Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Другие методич. материалы / Ученическая газета по творчеству одаренных детей

Ученическая газета по творчеству одаренных детей

  • Директору, завучу

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_490a29b.gif

Халкың сөюдән тусын һәр эшең!

hello_html_m1e3c4ec1.png

Илһамлы каләм” түгәрәге әгъзалары газетасы

ноябрь - декабрь, 2013 ел № 2

hello_html_11e71336.jpg



Ана – бөек исем...

(Һ.Такташ)

Әниләрнең кадерен белсәк иде..

Минем сезгә бер гаилә турында сөйлисем килә. Бер хатын белән бер ир яшәгәннәр.Гаиләдә өч бала туган, башта бик дус, тату яшәгәннәр. Бер-берсе өчен өзелеп торганнар, һәммәсе гаилә дип тырышкан. Ләкин еллар үткән саен, ир белән хатын арасы бик салкыная башлый. Гомер үтә бара. Гаилә җепләре озак чыдамый, ир белән хатын аерылыша. Әти кеше чит җирләргә китеп бара. Өч бала шул әнинең кулында кала. Берсеннән-берсе нәни өч бала... Аларны ашатасы, киендерәсе, үстерәсе.. Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга, ничек балаларны кеше итәргә?Ләкин әни кеше күңелен төшерми, авырлыкларга бирешми, югалып калмаска тырыша. Ул. кулында калган өч баласы өчен җанын-тәнен бирердәй булып, тормыш итәр өчен көрәшә башлый.Үзе киенмичә, ашамыйча балалар турында кайгырта. Салкын кышларда да, ачы җилле көзләрдә дә эштән калмый ул. Тик балаларым дип өзгәләнә ана йөрәге. Бөтен көчен биреп эшли дә эшли.

Әни.. Иң мөкатдәс, дөньяда иң кирәкле кеше ул.Һәрбер әни шулай бала дип, гаилә дип яши бит. Шуның өчен әниләрнең кадерен белергә, кирәк вакытта аларга ярдәм итәргә тиешбез. Җәннәт – аналарның аяк астында, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әни баланың һәр хатасын кичерә белә, чөнки бала - ананың бәгырь кисәге. Әниләребезнең кадерен белеп, аларны рәнҗетмичә яшәсәк иде.Дөньяда безнең өчен иң якын кеше, иң кадерле кеше булган әниләрне беркем дә, ишетәсезме, беркем дә алыштыра алмый!

Эшназарова Мамура,

9 нчы сыйныф укучысы.



Минем әнием.

Әнием – минем иң яраткан кешем. Аның исеме – Земфира. Ул балалар бакчасында эшли. Аны балалар бик яраталар, аларны биергә, җырларга өйрәтә. Әнием өйдә дә бик өлгер: тәмле ашлар пешерә. Минем белән күп вакыт үткәрә. Өй эшләрен бергә эшлибез, ял итәбез. Мин әниемне бик яратам.

Әхмәтҗанова Элиза,

3 нче сыйныф укучысы.


Минем әнием.

Минем әниемнең исеме – Светлана. Аңа 29 яшь. Ул бик матур. Әнием тәмле итеп ашлар пешерә. Без аңа рәхмәт әйтәбез. Мин әниемне бик яратам.

Задорожная Яна,

3 нче сыйныф укучысы.


Минем әнием.

Әниемнең исеме Луиза. Аңа 34 яшь. Минем әнием бик матур һәм әйбәт. Ул иң тәмле ашлар пешерә, безне бик ярата. Әнием шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли.Мин әниемне бик яратам. Аңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам.

Габдрафыйкова Диана,

3 нче сыйныф укучысы.


Минем әнием.

Минем әниемнең исеме Венера. Ул суд медицинасында эшли. Әнием өйдә тәмле ашлар пешерә. Без аңа рәхмәт әйтәбез. Әни безне бик ярата, без дә аны бик яратабыз.

Габдрахманова Эльза,

3 нче сыйныф укучысы.





Минем әнием.

Минем әниемнең исеме – Ләйсән. Әниемә 29 яшь. Ул саклык банкында эшли Аның эше бик авыр. Минем әнием матур, чибәр. Ул тәмле итеп тортлар пешерә. Мин әниемне бик яратам.

Хадыев Илнар,

3 нче сыйныф укучысы.

Минем әнием.

Минем әниемнең исеме Альбина. Аңа утыз дүрт яшь. Ул полициядә эшли. Мин әниемне бик яратам. Минем әни бик шат күңелле, ачык чырайлы. Мине апаем белән гел иркәли. Оста итеп ашарга да пешерә белә. Мин начарлык эшләсәм дә шулай ук ярата. Ул һәр кешегә булышырга тырыша. Һәр кеше өчен әни иң матур, иң әйбәт кеше дип саныйм.

Максимова Эльвина,

3 нче сыйныф укучысы.

Минем әнием.

Минем әнием бик матур. Әниемнең исеме Эльвира. Әниемнең чәчләре һәм күзләре көрән төстә. Әнием редакциядә эшли. Аңа 31 яшь. Ул бик тәмле итеп ашлар пешерә. Әнием миңа бернәрсә дә жәлләми, бөтенесен дә ала. Минем әнием иң яхшы кеше.

Зарипова Лия,

3 нче сыйныф укучысы.



Уңышлар сөенерлек!

Күптән түгел Стәрлетамак шәһәренең Җәлил Киекбаев исемендәге 1 нче гимназиясе нигезендә Халык - ара туган тел, язма әдәбият һәм мәдәният көненә багышланган укучылар һәм укытучылар республика форумы булып үтте. Бу форум Башкортстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы, Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетының Стәрлетамак филиалы, Стәрлетамак шәһәренең хакимияте һәм мәгариф оешмасы тарафыннан ел саен үткәрелә торган “Киекбаев укулары - 2013” республика-фәнни - гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде. Форумда татар гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Хәбибрахманов Илдус “Якташ язучы Зәйфә Салихованың тормыш һәм иҗат юлы” темасына язылган фәнни эше буенча чыгыш ясады. Илдус якташ язучының тормыш һәм иҗат юлын җентекле өйрәнүен, шигырьләренә кыскача



анализ ясавын жюри әгъзалары алдында оста итеп күрсәтә алды, комиссия әгъзаларын Зәйфә Салихованың шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйли белүе таң калдырды. Хезмәтнең фәнни эшне башкару таләпләренә туры килүе дә мөһим роль уйнады. Язучы белән очрашу вакытындагы шәхси әңгәмә - интервью да кушымтада урын алган иде. Нәтиҗә куандырырлык - Илдус 1 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Шул ук форумда Бәләбәй педагогия көллиятенең 4 Б курсы талибәсе Синагатуллина Гөлназга, “Наҗар Нәҗми иҗатында фәлсәфилек” темасына эчтәлекле чыгыш ясаганы өчен, 3 нче Дәрәҗә Диплом тапшырылды. (Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Л.Н.).

БИКА-ФЕСТ”та катнаштык!



F:\DCIM\100NIKON\DSCN0165.JPG

24-25 нче ноябрь көннәрендә укытучы Әхмәтова Зәмирә Мирхәт кызы һәм шушы язманың авторы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Люзия Назир кызы җитәкчелегендә бер төркем укучылар Казан шәһәрендә үткәрелгән бик абруйлы Р. Бикмуллин исемендәге фестивальдә катнашып кайттылар. “Сәләт” фонды инде 12 ел рәттән Р. Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият фестивален уздыра. «Сәләт» Татарстан республикасында һәм Рәсәйнең дистәләгән регионнарында яшәүче сәләтле балалар һәм яшьләрдән халыкның интеллектуаль элитасын барлыкка китерүгә ярдәм итүе белән беррәттән, бу тыйнак балалардан Иҗат, Акыл һәм Аң-фәһем меценатлары формалаштырып, дәвамлы рәвештә меценатлык нигезенә «ташлар» сала бара. «Сәләт»нең күпсанлы дуслары: Рөстәм Бикмуллин, Рөстәм Сөләйманов, Фоат

Комаров, Ришат Әбүбакиров, Альберт Шиһабетдинов, Зариф Закиров, Виктор Кузнецов, Җәлил Сөләйманов, Альмир Сабитов, Илдар Хайбуллов, Фәрит Мифтахов кебек шәхесләр — шундыйлардан.

Кызганычка каршы, Рөстәм Тәлгать улы Бикмуллин бүген безнең арада түгел икән. Ләкин күпләрнең күңелендә ул яшьләр лидеры буларак та, кайгыртучан, яратучы тормыш иптәше һәм өч бала атасы буларак та, Грушин үзешчән җыр фестивалендә татар делегациянең алыштыргысыз җитәкчесе буларак та, «Сәләт»

балалары һәм яшьләренең ярдәмчел һәм күптәнге дусты буларак та, шулай ук бик сирәк очрый торган гаҗәеп кешелеклелек сыйфатларына ия яхшы күңелле гап-гади КЕШЕ буларак та яши бирә. Нәкъ менә шуның өчен, бу якын һәм кадерле кешенең фаҗигале төстә дөньядан китүеннән соң аның исемен мәңгеләштерү максаты белән, сәләтлеләр 2001 елдан башлап һәр ел сәләтле балалар һәм яшьләрнең республика җыр һәм шигърият фестивальләрен оештырырга, һәм аңа Бикмуллин исемен бирергә карар кылганнар.

Фестиваль бәйгесе ике турдан тора. Алдан ук катнашу теләген белдергән һәр бала беренче турда катнаша ала. Икенче тур финал концерты рәвешендә үткәрелә, биредә иң яхшы башкаручылар катнаша. Бәйге номинацияләре арасында «Үз шигырьләрен иң оста башкаручы», «Иң оста автор-башкаручы», «Халык җырларын иң оста башкаручы» һ.б. номинацияләр бар.  Профессиональ жюри нәтиҗәләр ясый, һәр номинациядә өчәр җиңүче, шулай ук фестивальнең лауреатларын билгели.

Фестивальнең тагын бер кыйммәте шунда, биредә балалар зур сәхнәгә беренче адымнарын ясый, авторитетлы профессиональ жюри каршысында имтихан тота, шул ук вакытта бәйгедә җылы һәм дустанә гаилә атмосферасы хөкем сөрә. Бикмуллин фестиваленең төрле еллардагы җиңүчеләре бүген инде татар эстрадасы һәм шигъриятенең якты йолдызлары булып яна: җырчылар Асылъяр, Ильназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, яшь шагыйрь - шагыйрәләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәлахов.



Фестивальдә «Сәләт» хезмәткәрләре, дуслары һәм кунаклары, министрлык вәкилләре, галимнәр, атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар һәм спонсорлар катнаша.

ОАО «Казан синтетик каучук заводы» белән берлектә үткәрелә торган Бикмуллин фестивале ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан да хуплана һәм ел саен 150-200 бала һәм яшүсмер катнашында оештырыла.

7 нче сыйныф укучылары Хәбибрахманов Илдус, Миниханов Алик, Зиннәтуллин Илнур “Иң оста шигырь сөйләүче” номинациясендә үз көчләрен сынадылар, ә 6 нчы сыйныф укучылары Фәизова Эльзана һәм Шәнгәрәева Ленара җыр бәйгесендә катнаштылар. Конкурстан соң, җырчы Гөлназ Батталова мастер-класс күрсәтте. Иң кызыклысы шул булды: баксаң, Гөлназ да Бәләбәй шәһәреннән икән. Безнең Бәләбәйдән икәнне белгәч, үзе безнең яныбызга килеп, безнең белән танышып китте. 1 нче гимназиянең 1нче классын тәмамлагач, аларның гаиләсе Казанга күчеп киткән. Гөлназ шул конкурсларда катнашып йөргән. Әлбәттә, уңыш тиз генә килмәгән. Ныкышмалы булу, үз юлыңнан тайпылмыйча һаман алга бару теләгән максатка ирешергә ярдәм итә, дип киңәшләре белән уртаклашты ул. Шагыйрәләр Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар белән бергәләп фотога төшү бәхетенә дә иреште катнашучыларыбыз. Гомумән, фестивальдә катнашу күңелдә бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Ошбу чарага безне оештырып җибәрүче Миләүшә Инзил кызына, директорыбыз Нурмөхәммәт Нури улына һәм безне исән-сау йөртеп алып кайткан Куандык абыйга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фәттахова Люзия Назир кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

(Язмада материаллар интернет челтәреннән дә кулланылды)


F:\DCIM\101NIKON\DSCN0206.JPG


Безнең гимназия тормышы

турында кыска хәбәрләр


1.15 нче ноябрьдә 10 нчы сыйныф укучысы Төхвәтшина Эльза фәнни-эзләнү эшенең практик өлешен башкару максатында җитәкчесе Ногманова Динара Рөстәм кызы белән БДУ ның Стәрлетамак филиалындагы астрофизика кафедрасына барып кайттылар .Анда югары уку йорты тарафыннан тәкъдим ителгән җиһазлар ярдәмендә фәнни эш өчен тиешле булган эксперименталь эшләр башкарылган. Уку йортының белгече Гарипова Г. Г. үзенең бик фәһемле киңәшләрен тәкъдим иткән. Гомумән, бу аралашу киләчәктә дә дәвам ителәчәгенә ышаныч белдергән.

2. 3 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Гатиятуллина Ф.Г.) Бөтенрусия дистанцион “Домик-семигномик-2013” исемле олимпиадада катнаштылар. Олимпиада нәтиҗәләре буенча бер укучы Җиңүче Дипломына, 2 укучы призер Дипломына лаек булды. Әфарин!

3. Гимназиянең бер төркем укучы кызлары баскетбол буенча муниципаль ярышта 1 урын алды. Ә инде Октябрьский шәһәрендә үткәрелгән зональ ярышларда 3 урынга лаек булдылар. Булдырасыз, кызлар!

4. 9 нчы сыйныф укучысы Ахмәрова Ильвина Халыкара “Көзнең моңсу көннәре” дигән иҗадый эшләр конкурсында катнашып,”Рәсем” номинациясендә лауреат Дипломын алу бәхетенә иреште. Ә 6 нчы сыйныф укучысы Шәнгәрәева Ленара “Фантазияләр илендә”конкурсының “Күләмле эшләр”номинациясендә “Чәчкәле оҗмах”,”Гашыйк кактуслар” эшләрен тәкъдим итеп, шулай ук лауреат Дипломы алды. Аларның җитәкчесе – технология укытучысы Ситникова Венера Рәшит кызына лауреатлар әзерләгәне өчен Сертификат бирелде.


5.Гимназия укучылары “Көрәш” ярышы буенча ачык турнирда катнаштылар, 9 нчы сыйныф укучысы Аббасов Фәхреддин грек-рим көрәше буенча ярышта 1 урынны алып, Бәләбәй районы хакимияте халыкны социаль үстерү буенча идарәлеге физкультура һәм спорт комитетының Мактау Ярлыгы белән бүләкләнде.


6.1 нче сыйныф укытучысы Муллабаева Рима Хәлфетдин кызы, “Иң яхшы башлангыч сыйныф


укытучысы-2013” профессиональ конкурсының муниципаль этабынла катнашып, “Яшьлек һәм педагогик перспектива өчен!” номинациясендә җиңү яулады һәм Бәләбәй районы муниципаль районының Мәгариф Идарәлеге тарафыннан Мактау Ярлыгы белән бүләкләнде! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын сезгә, Рима Хәлфетдин кызы!

7.Күптән түгел гимназия тормышында бик истәлекле вакыйга булды. Казаннан ТНВ каналы хезмәткәрләре килеп, гимназия тормышы турында бик бай материал төшереп киттеләр. Аларның максаты - гимназиянең уку һәм тәрбия торышы белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру. Гимназия турындагы тапшыруның беренче кисәген ТНВ каналының “Татарлар” һәм “Яңалыклар” программаларында күрсәттеләр дә инде. Тапшыруның тагын ике кисәген алдагы көннәрдә күрсәтәчәкләр дип көтелә. Киләчәктә дә зур уңышлар көтсен, гимназиячеләр!

(Материаллар гимназия сайтыннан алынды)

Безнең уңышлар

C:\Documents and Settings\777\Мои документы\Мои рисунки\img006.jpgC:\Documents and Settings\777\Мои документы\Мои рисунки\img012.jpg

C:\Documents and Settings\777\Мои документы\Мои рисунки\img009.jpgC:\Documents and Settings\777\Мои документы\Мои рисунки\img002.jpg

C:\Documents and Settings\777\Мои документы\Мои рисунки\img013.jpg

Редактор: Фаттахова Л.Н.















































































































































































































Автор
Дата добавления 25.08.2015
Раздел Директору, завучу
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров137
Номер материала ДA-014894
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

1 год назад

Ученическая газета способствует раскрытию таланта обучающихся, вызывает интерес к предмету.

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх