Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Укытучының профессиональ үсеш юлында портфолионың роле

Укытучының профессиональ үсеш юлында портфолионың роле

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Укытучының

профессиональ үсеш юлында

портфолионың роле


Хайруллина Гөлназ Нәҗип кызы,

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы

54 нче мәктәпнең тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгәреш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Шуңа да хәзерге заман укытучыдан иҗади эшли белүне, үзе укыткан предметны гына түгел, яңача форма, метод, алымнарны яхшы куллана белүне, үзенең соңгы нәтиҗәне күрә белүен таләп итә. Ә педагогик эшчәнлектә иҗадилык—бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу.

Һәрбер укытучының эшендә булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган уңыш папкасы булырга тиеш. Мондый папка укытучының портфолиосы дип атала.


Портфолио җыйганда түбәндәгеләргә игътибар таләп ителә:

  1. Үз мониторингның системалы һәм даими булуы.

  2. Дөреслек.

  3. Объективлык.

  4. Үз-үзеңне үстерүгә юнәлдерелгән булуы.

  5. Материалларның структуралыгы, логик төзелүе.

  6. Пөхтә, эстетик зәвык белән бизәлеш.

  7. Куелган материалларның тулы һәм төгәл булуы.

  8. Эш нәтиҗәләре, күрсәткечләр.

Укытучының портфолиосы яңалык түгел. Бу эш һәр мәктәптә дә үзенчә алып барыла. Сезгә портфолио бүлекләре буенча мәгълүматны өләшеп чыгам.

Беренче бүлектә кыскача мәгълүматлар һәм һәр укытучы турында белешмә бирелә.


Бүлек – 1. Укытучы турында гомуми мәгълүмат.

Бу бүлектәге материаллар укытучының төрле өлкәдә алган уңышларын, укытучының шәхси үсешен күрсәтә.

*Ф.И.О, туган елы;

*белеме;

*эш стажы;

*квалификацияне күтәрү;

*төрле дәрәҗәдәге мактау исемнәрен дәлилли торган документлар күчерелмәсе;

*Дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләр;

*грамоталар, мактау хатлары, дипломнар һ.б.


Бүлек – 2. Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре.

Бу бүлектәге материаллар билгеле күрсәтелгән вакытта үсеш, уңышларын чагыштырып карарга ярдәм итә.

  • Программа үтәлешен үзләштерү буенча нәтиҗәләр;

  • укытучының 3 еллык эшчәнлеген чагыштырган анализы;

  • контроль тикшерү кисемнәре;

  • укучыларның мәктәп, район республика күләмендә үткәрелгән олимпиада, конкурсларда катнашуы;

  • укучылырның нәтиҗәләре, медалистлар;

  • бу белгечлек буенча уку йортларына керүе һ.б.

Нәтиҗәлелек – дәрескә бәя бирүдә төп таләп. Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгълүмати технологияләрдән башка үстерелешле була алмый. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә мәгълүмати технология яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, укучыларның белем сыйфатын күтәрергә, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңүләр яуларга мөмкин.

Бүлек – 3. Фәнни-методик эшчәнлек.

  • Укыту программалары, методик кулланма;

  • яңа технологияләр куллану буенча материаллар;

  • үз практикасында кулланыла торган материаллар;

  • информацион – коммуникатив технологияләр куллану;

  • методик оешмалардагы эшчәнлек;

  • төрле иҗади конкурсларда катнашу;

  • атналыкта катнашу;

  • семинарлар, “түгәрәк өстәлләр”, мастер – классларны оештыру һәм катнашу;

  • фәнни эзләнүләр үткәрү;

  • авторлык программаларын төзү.

  • кандидатлык яки докторлык диссертацияләрен яклау;

  • иҗади отчет, реферат, доклад, мәкалә язу һ.б.

Белем бирү системасындагы үзгәрешләр, укытучының, педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Хәзер мәктәптә инновацион эшчәнлегенә туры килә торган гадәттәгечә уку-белемне тулыландыру һәм фәнни-тикшеренү юнәлешендәге методик эш иң нәтиҗәлеләрдән санала.

Инновацион эшчәнлек нәтиҗәләре белән укытучыларны район, шәһәр, республика күләмендә оештырылган гамәли-семинарларда таныштырылып барыла.



Бүлек – 4. Дәрестән тыш эшчәнлек.

  • Фән буенча укучылар башкарган эшләр, рефератлар, фәнни – эзләнү эшләре, проектлар;

  • олимпиадада, конкурста, ярышларда, интелектуаль марафоннарда җиңүчеләр;

  • класстан тыш чараларның сценарийлары, фотографияләре, видеокассеталары, һ.б.

Гомумәләштереп әйткәндә, укытучының портфолиосы төрле булырга да мөмкин, чөнки һәрбер укытучы шәхес, һәрберсенең төрле мөмкинлекләре бар. Иң мөһиме укытучы үзенең эшенә анализ ясавы, уңышларын гомумиләштерүе, үзенең мөмкинчелекләрен күреп, югарырак нәтиҗәләргә ирешүе. Һәм һәр укытучының төп вазифасы хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, тормышта үз юлын табарга, аң-белемен үстерергә, укучыга укуда уңышларга ирешергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле шәхес тәрбияләү.


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров33
Номер материала ДБ-310809
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх