Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыУкытучылар көненә багышланган музыкаль кичә

Укытучылар көненә багышланган музыкаль кичә

Скачать материал

 “Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын укытучым!” дигән сүзләр язып эленгән.Күңелле музыка яңгырый (буратино көе).Сәхнәгә укучы чыга,кулында олы сумка,култык астына китаплар тутырган. Җырлый-җырлый чыга.

Укучы: Кемнең өе тулы китап,

Ул бар кешегә бик таныш,

Кем кулында гел көндәлек,

Белем алырга,ай,тырыш,

Аны бар җирдә таныйлар,

Әйтегезче кем соң ул?

Укучылар,

Укучылар.

Укучы: Әйе, ничек авыр хәзерге заман укучысына: дәресләр,биремнәр, күнегүләр.Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки берәр нәрсә төшкә керер.

(йокыга китә,төшендә математика укытучысы керә).

Укытучы: Менә тагын мин синең каршыңда,

Мин сиңа сорау белән килдем.

“Мин белмим “дигән җавапны

Ишетергә дә теләмим

Ә мин сине такта янына чакырам

Җавап бирмәссең шикелле

Мин синнән белем көтәм,

Син дәшмисең,димәк- “икеле”

(чыгып китә)

Укучы: (сикереп тора да) Ой,юк,юк! Икенче якка борылып ята,тарих укытучысы чыга.

Укытучы: Син иң яраткан китабыңны,дустым,

Россия тарихы дигәнен

Ничек җөрьәт иттең буярга.

Ачып укы син аның битләрен

Сиңа тарихны белү бик кирәк.

Үз тарихын да белмәгән кеше

Бу дөньяда бик кирәк.

Укучыларымның белемнәре

Мине борчый бик тә

Барыбер тырышырмын мин

Аларга белем бирергә.

(чыгып китә, укучы төшендә боргалана, татар теле укытучысы чыга)

Укытучы: Тагын зачетка әзер түгел,

Тагын күчерергә уйлыйсың,

Тагын эшеңне миңа бүген,

Дустым тапшыра алмассың.

Мине күрү белән шундук,

Шпргалкаң кулыңнан төште.

Куркып калдың,калтырыйсың

Намусың сине сатты.

Ай,бу икеле,ай-яй,яй,яй.

(укучы уянып китә,сикереп тора,әрле-бирле йөренә,үз-үзенә сөйләнә)

Укучы: Ой, әллә нәрсәләр керә төшкә.Бу төш чынга ашса? Юк-юк,теләмим,теләмим.Нишләргә соң инде хәзер миңа? Ой.

(пәрдә артыннан тавышлар: Укырга,укырга һәм укырга! Тырышып белем алырга!

Алып баручы:- Исәнмесез хөрмәтле укытучылар,укучылар!Без сезнең белән бүген мөхтәрәм укытучыларыбызның һөнәри бәйрәменә багышланган кичәгә җыелдык.Шушы кичәдә сезгә,хөрмәтле укытучыларыбыз,чын күңелдән әйтәсе килгән рәхмәтләребезне җиткерербез.

Укытучы сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә.Укытучы бөтен көчен биреп яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша,тормышны аңларга,аны яратырга өйрәтә.

Хөрмәтле Рөстәм Фасхутдинович!

Сез укытучы гына түгел, җитәкче дә. Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек,озын гомер,иҗади уңышлар,бәхет, шатлыклар телибез.

Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Көндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

Алып баручы: Һәр кеше күңеленең бер почмагында,ул нинди генә җитди булмасын,нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, бала чагы яши.Кайберәүләр өчен әлеге почмак-мәктәп. Безнең алдагы кунакларыбыз шушы йортта яшәүчеләр.

Укучы: Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы

Никадәр белдек.

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

Укучы:           Роза Гильмановна!

Минзилә Назибовна!

Яхшылыклар өчен рәмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гел елмайсын

Юмарт күңелегез.

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдың яшәү серенә.

Әнием – беренче укытучым,

Иң кадерле кеше күңел түрендә.

Укучы: Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бердә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Укучы: Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

Җыр: “Укытучым”

Алып баручы: - Бөтен гомерен мәктәпкә, математика фәненә багышлаган укытучыларыбыз. Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә бирелгәнлегегез безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора. Бик зур рәхмәт сезгә!

 

 

Укучы: Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлекләр

Булган чакта сезнең кебекләр.

Җыр: “Иң гүзәл кеше”

Алып баручы: - Бер вакыт дәрестә укытучы укучыдан сорый икән: - Мин юынам, син юынасың, ул юына – кайсы заманда?

Укучы нәрсә дип җавап бирә? (җавап әйтелә)

- Әйе. Чын күңелдән хөрмәт иткән рус теле һәм татар теле укытучыларыбыз. Сез гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел җылысын да бирәсез. Һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән укытучыларыбыз сез.

Укучы: Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

“Мөгаллим” – дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып

Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.

Алып баручы: -Безнең алыштыргысыз химия-биология, тарих укытучыбыз. Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

Укучы: Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,

Куаныч бирсен сезгә.

Җыр: “Иң гүзәл кеше”

Алып баручы: - Ул тыйнак кыз. Мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап керә. Аны үзе укыткан кызлардан аеруы кыен. Аның күзләре балаларга җылы нурларын тарата.

Укучы: Мы спик инлиш шпрехен даич

Позабыть не в силах.

Их впитала даже кровь,

То, что в наших силах.

И теперь мы без труда

“Сникерс” прочитаем,

Лишь потом съедаем.

Уважаемая Гульсирин Гилемхановна!

Благодарим Вас за то, что

Учите английскому нас.

Знаем много огорчений

Принесли мы Вам, был час

Поэтому мы просим дорогая,

Не сердитесь Вы на нас.

За все сказать “Спасибо”

Вам, родная, здесь хотим:

За терпенье, на науку

От души благодарим.

Алып баручы: - “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигән халык әйтеме Ринат абыйга атап әйтелгәндер. Аның кулларыннан килмәгән эш юк. Үзенең һөнәрләрен балаларга бирергә тырыша, тормышка яраклы ир-егет, хатын-кыз булып үсүләрен тели.

Диктор: Хөрмәтле, тамашачылар! Мәктәбебезнең чираттагы телевизион тапшыруларын башлыйбыз.

     Бүгенге программада:

1.        “Телдән-телгә күчеп” – “Яңалыклар”

2.         “Безнең сөйлисе килә” – “Яңалыклар”

Безнең белән калыгыз!

 

“Яңалыклар”

-          Мәктәбебезнең яңалыклары белән сезне мин – Галиуллин Ранис һәм Гилмутдинова Алзирә  таныштырырбыз.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе. Кыңгырау чылтырый. Сәхнәгә сикерешеп укучылар чыга, бер-берләренә бәреләләр. Кинәт барысы да бер якка чыгып йөгерәләр.

Ранис: Алзирә, син нәрсә дә булса аңладыңмы?

Алзирә: Әйе, Ранис. Бу безнең мәктәптә “Броун хәрәкәте” – атомнарның кая барып бәрелергә белмичә чабулары – тәнәфес вакытында була торган гадәти күренеш.

- Ә кая юкка чыктылар соң алар?

- Әй, Ранис ,син белмисеңмени, ашханәгә юнәлделәр ич алар. Анда пешекче Гөлнар апабыз тәмле ашлар пешереп үзенә чакырып тора.

- Ә-ә, аңладым инде, Алзирә. Ләкин менә бу хәрәкәттән соң тузан болыты белән нишләргә соң?

- Бер дә аптырама, Инсаф. Җыештыручы апаларыбыз һәрбер очкан тузанга бер җиргә дә кунарга ирек бирмиләр

- Безне тәмле ашлар белән сыйлаучы, мәктәбебезне көлеп тора торган итеп җыештыручы апаларга багышлап җыр тапшырабыз.

  Җыр

 

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә 2 укучы килеп керә. Берсе  зур кишер тоткан.

Айсылу: Фирдүс, кишер ашыйсыңмы?

Фирдүс: Куян түгел лә мин.

-          Кишер ашасаң, күзең әйбәт күрә, диләр. Анда витаминнар күп, ди.

-          Карале, мондый зур кишерне каян алдың син? Ашлама сибеп үстердеңме әллә?

-          Юк ла, мәктәп бакчасында үскән ул. Аңа Ринат абый  ясаган фонтаннан яңгыр күп яуган.

-          Айсылу, ишеттеңме, безнең мәктәп бакчасын бигрәк мактадылар. Хәтта урамнан узып баручылар да, авылыбызның кунаклары да мәктәп тирәсендәге чәчәкләрне карарга керә икән.

-          Фирдүс, дөрес микән, мин бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш, Ринат абый  яз көне бакчаның рәсемен кәгазьгә ясаган да, сихерле дога укып өргән: көзгә шул бакча үсеп чыккан, ди.

-          И, Айсылу син арттырасың, ахры. Мәктәбебез укучылары апрельдән августка кадәр бакчада ятмасалар, үсәр идеме икән ул яшелчәләр, карлыганнар, чәчәкләр?

-          Фирдүс,тырышсаң, нәтиҗәсе дә була инде. Кыш буе үзебез үстергән витаминнарны ашыйбыз бит. Бигрәк тә карлыганны кая куярга да белмибез. Сатып та карыйбыз, кайнатабыз да.

Карлыган ул – витамин

Әллә ышанмыйсызмы?

Бутамыйм мин, бутамыйм

Лимонга тиң җимеше.

Сорасыннар “Кем эше?”

Белмәгәннәр белсеннәр,

Җыярга да килсеннәр.

Бакчабызны күрерләр,

Безне мактап йөрерләр.

-                      Ә хәзер мәктәп бакчасын үстерүдә күп көч куйган укытучы апалар һәм укучыларга багышлап җыр тапшырабыз.

-                             Җыр:

-                       

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә 2 укучы чыга.

          Кыңгырау чыңлый

Ранис: Алзирә, ишетәсеңме кыңгырау чыңын. Ул безне кая чакыра икән?

Алзирә: И-и Инсаф, әйдә тизрәк, бүген мәктәптә Укытучылар бәйрәме бит. Өлкән укытучылар  да бәйрәмгә килде. Тиздән “Безнең сөйлисе килә” тапшыруы башлана.

Диктор: Эфирда - “Безнең сөйлисе килә”  тапшыруы. Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре нечкәлекләре, аларның тормышы, эшчәнлеге турында сораулар сезгә ошар,  һәм үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.

(Укытучыларга сораулар язылган “Ромашка” өләшенә)

Сораулар:

1.        Беренче “2” лене кемгә куйганыгызны хәтерлисезме?

2.        Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?

3.        “Тукып-тукып та кермәгән” баланы нишләтер идегез?

Җыр :  Алинә, Зәринә ___________________________________

4.        Класстан куып чыгарган укучыларыгыз булдымы?

5.        Сезне мәктәп директоры итеп куйсалар, нишләр идегегз?

6.        Укытучы формасы булдыруга ничек карыйсыз?

Бию.____7 кл___________________________________________________

7.        Беренче дәрес бирүегезне хәтерлисезме?

8.        Сер булмаса, беренче мәхәббәтегез турында сөйләгез әле.

9.        Классыгыздагы барлык укучыларның да туган көннәрен хәтерлисезме?

ҖырЗәринә _______________________________________

10.    Ата-аналар белән аңлашылмаучылык килеп чыкканы бармы7

11.    Үз фәнегезне яратасызмы? Эх, менә теге фәнне укытырга иде, дигән вакытларыгыз булдымы?

12.    Кыскартуга эләксәгез, нишләрсез?

Җыр Залалов Ф. “Пар канатым”

 

13.    Мәктәп директорына нинди киңәшләрегез бар?

14.    Мәктәптә булган берәр кызык  хәлне искә төшерегез әле.

Җыр Сөмбел : “Ярат димим”

Җаваплар концерт номерлары белән аралаштырылып бара.

А.б.

Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңеп аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык..

Укучы: Бәйрәмегезнең матур хатирәсе

Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Җыр: “Укытучыма”

Чәчәк бирү.

Алып баручы: Уч төбенә куеп җирне гүя,

Бүгенгесен аның үткәнен

Күрсәттегез безгә

Урап кайттык

Күрмәгән илләр үтәли

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез.

- Шушының белән безнең әзерләгән чыгышыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Укытучылар көненә багышланган музыкаль кичә"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Семейный психолог

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 512 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.11.2016 1641
    • DOCX 61.5 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хазиева Диляра Равиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хазиева Диляра Равиловна
    Хазиева Диляра Равиловна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6714
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 754 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 971 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 404 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 542 человека

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Мини-курс

Основы классической механики

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии успешного B2C маркетинга: от MoSCoW до JTBD

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии B2C маркетинга: от анализа до взаимодействия с клиентом

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе