Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Уен-бәйге.Озын толымлы кызлар турында.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Уен-бәйге.Озын толымлы кызлар турында.

библиотека
материалов



Уен-бәйге. «Озын толым».



Барышы

Исәнмесез, хәерле иртә.

Без бүген”Озын толым” уен-бәйгесенә җыелдык.Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар.Нинди генә җырлар җырламаганнар озын толымлы кызлар турында.

(слайд)

Чәчләремне шаян җилләр

Уйнап сүтәләр.

Тын дулкыннар йөрәгемне

Назлап үтәләр.

Озын толымлы кызлар элек тә, хәзер дә игътибарга hәм ихтирамга лаек.Андый кызлар безнең мәктәптә дә күп икән.Бәйге барышында кызларның чәчләренә, аларның җитезлегенә,уңганлыгына, зирәклегенә игътибар ителә.

Ә хәзер бәйгедә катнашучы кызларны залга чыгарабыз.

Беренче бирем. (слайд)

Тамашачыларны үзләре белән таныштыру.Мәсәлән,бер укучының чыгышы.

Табигать һәр кешегә

Бирә үз матурлыгын.

Хатын-кызга озын толым,

Ир-атка батырлыгын.

Хатын-кызлар электән үк

Озын толым үстергән.

Чәчләрен ике толымга

Аерып үреп йөргән.

Егетләр озын толымлы

Кызларга гашыйк булган.

Һәм аларга бүләк итеп

Мондый җырлар җырланган.

Чәчкәйләрең синең толым-толым

Таракларың бармы тарарга.

Көмеш чулпы сиңа бүләк итәм

Гомерлеккә диеп сакларга.

Туганчы озак һәм сөенеп

Көткән мине әти-әнием.

2000 елның 30 апрелендә

Мин дөньяга килгәнмен.

Ак биләүгә биләп кенә

Изге теләк теләп кенә

Яхшылыкка өндәп кенә

Үстергән алар мине.

2007 нче елның көзендә

Мин укырга кергәнмен.

Хикәяләр укыганмын

Мәсьәләләр чишкәнмен.

Хәзер инде мәктәптә

Укыйм мин дүртенчедә.

Биергә, шигырь сөйләргә

Яратамын мин бик тә.

Мин яратам бәйгеләрдә

Ярышларда уйнарга.

Яратам рәсемнәрне

Ясарга һәм буярга.

Чәчем озын булмаса да

Килдем мин бу ярышка.

Әйдә ,катнашыйк бу уенда

Син дә, мин дә барыбыз да.

Икенче бирем. Сорауларга җавап.

1.Ни өчен озын чәч үстерергә булдың?

2.Чәчеңне кайчаннан бирле үстерәсең?

3.Чәчеңне ничек тәрбиялисең?

4.Чәчең озын булуга шатланасыңмы?

5.Чәч үстерү буенча иптәшләреңә нинди киңәш бирер идең?

6.Исемеңнең нинди мәгънә аңлатканын беләсеңме?

А.б. Чәчеңне үстерү генә түгел, аны матур итеп йөртә белергә дә кирәк.Хәзер сезнең үзегезгә ошаган берәр чәч үрнәге ясап күрсәтүегез сорала.

А.б. Безнең татар халык-кызлары элек-электән зәвык белән киенергә яратканнар. Бәйгегә катнашкан кызларыбыз да әнә ничек матур итеп киенгәннәр.

Кием яклау бәйгесе.

А.б. Чираттагы сынауны “Әбием сандыгы” дип атадык. (слайд)

Монда сүз иң кадерле, иң борынгы әйберләр турында барыр. Ул әйбер сезнең нәсел өчен нинди хатирәләр саклый?

А.б. Татар җыры. Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсаф ягымлы ул

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә

Җырлар канатында тирбәләм.

Кайгы килеп, башым иелсә дә

Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.

(җыр бәйгесе).

А.б. Тапкырларга, зирәкләргә

Безгә урын түрдән

Кайда, нәрсә, кайчан була

Әйтсен шуны белгән.

(табышмаклар).

А.б. Мәкальләрне дәвам итәргә. (слайд)

Акылы кысканың... (теле озын)

Сузнең кыскасы,...(бауның озыны яхшы)

Яңа дустым булды дип,...(иске дусны онытма).

Башланган эшнең...(беткәне яхшы).

Уңган тимерченең куллары кара...(икмәге ак).

А.б. Яңа күлмәкне котлау. (слайд)

Матур күлмәк кигән 2 кыз бала күлмәкләрен мактыйлар

(төймәләре матур, чәчәкләре дә матур,өстеңдә тузсын, тагын да матурларын кияргә язсын, үзеңә үлчәп теккән кебек).

А.б. Бергәләп уку конкурсы. (слайд)



Уенчылар парлашалар. Һәр парга тема бирелә. Бер-берсенә күрсәтмичә беренчесе-хикәя, икенчесе сорау җөмләләр яза.

Темалар: (слайд)

1)Мәдәният йортында

2)Уку дәресендә

3)Концерт куйганда

4)Яңа ел алдыннан

5)Кибеттә

А.б. Җылы сузенә сорау куй. (слайд)

Җылы сөяк сындырмый. (нәрсә?)

Җылы көннәр башланды. (нинди?)

Кунакларны җылы каршыладылар. (ничек?)

А.б. Бер сүз белән әйт. (слайд)

Алтын куллы- (оста)

Уртак тел табу- (килешү)

Балавыз сыгу- (елау)

Баш күккә тию- (шатлану)

Авызга су кабу- (дәшмәү).

А.б. –ке гә беткән сүзләр язарга. (слайд)

(бәке, пәке, бөке, күке, төлке, көлке, себерке, иске, ике, чәнечке).

А.б. Бер сүз бирелә. Шул сузнең азактагы хәрефеннән башланган сүз язарга.

камыр – рам – март – такта.

А.б. Пантомима. (слайд)



1)кыш көне балык тоту

2)салкында транспорт көтү

3)теш врачында

4)имтиханда

5)кунакларны каршы алу

6)энәгә җеп кертү

Уен чәй табыны янында тәмамлана.



Краткое описание документа:

 

 

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, игътибарны арттыруга, хәтерләрен үстерүгү дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да «уятырга» мөмкин.

Автор
Дата добавления 28.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров547
Номер материала 347210
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх