Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Творческо-исследовательская работа обучающейся "Клара Булатова иҗаты", участника республиканского конкурса на соискание премии Клары Булатовой
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Творческо-исследовательская работа обучающейся "Клара Булатова иҗаты", участника республиканского конкурса на соискание премии Клары Булатовой

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ ЗАЯВКА на участие.docx

библиотека
материалов

ЗАЯВКА УЧАСТНИКА





Ф.И.О. участника

Рагузина Ольга Алексеевна

Рагузина Ольга Алексей кызы

Ф.И.О. руководителя, категория

Хадиуллина Рузалия Хасановна, 1 категория

Һадиуллина Рузалия Хәсән кызы

Наименование учебного заведения/класс

Муниципальное бюджетное учреждение “Александро-Слободская общеобразовательная школа” Заинского муниципального района Республики Татарстан, 9 класс

Татарстан Республикасы Зәй районы муниципаль бюджет учреждениесе «Александр Бистәсе гомуми белем мәктәбе”, 9 сыйныф

Номинация

Научная работа

Фәнни эш

Название работы

Творчество Клары Булатовой

Клара Булатова иҗаты

E-mail школы

Alslobod77@mail.ru

Телефон участника

8(85558)627-05 89600586265

Телефон руководителя школы

8(85558)627-42 Галямова Валентина Егоровна



Выбранный для просмотра документ Клара Булатова и?аты.doc

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы гомуми белем бюджет учреждениесе “Александр Бистәсе гомуми белем мәктәбе”




Фәнни-тикшеренү эше









Клара Булатова иҗаты








Рагузина Ольга

Александр Бистәсе гомуми белем

мәктәбе 9 класс укучысы





Фәнни җитәкче:

Хадиуллина Р.Х., I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы








2014ел



Эчтәлек

Кереш

I бүлек

К.Булатова белән танышу

I I бүлек

К. Булатова иҗаты

2.1. К.Булатова иҗатында балалар темасы

2.2. Табигатьнең гүзәл җырчысы

2.3. Ике халыкны берләштергән шагыйрә

Йомгаклау

Файдаланылган әдәбият



















Кереш

Бүгенге көннең яшь буыны өчен бик күп төрле технологияләр, кызыклы нәрсәләр туып торса да, без иҗаттан аерылмаска, аны даими өйрәнеп, аның белән кызыксынып торырга кирәк дип табабыз. Беренчедән, иҗат эше кеше күңелен баета, уйландыра, икенчедән, якын-тирәбездә иҗат кешеләре аз түгел, һәм аларның иҗат эшләре безнең тарафтан өйрәнелергә тиеш. Без, үз чиратыбызда, төбәгебез, үз халкыбыз җәүһәрләрен танып белергә җаваплыбыз. Бүгенге көндә аларның иҗатын өйрәнүне актуаль дип табабыз, һәм, фәнни-тикшеренү эшен үз төбәгебезнең татар әдәбиятында үз урынын тоткан якташыбыз Клара Булатованың тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлыйбыз.

Фәнни эшнең максаты: шагыйрәнең иҗатын төрле яктан күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау; төрле тематик әсәрләрен анализлау, шагыйрә иҗатында керәшен фольклорының йогынтысын күзәтү.

Эзләнү методы: анализлау

Теоретик база: язучының шигырь җыентыклары, газета-журналларда басылган мәкаләләр, аның белән бергә эшләгән, яшәгән кешеләр белән аралашу, архив материаллары.

Эшнең фәнни яңалыгы: материалны әдәбият дәресләрендә, класстан тыш чараларда уязучының иҗатын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин.










I бүлек

Клара Булатова белән танышу

Клара Булатова белән без беренче тапкыр мәктәптә таныштык. Үзе белән түгел, фоторәсеме, биографиясе, шигырьләре белән. Кичәгә чакырылган Люся әби безгә “Клара белән үткән мәктәп еллары” турында сөйләде. “Һәрвакыт тере, шук, тырыш һәр эштә янып, чәчрәп торыр иде Клара. Шул ук вакытта сабыр, акыллы да иде ул”,- дип тыныч кына тезә Люся әби. Клара Булатованың дөньяга килүе дә бик кызыклы. Клара Гарифовна бу турыда «Әлмәт таңнары» газетасында басылган бер мәкаләсендә1 болай дип яза: «Иң элек, март аенда дөньяга килгәнмен мин. Ә ул елны март шактый иртә килгән. Яңача март урталарында, искечә әле башы гына булуга карамастан, җир кардан ачылган, чана юлы өзелгән, арба юлы әле төшмәгән. Әни яткан чана ап-ак кар өстеннән шуып кына барасы урында, бичара, кара балчыктан лай ерып барган җиреннән юл читенә шуып ауган, һәм инде үземнең бер шигыремдә әйтелгәнчә:

Чана ауган, әни аста калган,

Шул борылышта мин дә туганмын.»

Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туган. Әти-әнисе укытучылар булаганлыктан Кларага гаиләсе белән төрле авылларга күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта мәктәпне Сарманда 1954 елда тәмамлый. Мәктәпне бетерү белән Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта башлый. Клара Булатовага төзелештә дә, Әлмәттәге көнкүреш комбинатында кассир булып та, «Төзүчеләр» клубында оештыручы булып та эшләргә туры килә. 1962—1965нче елларда ул Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шул ук елларда, 1964 елда, партия члены – коммунист булып китә, Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри. Мәктәп елларында ук язгалый башлаган К. Булатованың шигъри иҗаты үсә бара, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» газеталарында, «Пионер», «Ялкын», «Азат хатын», «Совет әдәбияты»,«Казан утлары» журналларында аерым шигырьләре, «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» җыентыкларында аерым цикллар басыла. 1970 елда Клара Булатованы СССР Язучылар союзына член итеп кабул итәләр.


























II бүлек

К. Булатова иҗаты

2.1. Клара Булатова иҗатында балалар темасы

К.Булатова Казан Дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач мәктәптә укыта башлый. Шагыйрә өчен яңа дөнья - балалар дөньясы ачыла. Язучының иҗатында балалар дөньсы аерым бер тема булып үсә. Кечкенә балалар дөньясын яктырткан «Марс китабы», «Әллә кайсын тыңласы», «Курка димәгез әле», «Камилә – тәти кыз» дигән китаплары чыга. Бу китаплар балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы. Алар балаларны яхшылыкка өндәсә, дөнья белән танытса, күптән балалыктан чыктан өлкәннәрне балалар дөньясына балалар күзлеге аша карарга, нәниләрнең дөньясын аңларга өйрәтә.

Укытучы һөнәрен үзләштереп язмышын мәктәп белән бәйләгәнгәме К. Булатованың иҗатында мәктәп темасы зур урын алып тора. Мәктәп өчен җаны сызлап, җан атып яшәүче шагыйрәнең мондый юллары да бар:

Тотасың да миңа «ташла» дисең,

Шулмы булды дуслар әйткән cүз?

Минсез дә ул мәктәп мәктәп инде,

Мин кем булыр идем мәктәпсез?

Бу шигырь юллары К.Булатованың күп кырлы шәхес булып җитешүендә мәктәпнең дә роле зур булган икән дигән уйлар тудыра.

Клара Булатова Әлмәт шәһәрендә атнаның һәр җомгасында балалар иҗатына, балалар дөньсына багышланган тапшыруның авторы да ул.

Шагыйрәнең иҗатында оныгы туу яңа бер иҗат баскычы булып китә. Ул балалар өчен җыр текстлары яза башлый. Тормышның һәр мизгеленнән матурлык табып, шигырьләренә башкаларны уйландырырлык фикерләр салып иҗатын дәвам итә шагыйрәбез.

Йолдызларны таныган бала

Үз юлын таба, улым.


Йолдызың күрсәткән юлдан

Тайпылмасана, улым, -

дип беткән шигырь юллары күпләрне уйландырырга сәләтле һәм язучының зур укытучы булуын ассызыклый.


2.2. Табигатьнең гүзәл җырчысы

Кайсы гына шагыйрьнең иҗатында туган як темасы тирән мәхббәт белән сугарылмаган икән. Һәр шагыйрь үз туган җиренә, үз халкына мәдхия җырлый.

Әлмәтнең гүзәл табигате, хәзинә байлыклары, тырыш халкы Клара Булатова шигырьләрендә үз урынын тапты. Шагыйрә үзенең яшьлеге, иҗаты чәчәк аткан, рухы ныгыган шәһәрне җәүһәр итеп балаларына да мирас итеп калдырасы килә, бу шәһәрне ничек яратып хөрмәт итүен белдерә.

Безнең яшьлекне үзенә

Фундамент иткән шәһәр –

Улларыбызга мирас ул,

Кызларыбызга мәһәр, (“Күларты посёлогы”)

Шагыйрәнең поэзиясен табигать күренешләренә төренгән фәлсәфи фикерләр озата бара. Әлмәт төбәге язларының зәңгәрлеге дә, чәчәкле хәтфә җәйләре дә, алтын белән өретелгән моңсу көзләре дә, ак мамыктай карлары да, тылсымлы төннәре дә, көмешкә коенган урамнары да шагыйрәнең иҗат фантазиясе, поэтик бизәкләре аша чагылып укучыны тирән фәлсәфи фикерләр диңезенә алып керә. К.Булатованың шигырьләрендә бар дөнья: каеннар, таллар, өянкеләр җанлана; бии, җырлый, елый, сагышлана...

Барлык төр сүрәтләү чаралары: эпитетлар, метафора, чагыштырулар шагыйрә тарафыннан киң кулланылып шигырьләргә җанлылык өсти.

Ипигә ягып ашарлык

Кара җир безнең якта.

Шәл итеп иңгә ябарлык

Яшеллек безнең якта. (“Безнең як”)

Зәй буйларын кем куллары чиккән,

Исле гөлләр белән бизәлгән?

Урманнарда җиләк уйдыклары

Мәтрүшкәләр бөрки хуш исен.

Дөньяларның бигрәк матур чагы,

Кырда иген килә өлгереп. («Дөньяларның бигрәк матур чагы»)

К.Булатова шигырьләрендә табигатьтә була алган барлык гүзәл мизгелләрне дә күңел түреннән уздырып укучысына тулы итеп, нечкәлекләре белән җиткерергә тырыша.


2.3. Ике халыкны берләштергән шагыйрә


Сарман районы татар һәм керәшен авыллары янәшә генә урнашкан һәм бу тирәләрдә татар һәм керәшен халкы аралашып яши. 1946 елда Булатовлар гаиләсе күченеп килгән Ләке авылы да керәшен авылы. Әлбәттә, керәшен фольклорының Клара Булатова иҗатына йогынтысы зур була һәм керәшен халкы дөньясын тирән белүе шагыйрәнең иҗатында чагылыш таба.

Клара Булатова шигырьләрендә татар һәм керәшен халкының, төрле дин кешеләре булса да, бер халык икәнен, бер Ходай кодрәтендә булуын күрсәтә. Шагыйрә шигырьләрендә керәшеннәрнең борынгыдан килгән ырым-юраулар образы аша кешенең яшәү рәвешен, кешенең асылын сүрәтли, халыкның гасырлар буе җыелган тормыш тәҗрибәсен күзаллый. Керәшеннәрнең дини-йола бәйрәмнәре К.Булатова иҗатында хезмәт, табигать белән бәйле бер могҗиза булып кереп урнаша.

Ташу җитә, җир-су кибеп бетә,

Җәй башының тулы ямьнәре.

Җәй башлары белән Торыйсын җитә –

Яшеллек һәм яфрак бәйрәме.

Керәшен халкын үз иткән, якын иткән Клара Булатованы керәшеннәр дә зурлыйлар, кадерлиләр.

Ләкеләрдә чакта утлар яктык,

Казан аслап түгел, учаклап,

Урамнарга чыгар хәлләрем юк –

Керәшеннәр ала кочаклап.


Кочаклаплар күрешкәннәр саен

Искә төшә сабый чакларым.

Сабый чактан откан керәшен көен

Гомер буйларына сакладым.


Эчкерсезлек белән туган җырлар

Онытылмый икән ул бер дә,

Олы көнен, Торыйсын, Питрауларны,

Покрауларны керттем шигырьгә…

Клара Булатова ике халыкны да тигез күргән, тигез сөйгән, ике дин арасындагы каршылыкларны сөртеп ташлап дуслык тудыра алучы, безнең өчен үрнәк булырдай зур шәхес.










Йомгаклау

Клара Булатованың иҗаты балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә тәрбия мәсьәләләрендә кызыклы һәм файдалы. Мәктәптә чыныгу алган, күп фәлсәфи сорауларга җавап тапкан, үзенә канатлар тапкан, мәктәптә көчле шәхес булып үсеп киткән Клара Булатованың иҗатында укучысы өчен төпле фикерләр ята


Шагыйрә табигатьнең күренешләрен, мизгелләрен үз күңеле аркылы җилгәреп укучысын матурлыкның янәшәдә генә икәнен күрсәтә, гади генә күренешләрне үз фантазиясенә манып укучысыннан да табигатьне яраттыра.

Керәшен-татар дөньясын, поэзиясен бербөтен итеп күрсәтә алган киң күңелле, тирән фикерле шагыйрә Клара Булатованың иҗаты бүгенге көндә актуаль һәм күпләргә үрнәк булып тора ала.

Клара Булатова талантлы, популяр, ике халыкны иҗаты белән берләштергән, үз халкын сөюче, аңа хезмәт итүче шәхес – ватанпәрвәр һәм укытучы.
















ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Булатова К.Г. Камилә дигән матур кыз : балалар өчен шигырьләр, 2009.- 68 б.

Булатова К.Г. Миләш кагы. - Татарстан китап нәшрияты, 1991.- 159 б.

Булатова К.Г. Марс китабы. - Татарстан китап нәшрияты, 1970. – 32 б.

Булатова К.Г. Каурый канат – җил атым. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006. – 286 б.

Булатова К.Г. Үзеннән үзе туа җыр.- Казан: Раннур нәшрияты, 2002. – 160 б.

Булатова К.Г. Якты сагыш. – Әлмәт: ТатАСУнефть идарәсенең тизләтелгән басмалар бүлеге, 1995.- 157 б.

Булатова К.Г. Сайланма әсәрләр. II том.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 352 б.

Булатова К. Үзем турында үзем// Әлмәт таңнары.- 28 февраль, 2001

Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары.- Татарстан китап нәшрияты, 1986.- Б.54

Климова А. Еллар миңа миһербанлы булды…//Туганайлар. – 16 март, 2006

Нәбиуллина И. Җомга апа// Ватаным Татарстан. – 30 март, 2001


11


Автор
Дата добавления 24.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров639
Номер материала ДВ-184628
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх