Морфология
1.
Сүзнең
морфемаларга дөрес бүленешен чагылдырган рәтне билгеләгез.
1) авыл- даш-
лары –бызга;
2) авылдаш-лар-ы-быз-га;
3) авыл-даш-лар-ыбыз-га;
4) авылдаш-лар-ыбыз-га.
2.
Татар
телендә синтаксик ысул белән ясалган сүзләрнең иң продуктив төре булып ...
санала.
1) тотрыклы
сүзтезмәләр;
2) кушма
сүзләр;
3) тезмә
сүзләр;
4) парлы
сүзләр.
3.
Артык
җавапны билгеләгез.
Татар телендә
исемнәр ... була.
1) тамыр;
2) ясалма;
3) кушма;
4) катлаулы.
4.
Синтаксик
юл белән ясалган исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез.
1) ашлык,
тимер ишек, бер көнне, Габбас мулла;
2) туңдырма,
тугандаш, ташкүмер, кара җимеш;
3) күк чәчәк,
каракош, алыш-биреш, икеюллык;
4) исәнлек-саулык,
райбашкарма, КФУ, шарлавык.
5.
...
бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп
күрсәтәләр.
1) саф
сыйфатлар;
2) нисби
сыйфатлар;
3) ясалма
сыйфатлар;
4) асыл
сыйфатлар.
6.
Сыйфат
ясагыч кушымчалардан торган рәтне билгеләгез.
1) –лык/-лек,
-сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке, -чан/-чән;
2) –лы/-ле,
-ма/-мә, -чы/-че, -ыш/-еш;
3) –
даш/-дәш, -таш/-тәш, -к/-ак/-әк, -гыч/геч, -кыч/-кеч;
4) – ны/-не,
-ым/-ем, -рак/-рәк, -сыл/-сел.
7.
Бирелгән
саннарның сан төркемчәсен билгеләгез:
Икедән бер, өчтән
ике, бер бөтен биштән бер.
1) чама саны;
2) бүлем
саны;
3) җыю саны;
4) микъдар саны.
8.
Җөмләдә
ия булып килгәндә ... саны исемләшә.
1) тәртип
саны;
2) микъдар саны;
3) җыю саны;
4) бүлем
саны.
9.
Билгеләү
алмашлыкларыннан торган рәтне билгеләгез.
1) теге, әнә,
андый, шул;
2) һәркем, әллә ничек, һәммә, барча;
3) никтер,
нидер, әллә кем, бернәрсә дә;
4) синеке, һичнәрсә,
кем дә булса, алар.
10. ...
икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне
белдерә.
1) теләк
фигыль;
2) боерык
фигыль;
3) шарт фигыль;
4) кире шарт фигыль.
11. Өченче
төр хәл фигыльдән торган рәтне билгеләгез.
1) калгач, очрагач,
ияргәч, сөйләгәч;
2) уйлый-уйлый,
сөйләшә-сөйләшә, ала-ала, сыйлый-сыйлый;
3) караганчы,
тыңлаганчы, күргәнче, танышканчы;
4) йөрүче,
аңлаучы, сөйли торган, белә торган.
12. Бирелгән
фигыльләрнең
юнәлешен билгеләгез:
юыл, сайлан,
башлан, киел, карал.
1) йөкләтү
юнәлеше;
2) төшем
юнәлеше;
3) кайтым
юнәлеше;
4) уртаклык
юнәлеше.
13. Татар
телендә инфинитив, шарт, боерык һәм кайбер башка формалар иде ярдәмче фигыле
белән бергә килсәләр... мәгънәсен белдерәләр.
1) хикәяләү;
2) эшнең
үткәндә эшләнгән булу;
3) үтенү;
4) теләк.
14. Рәвеш
ясауда катнаша торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
1) –
лан/-лән, -ай/-әй, -лаш/-ләш, -ык/-ек;
2) –
маска/-мәскә,-у/-ү, -асы/-әсе, - мак/-мәк;
3) –
р,-ар/-әр, - мас/-мәс, -п, -ып/-еп;
4) –ча/-чә,
-н/-ын/-ен, -лап/-ләп, -лай/-ләй.
15. Кисәкчәләр
... сүз төркеме булып торалар.
1) төрләндергеч;
2) бәйләгеч;
3) ярдәмлек;
4) модаль.
“.....
кисәкчәләр сүзләр арасындыгы грамматик мөнәсәбәтләрне белдермиләр, ә сүзләргә
модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р е өстиләр. Шуңа күрә соңгы вакытта кисәкчәләр я
р д ә м л е к сүз төркемнәре булган бәйлек һәм теркәгечләрдән аерып, м о д а л
ь сүз төркеме буларак өйрәнелә башлады.” kitap.net.ru›hisamova1-13.php сайтыннан
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.