яңа таныша торган вә туташларның үзенә илтифат итүләрен гадәттән тыш бер рәвештә тәкъдир иткән чагы иде... Бер туташ белән танышканын вә аның кулын тотып күрешкәнен, әсәрен укыганы соңында, шул ук туташның янына барып, тагын бер кат кул тотканын сөйли иде.

Бу кичәдә тоттым өч тапкыр кулың,

Әмма ак соң, әмма йомшактыр кулың, -

дигән сүзләр “Кулың” шигырендә шул мөнәсәбәт белән язылган иде”.

Зәйтүнәнең “Бергә кайтырбыз!” дигән сүзләре Тукайның башыннан чыкмыйча йөдәтәләр. И-их, бик тә бергә кайтырлар иде дә – белми бит ул кыз бала шагыйрьнең хәлләрен! Урамга чыкса, салкын һавадан ютәл буа башлый. Кышкы киеме үтә дә юка һәм кызлар озатып йөрерлек кыяфәте дә юк. Ярый әле, март урталарында костюмлык материя алып, сәхнәгә чыгарлык бер кием булыр дип, костюм тектерә. Ә аның өстеннән һаман шул Уральскидан килгән җилән кия. Кичләрен, типографиядән кайтканда, салкын җилләр Габдулланың гәүдәсен куырып ала да, аннан төн буе йөткереп чыга.

Зәйтүнә юкка гына хафалана. Тукайның мәхәббәте көчәйгәннән-көчәя генә бара. Галимҗан Шәрәф язуынча,беренче очрашулардан соң ук: “Тукайда бер үзгәреш, Зәйтүнә туташның исеменә кадәр бер ихтирам күрелә; хәтта ул башкаларның аңарга аз гына ихтирамсызлыкларын да күтәрә алмый. Беркөнне идарәханәдә сүз арасында бер туташ, Тукай алдында Зәйтүнә туташ вә иптәшләре хакында көлеп: бүген монда “интеллигентка”лар килгән иде, ди; Тукай шунда ук идарәдән ачуланып чыгып китә. Зәйтүнәгә ихтирамсызлык күрсәткән туташка ничә елларга кадәр ачуланып, дошман күреп йөри”.

1908 нче елның апрель азакларында һәм май аенда шагыйрьнең чирләп торуы сәбәпле, Тукай белән Зәйтүнә күрешә алмый торалар. Шулай да Зәйтүнә истәлекләрендә мондый бер эпизод бар: “ Рабига һәм Бәдриҗиһан апаларым белән Екатерининский (хәзерге Тукай) урамыннан барганда, безнең яннан трамвай узды. Олы апам Рабига: “Трамвай тәрәзәсеннән берәү башын селкеп узды, - диде. – Сезгә түгелме?” Бәдриҗиһан апамның күзләре үткен, ул, карау белән: ”Тукай!” – диде. Мин, ачык күрмәсәм дә, сәламләп баш идем. Бу вакыйганы искә алуым шуннан, озак та үтми, шагыйрьнең “...гә” исемле шигыре басылып чыкты”, - дип исбатлый Зәйтүнә.

Очраган юлда сине күргән, иелгән ул бүген,

Ул шуңар да шатлана бит: чын җүләр түгел диген!

Тукай белән Зәйтүнәнең бер мизгелдә генә очрашуының тагын бер шаһиты – Җан Шәрәф истәлекләре. “Беркөнне Тукайны да, мине дә иптәшләрдән Х.З.әфәнде үз туена чакырган иде. Екатерининский урамыннан трамвайдан үтеп барганда, тәрәзәдән Зәйтүнә туташ килгәне күренде. Тукай аны күрү белән баш иде һәм әллә нинди сабыйлык кызаруы белән кызарып китте. Ике-өч көн дә үтмәде, Тукайның “ ... гә” шигыре басылып чыкты”.

Шагыйрьнең Казанда торган дәверендә иң якын дусты булган Фатих Әмирхан Тукайның Зәйтүнә белән ешрак аралашмауларының сәбәбен ачыклап яза: “ ...Мин аңа үзе мәхәббәт итә торган бер кыздан – Зәйтүнәдән качып йөрүенең сәбәбен аңламаганлыгымны сөйләдем. Ул, озак җавап бирми торганнан соң, үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп:

- Печать проклятия! – диде.

Шул вакытта мин аның карашында, тавышының аһәңендә авыр бер фаҗигави өметсезлек сиздем”.

Язмыш кайчак бигрәк тә аяусыз була шул. Зәйтүнәнең әнисе Казаннан яңадан Чистайга кайтып китәргә карар кыла, чөнки аларның матди хәлләре тагын да катлаулана. Бу көннәрдә Зәйтүнә ут йотып йөри.

Хәбәр дуслары аша Тукайга да килеп җитә. Аяз көндә күк күкрәгәндәй – нечкә күңелне тетрәндерә бу шомлы хәбәр! Нинди зур өметләр баглаган хыяллары челпәрәмә килгәндәй була. Шагыйрь кая барып бәрелергә белми. “Алдандым” шигырендә үз йөрәгенең сыкрануын шигъри юлларга тезеп бара:

Һич элекке төсле алдыңда түбәнләнмим хәзер;

Без ераклаштык, ишет; син – син хәзер, мин – мин хәзер.

Инде әмриткән сүзең дә аяти Коръән түгел;

Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел.

Зәйтүнәнең “Бишенче һәм актыккыкүрешүем” дигән язмасында ул шагыйрь белән соңгы мәртәбә күрешү көнен төгәл әйтә: “1908 ел, 12 июнь көнне Казаннан кире Чистайга китәргә булдык. Шул көнне без тиз генә, Тукай белән күрешеп кайту өчен, редакциягә киттек”. Бәхетләренә, Тукайның редакциягә килгән чагы була. Редакция хезмәткәре Таһир аша кызлар Тукайның үз яннарына чыгып керүен үтенәләр.

Тукай чыкты, - дип яза Зәйтүнә, - күрештек. Бергәләп урамга чыктык. Үзебезнең бүген Чистайга бөтенләйгә китәчәгебезне, монда бары тик аны соңгы тапкыр күрергә генә килгәнебезне әйттек”. Бу хәбәрне Зәйтүнәнең үзеннән ишеткәннән соң, шагыйрь, күңелсезләнүен күрсәтмәскә тырышып, башын аска иеп: “Бик жәл”, - дип әйтеп куя.

Кызлар шагыйрьгә хат язып торырга булалар, адресын сорыйлар. “Мин сезне озатырга төшәрмен, шунда адресны да бирермен”, - ди Габдулла Тукай.

Редакциягә кире кереп, кая барып бәрелергә белмичә, өстәл артына утыра да яза башлый:

Тирләп, эссе көндә коенырга теләп,

Бер кеше салкын су алды бер чиләк.

Өс-башын салган; вәләкин шикләнә,

Су салырга тәнгә чөнки чиркәнә.

Бер куя җиргә чиләкне, бер тота;

Нишләсен мискин – суык су куркыта.

Күп азаптан соңрагайрәткә килеп,

Суны җилкә аркылы читкә сибеп

Куйды да, - син нечкәләп бер баксана, -

Әл дә тәнгә тимәде”, - дип шатлана.

Шагыйрь сикереп тора да редакциядән чыгып китә. Сөю ялкыны камап алган гәүдәсен Кабан күленә чумдырырга әзер була ул бу минутларда. Аның Зәйтүнәгә бирергә төпле генә адресы да юк бит! Тукай, редакциягә кайтып, өстәл артына утыра. Языла башлаган шигырен “Кызык гыйшык” дип атый ул һәм дәвам итә:

Мин моны яздым, бу – гыйшкым миследер;

Чөнки гыйшкым нәкъ минм шул төследер.

Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам –

Сөйгәнемнән Шүрәле төсле качам.

Кызлар, саубуллашу өчен, шагыйрьне никадәр өметләнеп көтмәсеннәр, ул күренми. Тукай бу юлы да сүзендә тора алмый.

Хыяллары белән Тукай барыбер Зәйтүнә белән. Кешеләр арасында аның кыяфәтенә охшашрак кызны күрсә сискәнеп китә дә, сөйгәне булмагач, тагы хафаланып тынып кала.

Әйе, Мирсәй Гариф хаклы: Тукай белән Зәйтүнә арасындагы самими һәм садә хисләр мәңгелек мәхәббәт дип аталырга бик лаек. Тукайның өстәл тартмасында “Мә, мә, мә!” дигән шигыре саклана:

Мал вә гыйззәт, мәгърифәт,хикмәт вә хөрмәт кирәкме, - мә, мә, мә!

Һәммәсе булсын синеңчә, - мә, мә, Зәйтүнә, мә!..

Бу юлларны шагыйрь беркая да басмага бирмәячәк. Үзендә тотачак. Замандашы Каюм Мостакай, Тукайның рөхсәте белән генә, ике юллык шигырьне күчереп, аның истәлекләрендә безгә җиткерә.

Ни кызганыч, татарның иң танылган шагыйре булып китүе дә Тукайга яраткан кызына: ”Мин сине сөям”, - дип әйтергә мөмкинлек бирмәгән, күрәсең.

1913 нче елның 2 нче апрелендә Тукай якты дөнья белән хушлаша. Бу хәбәрне Зәйтүнә Чистайда ишетә. Бик елый, ябыга, әкрен генә йөткерә башлый. Әнисе аны, Гөлсем апасына ияртеп, профессорга күрсәтү нияте белән, Казанга җибәрә. Үзенең истәлекләрендә Зәйтүнә болай яза: “ Фатих абый янына бардым. Әйе, иң элек килгәч тә, зиратка чаптым. Тукайның кабере, зиратка кергәч тә, капканың уң ягында. Мин, кабер янында Коръән укып, бик озак еладым”.

Кая гына барса да, Зәйтүнәнең күз алдыннан Тукай китми. Тик алга таба яшәргә кирәк. Зәйтүнәгә егерме яшь тулып килә. Абыйсы белән әнисенең бәддогасыннан куркып, алар сайлаган шәех Зәйнулла хәзрәтләренең уртанчы улы Габделкадыйрга кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. Бу хакта Зәйтүнә үзенең истәлекләрендә: “Мин хәзер үз теләгем белән яшәүдән өмет өзгән, мәңгелек каторгага хөкем ителгән бер кеше кебек, һәрнәрсәгә илтифатсыз карый торган кешегә әйләндем”, - дип яза. “Юк, юк, миңа тизрәк үләргә дә Тукай белән бергә булырга, бары шул гына”, - ди. Туй 1914 нче елның 7 нче февралендә була.

Көннәр, айлар үтә тора. 1915 нче елның 16 нчы сентябрендә Зәйтүнә ир бала таба. Бу сабыйның киләчәктә атаклы язучы Атилла Расих булачагын әле ул вакытта берәү дә уйламый.

Атилла Расих “Ишан оныгы” романында үзенең гаиләсе яшәгән өйне сурәтләгәндә, менә нәрсәгә игътибар юнәлтә: “ Безнең йокы бүлмәсенең стенасында келәм һәм Габдулла Тукаев портеты эленеп тора иде”.

Мөселман дөньясындафатир диварларына портретлар элү булмаган. Ишан улы гаиләсендә дә моны хуп күрмәгәннәрдер. Ләкин Зәйтүнә Тукай сурәтен стенага келәмгә элеп куя. Ул ансыз яши алмый. Ире Кадыйр да каршы килми – ул мәхәббәтнең нинди көчле булганын аңлый, чөнки үзе Зәйтүнәне өзелеп ярата.

Тукай белән Зәйтүнә хикәяте менә шулай үкенечле тәмамлана.

























Кулланылган әдәбият исемлеге:

Ибраһим Нуруллин. “Габдулла Тукай”. (“Атаклы кешеләр тормышы “ сериясеннән) Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979.

Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. (Шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр) Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2010.

Ибраһим Нуруллин, Риф Якупов. Тукай турында истәлекләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

Мирсәй Гариф. “Мәңгелек мәхәббәт” (Тукай белән Зәйтүнә хикәяте) Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2006.

Ибраһим Нуруллин. “Тукай турында хикәяләр”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1971

Л.К.Хөснетдинова, И.И.Гилаева. ХХ йөз башы татар әдәбияты. Казан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нәшрият үзәге, 2010

Чын мирас” фәнни-популяр, әдәби-нәфис журнал, № 4, апрель 2013

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1992.















Кушымта:





















C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Скан\скан 335.jpg

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Скан\скан 336.jpg





















Тукайның мәхәббәте





Хәсәншина Рәзидә Гатаулла кызы,

Яр Чаллы шәһәре, 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
































Чын тормышта Тукай сөйгәнме, сөйсә, кемне сөйгән?

Замандашларының истәлекләрендә Г.Тукайның хатын-кызга мөнәсәбәте,


яшерен мәхәббәте турында мәгълүмат күп түгел. Шулай да Фатих Әмирхан,


Вафа Бәхтияров истәлекләрендә бу тема беркадәр чагылыш таба. Ибраһим


Нуруллин һәм Мирсәй Гариф Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мәхәббәте


турында тирәнрәк өйрәнәләр.

Ибраһим Нуруллин фикеренчә, Габдуллада “гыйшык уты”, беренче башлап, Уральскида кабынган дип уйларга кирәк. Аның, мәсәлән, мәдрәсә күршесендәге бер карчыкның үзеннән ике-өч яшькә олы кызына күз тотып йөргәнлеген ихтимал итеп сөйлиләр. Бу “мәхәббәт” артык җитди булмаган, күрәсең, сизелерлек эз калдырмаган. Казанга кайтканчы, күтәренке-романтик стильдә өч-дүрт шигырь язса да, аларда реаль мәхәббәттән бигрәк, көнчыгыш, аерым алганда, төрек шагыйрьләренең мәхәббәт лирикасы тәэсире сизелә.

Тукайның Казандагы мәхәббәте турында бик тәфсилле итеп язылган “Мәңгелек мәхәббәт” китабы аерым игътибарга лаек. Аның авторы Мирсәй Гариф бу китапка искәрмә рәвешендә “Тукай белән Зәйтүнә хикәяте” дип тә өстәп куйган.

Габдулла белән Зәйтүнәнең иң беренче күрешүләре бик кыска вакытлы гына була. Сизгер күңелле шагыйрьгә шул мизгел җитә...

1908 нче елның язында “Әл-ислах”идарәсенә чит шәһәрдән ике кыз килә. Бу кызлар һәркөнне диярлек идарәгә йөри башлыйлар. Тукай белән танышасы, күрәсе килүләрен белдерәләр. Беркөн болар килгәндә, Тукайның идарәдәге ширма артында караватта ятып торган вакыты туры килә. Фатих шунда кунак кызлар белән танышырга кирәклеген берничә тапкыр әйтсә дә, ул чыкмый. Ахырдан түзми, урыныннан торып, тиз генә чыгып барганда, Фатих кунак кызларны шагыйрьгә тәкъдим итә. Тукай аларга салкын гына итеп кул бирә, бер сүз дә дәшми, күз дә салмый чыгып китә. Шул китүеннән Тукай яңадан идарәгә керми, тәмам күздән югала.Бу яшь кызларның Тукай белән танышырга теләүләре зур бер вакыйга булып әверелә. Шул күрешү, танышу турында ул берничә мәхәббәт шигыре дә яза.

1908 нче елның 28 мартында Казанда шигърият бәйрәме уза. Бу кичә алдыннан Тукай белән Зәйтүнә тагын бер очрашып алалар. Тукай кыяр-кыймас кына исәнләшә. Зәйтүнә, аның янына барып, кул биреп күрешә. Тукайның кичәдән соңгы кичерешләрен танышы Галиәсгар Гафуров-Чыгътай үзенең“Хатирәләр”ендә яза: “Казан яшьләре белән яңа таныша торган вә туташларның үзенә илтифат итүләрен гадәттән тыш бер рәвештә тәкъдир иткән чагы иде... Бер туташ белән танышканын вә аның кулын тотып күрешкәнен, әсәрен укыганы соңында, шул ук туташның янына барып, тагын бер кат кул тотканын сөйли иде.

1908 нче елның апрель азакларында һәм май аенда шагыйрьнең чирләп торуы сәбәпле, Тукай белән Зәйтүнә күрешә алмый торалар. Шулай да Зәйтүнә истәлекләрендә мондый бер эпизод бар: “ Рабига һәм Бәдриҗиһан апаларым белән Екатерининский (хәзерге Тукай) урамыннан барганда, безнең яннан трамвай узды. Олы апам Рабига: “Трамвай тәрәзәсеннән берәү башын селкеп узды, - диде. – Сезгә түгелме?” Бәдриҗиһан апамның күзләре үткен, ул, карау белән: ”Тукай!” – диде. Мин, ачык күрмәсәм дә, сәламләп баш идем. Бу вакыйганы искә алуым шуннан, озак та үтми, шагыйрьнең “...гә” исемле шигыре басылып чыкты”, - дип исбатлый Зәйтүнә.

Зәйтүнәнең әнисе Казаннан яңадан Чистайга кайтып китәргә карар кыла, чөнки аларның матди хәлләре тагын да катлаулана. Бу көннәрдә Зәйтүнә ут йотып йөри.

Хәбәр дуслары аша Тукайга да килеп җитә. Аяз көндә күк күкрәгәндәй – нечкә күңелне тетрәндерә бу шомлы хәбәр! Нинди зур өметләр баглаган хыяллары челпәрәмә килгәндәй була.

Язмыш аларны аера, ләкин икесе дә, үлгәнче, бер-берсен оныта алмыйлар.

Әйе, Мирсәй Гариф хаклы: Тукай белән Зәйтүнә арасындагы самими һәм садә хисләр мәңгелек мәхәббәт дип аталырга бик лаек. Тукайның өстәл тартмасында “Мә, мә, мә!” дигән шигыре саклана:

Мал вә гыйззәт, мәгърифәт,хикмәт вә хөрмәт кирәкме, - мә, мә, мә!

Һәммәсе булсын синеңчә, - мә, мә, Зәйтүнә, мә!..

Бу юлларны шагыйрь беркая да басмага бирмәячәк. Үзендә тотачак.

Ни кызганыч, татарның иң танылган шагыйре булып китүе дә Тукайга яраткан кызына: ”Мин сине сөям”, - дип әйтергә мөмкинлек бирмәгән, күрәсең.



.






Краткое описание документа:

Г.Тукай турында күп язылса да, аның шәхси тормышы, мәхәббәте турында мәгълүматлар әдәбиятта, матбугатта юк дәрәҗәсендә. Шуны истә тотып, мин татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Тукайның мәңгелек мәхәббәте турында фәнни-эзләнү хезмәте тәкъдим итәм. Мин күбрәк Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова истәлекләренә, архив материалларына таяндым. Алар бары тик 5 тапкыр очрашалар. Бу очрашулар да бик кыска вакытлы гына була, ләкин һәр икесенә шул мизгелләр онытылмаслык хатирә булып кала. Тукай әз генә кыюрак булса, бәлки, үлеме дә арткарак чигенгән булыр иде дә бит... Ни генә булмасын, бу ике җанны язмыш очраштырган; шагыйрьгә ул илһам биргән.

Автор
Дата добавления 28.04.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров772
Номер материала 502253
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх