Инфоурок Другое Статьи"Укытучы - минем тормышымда."эссе. 2016

"Укытучы - минем тормышымда."эссе. 2016

Скачать материал

     А.Л Кабирова,

Казан шәһәре Идел буе районы

ГБМБУ “10 нчы номерлы  татар – рус мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Эссе

Укытучы  -  минем  тормышымда.

       Сентябрь аеның кояшлы һәм чәчәкле иртәсе. Мин бу көнне дулкынланып, озак әзерләнеп  һәм зарыгып көтеп алдым. Ниһаять, мәктәпкә барачакмын! Күңелемдәге бәйрәмгә  сентябрь   иртәсенең  кояшы да килеп кушылгандай булды.  Кичтән үк әзерләп куйган коңгырт күлмәгем өстенә күбәләк кебек матур ак алъяпкыч киеп, чәчемә  ак  бантиклар  тагып, әтием кулына тотынып, беренче тапкыр белем йортына юнәлгән көнем бүгенгедәй күңел түремдә. Ә анда инде бик күп балалар, зурлар җыелган.  Барысы да тигез рәт булып  тезелеп  баскан,  әти-әниләр бераз арттарак  тора.

        Мин үземнән зуррак букчамны һәм чәчәк бәйләмемне тотып мәктәпкә юнәлдем. Анда эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп беренче укытучым каршы алды. Шулвакыт  кызыл  күлмәкле,  шомыртсыман кап-кара  чәчле бик  матур һәм мөлаем бер  апа мине,  исемем  белән  эндәшеп, үз янына  чакырып алды, кулымнан җитәкләде. Мин  аның  белән  җитәкләшкән килеш  мәктәпкә  кереп  киттем. Нинди  ягымлы  апа!  Ул көн миңа шундый истәлекле һәм кадерле. Шундый көннәрнең күбрәк булуын, ешрак кабатлануын теләп, үземнең киләчәгемне укытучы һөнәре белән бәйләдем. Хәзер һәр кояшлы сентябрь иртәсен шулай каршы алам.

       Шушы 1 сентябрь иртәсеннән соң мин һәр көнне ашкынып мәктәпкә бардым, укытучымның дәрес аңлатуларын йотлыгып тыңладым. Апабыз укый-язарга, саннарны кушарга, алырга, бүләргә, тапкырларга өйрәтү белән бергә, бездә рәсем ясауга, җыр-музыкага кызыксыну уята алды. Без сыйныфыбыз белән рус телен өйрәнү, тегү-чигү белән “чирләдек”. Ә инде зуррак сыйныфларга күчкәч, әдәби иҗат, музыка уен кораллары –мандолина, баян, курай, җыр, бию, рәсем, агачтан әйберләр ясау түгәрәкләренә йөрдек, бер-беребездән көнләшә-көнләшә шигырьләр, хикәяләр яздык. Ә инде мәктәптә үткәрелгән кичәләр – һәркайсыбыз өчен бәйрәм, без – анда “артист”.   Әлбәттә, музыкант та, рәссам да, биюче дә булып китмәдек, әмма безнең вакытыбыз бушка үтмәде, рухыбыз баеды, тормыш иткәндә, кешеләр белән аралашканда үзебезнең “төшеп калмаган” икәнне күрсәтердәй белемнәргә, осталыкка ия булдык. Бу эшләрнең барысына оеткыны беренче укытучыбыз салды. Ул безне урман-болыннарга алып чыга, табигать турында сөйли, үсемлек-бөҗәкләр белән таныштыра иде. Ә яз җитәр, кошлар җылы яклардан кайтыр алдыннан без бергәләп сыерчык оялары ясыйбыз, канатлы дусларыбызның аларда оя корганын күзәтәбез.

      ...Без һәрвакыт   укытучыбызга  охшарга  тырыша идек.  Аның  пөхтәлеге, бар  нәрсәне белүе, гаделлеге, таләпчәнлеге, шат  күңелле, ягымлы  булуы  безгә  бик  ошый  иде. Мин  үскәч  нәкъ аның  кебек  укытучы  булырмын  дип  уйладым.  Иң  яраткан  уеным да “Укытучылы” булды. Мин иптәш  кызларымны да  укыттым,  курчакларыма да, шкаф  артына  акбур  белән язып,  дәрес  үткәрдем.  Тизрәк  үсәсе,  чын  укытучы  буласым бик килә  иде.

      Мәктәпне  тәмамлагач, мин  әти – әнием  рөхсәте  белән, Казан  шәһәренең  югары  уку  йортында -  КФУда  белем  алдым. Эшемне  бик  яратам. Кеше  нинди  генә  һөнәр  сайласа да,  ул  иң әүвәл  үз эшен  яратырга, башкаларны ихтирам итәргә  тиеш!  Нәкъ минем  беренче  укытучым  кебек. Яхшы  укытучы булыр  өчен  диплом  гына  җитми  шул.  Һәр  баланың  күңеленә  ачкыч  табу,  уку  процессын  шатлыкка  әйләндерү  өчен  күп  тырышлык  куярга  кирәк. Укытучы  булып  эшләү  дәверендә  белем һәм  тәрбия  бирүнең  заманча төрле  алымнарын  кулланып  эшлим. Укытучылар ,  ата – аналар  өчен  һәрвакыт  ачык  дәресләр, класстан  тыш  чаралар  уздырам. Язучы  һәм  шагыйрьләрнең  иҗат  кичәләрен  үткәрәбез. Республика  укытучылары  өчен  “Һади  Такташның  иҗат  кичәсе”н  үткәрдек.  Ата – аналарны  мәктәпкә  якынайту  өчен  төрле  бәйрәм  чаралары, өмәләр,  экскурсияләр  оештырам.   Укучыларымны  мин  матур  итеп  инша  язарга,  сәнгатьле  итеп  шигырь  сөйләргә, спектакльдә  образга  кереп  рольләр  уйнарга, кешеләр  белән  яхшы  мөгамәлә корырга, әдәби  китаплар  укырга  өйрәтәм. Укучыларым  белән  китапханәдә  еш  булабыз, кинога,  курчак  театрына  йөрибез.  Бу  эштәге  тәҗрибәмне  башка  укытучылар  белән дә  уртаклашып  торам.  Укытучылар  һәм  ата – аналар  өчен  чыга  торган  “Мәгариф”  журналына,   конкурсларга  эш  тәҗрибәмне  җибәрдем.  Бу  эшләрем  уңай  бәяләнде. Казан  шәһәре мәгариф идарәсенең  Мактау  кәгазе белән  бүләкләндем.

      Кеше белем өстәүдән туктаса, аның  фикер  йөртүе тараюы күптән мәгълүм. Укытучы   күп  укырга,  укучыларга  көн дә яңа белем  бирергә  тиеш.  Бу -  минем  девизым. Шуңа да өстәлемдә һәрвакыт  фәнни матбугат, гәзит журналлар күрергә мөмкин.  Хәзерге вакытта Казан Федераль университетында аспирантурада белем алам.

      Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Беренче  укытучым - минем тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.

 

 

 

 

 

   

 

 


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Укытучы - минем тормышымда."эссе. 2016"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по кредитованию

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Укытучы - минем тормышымда.

Кеше белем өстәүдән туктаса, аның фикер йөртүе тараюы күптән мәгълүм. Укытучы күп укырга, укучыларга көн дә яңа белем бирергә тиеш. Бу - минем девизым. Шуңа да өстәлемдә һәрвакыт фәнни матбугат, гәзит журналлар күрергә мөмкин. Хәзерге вакытта Казан Федераль университетында аспирантурада белем алам.

Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Беренче укытучым - минем тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.


Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 752 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.11.2016 1537
    • DOCX 141.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кабирова Алия Ленаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кабирова Алия Ленаровна
    Кабирова Алия Ленаровна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26101
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Психология личностного развития: от понимания себя к творчеству

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 63 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Мини-курс

Управление спортивными событиями и организация деятельности в спортивной сфере

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Информационные технологии и безопасность

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек