Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Творческо-исследовательская работа обучающегося "Габдрахман Әпсәләмовның "Газинур" романында батырлык нигезләре", участника республиканской конференции имени Мусы Джалиля
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Творческо-исследовательская работа обучающегося "Габдрахман Әпсәләмовның "Газинур" романында батырлык нигезләре", участника республиканской конференции имени Мусы Джалиля

Выбранный для просмотра документ Газинур романында батырлык нигезлэре.docx

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениесе «Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбе”









Габдрахман Әпсәләмовның "Газинур" романында

батырлык нигезләре





Эшнең авторы: 8 класс укучысы Ионов Виталий

Укытучысы: татар теле һәм әдәбият укытучысы

Хадиуллина Р.Х.

























2015 ел

Эшнең эчтәлеге



  • Кереш.

1.1. Бөек Ватан сугышында батыр солдат образы турындагы шикләр.

2-3 битләр

  • Төп өлеш 4-10 битләр

  • Газинур образын тудыручы сәбәпләр һәм образны тудыруда эзләнүләр. 4-5 битләр

  • Әсәрнең төп образын көчле шәхес итеп гәүдәләндерүдә булышучы персонажлар. 6-7 битләр

  • Газинурны герой итеп формалаштырган батырлык чыганаклары. 8-10 бит.

  • Йомгаклау.

  • Батырлык – яшәеш нәтиҗәсе. 11-12 бит

  • Кулланылган әдәбият. 13 бит

























  • Бөек Ватан сугышында батыр солдат образы турындагы шикләр.

Кечкенәдән без Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин эшләгән батырлык турында ишетеп, аларга сокланып үсәбез. Батыр совет егетләре күкрәкләре белән дошман амбразурасын каплап бик күп сугышчан иптәшләрен үлемнән саклап калалар . Җирдә кешелек өчен, тыныч тормыш өчен үз тормышын, җанын биргән кыю һәм тәвәккәл кешеләрне хәтерләргә, хөрмәт итәргә өйрәттеләр безне. Моннан да зур яхшылыкны эшләп тә булмый кебек. Ләкин 2011 елда Хәтер көненең 70-еллыгы алдыннан интернет-ресурсларда башка төрле хәбәрләр дә күренгәли башлады. Имештер, “дзот амбразурасына ташлану кирәк булмаган, моның өчен авиация, танклар, артиллерия бар. Александр Матросов дошман амбразурасына ялгыш егылып төшкән. .... Мондый адымга алар үз теләкләре белән дә барганнармы, яисә аларга шундый боерык бирелгәнме? Пулеметның прицел уты астына эләккән кешедән бернәрсә дә калмый икән. Ә Матросов эшләгән батырлык табигать законнарына каршы килмиме соң? Гәүдәң белән пулемет амбразурасын каплап буламы? Кулга гына тигән бер генә винтовка ядрәсе дә кешене аяктан ега. Ә пулеметның өзлексез уты амбразурадан иң авыр гәүдәне дә алып ташлаячак. Матросов күкрәге белән амбразурага ташланмаган – мондый юл белән дошман дзотларына каршы көрәшү абсурд нәрсә. Сугышта һәр отряд үз Матросовын булдырырга тырышкан, үз данын булдыру өчен ярышкан. Дошман дзоты янында һәлак булган теләсә кем, командир яисә солдат, Матросов була алган. Александр Матросовка кадәр һәм аннан соң да Бөек Ватан сугышы барышында барлыгы дүрт йөз солдат шушы ук батырлыкны эшләгәне дә билгеле. Пропаганда өчен үлемнән курыкмыйча күкрәге белән пулеметка ташланган сугышчы образы кирәк булган. Солдатларны канатландырырга тиеш була мондый батырлык. Пропагандага корылган миф, әлбәттә, физика законнарына каршы килә... Фронт газетасы язган буенча Матросовның гәүдәсен амбразурада түгел, ә дзот алдында табалар. Күрүчеләр әйтүе буенча аны дзотның түбәсендә күрәләр. Күрәсең ул дошманның пулемет расчетын вентиляция тишеге аша юк итәргә уйлагандыр, ләкин дошман тарафыннан атып үтерелгән. Матросовның үле гәдәсен алып ташлар өчен немецлар утны туктатып торган арада Матросовның иптәшләре кирәк араны йөгереп үтәләр. Немец пулеметчылары качарга мәҗбүр булалар. Исән калган “матросовец”лар дошман дзотына гранаталар атып эшне бетерәләр”.

Кыскасы, Хәтер көненең 70-еллыгы алдыннан кайберәүләребезне шушындыйрак сораулар да борчый башлаган булып чыкты. Алар уйлаганча, мондый батырлык эшләнмәгән һәм аңа җирдә урын да юк.

Бөтен Россия һәм Татарстан халкының изге хисләрен, Михаил Шкадаревичның “Бессмертный подвиг Александра Матросова”, Павел Журбаның “Александр Матросов” исемле әсәрләрен, Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романын сызып ату буларак кабул иттек бу хәбәрне. Бу материалларны укыган кешенең уенда якташыбыз Газинур Гафиятуллинның батырлыгы да миф кына булып чыгарга тиеш була. Эшләгәнме Газинур мондый батырлыкны? Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романы да мифка гына корылганмы? Дүрт йөзгә якын солдат эшләгән батырлыкның берсе генә дә чынбарлык түгелме?

Газинур” романының авторы Габрахман Әпсәләмов бу проблеманы укучысы өчен ышандырырлык итеп ачып бирә алганмы? Укучы күңелендә мондый миф шик тудырмаслык итеп, Газинур эшләгән батырлыкны аңлаешлы рәвештә эшләнгән батырлык итеп, батырлыкны яшәеш, тәрбия нәтиҗәсе итеп күрсәтә алганмы?































2.1. Газинур образын тудыручы сәбәпләр һәм образны тудыруда эзләнүләр.

Габдрахман Әпсәләмов “Газинур” романын 1951 елда тәмамлый. Бу документаль нигездә язылган роман. Аның реаль прототибы бар. Ул Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин.

Миннән бик еш әсәрләрем өчен материалны каян алуым турында сорыйлар. Ә мин халык тормышы бердәнбер мәңгелек чишмә дип җавап бирәм”. “Татар халкының тормышы, башка халыкларның да тормышы кебек, хезмәт һәм көрәш битләре белән тулы. Халыкның иң яхшы кызлары һәм уллары хезмәт сөюе, намуслылыгы, уртак дошманга каршы сугышта куркусызлыгы белән үзләренә гашыйк иттеләр”. “Мине күбрәк халкым тормышының героик яклары кызыксындыра. Шуңа күрә мин күбрәк Бөек Ватан сугышы турындагы материалларда эзләндем, сугышта халыкның батыр холкы тулырак ачыла”. “Бөек Ватан сугышында совет кешесенең рухы һәм көче бик зур сынау үтте. Намусын тапламыйча авыр сынауларны үткәннәрнең берсе , минем романымның герое Газинур Гафиятуллин булды”.

Күренекле әдәбиятчы, Габдрахман Әпсәләмов иҗатына багышланган күпсанлы фәнни хезмәтләр Гөлсем Мәхәммәдованың бай архивында Габдрахман Әпсәләмов белән язып алынган әңгәмәләрнең берсендә язучы “Газинур” романын иҗат итәргә тарткан сәбәпләрне әйтә. “Газинур Гафиятуллин үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Указны укыгач туды ул уй, - ди язучы. – Гази – җиңүче һәм, шуңа өстәп: нур. Җиңүче нур. Менә шушы “җиңүче нур” күкрәге белән амбразураны каплап һәлак була. Бу – табыш иде. Романның исемен шунда ук билгеләдем. Шушы уй һәм романның исеме күңелдә йөрде”. Романны иҗат итү сугыш елларында ук туган булса да, аны тормышка ашыру тиз генә насыйп булмый. Әсәр өчен материал туплау, Газинур Гафиятуллинның язмышын җентекләп торгызу, рәсми чыганакларны, якташларының герой турындагы истәлекләрен туплау һәм өйрәнү биш елга сузыла. Ниһаять Әпсәләмов юлга чыга. "Приказ № 664 по аппарату Правления Союза писателей СССР от 19.08.49:

Предоставить тов. Абсалямову Абдурахману Сафиевичу творческую командировку в Бугульму для работы над повестью о Герое Советского Союза Газинуре Гафиатуллине. Срок командировки — 60 дней…"

Газинурны күргәнем булмагач, аның турында язу авыр булды. Газинур турында язар өчен ул яшәгән колхозга киттем. Анда аны барысы да белә, ләкин аның герой булуына беркемнең дә ышанасы килми. Мәктәпкә кердем, Советлар Союзы Геройлары арасында Газинурның портретын күрмәдем. Газинурның хатлары сакланмаган. Тик бер уңып беткән фотографиясен генә таптым. Абыйсы ярдәм итте. Әтисе Газинурның балачагы турында сөйләде. Иң авыр сөйләшү өч бала анасы, Газинурның хатыны, Миннурый белән булды. Аның дус хатыннары белән таныштым, Миннурыйны күзәтергә сорадым: ни сөйли, кайчан елмая, кайчан кызара. Романны язып бетергәч, Миннурый янына тагын килдем, укып күрсәттем. Тыңлаганда ул бер елады, бер көлде. “Дөрес”,- диде ул...”







































2.2. Әсәрнең төп образын көчле шәхес итеп гәүдәләндерүдә булышучы персонажлар

Әсәрнең төп образы – гади, һәм шул ук вакытта тиңе булмаган батыр егет Газинур. Ул тормышның төбеннән күтәрелгән герой: балачагы ятимлектә үткән авыл көтүчесе; аның мәхәббәте – саф һәм моңлы; аның хыяллары – эчкерсез һәм гади; аның күңеле – самими һәм йомшак; аның фикерләве – халыкчан һәм төпле. “Ул бары тик шул кырларда кечкенәдән аунап үскән малай гына. Гомер кичергән бабайлар ни белсәләр, аңа шуны сөйләгәннәр. Ә ул барысын да күңеленә бикләгән. Бал корты чәчәктән чәчәккә кунып ничек бал җыйса, Газинур да халыктан ишеткән сүзләрне шулай хәтер сандыгына җыйган”.Газинур – халыкның күз карасы, чөнки ул – азатлык һәм матур киләчәк өчен үзен корбан иткән каһарман. Ул чын мәгънәсендә эстетик идеал.

Ул яшәгән авыл романда үз исеме белән атала, координатлары да китерелә. Ул - әле дә Татарстан картасында үз урынын югалтмаган Лениногорск районындагы Сугышлы авылы. Авторга романда ул елларда исән-сау булган кешеләрнең образларын үпкәгә урын калдырмаслык итеп тасвирларга кирәк. Романның авторы чынбарлыктан алынган геройларның тормышына караган фактларны мөмкин кадәр сакларга тырышкан. Автор төп игътибарны үзәк герой Газинурга юнәлтә. Газинурның зур тормышка аяк басуы колхозлашу хәрәкәте башлану чорына туры килә. Ул кырык хуҗалыктан торган “Красногвардеец» колхозының чын патриоты, эшчән, булдыклы кеше, олының-кеченең сүзен тота белә. Колхозның конный дворында эшләп ат караучы, көтү көтүче Газинур соңрак леспромхозда урман кисә, һөнәргә өйрәнә, туган якларына кайтып колхозда эшли башлый; Бөек Ватан сугышы башлангач, армия сафларына алына, башта санитар булып, аннары разведкада, соңрак пулеметчылар батальонында хезмәт итә; бәрелешләрдә катнаша, командование тарафыннан аерып мактала торган солдат кече командирлар курсына укырга җибәрелә, аннан кайткач, озак та үтми Александр Матросов батырлыгын кабатлап һәлак була. Автор романда Газинурның тормыш юлын, эчке кичерешләрен, шәхси батырлыкка ирешү юлларын тасвирлый. Романдагы башка персонажлар да – Гали абзый, Сабир бабай, Володя Бушуев, Зәбиров, Григорьян Газинурның көчле шәхес булып җитешүенә этәргеч булып торалар.

Колхозның беренче председателе Гали абзыйны ул ат белән райкомга илтә бара. Гали абзыйның тормышы Газинур өчен үрнәк булып тора, аның характеры формалашуда зур роль уйный. Гали абзый хәзер Бөгелмәдә райкомда эшли. Кулаклар аны ат койрыгына тагып сөйрәп тә йөрткәннәр, ул акларның үлем эшелонында да булган. Гражданнар сугышында да йөргән, Польша паннарына каршы да сугышкан булган. Бөгелмәгә барышлый ул Газинурга шунда күргәннәрен сөйли.

Романда “элек һәм хәзер” темасы актив кулланыла. Шуннан чыгып, автор Бөгелмәнең үткәненә кагыла. Бөгелмәне дөньяның кырые дип йөрткәннәр икән. Патшага, алпавытларга каршы күтәрелгән кешеләр бирегә сөргенгә җибәрелгән. Шунда ук Гали абзый революционер образын да ничек күзаллавын әйтеп бирә: “Куян йөрәкле кешеләр беркайчан да җиңмиләр. Көрәшчегә тау бөркете йөрәге кирәк”. Гали абзый сөйләгәннәрне Газинур “шаккатып тыңлый”. Газинурга иң зур тәэсир иткән фраза: “Халык үзенең азатлыгы өчен, Газинур, гомер-гомергә көрәшеп килгән. Кешелекнең бөтен тарихы, Газинур, азатлык өчен көрәш ул. Моны да онытма”. Гали абзыйның сүзләре яшь егетнең күңелендә тирән эз калдыра, киләчәктә сугыш кырында эшлисе батырлыгына юл сыза. Газинурның күңелендә акрынлап ил язмышы белән үз язмышы арасындагы чикләр юыла бара.

Ат караучы Сабир бабай да гаять сугышчан характерлы. Ул да барлык эксплуататорларны: городской главаны, төрле үрмәкүчләрне фаш итә. “Алар безнең канны суырдылар”ди Сабир бабай. Сабир бабай образы да Газинурның героик образ булып формалашуына шулай ук тәэсир ясый.





















2.3. Газинурны герой итеп формалаштырган батырлык чыганаклары.

Шәхси батырлык идеясы романда төп урынны алып тора. Бу Габдрахман Әпсәләмовка Газинур батырлыгының чыганакларын билгеләү өчен кирәк. Газинурның күз алдында гел Гали абзыйсы сөйләгән Лениннан килгән матрос тора. Ул матросны үзенең хыялында күз алдына китерә.

Газинур үзен матрос урынына куеп карый. Аның кебек була алыр идеме ул? Юк, була алмас иде кебек тоела. Ул матросны Ленин җибәргән бит. Ул я коммунист, я комсомолец булгандыр. Ә Газинур гади бер көтүче. Каян килсен аңа ул кадәр зур батырлык?”. Шундый уйлар борчый Газинурны.

Автор Газинур һәм Миңнурый мөнәсәбәтләренә бик җентекле туктала. Мәхәббәт темасы роман буенча бара. Шат күңелле гашыйк Газинур мәхәббәттә гаҗәп җитди, ул сөйгәненең кадерен белә, мәхәббәтен кадерләп саклый. Татар халкының булачак герое гаиләдә башкача була алмыйдыр шул. Гаиләне Газинур үз халкының бер күзәнәге итеп тоя, ул гаиләсенең бәхете өчен җаваплы.

Шулай да автор Газинурны аның хезмәткә мөнәсәбәтендә күбрәк тасвирлый. Шунда ук сыйнфый көрәш темасы да күтәрелә. Кулаклар әле һаман корткычлык итәләр. Газинур фикеренчә һаман дошманнарның кулы уйный, һәм аларның кырын эшләре тынгысыз җанлы Газинурга тынычлык бирми. Ничек кенә булса да ул дошманнарны фаш итү һәм җиңү өстендә уйлана. Колхоз эше аның өчен бик җитди нәрсә. Һәр эшне Газинур намус белән, яратып башкара. Теләсә нинди эшкә Газинур зур җаваплылык хисе белән алына. Фронтта Газинур эшләгән батырлыкның очраклы түгеллеген, яшәешенең нәтиҗәсе булуын автор романның беренче бүлегендә үк ачып куя. Батырлыгына бер сулыш калганда да Газинурның күңелендә дошман пулялары астында һәлак булучы сугышчыларның тормышы өчен ачыну һәм нәфрәт хисе, дошманны җиңү теләге туа. “Күзләрен зур итеп ачкан, күңеле нәфрәт белән ташыган хәлдә, Газинур үкереп торган дошман пулеметына өзгәләрдәй булып карый. Ул якын гына, ләкин аңа барып җитәргә мөмкин түгел. Аның утлы бугазын тыгарлык бер көч тә юк шикелле.

  • Юк, барыбер туктата алмассың, явыз! Барыбер муеныңны борам!”

Социализм төзү эшенә үз өлешен Газинур Соликамск урманнарында да кертә. Урман кисүчеләр белән аралашу да Газинур өчен эзсез калмый. Бу аның характеры формалашуга өстәмә бер штрих булып тора, характер формалашуы тәмамлана. Соликамск урманнарында атаклы урман кисүче Владимир Бушуев, дядя Митрофан кебек эшчеләр белән очрашу Газинур характерында интернациональлек сыйфатларын ныгыту өчен кирәк.

Газинур сугышка үзенең авылдашлары, абыйсы Мисбах, Газзән белән китә. Соликамск урманнарында бергә эшләгән Володя Бушуевның хатыны Екатерина Павловна белән очрашу аның якын киләчәктәге фронт язмышын билгели. Екатерина Павловнада санитарлыкка алынырга тишле кешеләрнең исемлеге дә бар икән. Анда Газинурның да, Мисбах белән Газзәнең дә фамилияләре язылган. Бу исемлек авторга шәхси танышлык нәтиҗәсе дип карауны читләтеп үтәргә мөмкинлек бирә. Газинур кебек намуслы кешегә андый алымнар ят.

Соңга таба Газинур разведротада хезмәт итә. Парторг сержант Морозов, взвод командиры кече лейтенант Григорьян, капитан Бушуев һәм башкалар белән аралашу, алар белән иңгә иң торып сугышу Газинурның үз көченә, ихтыярына ышанычын тагын да арттыра. Аның антиподы, Сугышлы авылы егете Сәлим гел начарлыклар гына эшләп йөри, әхлакый яктан түбән тәгәри. Складтан кайтканда югалган ике банка консерва өчен аңа трибунал яный. Инде батальон агитаторы итеп билгеләнгән коммунист Газинурны Габдрахман Әпсәләмов, киресенчә, үтә принципиаль итеп күрсәтә. Ул, әлбәттә, ялгышкан авылдашына ярдәм кулы сузмый. Иң элек Сәлим хәрби антны бозган. Газинур кырт кисә: “Ә мин... солдат хакына кул сузган җинаятьчене яклап командирга сүз әйтә алмыйм”. Авылдашын якламау Газинурга җиңел булмагандыр, ләкин халык язмышы белән яши алмаган кешене Газинур кабул итә алмый.

Романның ике бүлегендә дә бер үк геройларны очратабыз. Беренче бүлектә алар сугышка кадәр тыныч хезмәт, күмәк хуҗалыкны аякка бастыру мәшәкатьләре, яшьлек ваемсызлыгы дәрьясында ачылса, икенчесендә шул ук геройлар сугыш шартларында гәүдәләнеш таба. Алар бер максатка – җиңү максатына хезмәт итә. Бу әдәби алым авторга геройларның рухи үсешен күрсәтү өчен хезмәт итә. Язучы фикеренчә, фидакарьлек һәм каһарманлык очраклы шартларга, анда кинәт туган карарга гына бәйле түгел. Аларның нигезендә балачакта һәм яшьлектә алынган тәрбия, яшәү максатлары, тормыш сабаклары ята. Агачның көче тамырларында булса, шәхеснең ныклыгы гаиләдән, яшьлектән килә. Бер үк вакытта Газинурга Александр Матросов батырлыгы да зур тәэсир ясый. Героик финалны автор болай тасвирлый:

Фашист пулеметы котыруының соңгы чигенә җитеп үкерә. Кара амбразурада пулемет авызыннан чыккан ялкын утлы хәнҗәр төсле чайкала. Кышкы зәһәр җил кебек пулялар чыелдап сызгыра. Артык бер генә минут та көтәргә ярамый. Һәр секунд безнең җиңүебезне тоткарлый, уннарча сугышчыларның гомерен алып китә.

Газинурның карары нык. Аның күңелендә курку да, тетрәү дә, икеләнү дә юк.

  • Туган ил өчен! – дип кычкырды ул һәм, яшәү белән үлем арасындагы ике адым җирне йөгереп үтеп, үкереп торган фашист пулеметы авызына күкрәге белән капланды...”





































3.1. Батырлык – яшәеш, тормыш нәтиҗәсе.

Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» романының нигезендә батырлык аңлы рәвештә эшләнергә тиеш, батырлык - кеше тормышының нәтиҗәсе булырга тиеш дигән фикер ята. Роман – бу романтик геройның героик шәхес булып үсү тарихы, Газинурның тормышы – батырлык эшләргә әзерләнү, ә батырлык – Газинур тормышының югары ноктасы һәм максаты, бер мизгел. Шул мизгел өчен Газинур туган һәм яшәгән. Ачык героик характер, үз-үзеңне аямыйча илгә хезмәт итү Газинур образы өчен очраклы түгел. Автор укучыны романның беренче битләреннән үк Газинурның үлемсез батырлыгын тиешле бер кульминация итеп кабул итүгә әзерли. Романның эчтәлеге бу аңлаешлы рәвештә эшләнелгән батырлык дип исбат итә. Чыннан да:

Беренчедән, белүебезчә “Газинур” романы сугыштан соңгы елларда языла, (совет идеологиясенең әдәбиятта үз нормаларын искә алмаганда) солдатларны каналандыру пропагандасына урын да юк. Гафиятуллинның дошман амбразурасына капланып түгел, ә башкача һәлак булуы турында белешмәләр дә юк. Александр Матросов батырлыгын ишетеп канатланган кешедән мондый адымны көтәргә була. Газинурның әтисе дә улының мондый адымга сәләтле булуын кире какмый, киресенчә, исбатлый гына. Кечкенәдән шундыйрак иде ул дигән сүзләр әйтә.

Икенчедән, Габдрахман Әпсәләмов сугышта 1942 елдан алып корреспондент булып хезмәт иткән. Корреспондентка еш кына фронтның алгы сызыгында булырга туры килә, ул татар халкының кызлары һәм уллары эшләгән батырлыкларны күреп аларның намуслы, батыр булуларына инанган кеше. Габдрахман Әпсәләмов романның караламасын Газинурның хатыны Миңнурыйга укып күрсәтә. Миңнурый язганнарны кире какмый. “Дөрес...”,- ди ул. Димәк автор Газинурның образын дөрес, тулы итеп ача алган, тасвирлау чынлыкка туры килә.

Өченчедән, Газинурга сугышка кадәр чорда Гали абзый, Сабир бабай кебек легендар кешеләр белән аралашып яшәү зур тәэсир ясый. Яшь тормышы да колхозлашу хәрәкәте башлану чорына туры килә. Бу гаять катлаулы чорда, ике якның берсен генә кабул итеп була торган чорда Газинур үз юлын сайлый, намус белән яши, намуссызларны фаш итәргә омтыла. Сугыш чорында Володя Бушуев, Зәбиров, Григорьян образлары да Газинурның героик характеры формалашуда зур роль уйный. Александр Матросов эшләгән батырлыктан да тәэсирләнеп йөри Газинур. Газинурның героик образ булып җитешү нигезендә балачакта һәм яшьлектә алынган тәрбия, яшәү максатлары, тормыш сабаклары ята.

Бер мең тугыз йөз кырык дүртенче елда Газинур Гафиятуллинга Советлар Союзы герое исеме бирелсә дә, аның исеме халык өчен 1951 елда “Газинур” романы дөнья күргәч кенә билгеле була. Татарстан шәһәрләрендә Гафиятуллинга куелган һәйкәлләр аз түгел, һәр шәһәрдә диярлек аның исемен йөрткән урам бар. Ләкин, минем уемча, Газинур Гафиятуллинга иң зур һәйкәлне Габдрахман Әпсәләмов куйган. Ул халыкны татар халкының батыр улы Газинур белән таныштырды. Бу тема бүгенге көндә актуаль түгел дигән фикер белән килешә алмыйм, чөнки халкың өчен хезмәт итү, гомереңне бирү батырлыкның иң зурыннан санала. Бүгенге буын өчен Гафиятуллин фамилиясе берни турында да сөйләми дип әйтү дә дөрес түгел. Ике мең өченче елда Газинур Гафиятуллинның батырлыгын яктырткан “Үлемсезлеккә тиң батырлык” исемле телесериал планлаштырыла, ләкин финанс кыенлыклар килеп туу сәбәпле телесериалны булдыру кичектерелә. Ә шулай да без бу телесериал эшләнер, Газинур образын санаулы кешеләр генә түгел, ә үсеп килүче яшь буын да күреп сокланыр дип ышанып калабыз.

Аңлаешлы рәвештә эшләнелгән батырлыклар гына кыйммәтле” /русчадан тәрҗемә/ Ромен Роллан. Газинур эшләгән батырлык – аның тормыш нәтиҗәсе, кешелек өчен зур һәм соңгы бүләге. Яхшылык җирдә ятмый дигән халык, димәк, Газинур үлемсезлеккә хаклы.























Кулланылган әдәбият

  • Габдрахман Әпсәләмов. “Сайланма әсәрләр”. 155 том. Хәтер-2008.

  • Татар әдәбияты тарихы. 5 том. - Казан: Тат.китап нәшр., 1989. - 382 б.

  • Мөхәммәдова Г.С. Габдрахман Әпсәләмов. Казань:Татар. китап нәшр., 1971. - 136 с.

  • Салихов Р.Г. Г. Әпсәләмов геройлары дөньясы. Анализ тәҗрибәсе. Алабуга: АДНИ ризотипографиясе, 2003. - 80 б.

  • «Александр Матросов был не тем, за кого себя выдавал». Парламент газетасы. 08.05.2002г.

  • Павел Журба «Александр Матросов», Лениздат, 1953г.

  • Информацион интернет-ресурслар:

«Герои страны» информацион сайты

«Интегрум», каталог NEWSru.com, информацион сайты





















































Выбранный для просмотра документ Тезислар. Газинур романында батырлык нигезл?ре..docx

библиотека
материалов

"Габдрахман Әпсәләмовның "Газинур" романында батырлык нигезләре" исемле эшенә тезислар

Ионов Виталий Владимирович

Зәй муниципаль бюджет төп

гомуми белем учреждениесе

Александр Бистәсе төп гомуми

белем мәктәбе”

Җитәкчесе: Хадиуллина Рузалия Хасановна

Без кечкенәдән ишетеп үскән Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллинның тиңсез батырлыклары турындагы матур тарих пропагандага корылган бер миф кына түгелме икән? Мондый юл белән дошман дзотларына каршы көрәшү дөресме? Бу хәл физика законнарына каршы килмиме? Габдрахман Әпсәләмовның герое Газинур никадәр автор сүрәтләгән чынбарлыкка туры килә? Авторның әсәре үз укучысын ышандырырлыкмы дигән сораулар куела бу эзләнү эшендә.

Газинур Гафиятуллинның һәлак булганнан соң үле гәүдәсе нинди хәлдә булуы турында белешмәләр юк. Бәлки, гәүдәсе теткәләнеп беткән булгандыр? Бу сорауларның барысын да Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романына кайтарып калдырабыз.

Автор уенча фидакарьлек һәм каһарманлык – ул яшәеш нәтиҗәсе, бер көнне килеп юктан гына батырлык эшләп булмый, батырлыкка кеше гомере буенча бара дигән фикер ята романның нигезендә. Әпсәләмов Газинур образын бик җентекләп өйрәнә, роман персонажларының реаль прототиплары бар, уйдырма персонажлар берничә генә. Димәк, ялган кулланып булмый дип әйтергә кирәк. Автор уенча Гали абзый, Сабир бабай, Володя Бушуев, Зәбиров, Григорьян образлары Газинурның көчле шәхес булып җитешүенә этәргеч булып торалар.

Газинурны герой итеп формалаштырган батырлык чыганаклары булып бер яктан Газинурның туган авылы, авылдашлары, гаиләсе, эш сөючән, намуслы, кешелеклеге торса, икенче яктан Гали абзый сөйләгән Лениннан килгән матрос һәм Александр Матросовның батырлыгы тора.

Роман – бу романтик геройның героик шәхес булып үсү тарихы, Газинурның тормышы – батырлык эшләргә әзерләнү, ә батырлык – Газинур тормышының югары ноктасы һәм максаты, бер мизгел. Шул мизгел өчен Газинур туган һәм яшәгән. Ачык героик характер, үз-үзеңне аямыйча илгә хезмәт итү Газинур образы өчен очраклы түгел. Автор укучыны романның беренче битләреннән үк Газинурның үлемсез батырлыгын тиешле бер кульминация итеп кабул итүгә әзерли.







































Выбранный для просмотра документ заявка на участие Любознательные....docx

библиотека
материалов





Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен заявка

Укучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

Район, мәктәп, сыйныф

Фәнни эшнең юнәлеше

Җитәкченең исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

Элемтә өчен телефон номеры

1.

Ионов Виталий Владимир улы

Зәй муниципаль районы, Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбе, 8 сыйныф

Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасыының чагылышы

Хадиуллина Рузалия Хәсән кызы

627-05

8.9600586265




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 24.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров468
Номер материала ДВ-184558
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх