Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Уку дәресе өчен сочинение: "Сүз һәм аның кадере" (4 класс)

Уку дәресе өчен сочинение: "Сүз һәм аның кадере" (4 класс)

библиотека
материалов

Сүз һәм аның кадере

Мәдәният”- киң мәгънәле сүз.Ул кешеләрнең үзара әдәпле итагатьле итеп аңлаша, аралаша белүләрен дә,укымышлы белемле,тәрбияле булуларын да һәм башка күп нәрсәләрне үз өченә ала. Мәдәниятлелекне,зыялылыкны тәшкил итә торган әһәмиятле нәрсәләргә,һичшиксез,кешеләрнең әдәби телдә дөрес сөйләве һәмязуы,ягъни телне дөрес куллана белүе дә керә.Күз алдына китереп карыйк.Бер кеше һәр сүзне тиешле мәгънәсендә файдалана,чит тел сүзләрен кулланмый,җөмләләрне төзек,авазларны дөрес әйтә.Мондый кешенең сөйләмен культуралы диләр һәм аны рәхәтләнеп,канәгатьләнү хисе белән тыңлыйлар.Икенче бер кеше үз сөйләменә игътибар биреп җиткерми.Кайбер сүзләрне урынсыз,ялгыш мәгънәдә куллана,кирәксезгә чит тел сүзләрен кыстыра авазларны бозып әйтә,җөмләләре дә төзек булмый.Нәтиҗәдә, аның сөйләгәнен аңлау кыенлаша,сөйләме дә табигый яңгырамый.Андый кешене тыңлау канәгатьсезлек,рәнҗү хисе уята.

Бүген күп кешенең татар телендә сөйләве асылда саф татарча түгел.Татарча гади сөйләмдә,шактый дәрәҗәдә әдәби сөйләмдә дә ялгыш сүзләр,ясалма әйтелмәләр кулланыла.

Татар телендә сөйләүче һәм язучылар,рус телендә дә актив эш йөрткәнлектән,ул телнең кайбер сүзләрен кирәксезгә татар телендә дә куллана башлыйлар.Рус теленең кайбер сүзтезмәләрен татар теленә механик рәвештә кулланалар. Нәтиҗәдә телебезгә ят сүзләр килеп керә.Дөрес,күпмилләтле демократик җәмгыятьтә бер генә телдә аралашу мөмкин түгел.Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип танылган.Шулай булгач,татарлар да үз телләреннән тыш,рус телен дә белергә һәм,кирәк булганда аларның икесендә дә иркен аралаша,зш итә алырга,руслар да ике телдә яхшы сөйләшә алырлык белемле булырга тиеш.

Сүз кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе.Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури.

Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа.Ә әхлак мәсәләсе нәкъ менә аралашу ваккытында чагылыш таба.

Аралашуның төп чарасы-тел,сөйләм сүз.Бу урында бер мисал китерү урынлы булыр. Бер вакыт бик бай сәүдәгәр мәҗлес җыйган.Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңны тапкыр һәм үткен телле диләр.Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”-дигән.Хуҗа колын чакырткан һәм аңа: “Ишетәсеңме Эзоп?Менә сиңа акча – бар һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”- дигән.

Кол киткән һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып кайткан.Салфетканы күтәреп карасалар анда тел ята.

  • Эзоп,син тел алып кайткансың ләбаса?

  • Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә шул түгелмени?Тел белән иркәләү тугрылыкны сөю сүзләре әйтәбез.Тынычлык урнашуны тел белән белдерәбез. Бераздан кунакларның берсе хуҗага тагын әйткән:

  • Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын.

Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайткан.Салфетка астында тел ята икән.

  • Эзоп,син тагын тел алып кайткансың,ләбаса.

  • Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән сугыш игълан итәбез.Чыннан да,юкка гына тел турында “Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел” димәгәннәр.

Тел – халыкның,милләтнең иң әһәмиятле билгесе.Тел бетсә ул телнең иясе булган халык та,милләт югала.Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау,үстерү,аның сафлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.



Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Сүз һәм аның кадере

“Мәдәният”- киң мәгънәле сүз.Ул кешеләрнең үзара әдәпле итагатьле итеп аңлаша, аралаша белүләрен дә,укымышлы белемле,тәрбияле булуларын да һәм башка күп нәрсәләрне үз өченә ала. Мәдәниятлелекне,зыялылыкны тәшкил итә торган әһәмиятле нәрсәләргә,һичшиксез,кешеләрнең әдәби телдә дөрес сөйләве һәмязуы,ягъни телне дөрес куллана белүе дә керә.Күз алдына китереп карыйк.Бер кеше һәр сүзне тиешле мәгънәсендә файдалана,чит тел сүзләрен кулланмый,җөмләләрне төзек,авазларны дөрес әйтә.Мондый кешенең сөйләмен культуралы диләр һәм аны рәхәтләнеп,канәгатьләнү хисе белән тыңлыйлар.Икенче бер кеше үз сөйләменә игътибар биреп җиткерми.Кайбер сүзләрне урынсыз,ялгыш мәгънәдә куллана,кирәксезгә чит тел сүзләрен кыстыра авазларны бозып әйтә,җөмләләре дә төзек булмый.Нәтиҗәдә, аның сөйләгәнен аңлау кыенлаша,сөйләме дә табигый яңгырамый.Андый кешене тыңлау канәгатьсезлек,рәнҗү хисе уята.

Бүген күп кешенең татар телендә сөйләве асылда саф татарча түгел.Татарча гади сөйләмдә,шактый дәрәҗәдә әдәби сөйләмдә дә ялгыш сүзләр,ясалма әйтелмәләр кулланыла.

Татар телендә сөйләүче һәм язучылар,рус телендә дә актив эш йөрткәнлектән,ул телнең кайбер сүзләрен кирәксезгә татар телендә дә куллана башлыйлар.Рус теленең кайбер сүзтезмәләрен татар теленә механик рәвештә кулланалар. Нәтиҗәдә телебезгә ят сүзләр килеп керә.Дөрес,күпмилләтле демократик җәмгыятьтәбер генә телдә аралашу мөмкин түгел.Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип танылган.Шулай булгач,татарлар да үз телләреннән тыш,рус телен дә белергә һәм,кирәк булганда аларның икесендә дә иркен аралаша,зш итә алырга,руслар да ике телдә яхшы сөйләшә алырлык белемле булырга тиеш.

Сүз кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе.Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури.

Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа.Ә әхлак мәсәләсе нәкъ менә аралашу ваккытында чагылыш таба.

Аралашуның төп чарасы-тел,сөйләм сүз.Бу урында бер мисал китерү урынлы булыр. Бер вакыт бик бай сәүдәгәр мәҗлес җыйган.Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңны тапкыр һәм үткен телле диләр.Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”-дигән.Хуҗа колын чакырткан һәм аңа: “Ишетәсеңме Эзоп?Менә сиңа акча – бар һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”- дигән.

Кол киткән һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып кайткан.Салфетканы күтәреп карасалар анда тел ята.

  • Эзоп,син тел алып кайткансың ләбаса?
  • Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә шул түгелмени?Тел белән иркәләү тугрылыкны сөю сүзләре әйтәбез.Тынычлык урнашуны тел белән белдерәбез. Бераздан кунакларның берсе хуҗага тагын әйткән:
  • Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын.
  • Эзоп,син тагын тел алып кайткансың,ләбаса.
  • Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән сугыш игълан итәбез.Чыннан да,юкка гына тел турында “Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел” димәгәннәр.

Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайткан.Салфетка астында тел ята икән.

Тел – халыкның,милләтнең иң әһәмиятле билгесе.Тел бетсә ул телнең иясе булган халык та,милләт югала.Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау,үстерү,аның сафлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.

Общая информация

Номер материала: ДВ-026837

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG