Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Творческая работа обучающегося "Яңа елны көткәндә", участника I республиканской конференции имени Туфана Миннуллина
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Творческая работа обучающегося "Яңа елны көткәндә", участника I республиканской конференции имени Туфана Миннуллина

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениесе

Александр Бистәсе гомуми белем бирү мәктәбе”











Яңа елны көткәндә”



9 класс укучысы Хадиуллина Алсуның эше.

Җитәкчесе: татар теле һәм укытучысы

Хадиуллина Рузалия Хәсән кызы













2012 ел

Яңа ел көткәндә...



«…Тырышып-тырышып бүреләрне кырып бетердек, котылдык мәңге явыздан дип шапырынабыз, ә табигатьтә бүре бик тә кирәк икән! Бүре табигаткә хуҗа булганда эш бөтенләй башка икән! ...Бүре белән очрашып тору да кирәкми этләргә, алар аны күрмичә дә исенә буйсыналар, тавышын ишетүгә койрыкларын бот арасына кыстыралар. Бүренең якын-тирәдә булганын белгәндә генә этләр кешене олылыйлар, аны хуҗа итеп саныйлар.

Әйе, тарих озын, тарих катлаулы, эт кешенең якын дусты булып киткән....Мәгәр этне кешегә сыенырга мәҗбүр иткән сәбәп мәхәббәт түгел, бары тик курку гына. Әгәр шушы, гасырлар буе канына сеңгән курку инстинкты онытыла икән, эт этлеген югалта, бүре хәленә дә кайта алмый. Бүре акылы һәм горурлыгы кире кайтмый инде аңа. Аңа яңа сыйфатлар, бозык сыйфатлар гына сеңә. ...” (Аяз Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”).

***

Яңа ел киче алдыннан ишегалдында йөрим. Һавага авыр исләр таратып соры томан пәрдәсе эленгән. Авылга терәп утыртылучы нефть скважинасы ягыннан әллә нинди бертуктаусыз үкерү, улау тавышлары ишетелә. Вольерыннан йөрергә чыгарылган яшь немец овчаркасы Кай ишегалды буйлап ары-бире сугылды да киредән үз урынына кереп утырды. Кар ерып уйнарга, сикерергә яраткан этем бүген күңелсез, сүлпән иде. Күземә генә күренәдер дип үземне күпме ышандырасым килсә дә, аяк астында кар, чыннан да, сап-сары иде.

Ачык сары йөзем җимеше төсенә кергән карга карап хәтерем кеше язмышының тарихын гына түгел, табигать тарихын да сыйдырган “Җомга көн кич белән” әсәренә әйләнә дә кайта. Кешегә сыенып яклау тапкан көчсез бүре – эт хыянәт итә дә ала икән бит. Бибинур үлеменә сәбәп булган кыргый этләр образына ошап барабыз түгелме соң? Талыйбыз, агулыйбыз, үтерәбез, кисәбез... Әйтерсең, без бу җирдә яшисе кешеләр түгел.

Ә бүре турында әйтеп торасы да юк. Без бүре белән китаплар, кинолар аша гына таныш. Бүре турында безнең авылда сөйләмиләр. Юк бүре безнең якта, кырып бетергәннәр. Аның каравы мәрхәмәтсез кешеләр тарафыннан ташланган, куып чыгарылган этләр, артык кыю төлкеләр курыкмыйча авыл күпере аша чыгып авылга киләләр, сарайларга кереп урлашалар. Чирле төлкеләр нәтиҗәсе булып маллар кырыла. Урманга җыенсак, өлкәннәр кабан дуңгызларыннан, төлкеләрдән, пошилардан, кыргый этләрдән саклану кирәклеге турында кисәтә башлыйлар. Бүре турында әйтергә түгел, уйларга да оныткан инде монда халык. Урманның соры бүресе юк.

Безнең як табигатендә кеше кулы белән өзелгән чылбыр бер бүре генә түгел. Авылыбыз янындагы күлнең ятим калуына биш-алты ел узды. Ничә еллар буенча пар аккошлар безнең күлгә язлар саен ямь алып кайтканнар. Безнең суда оя корып бала чыгарганнар. Авылның бар кешесе шул турыда сокланып, горурланып сөйли иде. Безне, кечкенә балаларны, аккошлар оя корган якка бармаска, борчымаска өйрәтә иделәр. Аккошларны ерактан гына күрә алсак та, без бәхетле идек. Мәрхәмәтле бер авылдашыбыз үз басуыннан аккошлар өчен яр буена бодай да китереп аударган иде хәтта. Ләкин кешеләр бертигез мәрхәмәтле яратылмаган. Аккошның берсен атып алганнар. Шул вакыттан бирле аккошлар безгә кайтмыйлар, кансызлыгыбызны кичермиләр, күрәсең.

Шулай да күлгә кыр үрдәкләре, челәннәр кайтудан туктамадылар. Ә үткән җәйдә алар да күлдән кинәт кенә юкка чыктылар. Сәбәбе дә җитди шул: күл яны басудагы нефть скважиналарыннан күлгә нефть, пычрак су агып төшә башлады. Җинаять эзләрен яшерү максаты белән күлгә төшә торган чокырны трактор белән эттереп күмдерделәр, ерганак тирәли үскән талларны төбе-тамыры белән эттереп юк иттеләр. Саксыз гына да түгел, ерткыч та әле без.

Табигатебез бай, юмарт безнең: җәен җир җиләге белән каен җиләге дисеңме, гөмбә дисеңме, бар да мулдан. Урманнарга керсәң, нәфис төз буйлы каен кызлары, горур имәннәр, мәңге яшел купшы наратлар, бәбәй итәкле чыршылар, сертотмас усаклар каршы ала. Каен урманнарында зәңгәр кыңгыраулар, аланнарда сары күзле ромашкалар, болыннарда кызыл башлы тукранбашлар, хәтфә үлән күзне иркәли. Көзләрен кызыл тәлгәшләренең авырлыгыннан сыгылып утырган миләшләр сиңа иркәләп карыйлар, имән бабай мул итеп чикләвекләрен сипкән була. Кошлар тавышыннан урман яңгырап тора. Урман сукмакларында яңгырдан соң калган поши эзләрен күрергә була, куак артында куянмы, керпеме кыштырдап куя. Талгын җылы җил сөйләшә-сөйләшә чәчәк, үлән башларын сыпырып үтә. Дөнья матур...

Киләсе җәйдә бу матурлыкны күреп булырмы икән соң? Грунттан, кардан алган анализлар күрсәтүенчә безнең җирдә агулы матдәләр бик күп булып чыккан. Бораулау скважинасы авыл белән күл арасында урнашкан. Экологлар күлнең, якын-тирәдә үскән агач-куакларның үләчәген фаразлаганнар. Авария вакытында бораулаучылар скважиналарын калдырып техникалары белән җилнең өске ягына калкулыкка менеп урнаштылар. Авыл халкы берни аңламыйча, сулышы буылып өч көн буе агуланган газлы һава сулап, бораулау скважинасының улап үкерүен тыңлап өендә утырырга мәҗбүр иде. Бер-берсенең куркынычсызлыгын да кайгыртырга теләмәгән адәм баласы табигать турында уйларга сәләтле түгел, әлбәттә. Аеруча барысы да акчага килеп терәлгән заманда. Акчаң булса, син хуҗа, син хан. Барысы да син теләгәнчә булачак. Нәрсә инде ул бер уч авыл кешесе үзенең табигате белән?

Юк бездә бүре акылы да, бүре горурлыгы да юк. Ак бүре нәселеннән дә түгелдер без. Безгә яңа сыйфатлар, бозык сыйфатлар сеңгән. Табигать-анабызга, кешелеккә карта кылган хыянәтне, саксызлыкны, башсызлыкны тагын ничек аңлатып була соң?

Автор
Дата добавления 24.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров133
Номер материала ДВ-184518
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх