Инфоурок Другое Конспекты"Укытучылар көне"нә багышланган кичә эшкәртмәсе

"Укытучылар көне"нә багышланган кичә эшкәртмәсе

Скачать материал

 

“Укытучылар көне”нә багышланган кичә

 

Күңелле музыка яңгырый (буратино көе).Сәхнәгә укучы чыга,кулында олы сумка,култык астына китаплар тутырган. Җырлый-җырлый чыга.

 

Укучы: Кемнең өе тулы китап,

Ул бар кешегә бик таныш,

Кем кулында гел көндәлек,

Белем алырга,ай,тырыш,

Аны бар җирдә таныйлар,

Әйтегезче кем соң ул?

Укучылар,

Укучылар.

 

Укучы: Әйе, ничек авыр хәзерге заман укучысына: дәресләр,биремнәр, күнегүләр.Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки берәр нәрсә төшкә керер.

(йокыга китә,төшендә математика укытучысы керә).

 

Укытучы: Менә тагын мин синең каршыңда,

Мин сиңа сорау белән килдем.

“Мин белмим “дигән җавапны

Ишетергә дә теләмим

Ә мин сине такта янына чакырам

Җавап бирмәссең шикелле

Мин синнән белем көтәм,

Син дәшмисең,димәк- “икеле”

(чыгып китә)

 

Укучы: (сикереп тора да) Ой,юк,юк! Икенче якка борылып ята,тарих укытучысы чыга.

 

Укытучы: Син иң яраткан китабыңны,дустым,

Россия тарихы дигәнен

Ничек җөррәт иттең буярга.

Ачып укы син аның битләрен

Сиңа тарихны белү бик кирәк.

Үз тарихын да белмәгән кеше

Бу дөньяда бик кирәк.

Укучыларымның белемнәре

Мине борчый бик тә

Барыбер тырышырмын мин

Аларга белем бирергә.

(чыгып китә, укучы төшендә боргалана, татар теле укытучысы чыга)

 

Укытучы: Тагын зачетка әзер түгел,

Тагын күчерергә уйлыйсың,

Тагын эшеңне миңа бүген,

Дустым тапшыра алмассың.

Мине күрү белән шундук,

Шпргалкаң кулыңнан төште.

Куркып калдың,калтырыйсың

Намусың сине сатты.

Ай,бу икеле,ай-яй,яй,яй.

 

(укучы уянып китә,сикереп тора,әрле-бирле йөренә,үз-үзенә сөйләнә)

 

Укучы: Ой, әллә нәрсәләр керә төшкә.Бу төш чынга ашса? Юк-юк,теләмим,теләмим.Нишләргә соң инде хәзер миңа? Ой.

 

(пәрдә артыннан тавышлар: Укырга,укырга һәм укырга! Тырышып белем алырга!

 

(2 алып баручы чыга)

 

1 а.б:- Исәнмесез хөрмәтле укытучылар,укучылар!Без сезнең белән бүген мөхтәрәм укытучыларыбызның һөнәри бәйрәменә багышланган кичәгә җыелдык.Шушы кичәдә сезгә, хөрмәтле укытучыларыбыз,чын күңелдән әйтәсе килгән рәхмәтләребезне җиткерербез.

Укытучы сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә.Укытучы бөтен көчен биреп яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша,тормышны аңларга,аны яратырга өйрәтә.

 

2 а.б - Хөрмәтле Рәмизә Рәисовна!

Сез укытучы гына түгел, җитәкче дә.Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек,озын гомер,иҗади уңышлар,бәхет, шатлыклар телибез.

Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Көндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,

Кайгы җиле бер дә тимәсен.

 

Концерт номеры

 

1 а.б. - Һәр кеше күңеленең бер почмагында, ул нинди генә җитди булмасын, нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, балачагы яши.Кайберәүләр өчен әлеге почмак - мәктәп. Безнең алдагы кунакларыбыз шушы йортта яшәүчеләр. Алар мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбыз.

 

2 а.б. -Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

 

Концерт номеры

1 а.б. - Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

2 а.б. - Ә бит уйлап карасак, укытучы үзе дә  кайчандыр укучы булган. Аны да бит укытучылар сихри белем  дөньясына алып кергән, үз хезмәтләренә соклану уятып, артларыннан иярткән. Димәк, бүгенге укытучыларыбыз өчен без ветеран укытучыларыбызга рәхмәтле булырга, аларны хөрмәт белән искә алырга тиешбез.

(Ветеран укытучылар  турында презентация күрсәтелә)

1 кыз һәм 1 егет чыга.

Кыз: Эх, әкият дөньясында яшәсәң иде ул. Һәрбер теләк үтәлеп барылыр иде.

Егет: Әкият дөньясында? Телисеңме,  мин үзем сиңа әкият ясыйм. Менә минем кулымдагы эшләпәне генә кара. Карап торышка гап-гади эшләпә кебек, ләкин аның  сихри көче бар. Кем башына киертсәк, шуның  уйларын беләчәкбез.

Кыз: Юк сүз сөйләмә инде.

Егет: Ярый соң, әйдә тикшереп карыйк. Менә син ни уйлыйсың икән? (Эшләпәне кызның башына киертә.)

    (Җыр яңгырый.)  Мин сине яратам, яратам, яратам,

                                  Мин сине барыбер үземә каратам.

Егет: (Тиз генә эшләпәне салдыра): Абау, абау, син әллә ниләр уйлыйсың икән. Оялтасың бит. Әйдә лучше укытучыларның уйларын беләбез.

Кыз: Әйдә, әйдә, башта директорга киертик,  безнең турыда нәрсә уйлый икән.

                                   Һәммәгез дә минем теләктә булыгыз,

                                   Бәхетле булыгыз, бәхетле булыгыз!

Егет: Директорның шул булыр инде аның, безгә бәхет теләүдән башканы белмәс.

Кыз: Әйдә, математика укытучысына киертеп карыйк әле, саннардан башканы уйлый белә микән?

                                  Дважды два – четыре,

                                  дважды два – четыре,
                                  Это всем известно в целом мире.
                                  Дважды два – четыре, дважды два – четыре,
                                  А не три, а не пять, это надо знать!

Егет: ОГЭ да ЕГЭ инде бу Гөлназ апаның башында.

Кыз: Әйдә, физкультура укытучысы Наил абыйга киертәбез!

Егет: Әйдә соң!

                                    Чтобы тело и душа были молоды,
                                    Были молоды, были молоды,
                                     Ты не бойся ни жары и ни холода,
                                     Закаляйся, как сталь!

                                     Физкульт-ура!

Егет: Ярар, ярар, Наил абый, киңәшләреңне истә тотарбыз.

Кыз: Салават абыйга киертик әле, физикадан башка нәрсә турында уйлый икән.

                                      Җир әйләнә, нигә әйләнә Җир?

                                      Ә йолдызлар күктә  ник яна?

Егет: Һе, Җир, йолдызлар, ай... Неужели астрономиядән башканы уйламый инде бу Салават абый?

Кыз: Безнең класс җитәкчебез дә бар бит әле. Нүрисә апага киертеп карыйк әле!

                                     Торналар да китә инде,

                                     Һавада тавышлары ...

Егет: Әй, биология укытучысының шул булыр инде: кошлар, җәнлекләр, балыклар, үсемлекләр ...

Кыз: Әйдә, татар теле укытучысы да бар бит әле, киертеп карыйк.

                                      И туган тел, и матур тел,

                                      Әткәм-әнкәмнең теле ...

Егет: Менә сиңа мә, бу укытучылар көнен дә, төнен дә мәктәп турында гына уйлыйлар ахыры.

Кыз: Кара әле, бик кызык бит әле бу. Әйдә әле, классташларның уйларын белеп килик. (Чыгып китәләр.)

 

(5 нче сыйныфлар чыга)

 

Укытучының сайлаган һөнәре

Авыр да, катлаулы да.

Илем һәм халкым алдында

Хөрмәтле, мактаулы да.

 

Кеше тәрбияләвендә аның

Зурлыгы, олылыгы.

Әнә шуннан килә булыр

Педагог горурлыгы.

 

Горурлыгы белән рәттән

Аның хыялы да бар.

Укытучыга ярдәм итәр өчен

Чыгарсыннар иде роботлар.

 

Атнага бер кино карар иде,

Укыр иде повестьлар,

Ясар иде рәсем, ял да итәр иде,

Робот юк шул – шуңа вакыт тар.

 

Укытучы метеор шикелле ул

Уттай янып үтә гомере.

Адым саен ул кабыза бара

Нәни дусларының күңелен.

 

Картаер бер, ләкин ул кабызган

Янар тауларны сез күрерсез.

Аның гомере шул тауларда булыр –

Укытучы эше үлемсез.

 

Концерт номеры

 

А.б. – Хөрмәтле укытучылар! Әйдәгез әле, беразга гына булса да үзегезнең укытучы икәнегезне онытып торыгыз.  Бәйрәм көнегездә эш-мәшәкатъләрегезне читкә куеп, үзегезне укучылар урынына куеп карагыз. Борчылмагыз, сезне укытырга мин яңа педагог таптым. Менә ул!

 

Укытучы: -Матур итеп бастык. Хәерле көн, балалар! Утырыгыз. Мин сезнең яңа укытучыгыз,  ... булам. Бүген дәрескә килмәүчеләр юкмы? Бик яхшы. Бүгенге дәресебезнең темасы “Контроль – экспресс сорау” дип атала. Әгәр дә кем дә кем минем сорауларыма күбрәк җавап бирә, шул супер приз алачак, кем инде бер сорауга да җавап бирми, иртәгә үк әти-әнисе белән директорга килә. Җавап бирәсе килгән кеше кул күтәрә.  Аңлашылдыма? Ягез, башлыйбыз!

1)    Безнең мәктәптә ничә сыйныф бүлмәсе бар?

2)     Мәктәптә барлыгы ничә бала укый?

3)    Укытучылар саны ничә?

4)    Пенсия алыр өчен укытучы ничә ел эшләргә тиеш?

5)    Уку елы чорында мәктәп укучылары ничә   бәйрәмдә ял итә?

6)    Мәктәбебездә кызлар формасы нидән гыйбәрәт?

7)    Иң өлкән укытучы кем?

8)     Иң яшь  укытучыны атагыз.

 

 - Сораштырулардан күренгәнчә, безнең мәктәптә отличниклар да, алдынгылар да күп икән. Ә калганнар – директорга! Шуның белән дәресебез тәмам, мин сезнең белән танышуыма шат, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

 

Алып баручылар чыга.

1 а.б. – Кара әле, ...  . Әгәр дә сиңа  директор булырга туры килсә, ниләр эшләр идең?

2 а.б. - Әлбәттә инде тәнәфесләрне   озайтыр идем.

1 а.б. - Ә мин укытучыларның юмор хисен ачыклар өчен  тест уздырыр идем.

 

Көлкеле күренешләр.

 

1 а.б. -Хөрмәтле укытучыларыбыз! Безнең кичәбез ахырына якынлашып килә. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер, гаилә тигезлеге телибез.

2. а.б. - Бар гомерне җитәр яктыртырга,

Сез кабызган утның яктысы.

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы

 

Кемнәр үлчәр синең хәзинәңдә

Тулып яткан акыл байлыгын?

Телим бүген: шуны саклар өчен

Күбрәк булсын иде саулыгың.

 

Сезгә юлдаш булып кала бирә

Зур ихтыяр көче, сабырлык

Рухыгызның җылы нурын сибә,

Яшь буынны җылыта алырлык.

Мәңге апа, мәңге күңелеңне

Ил җылысы торсын җылытып

 

Концерт номеры

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Укытучылар көне"нә багышланган кичә эшкәртмәсе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 189 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.12.2016 1324
    • DOCX 59 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шайхутдинова Гелюса Вагизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шайхутдинова Гелюса Вагизовна
    Шайхутдинова Гелюса Вагизовна
    • На сайте: 11 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10482
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой