Исследовательская
работа
“Туган
телем – иркә гөлем”
Учитель: Назмиева Гульнур
Файзехановна,
учитель татарского
языка
Научный
руководитель:
Нуриева Рамзия
Фарвазовна,
учитель татарского языка и литературы, высшей
категории
Эчтәлек
I.
Кереш.......................................................................................................3б.
II. Төп өлеш.
1. Әдәби тел – халык байлыгы............................................................
4б.
2.Туган телнең пар
канаты........................................................................5б.
3.Зыялы кешеләр – туган тел
турында.....................................................6б.
4.Туган телебезнең рухи чыганагы – авылларыбыз...............................7б.
5.Телебездәге кайбер
проблемалар........................................................ 8б.
6.Туган телебезнең бозыла баруының
сәбәпләре..............................9-10б.
7.Туган телнең милли үзаң тәрбияләүдәге
роле....................................11б.
III.Йомгаклау...........................................................................................
12б.
Кулланылган
әдәбият................................................................................13б.
Кереш
“И туган
тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең
тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык күңелендә
милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу
мөмкинлеге бирә.
Татар теле ул зур үсеш юлы үткән. Татар дигән сүзнең тарихы
да бик борынгы. Төрле чор галимнәре аны “тартыр” сүзеннән алынган дип
уйлыйлар. Бу фикер безнең халыкка туры килә, чөнки ул сүз “бөтен авырлыкны
курыкмыйча тартыр” дигәнне аңлата.
Кешеләрнең үзләрендә күркәм сыйфатлар тәрбияләве, мәдәнияткә, сәнгатькә ия
булулары телдән башка мөмкин булмас иде. Тел ул – кешеләрне башка төрле җан
ияләреннән аерып тора торган могҗизалы бер күренеш. Ул – җәмгыятьне оештырып,
кешеләрне үзара аралаштырып, аңлаштырып торган чара да, сәнгать әсәрләрен иҗат
итүнең иң әһәмиятле коралы да. Матур телнең үзен дә сәнгатьнең бер төре дип
әйтеп була.
Кешенең бөтен тормышы тел
белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең
аерылгысыз юлдашы. Телнең төп материалы – сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң,
иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый.
Сөйләшүчеләр булмаса, телгә
ихтыяҗ бетеп, ул әйләнештән чыга. Аннан ул үле телгә әйләнеп кала. Кызганычка
каршы, бу чир туган телебез – татар теле яшәешенә дә куркыныч тудыра. Бу
куркынычны тоеп, арабызда бу чиргә каршы көрәшүчеләр дә, үзгәртүне башкалардан
көтеп яшәүчеләр дә бар. Тик кайчакта үзгәрүчеләре дә, үзгәртүчеләре дә үзебез
икәнлеген аңлап бетермибез. Телебез исән-сау булып калсын өчен барыбызга да
тырышырга кирәк. Шушыларны истә тотып, мин тикшерү эше алып барырга булдым.
Татар теле безнең мәктәбебездә,
шәһәребездә, безнең хөкүмәтебездә, радио-телевидение, матбугатыбызда нинди
урынны тота, туган телебез язмышында безнең ролебез нинди? Эзләнү эшемнең
максатлары шулар.
Шуннан чыгып, мин үз эшемдә
түбәндәге бурычларны билгеләдем:
-туган
телебездә белем һәм тәрбия бирү ничек тора,
-татар матбугатына күзәтү ясау,
-интернетта телебез язмышына
бәйле материаллар белән танышу,
-галимнәребезнең телебез
хакындагы фикерләренә таяну.
Фараз № 1: Туган
телгә игътибар кими.
Фараз № 2: Туган
тел үзенең әһәмиятен югалтмаячак:
Куелган мәсьәләләрне һәм гипотезаларны
тикшерү өчен алдагы эзләнү - тикшерү методлары кулланылды:
Ø
1)
анализ;
Ø
2)
күзәтү;
Ø
3)
анкеталаштыру;
Ø
4)
сорашу;
Ø
5) кирәкле
әдәбиятны өйрәнү;
Ø
6)
интернетта
материал эзләү.
Әдәби
тел - халык байлыгы
Әдәби
телнең халык байлыгы булганлыгы барыбызга да билгеле. Мең еллар буена халык үзенең
телен, шул нигездә әдәби телен дә иҗат итә, эшкәртә, камилләштерә килгән. Зур
иҗтимагый вакыйгаларны оештыруда да телнең зур урын тотканлыгын күрәбез. Әйтик,
царизмга каршы көрәштә татар большевиклары да татар эшчеләрен туплау өчен татар
телендә мөрәҗәгать итәләр, большевиклар партиясенең лозунгларын,
прокламацияләрен татарчага тәрҗемә итеп тараталар. Революциягә татар эшчеләре:
“Кузгал, уян, ләгънәт ителгән, коллар һәм ачлар дөньясы”,— дип, барыннан да
элек, үз телләрендә җырлап кушылалар.
Татарларны
рус культурасына якынайтуда зур рольне нәкъ татар теле уйный, бөек кешеләрнең әдәби
эшләре белән татарлар тәрҗемә аша таныша.
Башка һәр халыкның үз теле үзенә кадерле булган кебек, безнең телебез дә
үзебез өчен бик тә кадерле. Иҗтимагый-сәяси хезмәтләрдән тыш, безнең телебез бик
күп файдалы эшләр эшләде һәм эшли. Иң беренче ул - безнең
әниләребезнең бишек җыры. Ул - егетләрнең сөйгән кызларына язган беренче
хатлары. Ул — безнең беренче башлап ипи соравыбыз. Бик изге, бик зур, әйтеп
бетергесез зур һәм мөкатдәс нәрсә ул ана теле. Безнең бөек шагыйребез Габдулла
Тукай юкка гына аның турында:
И туган
тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда
күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,—
дип,
зурлап җырламаган! Тукай заманыннан бирле тел инде күп кенә үзгәрешләр кичерә. Тел
хезмәт ияләрен баррикадаларга чакыручы өндәү сүзе була, революция вакытында ялкынлы
сүзләр белән байый, сүзлек составы, грамматик төзелеше сизелерлек камилләшә.
Шулай да
әдәби телебездә сөйләү һәм язу практикасында төгәлсезлекләр яшәп килә. Халыкның
мең еллар буена иҗат итеп, кадерләп үстергән бөек тел байлыгына без тиешле
саклык белән карыйбызмы икән?
Бу турыда
сөйләшү, мәкаләләр белән чыгу, телебез һәм тәрҗемә практикасында кимчелекләрне
бетерү өстендә эшләү мөһим.
Туган телнең пар канаты
Тел ярдәмендә без белем һәм
тәрбия алабыз, тел – милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Шуңа күрә дә тел
галимнәре, бөек язучыларыбыз төп игътибарын телгә юнәлтә. К. Насыйри
язган китапларның беренче хезмәте – «Нәхү китабы», ягъни татар теле
синтаксисы.
«Татар теле ул – урам
теле, әдәби гыйльми тел булырга сәләте юк аның», дигән
карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен яклап чыга:
«Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм
төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләнмәгәнлек
сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән фикере белән эш алып бара. Татар
теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын
исбат итә. К. Насыйри, телебезне өйрәнеп, үзеннән зур өлеш кертә. Моның
белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы
телләреннән тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен тагын да
арттыра, аны тагын да камилләштерә, баета.
Бер канаты белән
талпынып, оча алмаган кош кебек, татар теле дә шушы бер тармагы, бер
канаты белән генә югары күтәрелә алмас иде. К. Насыйри туган телнең ике канатын
да үстерү һәм ныгытуны бергә алып бара. Телнең икенче канаты ул – төрле
фәннәрдән дәреслекләрне татар телендә язу, терминнарны татарча эшләү,
орфографияне яңарту була.
Туган телебезгә 18 нче йөз шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни дә җитди
караган. Ул яшәгән заманда халык арасында “төрки-татар теле бай түгел, бу
телдә катлаулы мәсьәләләр турында язып та, аңлатып та булмый” дигән карашлар
хөкем сөргән. Шагыйрь
мондый фикерләр белән килешә алмаган, үз туган телен – татар телен яклап
чыккан.
Бөек шагыйребез Г.Тукай татар
халкының барлык мөһим мәсьәләләре турында кайгырткан, аңлаган. Аның «Туган тел»
дигән изге гимны гына түгел, татар милли әдәби теленең үсеш юлларын яктыртуы да
билгеле. Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатында: «Сезнең шигырьләрегездә мин
халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән... Мин Казан
татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган һәм киләчәктә дә югалтмаячак
төп халык, дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз шулар телендә, шулар рухында гына
булуын телим». (1910 ел, 9 ноябрь).
Г.Тукай мәгърифәтче галим
Ш.Мәрҗанине да юкка гына: “Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт”,- дип
атамаган. Шиһабеддин Мәрҗани - галим, тарихчы, дөньяви фәннәрне өйрәнү белән
шөгыльләнгән, кешенең ирекле уй-фикер йөртүен яклаган. Ул уку-укыту, аң-белем
тарату, татарлар арасында мәгариф эше белән шөгыльләнә, мәдрәсәләр эшенә
анализ ясый.
___________
Зыялы кешеләр – туган тел турында
Илебез күренекле каләм
әһелләре, Рәшит Ягафаров, Идият Әширов, Нәсһәт Зимасов, Фуат Каримов һ.б.белән
горурлана.
Язучыбыз Рәшит Ягафаров,
шагыйрь булу белән беррәттән, оста журналист, тәнкыйтьче буларак та таныла. Тел,
милләт язмышы, татар сәнгате турындагы публицистик мәкаләләре “Казан утлары”,
“Идел”, “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” кебек басмаларда күп дөнья күрә.
Авылда туып, шәһәрдә гомер кичерүче аның туган тел язмышына үз карашы:
”Татарның кайда да кимсетелеп, кыерсытылып яшәве миңа нык тәэсир итте. Милләтне
бу хәлдән чыгару юллары турында уйлап, газапланып яшәдем”. (“Тулпар моңы”
Кереш.).Үзенең “Туган телемә” шигырендә ул менә мондый юллар яза:
Минем телем – горур тел ул,
Теләнү теле түгел.
“Телем бар һәм илем бар!” дип
Кинәнү
кирәк бүген!
Идият Әшировны да телебезнең
язмышы, киләчәге борчымый калмый. «Халкыбызга, телебезгә, милләтебезгә карата
да шулай, аның кайгысын кайгыртып йөгереп китәргә, утка-суга керергә дә әзер”
ди аның турында Р.Ягафаров.(“Урал аһәңнәре” 2007 ел)
“Тел күрке - сүз. Сүз кыйммәтен
беләсез” ди Идият абый үзенең ”Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына”
шигырендә. Аның тел турында шушы сүзләре нинди мәгънәгә ия!
“Милләтне милләт итүче шулдыр тел
Милли кием, гореф-гадәт, туган тел”- ди ул.
Әдибебез Фуат Кәримов үзенең “Татар
теле” шигырендә туган тел турында менә мондый сүзләр яза:
“Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә
Пычраттырмам мәңге аны беркемгә дә.
Шул тел белән тормышымның тәмен
табам,
Бу тормышта яшәвемнең ямен табам”.
Туган телебезнең рухи
чыганагы – авылларыбыз
Авылда
туган һәркем белә: ул – үзе бер зур гаилә. Монда синең һәр адымың һәм гамәлең
кеше күз алдында. Әти-әниләрдән, туганнар авызыннан: «Күршедән оят. Кеше
каршында йөз кызартмыйк», – кебек үгет-нәсыйхәт ишетү гадәти күренеш санала.
Авылдашлар да киңәш бирүдән читтә калмый: «Каян?» – дисәләр, безнең авылныкы,
дип әйтерлек булсын!» диләр.
Әгәр
татар мәктәпләре, туган телебездә сөйләшерлек һәм укырлык кеше юк икән,
язучылар, журналистлар, җырчылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары,
галимнәребез ни эшләр? Мәсәлән, табиблар яисә инженерларга тел бетү куркынычы
зур йогынты ясамый, чөнки аларның үз «тел»ләре бар. Дөньяда атаклы табиблар һәм
инженерлар йөзләрчә мең булса да, татарны дөньяга танытучылар – үзебезнең милли
җанлы шәхесләребез генә бит!
Совет
елларында татар теле кысрыкланган. Туган телебезнең рухи чыганагы – авылларыбыз
да нәкъ менә шул чорда ныграк бетәшкән. 2012 елның 1 июленә Татарстанның
башкаласы Казанда 1133,420 мең кеше теркәлгән. Аларның күпчелеге татар кешеләре.
Тик Мөхәммәт Мәһдиев әсәренең бер герое әйткәнчә: «Шәһәр халкы татар гәзитәсен
укыймыни ул? Авылдан китеп, аз гына арты җылынса, үзенең теленә төкерә ул!». Чыннан
да, Казанга барып кайткан кешеләрнең сөйләвенчә, Казан урамнарында, учреждениеларында
һәм сату пунктларында нәкъ русча гына аралашулары турында ишетергә туры килә.
Яңа
гасыр бары авыл яшәгәндә генә татар теленең сакланып калуы мөмкин икәнлегенә
төшендерде. Ә тел бетү – милләтнең юкка чыгуы инде ул. Бу куркынычтан ничек котылырга?
Әгәр
авылда калучы һәр яшь кешегә йорт бирелсә, гарантияле эш урыны һәм хезмәт хакы
билгеләнсә, авылда яшәүчеләр саны артыр иде. Хәзер икенче һәм өченче бала өчен
ана капиталы гамәлдә. Авылда гомер-гомергә гаиләләрдә бала-чага күп булган,
шуңа күрә балалар бакчасы һәм мәктәпләр ябылу, кыскару, кушылу күренешләре
булмаган.
Советлар
Союзы таркалганнан соң, читтә яшәүче күп кенә милләттәшләребез күченеп кайта.
Әгәр аларны татар авылларына урнаштыру, бушлай йорт салып бирү кебек игелекле
эшләр эшләнсә, тел саклану ышанычлырак булыр иде.
-татар
авылларын саклап калу сәясәте башланып, анда тормыш итәр өчен барлык шартлар да
тудырылсын иде;
-шәһәргә
киткәннәрнең дә балалары, оныклары авылга кайтып төпләнергә кызыксыннар иде;
- һәм туган
телебезгә матур киләчәк көннәр килсен иде дип хыялланам мин.
Телебездәге
кайбер проблемалар
Туган телебез проблемалары,
үзенчәлекләре турында нинди чыганаклардан өйрәнәбез соң без?
1.Туган телебезнең
байлыгын, бөтен нечкәлекләрен аңларга безгә матур әдәбият әсәрләре ярдәм итә.
Г.Бәширов туган телебезне саклаучы, яклаучы булган халкына олы бәясен бирә:
“...Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар
куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң
тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”.
2. Интернет.Телебез
язмышы мәсьәләсен тикшергәндә, мин күп кенә татарча сайтларны өйрәндем.
Шулардан “Маtbugat. Ru” сайтындагы язмаларда безнең кимчелекләребез күрсәтелү,
тәнкыйть фикерләре булу да ошады.
3.Телевидение.“ТНВ” каналыннан еш кына галимнәр, язучылар,
журналистларыбызның туган тел язмышы, мәдәнияте хакында гәпләшеп утырганын
күрсәтәләр. “Кара-каршы”, “Мәдәният дөньясында”, “Халкым минем” кебек
тапшырулар бүгенге татар халкының мәдәният көзгесе булып тора. “Шушы "көзге"дән соңгы 20 елда милләтебезнең никадәр
түбән тәгәрәвен күреп йөрәк сызлый.
4. 71,0 FM “Болгар радиосы” Ләкин бу тапшыруларны тыңлаганда “Шәхәр”,
“хәм”, “бу җылда” дип сөйләгәннәрен ишетеп, телләре ни сөйләгәннәрен
колаклары ишетмәгән журналистларга карап ачу чыга. Милләт, тел, мәдәният дип сөйләп утырып, үзең телне бозып, дөрес
сөйләшмәсәң, телне саклап һәм мәдәниятне үстереп булмый.
5. МКИ (СМИ)
Туган телебезнең бозыла баруының
сәбәпләре
Телнең
сыйфаты, ягъни тиешле дәрәҗәдә булуы – аның дөрес кулланылуы, гадәти хәлендә
саклануы дигән сүз. Бу мәсьәләдә уйланырлык, борчылырлык нәрсәләр күп, чөнки телебез
төрле сәбәпләр аркасында бозыла, табигыйлыгын югалта, чүпләнә.
Бүгенге телдә тискәре күренешләрнең күбесе сүзләрне һәм
әйтелмәләрне, ялгыш куллануга бәйле. Сүзләрне ялгыш куллану – үзе киң төшенчә.
Тел иясе, сөйләгәндә яки язганда, кирәкле мәгънәне төгәл белдерерлек сүз таба
алмыйча, тиешле булмаган тел чарасыннан файдалана, нәтиҗәдә сүз бөтенләй
аңлашылмый.
Буталчыклык, аңлашылмаучылык еш кына ясалма һәм алынма сүз
куллану аркасында килеп чыга.
Телебезне
өйрәнгәндә, әдәби әсәрләрне укыганда без нинди каршылыкларга очрыйбыз соң?
Кайбер проблемаларга тукталыйк әле:
1.”Хан заманындагы" сүзләрнең
әйләнешкә керүе.
Соңгы
елларда телебездәге рус сүзләрен киметү максаты белән халыкка аңлашылмый торган
гарәп һәм фарсы сүзләрен кире кайтару күренеше бар. Мәсәлән, һәндәсә
(геометрия), рәкым (цифр), фәза (пространство), мөгаммә (проблема), җәдвал
(таблица, расписание), моназара (диспут), харита (карта), хөкемдар (судья),
сәркатип (секретарь), инкыйлаб (революция), талиб (студент), мөгаллим (укытучы)
һ.б. Мәсәлән
безгә аңлаешлы булган “патриот” сүзен “ватанпәрвәр” сүзе белән алыштыру кемгә
кирәк?
2.
Рус теленә ошатып сөйләшү.
Мәсәлән,
кайберәүләр рус телендәге "двоюродный брат" мәгънәсендә "ике
туган", "туганнан туган абыйсы (энесе)" яки "апасы"
("сеңлесе") кебек сүзләр куллана. Кем ул туганнан туган? Татарча
дөрес тә түгел һәм аңлашылмый да. Чын татарчасы – "әтиләре (әниләре)
бертуган абыйсы (энесе) яки апасы (сеңлесе)". Соңгы вакытларда матбугатта
русча "правнук" мәгънәсендәге "оныкчык" дигән атама
күренгәли. "Оныкларының балалары" дисәң, чын татарча булыр һәм
аңлашылыр да иде.
"Фәлән кешенең фотоальбомын
тәкъдир итү" дигән җөмләдә сүзнең ни турында барганлыгын аның
русчасын белсәң генә аңлап була. Монда
"тәкъдир итү" – "презентация"нең ялгыш тәрҗемәсе.
"Тәкъдир" ул "язмыш" мәгънәсендәге гарәп теле алынмасы.
"Фәлән кешенең фотоальбомын тәкъдим итү" дияргә кирәк.
3.Татар теленең үз сүзләре урынына
рус сүзләрен куллану.
Бу
да туган телне бозуга китерә, әлбәттә: специалист (белгеч), профессия (һөнәр),
сфера (өлкә, тармак), катастрофа (һәлакәт), занятие (дәрес) һ.б.
4.
Ялгыш тәрҗемәләр."Фәлән кеше
Мәскәүгә очты"- Фәлән кеше поездга утырып, (самолетка
утырып, машинага утырып, теплоходка утырып) китте дип әйтү дөрес. "Көймә
йөзә" (дөресе – көймә килә, китә, бара), "врач баламның тормышын
саклап калды" ("врач баламның гомерен саклап калды" булырга
тиеш), "тирән ихтирам", "тирән кайгы" (дөресе – зур
ихтирам, зур (олы) кайгы), "тыйнак йорт" (гади генә, урта кул гына,
кечерәк кенә йорт һ.б.ш.), "поездлар хәрәкәтләнә" (поездлар йөри), "авырулар
үсә" (авырулар арта) кебек йөзләрчә, меңнәрчә әйтелмәләрнең берсе дә саф
татарча түгел. Алар – рус теленнән ялгыш тәрҗемәләр.
5.Русча сүз тәртибенә иярү.
"Фәлән
сәгать районында" ( в районе 10 часов) дип сөйләү шулай
ук татар теленең табигатенә туры килми. Моны да, саф татарча
итеп, "сәгать ун тирәсендә", "биш тулырга ун минут калганда" дип
әйтү дөресрәк.
Соңгы
елларда, "русскоязычный", "татароязычный" сүзләрен кулланып, "рус телле", "татар телле" дип әйтә башладылар: "рус телле балалар", "рус
телле мәктәпләр", "рус телле газеталар" һ.б. Чын безнеңчә: "татар
телендә укучы балалар", "рус мәктәпләре", "татар телендә
чыга торган газеталар" һ.б. дөрес.
"Мин
фәлән елда тудым". Чын татар кешесе болай әйтмәс. Дөресе – "фәлән елда туганмын".
Бу
турыда язуымның максаты –
телебездәге җитешсезлекләрне санап чыгу гына түгел, бәлки бүгенге көндә, туган
телебезнең бозыла баруының сәбәпләрен ачыклап, алардан котылу юлларын эзләү.
Ялгышлардан
арыну, тел сафлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, ниләр эшләргә, нинди чаралар
күрергә кирәк икән соң? Минемчә, татар халкының, бигрәк тә яшь буынның, үзаңын
үстерү, милли горурлык булдыру аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү зарур. Бу –
дәүләт күләмендә эшләнәсе әһәмиятле һәм җаваплы эш.
Туган телнең үзаң тәрбияләүдә роле
Мине үз ана телебезне ничек саклап калырга дигән мәсьәлә борчый.
Мәсәлән, үзебез укыган мәктәпне алыйк. Мәктәптә 930 укучы укый. Барлык фәннәр
дә рус телендә укытыла. Мәктәптә татар сыйныфлары саны – 6. Әле берничә ел
элек бу сан артыграк иде (9 яки 10 сыйныф). Татар сыйныфларында 134 бала белем
ала, татар төркемнәрендә – 280 бала.
Иптәшләребезнең
туган телгә салкын каравына,
туган телне белмәвендә кем
гаепле соң? Шушы
сорауларны ачыклау өчен мин классташларым арасында анкеталаштыру үткәрдем. Сораулары:
Татар теле сиңа ошыймы? Әйе
- Юк –
“Чулман энҗеләре” газетасын
укыйсыңмы? Әйе - Юк –
“Болгар” радиосы тапшыруларын
тыңлыйсыңмы? Әйе - Юк –
ТНВ каналы тапшыруларын
карыйсыңмы? Әйе - Юк –
Татарча китап укыйсыңмы? Нинди? Әйе
- Юк –
Нәтиҗәләр
мондый:
1
соруга: әйе – 9, юк – 18
2
сорауга: әйе – 2, юк – 25
3
сорауга: әйе – 12, юк – 15
4
сорауга: әйе – 9, юк – 18
Бу
нәтиҗәләр бик күңелсез, чөнки шәһәр балалары үз телләрен белергә, аның
матурлыгы белән кызыксынырга теләмиләр.
Йомгаклау
Тел
ул - халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең иҗат җимеше. Шуңа күрә
дә тел белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
Тел – халыкның, милләтнең иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, халык та, милләт
тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы
өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.
Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның
күбесе татарларның ике телле булуы, ягъни туган телләрендә һәм рус телендә дә
сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе үзе
дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм рус
телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш (хәрефкә-хәреф, букваль) тәрҗемә итеп,
туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Телнең
бозылуы дәвам итә.
Мондый хәлдән котылу юлы - ике
телле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүенә, һәр телнең үзенчәлекләрен
белүләренә ирешү.
Кызганычка каршы, татар
теленең дәрәҗәсе кими. Татар — бик практик халык. Әгәр дә ул татар теленә
ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, тиз генә үзенә кирәкле булганын үзләштерә. Бездә
кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш
түгел. Тел ул – мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Туган телгә,
мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләү мөһим. Әгәр дә телгә
карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.
Татар
теле гаиләдә сакланып калырга тиеш дигән ялгыш фикер яши. Минемчә, бар нәрсәне
дә гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый, дәүләт күләмендә дә чаралар күрергә
кирәк.
Фәнни-эзләнү
эшемне язганда, мин үземә түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым:
Беренчедән,
милләттәшебез Садри Максуди сүзләре белән әйтсәк: ”Телебезне өйрәнми башлаган
көннән башлап, без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне
саклый алуыбызга бәйледер”.
Икенчедән,
татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша ала.
Өченчедән,
татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә, чөнки инглиз телендәге һ
, ң, w, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.
Дүртенчедән,
телебезне чит илләрдән килеп өйрәнүчеләр дә бар бит. Казан дәүләт
университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда укырга АКШ, Кытай,
Вьетнам, Германия кебек илләрдән киләләр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки
телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк
икән.
Минем уйлавымча, бүген
татар халкы ниндидер бер чик алдында тора. Әгәр без бүген берләшеп, милләт
язмышы, аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә
мөшкел булачак.
Кулланылган
әдәбият
1.Бәширов Ф.К. Сөйлә, каләм! Әдәби
уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. - Казан: Татар. Кит.нәшр.,2001.
2.Вәлиева А.М. Шатлыгым, кайгым минем...: Әдипләребез тел культурасы
турында. – Казан: Мәгариф, 1998.
3.Гәрәева Н.Г., Максимов Н.В., Зыятдинова Ә.Ә. Тел- белемнең ачкычы.
Татар теле һәм сөйләм үстерү дәреслеге: Урта махсус уку йортлары өчен
дәреслек.- – Казан: Мәгариф,2005.
4.Җиһаншина З.Н. Якташ язучылар, Кукмара 2003.
5.Кәримуллин Ә.К. Тел – милләтнең
сакчысы.- Казан: Татар. Кит.нәшр., 1997.
6.Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел:
Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11 нче сыйныф
укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар. – Казан: Мәгариф, 1998.
7.Фәрит Бәшир. Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре,
рецензияләр.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.
Заявка
Муниципальное бюджетное
общеобразовательное учреждение
“Средняя
общеобразовательная школа №8”
|
Название организации
|
МБОУ “Средняя общеобразовательная школа № 8”
|
Адрес, телефон
|
г. Нижнекамск, ул. Юности, 14 В
|
Количество участников
|
1
|
Список участников:
|
|
1.Фамилия, имя автора
2.
Класс
3. Учебное заведение
4. Секция
5. Название работы
6. Учитель:
7. Ф.И.О. научного руководителя, его
должность, место работы, ученая степень
|
Авхадеева Эндже
9 г
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 8»
Татарский язык и татарская филология
«Туган телем – иркә гөлем»
Назмиева Гульнур Файзехановна , учитель татарского языка и литературы, 1 кв. категория
Нуриева Рамзия Фарвазовна, учитель татарского языка
и литературы высшей категории
|
Директор МБОУ “СОШ № 8”
А. С. Сергеев
1.02.2014
Татар телем – иркә
гөлем
Әүһәдиева Энҗе
9 нчы г сыйныфы, 8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе,
Түбән Кама шәһәре
Фәнни җитәкче: Нуриева Рәмзия Фәрваз кызы,
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укытучы: Нәҗмиева Гөлнур Фәйзехан кызы
1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Хәерле
көн хөрмәтле жюри әгъзалары һәм конференциядә катнашучылар! Мин 8 нче мәктәпнең
9 нчы г сыйныфында укыйм. Минем исемем Энҗе. Эшемнең темасы “Татар телем – иркә
гөлем”.
“И
туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз һәм ул
мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык
күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт
алу мөмкинлеге бирә.
Сөйләшүчеләр булмаса, телгә
ихтыяҗ бетеп, ул әйләнештән чыга. Аннан ул үле телгә әйләнеп кала. Кызганычка
каршы, бу чир туган телебез – татар теле яшәешенә дә куркыныч тудыра. Бу
куркынычны тоеп, арабызда бу чиргә каршы көрәшүчеләр дә, үзгәртүне башкалардан
көтеп яшәүчеләр дә бар. Тик кайчакта үзгәрүчеләре дә, үзгәртүчеләре дә үзебез
икәнлеген аңлап бетермибез. Телебез исән-сау булып калсын өчен барыбызга да
тырышырга кирәк. Шушыларны истә тотып, мин тикшерү эше алып барырга булдым.
Татар теле безнең мәктәбебездә,
шәһәребездә, безнең хөкүмәтебездә, радио-телевидение, матбугатыбызда нинди
урынны тота, туган телебез язмышында безнең ролебез нинди? Эзләнү эшемнең
максатлары шулар.
Шуннан чыгып, мин үз эшемдә түбәндәге
бурычларны билгеләдем. Слайдтан карагыз.
-туган телебездә белем һәм тәрбия бирү ничек тора,
-татар матбугатына күзәтү ясау,
-интернетта телебез язмышына
бәйле материаллар белән танышу,
-галимнәребезнең телебез
хакындагы фикерләренә таяну.
Шуннан чыгып эшемнең эзләнү
объекты: әдәби телнең кулланылышы.
Әдәби
телебездә сөйләү һәм язу практикасында төгәлсезлекләр яшәп килә. Халыкның мең
еллар буена иҗат итеп, кадерләп үстергән бөек тел байлыгына без тиешле саклык
белән карыйбызмы икән?
Бу турыда
сөйләшү, мәкаләләр белән чыгу, телебез һәм тәрҗемә практикасында кимчелекләрне
бетерү өстендә эшләү мөһим.
Бүгенге телдә тискәре күренешләрнең күбесе сүзләрне һәм
әйтелмәләрне, ялгыш куллануга бәйле. Сүзләрне ялгыш куллану – үзе киң төшенчә.
Тел иясе, сөйләгәндә яки язганда, кирәкле мәгънәне төгәл белдерерлек сүз таба
алмыйча, тиешле булмаган тел чарасыннан файдалана, нәтиҗәдә сүз бөтенләй
аңлашылмый.
Буталчыклык, аңлашылмаучылык еш кына ясалма һәм алынма сүз
куллану аркасында килеп чыга.
Минемчә,
татар халкының, бигрәк тә яшь буынның, үзаңын үстерү, милли горурлык булдыру аша
туган телгә мәхәббәт тәрбияләү зарур. Бу – дәүләт күләмендә эшләнәсе әһәмиятле
һәм җаваплы эш.
Бу
эшкә язучылар, галимнәр, зыялылар үз өлешләрен кертеләр. Аларны да телебезнең
язмышы борчымый калмый. Моны алар үз иҗатларында күрсәтәләр. Слайдтан карагыз.
Ялгышлардан
арыну, тел сафлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, ниләр эшләргә, нинди чаралар
күрергә кирәк икән соң?
Мине үз ана телебезне ничек
саклап калырга дигән мәсьәлә борчый. Мәсәлән, үзебез укыган мәктәпне алыйк.
Мәктәптә 930 укучы укый. Барлык фәннәр дә рус телендә укытыла. Мәктәптә татар
сыйныфлары саны – 6. Әле берничә ел элек бу сан артыграк иде (9 яки 10
сыйныф). Татар сыйныфларында 134 бала белем ала, татар төркемнәрендә – 280
бала.
Иптәшләребезнең туган
телгә
салкын
каравына,
туган телне белмәвендә кем гаепле соң? Шушы
сорауларны ачыклау өчен мин классташларым арасында анкеталаштыру үткәрдем.
Сораулары слайдта.
Татар
теле сиңа ошыймы? Әйе -
Юк –
“Чулман
энҗеләре” газетасын укыйсыңмы? Әйе - Юк –
“Болгар”
радиосы тапшыруларын тыңлыйсыңмы? Әйе - Юк –
ТНВ
каналы тапшыруларын карыйсыңмы? Әйе - Юк –
Татарча
китап укыйсыңмы? Нинди? Әйе - Юк –
Нәтиҗәләрне
слайдтан күрәсез инде:
1 соруга: әйе –
9, юк – 18
2 сорауга: әйе
– 2, юк – 25
3 сорауга: әйе
– 12, юк – 15
4 сорауга: әйе
– 9, юк – 18
Бу нәтиҗәләр
бик күңелсез, чөнки шәһәр балалары үз телләрен белергә, аның матурлыгы белән
кызыксынырга теләмиләр.
Татар – бик практик халык. Әгәр дә ул татар
теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, тиз генә үзенә кирәкле булганын үзләштерә.
Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш
булырга тиеш түгел. Тел ул – мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Туган
телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләү мөһим. Әгәр дә телгә
карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.
Минем уйлавымча, бүген татар
халкы ниндидер бер чик алдында тора. Әгәр без бүген берләшеп, милләт язмышы,
аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә мөшкел
булачак.
Түбән Кама шәһәре
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
9 нчы г сыйныфы укучысы Әүһәдиева Энҗенең
“Татар телем – иркә гөлем” исемле эшенә
рецензия
Туган тел, татар
теле халык күңелендә милли горурлык хисләре уята, ата-бабаларыбыз теленнән
рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Бу монографик тикшеренү өчен бай һәм күпкырлы тема. Автор
моны телебез
исән-сау булып калсын өчен тырышкан. Телдәге кимчелекләрне күзәткән.
Сөйләм стиле фәнни,
аңлаешлы. Телнең бөеклеген һәм күпкырлылыгын, татар халкы милли сәнгатенең
барлык өлкәсенә йогынты ясавы күрсәтелгән.
Темасы эчтәлегенә
туры килә, ачык итеп бирелә.
Укучының эше
керештән, төп өлештән, йомгак өлешеннән тора. Эзләнү эшчәнлегенең принциплары
саклана, шулай ук эчтәлеге эшләнеше таләпләренә туры килә. Укучының эше фәнни
яктан дөрес төзелгән, эзлеклелек сакланган.
Хезмәтнең тикшерү
объекты – татар теле. Укучы бу объектны һәрьяклап үзләштергән.
Эчтәлеге логик
яктан дөрес төзелгән.
Укучыларга
эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү өчен бу эшне кулланырга тәкъдим итәр идем.
Укытучы: Г.Ф.
Нәҗмиева
Фәнни җитәкче Р.Ф.
Нуриева
Мәктәп директоры А.С. Сергеев
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.