Көз кызы – Сөмбелә
Башлангыч сыйфныф укучылары өчен уен-ярыш
Фазлиева Гөлнара Мөҗип кызы
Мамадыш шәһәре 3 нче мәктәп
Максат: укучыларның табигать белеме буенча белем, күнекмәләрен тикшерү, ныгыту; көзге балны кызыклы уен формасында оештыру; максатка ирешү, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнү;
Җиһазлау: кош рәсемнәре, яфраклар, җиде таҗлы чәчәк, көйләр, буяулар, альбом битләре, табышмаклар.
Уен барышы
1 вариант - Уенны үткәрергә ярдәмчеләр кирәк: ( алар өлкән сыйныф укучылары була ала ) Сөмбелә, Табигать белгече, Керпе дус, Җырчы сандугач, Акыллы Куян, Әкият язучы, Кечкенә Тиен, Урман Иясе булып киенгән укучылар
2 вариант – укытучы биремннәрне үзе укып бара.Бу очракта ярдәмчеләр (әкият геройлары булып киенгән укучылар) кирәк булмый
Укытучы: Бервакыт Көз кызы Сөмбелә урман буенча йөргән вакытта бик матур,төрле-төрле төстәге җиде таҗдан торган чәчәк күрә. Ул аңа сокланып карап тора да, бу хикмәтле чәчәкне сыйпап куя. Кисәк кенә көчле җил чыгып, чәчәк таҗларын төрле якка очыртып китә. Сөмбелә аптырап кала. Шул вакыт Урман Иясе килеп чыга да, Сөмбеләгә таҗларны табарга кирәклекне әйтә. Ул җилне Убырлы Карчык сихере ярдәмендә чакырган була. Ул күптәннән инде чәчәкне юк итәргә йөргән икән. Чөнки бу чәчәк – тылсымлы була. Ул караңгыда юлчыларга юл күрсәтә, адашкан җәнлек балаларын ышыклап тора. Бер сүз белән әйткәндә – бу чәчәксез урман тормышы бик кыен булачак икән. Укучылар, әйдәгез Сөмбеләгә булышыйк. Таҗларны табып бирик.
Укучылар “юлга” чыгылар.парталар арасыннан җеп сузылган. Шул җеп буенча бара торгач, 1 нче таҗны табалар. Калган таҗларны табу өчен шул җеп буенча баралар.
1 нче таҗ – Табигать белгечендә.
Табигать белгече: Минем сынауларымны үти алсагыз гына мин сезгә бу матур кызыл таҗны бирермен. 1 нче бирем: мин сезгә кош рәсемнәре күрсәтәм, сез аларны танып, исемнәрен әйтергә тиеш. Кышлаучымы, җылы якка китәме, шуны да әйтегез. 2 нче бирем: мин сезгә яфраклар бирәм, сез аларның кайсы агачныкы икәнен әйтерсез.
2 нче таҗ – Керпе дуста.
Керпе дус: Кишер сары төстәге таҗ миндә. Минем шартымны үтәсәгез – таҗны кире бирермен. Менә сезгә карандашлар һәм кәгазь бите. Бик матур итеп минем портретымны ясагыз әле. ( укучылар олы биткә керпе рәсеме ясыйлар, буйыйлар)
3 нче таҗ – Җырчы Сандугачта.
Җырчы Сандугач: Сары төстәге таҗны алыр өчен сезгә минем күңелемне күрергә кирәк булыр. Миңа җырлап күрсәтерсез.
(Укучыларга җыр сүзләре язылган битләр өләшенә. Караокега җыр җырлыйлар.)
4 нче таҗ – Акыллы Куянда.
Акыллы Куян : Балалар, яшел таҗ миңа очып килде. Мин аны сезгә бирермен. Тик башта табышмакларыма җавап табыгыз әле. ( укучылар табышмакларга җавап табалар)
Өй башына утырган, җир өстен нур белән тутырган ( кояш )
Үзе урак – үзе тешсез ( ай)
Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк ( су)
Кечкенә генә, матур гына, җир астыннан чыкты, кызыл бүрек тапты ( гөмбә)
5 нче таҗ – Әкият Капчыгында.
Әкият Капчыгы: Беләм, беләм нинди йомыш белән йөрүегезне. Менә ул – күк төстәге таҗ. Тик минем шартымны үтәргә кирәк булыр. Минем әкият капчыгыпнан бер әкият төшеп калган. Башлам өлеше генә калган. Сезгә шул әкиятне дәвам итеп, капчыгыма кире салып куярга кирәк.
“ Борын-борын заманда яшәгән, ди, бик ялкау малай. Ул...” . Менә шушы әкиятне дәвап итегез. ( Бергәләп әкиятне дәвам итәләр)
6 нчы таҗ – Кечкенә Тиендә.
Кечкенә Тиен: Зәңгәр таҗны эзләсәгез, ул миндә. Тик мин аны сезгә бирмим. Аннан башка миңа күңелсез булачак. Әгәр дә сез минем белән уйнасагыз, таҗны бәлки бирермен дә... ( укучыларга “Җир, су, һава, ут” уены язылган кәгазъ бите бирелә, уенны өйрәнеп, бергләп уйныйлар)
“Җир, су, һава, ут” уенының тәртибе
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртада – алып баручы. Ул тупны “җир”, “су”, “һава”, “ут” сүзләренең берәрсен әйтеп, уечыларга ата. Алып баручы “җир” дисә, уенчы хайван исеме әйтергә тиеш. “”Су” дисә - балык, “ һава” дисә – кош исеме әйтелә. “Ут” сүзенә барысы да кулларны селтәп, урында әйләнәләр. Кем дөрес сүз әйтми, уеннан чыга бара.
7 нче таҗ – Урман Иясендә булган.
Урман иясе: Укучылар, сез Сөмбеләгә булыштыгыз, барлык таҗларны табып бетердегез. Сезгә бик зур рәхмәт!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.