1083937
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеСтатьи"Укытучы - минем тормышымда."эссе. 2016

"Укытучы - минем тормышымда."эссе. 2016

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

А.Л Кабирова,

Казан шәһәре Идел буе районы

ГБМБУ “10 нчы номерлы татар – рус мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Эссе

Укытучы - минем тормышымда.

Сентябрь аеның кояшлы һәм чәчәкле иртәсе. Мин бу көнне дулкынланып, озак әзерләнеп һәм зарыгып көтеп алдым. Ниһаять, мәктәпкә барачакмын! Күңелемдәге бәйрәмгә сентябрь иртәсенең кояшы да килеп кушылгандай булды. Кичтән үк әзерләп куйган коңгырт күлмәгем өстенә күбәләк кебек матур ак алъяпкыч киеп, чәчемә ак бантиклар тагып, әтием кулына тотынып, беренче тапкыр белем йортына юнәлгән көнем бүгенгедәй күңел түремдә. Ә анда инде бик күп балалар, зурлар җыелган. Барысы да тигез рәт булып тезелеп баскан, әти-әниләр бераз арттарак тора.

Мин үземнән зуррак букчамны һәм чәчәк бәйләмемне тотып мәктәпкә юнәлдем. Анда эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп беренче укытучым каршы алды. Шулвакыт кызыл күлмәкле, шомыртсыман кап-кара чәчле бик матур һәм мөлаем бер апа мине, исемем белән эндәшеп, үз янына чакырып алды, кулымнан җитәкләде. Мин аның белән җитәкләшкән килеш мәктәпкә кереп киттем. Нинди ягымлы апа! Ул көн миңа шундый истәлекле һәм кадерле. Шундый көннәрнең күбрәк булуын, ешрак кабатлануын теләп, үземнең киләчәгемне укытучы һөнәре белән бәйләдем. Хәзер һәр кояшлы сентябрь иртәсен шулай каршы алам.

Шушы 1 сентябрь иртәсеннән соң мин һәр көнне ашкынып мәктәпкә бардым, укытучымның дәрес аңлатуларын йотлыгып тыңладым. Апабыз укый-язарга, саннарны кушарга, алырга, бүләргә, тапкырларга өйрәтү белән бергә, бездә рәсем ясауга, җыр-музыкага кызыксыну уята алды. Без сыйныфыбыз белән рус телен өйрәнү, тегү-чигү белән “чирләдек”. Ә инде зуррак сыйныфларга күчкәч, әдәби иҗат, музыка уен кораллары –мандолина, баян, курай, җыр, бию, рәсем, агачтан әйберләр ясау түгәрәкләренә йөрдек, бер-беребездән көнләшә-көнләшә шигырьләр, хикәяләр яздык. Ә инде мәктәптә үткәрелгән кичәләр – һәркайсыбыз өчен бәйрәм, без – анда “артист”. Әлбәттә, музыкант та, рәссам да, биюче дә булып китмәдек, әмма безнең вакытыбыз бушка үтмәде, рухыбыз баеды, тормыш иткәндә, кешеләр белән аралашканда үзебезнең “төшеп калмаган” икәнне күрсәтердәй белемнәргә, осталыкка ия булдык. Бу эшләрнең барысына оеткыны беренче укытучыбыз салды. Ул безне урман-болыннарга алып чыга, табигать турында сөйли, үсемлек-бөҗәкләр белән таныштыра иде. Ә яз җитәр, кошлар җылы яклардан кайтыр алдыннан без бергәләп сыерчык оялары ясыйбыз, канатлы дусларыбызның аларда оя корганын күзәтәбез.

...Без һәрвакыт укытучыбызга охшарга тырыша идек. Аның пөхтәлеге, бар нәрсәне белүе, гаделлеге, таләпчәнлеге, шат күңелле, ягымлы булуы безгә бик ошый иде. Мин үскәч нәкъ аның кебек укытучы булырмын дип уйладым. Иң яраткан уеным да “Укытучылы” булды. Мин иптәш кызларымны да укыттым, курчакларыма да, шкаф артына акбур белән язып, дәрес үткәрдем. Тизрәк үсәсе, чын укытучы буласым бик килә иде.

Мәктәпне тәмамлагач, мин әти – әнием рөхсәте белән, Казан шәһәренең югары уку йортында - КФУда белем алдым. Эшемне бик яратам. Кеше нинди генә һөнәр сайласа да, ул иң әүвәл үз эшен яратырга, башкаларны ихтирам итәргә тиеш! Нәкъ минем беренче укытучым кебек. Яхшы укытучы булыр өчен диплом гына җитми шул. Һәр баланың күңеленә ачкыч табу, уку процессын шатлыкка әйләндерү өчен күп тырышлык куярга кирәк. Укытучы булып эшләү дәверендә белем һәм тәрбия бирүнең заманча төрле алымнарын кулланып эшлим. Укытучылар , ата – аналар өчен һәрвакыт ачык дәресләр, класстан тыш чаралар уздырам. Язучы һәм шагыйрьләрнең иҗат кичәләрен үткәрәбез. Республика укытучылары өчен “Һади Такташның иҗат кичәсе”н үткәрдек. Ата – аналарны мәктәпкә якынайту өчен төрле бәйрәм чаралары, өмәләр, экскурсияләр оештырам. Укучыларымны мин матур итеп инша язарга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, спектакльдә образга кереп рольләр уйнарга, кешеләр белән яхшы мөгамәлә корырга, әдәби китаплар укырга өйрәтәм. Укучыларым белән китапханәдә еш булабыз, кинога, курчак театрына йөрибез. Бу эштәге тәҗрибәмне башка укытучылар белән дә уртаклашып торам. Укытучылар һәм ата – аналар өчен чыга торган “Мәгариф” журналына, конкурсларга эш тәҗрибәмне җибәрдем. Бу эшләрем уңай бәяләнде. Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау кәгазе белән бүләкләндем.

Кеше белем өстәүдән туктаса, аның фикер йөртүе тараюы күптән мәгълүм. Укытучы күп укырга, укучыларга көн дә яңа белем бирергә тиеш. Бу - минем девизым. Шуңа да өстәлемдә һәрвакыт фәнни матбугат, гәзит журналлар күрергә мөмкин. Хәзерге вакытта Казан Федераль университетында аспирантурада белем алам.

Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Беренче укытучым - минем тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.









Краткое описание документа:

Укытучы - минем тормышымда.
Кеше белем өстәүдән туктаса, аның фикер йөртүе тараюы күптән мәгълүм. Укытучы күп укырга, укучыларга көн дә яңа белем бирергә тиеш. Бу - минем девизым. Шуңа да өстәлемдә һәрвакыт фәнни матбугат, гәзит журналлар күрергә мөмкин. Хәзерге вакытта Казан Федераль университетында аспирантурада белем алам.
Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Беренче укытучым - минем тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.

Общая информация

Номер материала: ДБ-379350

Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Мерчендайзинг»
Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс повышения квалификации «Интеллектуальная собственность: авторское право, патенты, товарные знаки, бренды»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс повышения квалификации «Организация научно-исследовательской работы студентов в соответствии с требованиями ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс профессиональной переподготовки «Логистика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Экономика: инструменты контроллинга»
Курс профессиональной переподготовки «Управление информационной средой на основе инноваций»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление процессом по предоставлению услуг по кредитному брокериджу»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.