Инфоурок / Другое / Конспекты / Уен элементлары кулланып төзелгән дәрес планы "Алмашлыклар" 8 нче сыйныф (рус төркеме)

Уен элементлары кулланып төзелгән дәрес планы "Алмашлыклар" 8 нче сыйныф (рус төркеме)


библиотека
материалов

Уен элементлары кулланып төзелгән дәрес планы

8 нче сыйныф, рус төркеме

Татар теле.


Тема:

Алмашлыклар иленә сәяхәт


Максат:

1. Укучыларга белем бирү максаты:

- алдагы дәресләрдә алган белемнәрне барлау;

- укучыларның алмашлыкларны аера белүләренә ирешү.

2. Белем һәм күнекмәләрне үстерү:

- укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшләрен дәвам итү;

- язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви максаты:

- укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.


Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, слайдлар, сәяхәт планы, плакатлар, карточкалар, тест сораулары.

Метод һәм алымнар:

- әңгәмә;

- дифференциаль эш;

- тест сорауларына җавап бирү.


Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле, музыка.

Дәрес тибы: лексик һәм грамматик күнекмәләр камилләштерү.

Дәрес формасы:

Дәрес – сәяхәт.


Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру

  2. Исәнмесез, укучылар!

Исәнләшү- ул хөрмәтләү,

Кече,өлкән-һәркемне.

Исәнләшүдән башлана,

Безнең дәрес һәркөнне.

-Рәхмәт, балалар.

- Сүзне дежур укучыга бирәбез.

- ...

2. Актуальләштерү.

- Укучылар, тактадагы шигырь юлларына игътибар итик әле.

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин,

Мин,

Мин,

Мин бик тыйнак мин!


- Бу юллар нинди шигырьдән?

- “Шәвәли” шигыреннән.

-Кем язган аны?

- Шәүкәт Галиев.

- Кем ул Шәүкәт Галиев?

- ...

- Сезнең алдыгызда әдипнең китаплар күргәзмәсе. Мин аларны сезгә дә рус теленә тәрҗемә ителгәннәрен укырга тәкъдим итәм.

-Әйтегез әле, кызыл хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

- Алмашлыклар.

- Без бүген сезнең белән “Алмашлыклар” дигән серле бер илгә сәяхәт итәрбез. Безгә сәяхәт итәргә Шәвәли ярдәм итәр. Ул сезгә сораулар һәм төрле биремнәр әзерләгән. Сез бүген аңа үзегезнең белемле, тапкыр, зирәк булуыгызны күрсәтергә тиеш буласыз.


Мин сезне сәяхәт планы белән таныштырам.

Без мәктәптән чыгып китәрбез, “Исеңдәме” тукталышы аша узарбыз, “Ясалыш” диңгезендә су коенып алырбыз, “Биремнәр” үзәнендә булырбыз, “Уеннар” урманына кереп чыгарбыз, “Перфокарта” борылышы аша “Беләсеңме?” аланына юл тотарбыз, “Түгәрәк күл”дә балык тотарбыз, “Тест” авылына юнәлербез, “Алма бакчасы” нда алма җыярбыз, “Шигърият тавы” на менеп төшәрбез, “Морфологик анализ” сазлыгын үтеп, “Өй эше” басуы аша “Йомгаклау” шәһәренә барып җитәрбез.

Сәяхәткә нинди транспорт төрен сайлыйк икән?

- ...

- Әгәр сез каршы килмәсәгез, Туган ягыбызның матурлыгын, гүзәллеген тәрәзәдән карап бару өчен, мин сезгә поезд тәкъдим итәр идем. Ә поездга бары тик шифалы сүзләр белгән укучыларны гына утырталар икән. Сез нинди сүзләр беләсез?

- Рәхмәт, исәнмесез, хәерле иртә, гафу итегез, тыныч йокы, бәйрәм белән һ.б.

- Хәерле сәгатьтә кузгалдык, укучылар.

Дәфтәрләрне ачтык. Число, тема язабыз.


Исеңдәме” тукталышындагы сорауларга җаваплар бирәбез.

- Нәрсә ул алмашлык?

- ...

- Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?

-...

- Төркемчәләрен санап чыгарга.

- ...


- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. “Ясалыш” диңгезенә килеп җиттек. Схемаларга карап, алмашлыкларның ясалышларын аңлатырга кирәк. (Экранда схема)

Димәк, ясалышлары ягыннан алмашлыклар тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар икән. Хәзер дәфтәрләрегезгә шушы схемага карап, берәр мисал язасыз.


Биремнәр” үзәненә якынлашабыз. Экранда күрсәтелгән фигыльләр алдына алмашлыклар куеп язарга кирәк.

... эзлим

... табасың

... уйлый

... өйрәнәбез

... үзләштерәсез

... кабатлыйлар

- Болар нинди алмашлыклар?

- ...

- Укучылар, безгә Шәвәлинең тагын бер биремен үтәргә кирәк. Һәрберегезнең алдында ( парта өстендә) – карточкалар. Алар төрле төстә. Беренче бирем барыгызга да бертөсле. Текстны русчадан татарчага тәрҗемә итәрбез.

Родители каждому дороги. В мире есть ни с чем незаменимое богатство. Это – ласка родителей.

Ә хәзер һәр төркем үз биремен үти.

Кызыллар төркеме – бирелгән текст буенча диалог төзи.

Яшелләр төркеме – алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгели.

Сарылар төркеме – сорау җөмләләр төзеп яза. Сорау алмашлыкларын әйтәсез. Биремнәр аңлашыламы?


- “Уеннар урманы”на килеп җиттек. Хәзер бер уен уйнап алабыз. Биредә конвертлар. Сез дөрес итеп алмашлыкларны шунда тутырырга тиешсез. (Такта янына өч укучы чыга. Алар конвертларны тотып торалар. Берәр укучы чыгып, карточкаларны конвертларга сала).

Алмашлыклар: безнеке, әнә, минеке, бу, миңа, син, шушы, тегенеке, аларның.


- Хәзер перфокарта белән эшләп алабыз.Анда алмашлык төркемчәләренең исемнәре язылган. Сез бирелгән 10 алмашлыкның төркемчәләрен билгеләп (нокта куеп), аларны тоташтырып, график төзергә тиеш буласыз. Алмашлыклар: һичкем, син, кайчан, әллә кем, минеке, барлык, бу, кем, алар, беркайчан. ( Тактадагы схема белән балаларның эшләре тикшерелә).


- “Беләсеңме” аланында ял итеп алыйк. Мин сезгә үзегезнең иң яраткан билгегезне бирәм. Сез аны иптәшегезгә бер алмашлык әйтеп бирергә тиешсез. Ә иптәшегез аның төркемчәсен әйтер.


- “Түгәрәк күл”дә балык тотып алабыз. Дәресләр беткәч, уха пешереп ашарбыз. ( Уенчык балыклар астына биремнәр язылган. Укучылар кармак белән балык тоталар һәм сорауларга җаваплар бирәләр).


- “Тест” авылына килеп җиттек. Мин сезгә тестлар өләшәм. Эшлибез, дөрес җавапларны билгелибез, иптәшегез белән алмашып, экрандагы җаваплар белән тикшерәсез һәм билгеләр куясыз.


- “Алма бакчасы”нда уңыш җыеп алыйк. Тактадагы алмагач рәсеменә алмалар эленгән, алар артына биремнәр язылган. Укучылар берәр алма алалар һәм сорауларга җаваплар бирәләр. Алмаларны кәрзиннәргә сала баралар).


- “Шигърият тавы”на күтәреләбез. Мин сезгә Ш. Галиевнең алмашлыклар кергән шигырьләрен ятлап килергә кушкан идем.


- Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Безгә бүген кем ярдәм итте?

- Шәвәли.

- Ул нинди малай?

- Ярдәмчел, игелекле, шәфкатьле.

- Укучылар, кешене һәрвакыт шәфкатьлелек бизи. Ш. Галиев шигырьләрендә дә ул кызыл җеп булып сузылган. Ел саен мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Яшел Үзән шәһәренең балалар йортында яшәүче ятимнәргә күп бүләкләр җибәрәләр. Бу да зур шәфкатьлелек.

Өй эше.

Сайлап алу өчен биремнәр.

1. “ Әдәбият” дәреслегеннән төрле алмашлык төркемчәләрен кертеп, 5 җөмлә язып килергә. (1 нче төркем)

2. “Шәфкатьлелек” темасына интернеттан мәкальләр табып килергә. (2 нче төркем)

Рефлексия.

Билгеләр кую.

Файдаланылган әдәбият һәм интернет ресурслар.

1.Россия, ТР МӘГАРИФҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ тарафыннан расланган федераль дәүләт белем бирү стандартлары.

2 .Сборник правил по татарскому языку (для русскоязычных учащихся).Р. Нурмухаметова. Казан, “Гыйлем ” нәшрияты, 2007

3. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ, 2007.

http://. Tatarca.boom.ru

http://. belem.ru

http://. Tatar.com.ru

http://. Tugan-tel.at.ru







5


Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-572705

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG