Инфоурок Начальные классы КонспектыТылсымлы сузлэр. Класс сагате.

Тылсымлы сузлэр. Класс сагате.

Скачать материал

Тема: Тәмле сүзләр.

Максат: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән “тәмле” сүзләр әйтеп аралашу кагыйдәләренә өйрәтү; әйләнә-тирәдәге кешеләр белән ихтирамлы, ягымлы, әдәпле итеп сөйләшергә күнектерү.

Класс сәгатенең барышы:

-Кадерле балалар! Класс сәгатебезне башлыйбыз. Мин сезне бүген тылсымлы, серле бер дөньяга алып барырга телим. Ә нинди дөньяга барганыбызны белер өчен, табышмакның җавабын табырга кирәк булыр.

        Аның агы да була, карасы да, ул тәмле дә,ачы да була,аның авыры да була, җиңеле дә, салкыны да, җылысы да, озыны да, кыскасы да, төплесе дә, төпсезе дә, яхшысы да, яманы да, акыллысы да, тозсызы да. Ул сөйдерә дә, биздерә дә, елата да, көлдерә дә, ул кешене үтерә дә, ул кешене терелтә дә. Ул нәрсә була?   (СҮЗ)

- Әйе, дөрес. Табышмакның җавабы – сүз. Димәк, без бүген сезнең белән сүзләр дөньясында, “тәмле”, “тылсымлы” сүзләр дөньясында кунакта. Ничек аңлыйсыз моны? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

- Әйе, тәмле әйбер ашагач,авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә, ә тамак туя. Ә тәмле сүзне? Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, ул күңелдә кала, җанга яктылык, җылылык өсти.

- Ә “тәмсез”, тупас, ямьсез сүзләрне ишеткәч, ничек була? ( Күңел өши, тормышның яме бетә, караңгы булып китә).

- Безнең татар телебез – бик матур, ягымлы тел. Ул“тәмле”,“шифалы”, “тылсымлы” сүзләргә бик бай. Бүген без шундый сүзләр турында сөйләшәчәкбез.

1 укучы. Яхшы сүз - җан азыгы,

Яман сүз – баш казыгы.

Яман сүздән бик тиз китә

Бу тормышның кызыгы.

2 укучы. Яхшы сүздән канатланып,

Очар кебек буласың.

Игелеккә җавап итеп,

Изге гамәл кыласың.

3 укучы. Җылы сүз сиңа җан кертә,

Дәртләндерә, тергезә.

Яман сүз белән ялган сүз

Рухларыңны җимерә.

4 укучы. Саксыз әйтелгән төртмә сүз

Калдыра хәтереңне.

Яла сүз тагы да хәтәр,

Телгәли бәгыреңне.

5 укучы. Тупас сүзләр, нахак сүзләр

Күңелләрне рәнҗетә.

Бер-береңә тәмле телле

Булуга нәрсә җитә?

 “Тылсымлы сүзләр”җыры башкарыла (Йолдыз сүзләре)

- Ә нинди тылсымлы сүзләр беләбез соң без?

- Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле көн, хәерле кич, хәерле иртә, гафу итегез, зинһар, рәхмәт, хушыгыз, тыныч йокы һ.б.

- Ә хәзер, укучылар, тылсымлы сүзләр турында тагын да шигырьләр тыңлыйк.

                Рәхмәтләр хакында.

Җиргә төшкәч                      -Рәхмәтемә

Бияләе,                                    Рәхмәт өчен

Гафур алып                            Рәхмәт инде!

Биргән иде,                             Малай аңа

Динә аңа:                                Башын иде:

-Рәхмәт,- диде.                     –Рәхмәтемә

Малайның да                         Рәхмәт өчен

Җылы сүзгә                            Рәхмәтеңә

Кәеф килде.                            Рәхмәт,- диде.

Елмайды да:                          Динә көлде

-Рәхмәтеңә                            Бик күңелле

Рәхмәт!-диде.                       Рәхәт иде.

Кыз җавапсыз                      ...Җиргә төшкән

Калсын диме?                       Бияләйгә

Җавап бирде:                       Рәхмәт инде.

                                                                 (Ш.Галиев.)

         Тәмле телле Әнисә.

Тәмле телле бул, балам, дип

Әйтеп тора әнисе.

Әнисенең һәрбер сүзен

Тыңлый безнең Әнисә.

Шуңа күрә кесәләрен

Тәм- том белән тутыра.

Тәмле телле булам, диеп,

Кәнфит ашап утыра...

                                   (Г.Гыйльманов.)

       Телне тешләдем.

Урысча кушып сөйләшсәң,

Белем нык арта икән.

Нигә соң телне тешләдем?

Ай- һай авырта икән...

Беләм: татар телен бозып,

Бик начар эш эшләдем.

Еламадым, түздем, мин бит

Туган телне тешләдем.

                                   (Г.Гыйльманов.)

             Тел дәресе.

Татар теле дәресендә

Безнең Вәли әллә нишли.

Озын телен чыгара да

Әллә үрти, әллә кешни...

Апа тирги:

Әллә, ди, ул,

Әниеңә белдерәсе?

Вәли әйтә:- Тиргәмәгез,

Бездә бүген тел дәресе!

(Г.Гыйльманов.)

   Рәхмәтләр хакында.

Кемгә яхшылык эшләгән,

Ярдәм иткән нихәтле-

Сәлимнең барсы санаулы,

Бөтенесе исәпле:

-Ике әби, бер бабайга

Трамвайда урын бирдем.

Ике әби һәм бер бабай

Һәркайсы “рәхмәт!”- диде.

Авылдан килгән өч апа

Адрес белмәгәч рәтләп,

Әйтеп бирдем. Менә сиңа

Булды янә өч рәхмәт!

Урам аркылы чыгардым

Тагын ике әбине,

Ике әби икесе дә

 Ике кат “рәхмәт!”- диде.

- Тырышкансың, рәхмәт,- дидем...

Сәлимгә ярап куйды:

- Тагын бер рәхмәт булды,- дип

Шунда ук санап куйды.

                                           (Ш.Галиев.)     

Авылдашың, дусың, танышыңны

“Исәнмесез!” диеп каршыла.

Шушы сүздән кәеф күтәрелә,

Шушы сүздән ният яхшыра.

“Исәнмесез!” диеп сәламлә син,

Түбәнәйтмәс сине илтифат.

Шушы сүздә- йөзләр яктыруы,

Шушы сүздә- ният яхшыруы,

Шушы сүздә җанга мең шифа!

                                         (Нәҗибә Сафина)

Мин иртә белән мәктәпкә киләм,

Иптәшләремнең хәлләрен беләм.

-          Исәнме, Мәрьям! Исәнме, Галләм!

-          Сезгә, дусларым, иртәнге сәлам!

-          Исәнме, Азат! Саумы, Салават!

-          Авырмыйсызмы? Хәят һәм Булат?

-          Сәлам, Мәликә! Исәнме, Иркә!

-          Хәерле иртә! Хәерле иртә!

- Ә хәзер, укучылар, мин сезгә каурыйлар турында бер риваять сөйлим.

-Борын-борын заманда бер егет яшәгән. Ул бик тупас, ямьсез сүзләр белән сөйләшә торган булган. Беркөнне ул бу сүзләрне әйтүдән үзе дә туйган һәм акыл иясенә барган. “Мин кешеләргә бик күп авыр сүзләр әйттем, гөнаһымны ничек бетерергә?- дип сораган. Акыл иясе аңа каз каурыйлары биргән һәм аларны шәһәрдәге һәр өйнең ишек төбенә куеп чыгарга кушкан. “Аннан кире җыеп алырсың”,- дигән.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз, егет каурыйларны җыеп алалганмы? Ни өчен?

( Юк, чөнки каурыйлар җилдә тиз таралып беткәннәр. Телебездән чыккан сүзләр дә бик тиз таралып бетәләр, башкалар күңеленә бик тиз үтеп керәләр. Авыр сүзне кире кайтарып булмый.)

 Бер авыр сүз-

Хаксыз әйтелгән сүз

Кургаш булып килде кай яктан?

Бер авыр сүз,

Бер авыр сүз,

Бер авыр сүз

Екты аяктан.

Уйламыйча дустым бер сүз әйтте,

Йөрәгемә ул сүз кадалды.

Үзе берни белми китеп барды...

Ә сүз калды...

Ул сүз калды минем йөрәгемдә,

Аннан авыр яра юк сыман.

Җәясеннән ялгыш атылып киткән

Һәм дусына тигән ук сыман.

- Әйе, һәр сүзне уйлап, үлчәп әйтергә кирәк. “Сүз авызда чакта, аңа син хуҗа, авыздан чыккач, сүз хуҗа.” Сүз турында сез тагын нинди мәкальләр беләсез, укучылар?

  • Җылы сүз җанны эретә.
  • Яхшы сүз- җан азыгы,

      Яман сүз- баш казыгы.

  • Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
  • Әйткән сүз- аткан ук.
  • Яхшы сүз- чәчәк,

      Яман сүз- чәнечке.

  • Явыз кешенең ялган сүзе уттай каты пешерә, кешеләрне үтерә.
  • Яхшы сүз әйтсәң, елан өеннән чыга, яман сүз әйтсәң, кылыч кыныннан чыга.
  • Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.
  • Яхшы сүздән таш та йомшара.
  • Авыздан чыккан сүз йөрәккә үтеп керә.

( Берничә күренеш күрсәтелә һәм анализлана)

“Энәле тел”, “Колмак белән Шалкан”.

- Класс сәгатебез ахырына да җитеп килә. Менә түбәндәге очракларда нинди “тәмле” сүзләр кулланырсыз икән?

* Әниең ерак юлга чыгарга тора.

- Юлларың хәерле булсын!

- Хәерле юл!

- Исән-сау йөреп кайт!

* Укытучың белән очраштың.

- Исәнмесез!

* Йокларга ятканда.

- Тыныч йокы!

- Тәмле йокы!

* Иптәшең туган көнеңә китап бүләк итте.

- Рәхмәт!

* Математикадан мәсьәләңне эшли алмыйсың, иптәшеңә ничек мөрәҗәгать итәсең?

- Зинһар!

* Әниегез сезне мәктәпкә нинди сүз белән озата?

- Әйбәт укы! Сәламәт бул! Матур йөре!

* Ялгыш берәрсенә килеп бәрелдегез.

- Гафу итегез!

* Сәламлибез бер- беребезне

Бер тылсымлы сүз белән:

Дүрт иҗектән тора ул

Языла бер сүз белән. ( Исәнмесез!)

* Сүзләр була бик күп төрле-

Тылсымлысы бик сирәк.

Ашап торгач, тамак туйгач,

Нәрсә әйтергә кирәк? ( Рәхмәт!)

- Укучылар, шуның белән бүгенге “тәмле” сүзләр дөньсындагы сәяхәтебез тәмам. Бүген ишеткән шифалы сүзләр күңелләрегездә озак саклансын. Ул сүзләрне башкаларга ешрак әйтергә тырышыгыз. Һәрберегез әти-әни, әби-бабай, туганнарыгызны, янәшәгездәге кешеләрне тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән кадерләгез!

1 укучы. Әйт кенә тәмле сүз-

Иркәләр күпме күз.

Әйт кенә яхшы сүз-

Һәркемдә көләч йөз.

2 укучы. Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңел көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

3 укучы. Тылсымлы сүз, тәмле сүз,

Шундый җылы сүз икән.

Һәр күңелне эретерлек

Һәр кемгә дә үз икән.

4 укучы. Тылсымлы сүз белән кирәк

Матурлап эндәшергә.

Җае килсә, ихлас итеп,

Ягымлы сөйләшергә.

5 укучы. Берәү әйтә танышына:

 “Туган, хәерле иртә!”

  Җылы сүздән туган шатлык

 Көне буена җитә.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тылсымлы сузлэр. Класс сагате."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Менеджер спортивного клуба

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 452 материала в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.05.2015 8814
    • DOCX 20.2 кбайт
    • 21 скачивание
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Муллагалиева Альбина Мидхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 88384
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 304 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 198 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 390 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 218 человек

Мини-курс

Искусство в контексте современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы искусствознания

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Финансовое руководство: от планирования до успеха

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек