Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Ученическая газета по творчеству обучающихся "Илһамлы каләм"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Ученическая газета по творчеству обучающихся "Илһамлы каләм"

библиотека
материалов

hello_html_490a29b.gifhello_html_648175e3.gifhello_html_648175e3.gif

Халкың сөюдән тусын һәр эшең!

hello_html_m1e3c4ec1.png

Илһамлы каләм” түгәрәге әгъзалары газетасы

Сентябрь - октябрь, 2013 ел № 1

Күңелле хатирәләрhello_html_11e71336.jpg



Онытылмаслык сәяхәт

Бу җәйне мин бик көтеп алдым. Чөнки минем җәйгә планнарым бик зур иде. Җәйге ялның күп өлешен мин әтием янында - Иркутск, Улан - Удэ шәһәрләрендә үткәрдем. Улан-Удэ шәһәрендә яшәгәндә без торган йортның тәрәзәсеннән “Батыр күпере” күренеп торды. Бу күпердә батыр һәйкәле бар, аның биеклеге – 5 метр. Күпернең икенче ягында машиналар юлы үтә. Һәр көнне мин урамда моторлы велосипедта йөрдем. Анда күп кешеләр шундый велосипедларда йөриләр. Улан-Удэ шәһәрендә Мәскәүдәге кебек Арбат урамы бар. Анда бик күп төрле фонтаннар бик күп. Шәһәр яныннан Селенга дигән елга ага. Байкал күле янына да бардык. Анда баргач, эссе су чыгарган чишмәләргә карап сокландык. Байкал күленең суы бик суык иде. Аның суы җәй азагына гына бераз җылына икән. Май ае булуга карамастан, суда боз кисәкләре йөзеп йөри иде әле.

Июнь аенда без машина белән Иркутск шәһәренә юл алдык, барганда Монголиягә бара торган тимер юлны кисеп чыктык. Иркутск шәһәрендә Байкалны күрергә килгән чит ил кешеләре дә күп иде. Иркутск – бик матур шәһәр, борынгы өйләр бик күп, елга яры тирәсе дә бик ошады. Шәһәрдән ерак түгел данлыклы Шаман ташы янына бардык. Бу турыда шундый легенда да бар. Имеш, Байкалның кызы Ангара Енисейны яраткан. Байкал моңа бик тә каршы була. Ангара качып китеп барганда Байкал аның суына таш ыргыткан, имеш. Менә шул ташны карарга күп кешеләр килә. Ангара елгасын бу таш кына тотып кала ала алмый,әлбәттә, ул барыбер агып чыга. Шуңа күрә ул Байкал күленнән агып чыккан бердәнбер елга. Иркутск шәһәреннән без тимер юл буенча кайттык. Менә шулай файдалы да, күңелле дә үтте минем җәйге сәяхәтләрем. Кинзябулатова Диана,7 класс

Авылга да кайттым, Уфага да бардым

Быел җәйге каникулда беренче тапкыр үземнең яраткан авылыма кайттым. Мин анда нәнәйгә дә, картәтиемә дә булыштым. Чебиләр, казлар караштым, аларга җимнәр бирдем. Нәнәй белән бакчада кура җиләге, бакча җиләге җыйдык. Аларның күплеге быел искитмәле булды. Беркөнне картәти белән урманга бардык. Безнең Мәтәүбаш урманнары бик бай, бик матур.Тирә якта каен, чыршы, юкәләр, нинди генә агач юк! Имәннәр шундый горур, төрле куаклар арасында төлкеләр, бүреләр качып ятадыр кебек. Болыннарда бик матур чәчәкләр үсә. Нәкъ менә Г. Тукайның Кырлай урманы инде: “анда кып-кызыл, кура җиләк тә җир җиләк, күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк”.

Күңелгә ирексездән шушы шигъри юллар килә. Урманда мин җиләк, аллы –гөлле чәчәкләр җыйдым, ә картәти печән чапты. Авылда ял иткәннән соң, Уфа шәһәренә апамнарга кунакка бардым. Миңа “Лалә”мәчетенә бару бигрәк тә ошады. Җиңү паркына да бардык. Анда монумент һәм мәңгелек ут янына һәр көн чәчәкләр салалар, Уфа халкы шулай гадәтләнгән. Ленин урамында урнашкан яраткан урыныбыз Якутов паркына да барып ял иттек. Төрле аттракционнарда күңел ачып йөрдек. Агачлар арасында урнашкан эскәмиягә утырып туңдырма һәм баллы мамык белән сыйландык. Яңа уку елына көч җыеп, күп нәрсә белеп килдем.

7 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Зарина

IMAG0215

Истәлекле җәйге көннәр


Җәйге ял көннәрен барлык укучылар да зур түземсезлек белән көтеп ала. Кемдер лагерьларда ял итәргә тели, кемдер авылга әби – бабайлар, дус – ишләре янына ашкына. Ә менә безгә, гимназиянең бер төркем укучыларына, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән  Министрлыгы тарафыннан оештырылган регионара  "Дуслык” сменасында ял итү бәхете елмайды.  Биектау районы Бөреле станциясе янындагы сәламәтләндерү – белем үзәге булган "Костер” лагере базасында урнашкан лагерьда ял итү  миңа бик ошады. Башта азрак сагындырган иде. Әниләргә шалтыратып хәл белешеп тордык. Аннан инде күнегеп киттек. Лагерьда миңа бигрәк тә төрле экскурсияләргә йөрү ошады. Кырлай авылына барып, Г.Тукай музееен күрдек. Музейда бөек шагыйребезнең шәҗәрәсе, төрле чордагы портретлары, Тукай иҗаты буенча төшерелгән сурәтләр урнашкан. Ә урам ягында Г. Тукай әкиятләре буенча ясалган статуялар килүчеләрне сәламләп тора. Болгар сәяхәте дә хәтердә озак сакланыр дип уйлыйм. Борынгы бабаларыбызның кабер ташлары, иске биналары, җимерелгән мәчет, мунча нигезләре безне ерак тарихны өйрәнергә чакыра кебек тоелды. Казан шәһәрендәге К. Тинчурин исемендәге театрга барып, Нәкый Исәнбәтнең беренче татар хатын-кыз актрисасы турында язылган  "Гөлҗамал”, "Әкият” курчак театрында "Җиде кыз һәм Убырлы”  балалар спектакльләрен карау бәхете дә тиде. Болардан тыш, "Болгар” радиосыннан  Салават Минниханов һәм алып баручы(анысының исемен оныттым) "Чәк-чәк шоу” оештырып, безнең күңелне ачып киттеләр. Гомумән, лагерь тормышы бик кызыклы булды.Аннан кайткач, мин әти-әниемә бакча эшләрендә булыштым, түтәлләргә су сиптем, чүп утадым, бәрәгңеләр күмештем. Әтием, энем белән бергәләп көтү дә көтәргә туры килде. Авылга кайтып, әбием белән бабакайга йорт эшләрендә ярдәм иттем. Гаиләбез белән бергәләп урманга җиләккә йөрергә дә вакыт таптык. Шулай итеп, җәйге ял сизелмичә дә үтеп китте. Икенче җәйне дә күңелле итеп үткәрермен дип ышанам, бик көтеп калам.

7 нче сыйныф укучысы Хәбибрахманов Илдус


Җәйге хатирәләрD:\СОХРАНЕНИЕ\105NIKON\DSCN3652.JPG

Менә җәйге каникуллар да артта калды. Каникул башында мин Татарстандагы”Костер” лагерена бардым. Анда миңа бик ошады. Башка лагерьлардан аермалы буларак, бу лагерьда көн саен  бию, татар телен өйрәнү, вокал, театр дәресләре  үткәрелә иде. Татар телен өйрәнүчеләр өчен дәресләрдә без төрле темаларга иншалар, мәкаләләр язарга өйрәндек, текстларны русчадан татарчага тәрҗемә иттек, татарча азрак белүчеләр сүз байлыгын, сөйләм телен үстерү күнегүләре башкарды. "Сабантуй” милли бәйрәмендә, "Олимпия уеннары” ярышларында җитезлектә, гайрәтлектә   көч сынаштык, төрле милли уеннар уйнадык. Шулай ук "Мисс –лагерь”, "Мистер-икс”, "Король төне” чаралары да бик күңелле үтте. Иң мөһиме - дусларга баеп кайттык. Мәскәүдән – Әминә, Ильяс, Булат, Әмир, Регина, Рената, Ульяновскидан 2 Лиана, Эмиль, Курганнан Илгиз белән дуслаштык, тагын Оренбург өлкәсеннән, Омск, Киров  шәһәрләреннән дә татар балалары килгән иде. Без үзебезнең татар гимназиясендәге уку, тәрбия чаралары үткәрелүе турында башка  җирләрдән килгән укучыларга сөйләдек. Аларда бездәге ел саен үткәрелә торган традицион  "Аулак өй” чарасы зур кызыксыну уятты. Башка милли мәктәпләрдә бездә үткәрелгән чараларның бик азы гына үткәрелә икән. Татар теле дәресләренең күпме үткәрелүе белән дә кызыксындык. Мәсәлән, Мәскәүдәге М. Җәлил исемендәге татар  мәктәбендә татар теле атнага бер дәрес  укытыла икән. "Татарча өйрәнү  өчен күбрәк татарча сөйләшү, көндәлек аралашу җитеп бетми безгә”-, дип, үз фикерләре белән уртаклаштылар ерактагы дусларыбыз. Аерылышу бик авыр булды. Тагын киләсе елда да лагерьда  очрашырга сүз куештык, хәбәрләшеп торырга вәгъдәләр бирештек. Лагерьдан кайткач, гимназиягә хезмәт лагерена йөрдем, гимназия бакчасында сыйныфташларым белән чүп утадым. Аннары гаиләбез белән бер ял көнне Кандракүлгә ял итәргә бардык, ләкин ялыбыз бик уңышлы килеп чыкмады. Койма яңгыр башланды да без кайтып киттек. Июль азагында урамда оештырылган урам футболында катнаштым, мине капкачы итеп куйдылар. Без өченче урынны алдык. Безнең команданың исеме”Спартак” иде. Менә шулай мин җәйге ялымны бушка үткәрмәдем. Алдагы елда да файдалы каникуллар көтәм һәм сезгә дә күңелле ял телим.

7 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллин Илнур



s-dnem-uchitelja.jpg


Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

Укытучы! Бәйрәмең белән сине! Уңышларыңа сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә. Һәр таңны сау-сәламәт каршыла. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сине читләтебрәк үтәргә тырышсын.

Яраткан укытучым

Һәркемнең яраткан укытучысы була. Ә Минем яраткан укытучым – Зәмирә Мирхатовна. Ул математика һәм геометрия укыта. Мин аны иң әйбәт укытучы дип уйлыйм, чөнки ул темаларны бик яхшы итеп аңлата. Кайчагында шаяртып та ала. Без дәрестә берәр нәрсә аңламасак, әйбәт итеп аңлатып бирә. Ул безне төрле олимпиадаларга алып бара, конкурсларда катнаштыра. Мин аны укытучылар бәйрәме белән котлыйм, аңа исәнлек - саулык, бәхет, озын гомер, шатлык, тыңлаучан укучылар телим.

7 нче сыйныф укучысы Миниханов Алик


Укытучым

Укытучым, белем дөньясына

Сез бит безне әйдәп баручы,

Ничә төрле гадәт-холыкларны

Бер тәртипкә, җайга салучы.

Әни кебек, безне кичерүче,

Шукланганда, соңга калганда.

Сезнең хәлгә керә белмәбез шул,



Йөрәгегез без дип янганда.

Килер бер көн: хезмәтегез өчен

Рәхмәт әйтер безнең киләчәк.

Һәркайсыбыз, берәм-берәм килеп,

Алдыгызда башын иячәк, - дип язган шагыйрь.Минем дә яраткан укытучым бар. Ул – Лилия Фаил кызы. Миңа ул уңган, чиста, пөхтә, акыллы, тәртипле, ярдәмчел булуы белән ошый. Мин дә аңа ошарга тырышым

3 нче сыйныф укучысы Гадрахманова Эльза


Укытучы- иң мөһим һөнәрләрнең берсе

Укытучы иң мөһим һөнәрләрнең берсе дип уйлыйм. Укытучы булмаса, дөньяда белемле кешеләр дә булмас иде. Президентны да, министрны да , космонавтны да, илләр гизүчене дә укытучы укыткан. Укытучы булмаса, төрле яңа технологияләр дә, фән үсеше дә булмас иде. Тормышны алга алып баручы, барлык кешене белемгә әйдәп баручы ул –укытучы.

7 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Альмир


Беренче укытучым

Минем яраткан укытучым – Лилия Фаил кызы. Ул безне 1нче һәм 2 нче сыйныфта укытты. Аның дәресләре бик кызык үтә иде. Ул безне яхшы кеше булырга өйрәтте. Көз көннәрендә без урманга барып, көзге табигаткә соклана идек,төрле төстәге матур яфраклар җыя идек. Әкыш көннәрендә бергәләп таудан чана шуу бигрәк тә нык истә калган. Беренче укытучымны мин мәңге онытмам.

3 нче сыйныф укучысы Габрафыйкова Диана


Минем иң яраткан укытучыларым

Мин гимназиянең бөтен укытучыларын бик хөрмәт итәм. Минем иң яраткан укытучыларым - Лилия, Финзирә, Альбина, Люзия апалар. Алар бик түземле, тырыш, безгә күп белем бирәләр.

3 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Элиза


Ул мине татар теленә өйрәтә

Минем яраткан укытучым - Люзия апа. Ул мине татарча укырга, язарга өйрәтте. Яраткан дәресләрем –татар теле һәм уку. Миңа апаның дәресләрендә утыру бик ошый. Мин бик тырышып татар телен өйрәнәм, шигырьләр ятлыйм. Хикәяләр укыйм.

3 нче сыйныф укучысы Шафикова Аделина


узоры.jpg


Редактор: Фаттахова Л.Н.

































































Редактор: Фаттахова Л.Н.
























































































































































































































Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 25.08.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров213
Номер материала ДA-014885
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

1 год назад

В газете собраны материалы из творчества обучающихся. Газета способствует развитию речи, вызывает интерес к журналистской деятельности.

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх