Инфоурок Другое СтатьиУкыту нәтиҗәләренә интегратив контроль төре

Укыту нәтиҗәләренә интегратив контроль төре

Скачать материал

 

Укыту нәтиҗәләренә ирешү өчен интегратив контроль төрләренең әһәмияте

 

Педагогик эшчәнлектә төп бурычларның берсе булып белем сыйфатын тикшерү,аның эчтәлеге,үткәрү формалары,методлары өстендә эшләү,тикшерү нәтиҗәләрен анализлау тора.

Тикшерү нәтиҗәләрен анализлаганда иң мөһиме дип укучыларның белем сыйфаты динамикасын булдыру дип саныйм.

Белем сыйфаты өйрәнелгән материалның күләме белән генә ачыкланмый,белемнәрне куллана белү күпкә мөһимрәк.Ә болар барысы да аерым тикшерү системасын булдыруны таләп итә.

Чыгышымның темасы “Укыту нәтиҗәләренә ирешү өчен интегратив контроль төрләренең әһәмияте”дип атала.

Контроль киң мәгънәдә нәрсәне дә булса тикшерү.Контроль укучыларның белем дәрәҗәләрен бәяләү, ягъни бирелгән материалның белем һәм күнекмәләрен үзләштерү сыйфатын аерым укучыларның һәм бөтен классның уңышларын бәяләү дигән сүз,ягъни ирешелгән уңышларның куелган максатка тәңгәл килүе.

Контрольнең дөрес формасын куллану укытучыга укучының материалны ни дәрәҗәдә үзләштергәнен генә түгел,ә үзенең уңышларын һәм җитешсезлекләрен күрергә ярдәм итә.

Әгәр дәрестә белем контроленең эффектлы төрләрен һәм формаларын кулланасың икән,ягъни интегратив ягъни  комплекслы  контроль төрләрне,укучыларның белем сыйфатларының күрсәткечләре үсә бара.

Интегратив тикшерүнең төп максаты-укучыларның танып-белү эшчәнлегенең характеры турында мәгълүмат алу,уку процессында укучыларның мөстәкыйль һәм активлык дәрәҗәсен билгеләү,өйрәтү методлары,формасы,төрләре.

Интегратив тикшерү берничә функцияне үз эченә ала.

1. Өйрәтү функциясе, төп асылы-белем һәм күнекмәләрне үзләштерүне,системалаштыруны тикшерү.

2.   Диагностик функция-диаграмма,мониторинглау аша укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге җитешсезлекләрне билгеләү,сәбәпләрен ачыклау.

3.Үстерү функциясе-укучыларның танып-белү активлыгын арттыру,фәнгә кызыксынучанлык уяту.

4. Тәрбия функциясе-укучының укуга җаваплы карашын булдыру һәм тәрбияви хисләр тәрбияләү.

Димәк,интегратив тикшерүнең 4 функциясе барлыгын ачыкладык.

Ә хәзер интегратив тикшерүнең формаларын карап китик.Алар  3-индивидуаль (шәхси),төркемләп,фронталь.

1.      Индивидуаль тикшерүдә һәр укучы үзенә бирелгән биремне мөстәкыйль башкарырга тиеш.Бу төр тикшерү укучының үзләштерү дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.

2.    Төркемләп тикшерүнең максаты: кабатлау,ныгыту,гомумиләштерү өчен кулланыла.

3.    Фронтальтикшерүнең максаты- бүлекләрдән соң,чиреклек,яртыеллык,еллык белемнәрне тикшерү

Барлык тикшерү формаларының нигезендә укучыларның үзләштерү дәрәҗәләре төрле булса да аларның укуга кызыксынучанлыгын арттыру ята.

Тикшерү нәтиҗәле булсын өчен  без нәрсә эшләргә тиешбез?

-Һәр бүлек,чирек,еллык контроль эшләр эшләнәчәге алдан укучыларга искәртелергә тиеш.

- Төрле тикшерү алымнары кулланылырга тиеш.

-Контрольэш нәтиҗәләре белән класс укучылары таныштырылырга тиеш.

Укучылар эшчәнлеге буенча интегратив тикшерү формаларының түбәндәге классификациясен тәкъдим итәм:

1.Дәрестә үткәрелә торган гадәти формалар

Контроль эшләр

Практик эшләр

Тестлар

Мөстәкыйль эш өчен биремнәр

Зачетлар

2.Дәрестән тыш үткәрелә торган формалар

Конкурс-проектлар

Реферат яклау

3.Дәрестә үткәрелә торган гадәти булмаган формалар

Түгәрәк өстәлләр.

Уеннар

Белем һәм күнекмәләрне тикшерүгә системалы якын килү зур әһәмияткә ия дип саныйм.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү- нәтиҗәле укыту процессының мөһим шарты.Укучыларның белем дәрәҗәләренә булган таләпләр турында укытучы гына түгел,ә укучы үзе дә белергә тиеш.Шул таләпләр турында хәбәрдар булу гына,ниндидер җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшнең беренче адымы.

Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергән вакытта мин теоретик белемнәрне  исбатлаучы билгене генә түгел,ә практик күнекмәләрнекен дә исәпкә алам.Укыту процессын индивидуальләштерү максатыннан укучыларга төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъдим итәм,шулай ук укучыларның эшләү тизлекләрен күз алдына тотып эшләнгән эшләрне кулланам.Татар теле дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерүне планлаштырганда,оештырганда аларның яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәптә тотарга тырышам.Яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайлаган тикшерү формалары гына укучыларны актив уку процессына алып кереп китә. Димәк,бер сүз белән генә әйткәндә,башлангыч классларда бу уен,өлкән сыйныфларда- эзләнү эшләре.5 нче сыйныфта күбрәк бирелгән биремнәр буенча карап эшләүне уңайлырак күрәм.

Сораулар һәм биремнәрне төзегән вакытта,әлбәттә,мин укучыларның кызыксынуларын,игътибарлыкларын,фикерләү сәләтләрен,эмоциональ

халәтләрен исәптә тотам.

Һәр дәресне диярлек,мин бер группа өчен,аерым темалар буенча әзерләнгән кыска тестлар белән башлап җибәрәм; икенче группа өчен фронталь сорау алу яки карточкалар ярдәме белән мөстәкыйль эш үткәрәм. Болай эшләгәндә классның    70% ы дәрес саен билге ала.Укучыларга исә үткән дәрес материалын гына түгел,ә даими рәвештә алда өйрәнелгән темаларны да кабатларга туры килә.

Контрольнең бер төрле варианты укучының белем һәм күнекмәләрен төгәлрәк бәяләргә,ә укытучыга укыту эшчәнлеген планлаштырырга ярдәм итә.Шул рәвешле тикшерү- бәяләү эшен дифференцияльләштерү,контроль эшен билгеле бер тәртипле системага салу авыр үзләштерүче укучыларның белемнәрен камилләштерергә дә ,төгәлрәк бәяләргә дә булыша.

Тикшерү-бәяләү эшчәнлеге-укытучының бөтен педагогик хезмәтенең аерылгысыз өлеше һәм укыту сыйфатын яхшыртуның мөһим факторы да.Контрольнең төрле методларын һәм формаларын куллану укучыларның белемен төгәл һәм сыйфатлырак бәяләү мөмкинлеген бирә.

Дәресләр сүлпән,бер төрле булмасын өчен укучыларның белемнәрен тикшерүнең теге яки бу формаларын дөрес һәм урынлы кулланырга кирәк.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Укыту нәтиҗәләренә интегратив контроль төре"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 756 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.08.2016 594
    • DOCX 20.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Латыйпова Лира Талховна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Латыйпова Лира Талховна
    Латыйпова Лира Талховна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14396
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

4920 руб. 2950 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 279 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 455 человек из 66 регионов

Мини-курс

Современные тенденции в искусстве: от постмодернизма до поп-культуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 15 регионов

Мини-курс

Экономика и управление

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе