Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан проект эшләр тематикасы" проект эше.

"Укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан проект эшләр тематикасы" проект эше.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”







Проект эше



Тема: “Укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан проект эшләр тематикасы

( эш тәҗрибәсеннән чыгып).



Татар телен һәм әдәбияты укыту эчтәлегенә һәм методикасына( туган тел һәм дәүләт теле буларак) таләпләр” темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында




Башкардылар: Мифтахова Гөлия Дамир кызы,

Шәрифуллина Гөлия Әзгать кызы


Эш урыны: Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «3 нче гимназия»

муниципаль бюджет гомуми белем

бирү учреждениесе






Проек эше яклауга кертелде

Проект эшенең җитәкчесе: Мөхәрләмова Г.Н.

_________________” 2015 ел

Казан - 2015

Эчтәлек

  1. Кереш………………………………………………. 3бит



    1. Проектның актуальлеге……………………………. 3 бит



    1. Проектның максат һәм бурычлары......................... 4 бит





  1. Төп өлеш......................................................................5 бит



    1. Проект” төшенчәсе.................................................5 бит



    1. Проект нигезендә яткан принциплар…………… 6 бит



    1. Проект эшләр тематикасы...................................... 9 бит



    1. Проект эшләрен дәресләрдә куллану.................... 11 бит



  1. Йомгаклау.............................................................. 13 бит



  1. Кулланылган чыганаклар исемлеге..................... 14 бит

























Кереш

    1. Проектның актуальлеге

Бүгенге көн белем бирү системасы заман белән бергә атлый. Укытуда яңа технологияләр куллану хәзерге заман мәктәбенең таләпләренә туры килә. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә. Җәмгыятькә иҗади фикерли белүче, аралашучан, талантлы кешеләр сорала. Мәктәпләрдә шундый һәр яктан килгән шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итәр иде.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Педагогикада проектлар методы яңа күренеш түгел. Тарихка күз салсак, XX гасыр башында ук инде бу методның беренче элементлары укыту тәҗрибәсендә кулланыла башлый. Әлеге юнәлешне башлап җибәрүче С.Т. Шацкий була. Ләкин әлеге метод 1931 нче елда Россиядә тыела, Совет власте елларында үсеш ала алмый.

XX гасырның 20нче елларында әлеге метод Америка Кушма Штатларында килеп чыга һәм бу юнәлештә эшне Дж.Дьюи башлап җибәрә. Иң башта аны “проблемалар методы” дип атыйлар.

Соңгы вакытта әлеге методка дөньяның күп кенә илләрендә игътибар бирелә һәм актив кулланыла. 90 нчы елларда безнең илгә кире әйләнеп кайткан бу технология “21 нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган проектлар технологиясен һәм эзләнү – тикшеренү методын куллану уңай күренеш дип саныйбыз.


1.2 Проектның максат һәм бурычлары



Проектның максаты: Укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан проект эшләр тематикасы белән танышу, дәресләрдә проект эшләренең ролен һәм нәтиҗәлелеген билгеләү.

Проектның бурычлары:

  1. Проект” төшенчәсен ачыклау.



  1. Проект нигезендә яткан принципларны барлау.



  1. Проект эшләр тематикасы белән танышу.



  1. Проект дәресләр нигезендә үткәрелә торган дәрес төрләренә таянып, эшчәнлек алып баруны күзаллау.



























II.Төп өлеш

2.1 “Проект” төшенчәсе

Нәрсә соң ул проектлар методы? Ул нинди булса бер проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Проект сүзе өч мәгънәне аңлата:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;

2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

- тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

- иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

-мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

-предметара (берничә предметка нигезләнү).

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шушы методны куллану ничегрәк башкарыла соң? Билгеле булганча, рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә әлеге метод зур урын алып тора. Лексика һәм грамматикага өйрәнү аралашуга нигезләнә. Татар телен өйрәнүгә этәргеч ясаучы, активлык һәм иҗадилыкны үстерүче метод булып проектлаштыру методын атарга була. Проект укытучы тарафыннан махсус оештырыла, укучылар исә мөстәкыйль рәвештә эшлиләр һәм ахырда бер гамәли нәтиҗә ясала. Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урынны алып тора. Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшылап әзерләнүләрен, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында фикер алышуда катнашып, укытучы да тигез хокуклы яшьтәш, ярдәмчегә әйләнә. Проектларны гамәлгә ашыру укучыларга әйләнә- тирәдәге кешеләр белән бергә эшләргә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

2.2 Проект нигезендә яткан принциплар

Проект турында сөйләгәндә, аның нигезендә яткан принциплар турында әйтми мөмкин түгел.

  1. Төрлелек (вариативлык).

Дәрестә эш парларда, группаларда һәм индивидуаль башкарылырга мөмкин. Текстларга килгәндә, диалог та, таблицалар да, хатлар да була ала. Тема һәм күнегүләрнең вариантлары булу бик мөһим.

  1. Проблемаларны чишү.

Белгәнебезчә, проблема ул укучыны уйларга мәҗбүр итә. Ә уйлау аша алар өйрәнәләр. Проектлаштыру укучыларның шәхси сыйфатларын үстерә. Алар үзләрендә җаваплылык хисе тоялар, коллективта эшләргә һәм эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализларга өйрәнәләр.

  1. Шәхси фактор.

Проект эше вакытында укучыларга уйларга һәм үз тормышлары, кызык -сынулары турында сөйләргә күп мөмкилекләр бирелә.

  1. Биремнәрнең куелышы.

Укучыларга көчләре җитмәслек биремнәр тәкъдим итәргә ярамый. Биремнәр укучыларның белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш.

Татар теле дәресләрендә проект методын куллану төрле яклап белемле, мәгълүматлы булуны, укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Чөнки куелган проблеманы чишү юлларын эзләгәндә һәрьяклы ярдәм кирәк була.

Һәр проект билгеле бер тема белән билгеләнә һәм берничә дәрес барышында тормышка ашырыла. Укучылар бу эшне башкарганда төрле чыганаклар кулланып эшлиләр. Мәсәлән, рәсемнәр, диаграммалар, картиналар, схемалар һәм башкалар. Проект методын куллану дәрестә берничә төрле максатка ирешергә ярдәм итә: балаларның сүзлек запасы киңәя, өйрәнелгән лексик-грамматик материал ныгытыла, бәйрәм атмосферасын тудыра.

Проект эшчәнлегенең уңай яклары нәрсәдә чагыла соң? Беренчедән, укучылар сайлап алынган тема өстендә мөстәкыйль рәвештә кызыксынып эшлиләр. Икенчедән, сайлап алынган эш төрләрен мавыгып, канәгатьлек хисе белән башкаралар. Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора.

Педагог эшчәнлеге нәрсәләрдән гыйбарәт соң?

Ул:

-укучыларның эшләре белән идарә итә;

-планлаштыру һәм үтәлешне күздә тота;

-кирәк булса, тиешле төзәтмәләр кертә;

-эшне үтәүдә гомуми юнәлеш бирә;

-шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итә.

Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.
1. Әзерлек этабы:
- тема сайлау;

- максат, бурычлары аңлату,юнәлешен билгеләү;
- күләмен билгеләү;

- эшне үтәү вакытын билгеләү
- укытучы белән бергә эш планы төзү;
- укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.
2. Проектны төзү этабы:
- план буенча эш башкару;
- чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.
3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).
4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).
Проектта катнашучылар эшне төрлечә бүленеп башкарырга мөмкиннәр:

- группалап;

- парлап ;

- ялгыз (индивидуаль) .

Бу вакытта укучыларның теләкләре, мәнфәгатьләре искә алына. Группаларга бүлгәндә, шулай ук төрле өлгерештәге, төрле җенестәге укучыларны аралаштыру күздә тотыла.

Үткәрелү вакытына карап, проект дәресләрнең дәвамлылыгы түбәндәгечә:

-кыска вакытлы;

-уртача вакытлы;

-озак вакытлы.

Кыска вакытлы проектлар берничә дәресне үз эченә ала. Анда катлаулы булмаган проблемалар чишелә. Уртача вакытлы проектлар бер-ике айны, озак вакытлылыр ярты елдан алып бер елга кадәр вакытны үз эченә алырга мөмкин.

Проектта укучылар мөстәкыйль эшлиләр дип әйтсәк тә , бу эш укытучы җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Проектның темасын укытучы әйтә, шул ук вакытта укучыларның фикерләре, алар тәкъдим иткән темалар да тыңлана. Тема билгеләнгәннән соң максат ачыклана, эш планы төзелә. Ә гомумиләштерү этабында укучылар плана каралган материалларны бергәләп эшлиләр.

Иң кызыклы этап - ул проектны яклау. Проект сыйныф укучылары алдында яклана, үзенчәлекле яклар күрсәтелә, уңай һәм кимчелекле яклар билгеләнә. Ахырда рефлексия ясала.







2.3 Проект эшләр тематикасы

Безнең фикеребезчә, проект дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук үткәрә башларга кирәк. Әлбәттә, 1-2 нче сыйныф укучылары, яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, проект эшчәнлеген тулысынча башкара алмыйлар. Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү уен формасында алып барыла. Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була. 1-2 нче сыйныфлар проект дәресләрне үти алмасалар да, бу әле мини-проектлар үткәреп булмый дигән сүз түгел. Моның өчен укытучы билгеле бер алгоритм бирә ,ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр. Башлангыч сыйныфларда шундыйрак темалар тәкъдим итәргә була:

- “Ел фасыллары”

- “Охшаш авазлар”

- “Минем гаиләм”

- “Көндәлек режим” һ.б.

Эшләренең нәтиҗәсе күп очракта рәсемнәр була. Алар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырырга тырышалар, кыска җөмләләр яки сүзләр ярдәмендә аңлатма кертәләр. Иң яратып башкарган эш формалары- коллажлар төзү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану зур әһәмияткә ия. Чөнки укучылар татар телендә генә аралашырга тырышалар, төрле яклы фикер йөртергә өйрәнәләр, эзләнү вакытында төрле кызыклы мәгълүматларга юлыгалар, шуны башкаларга җиткерергә ашыгалар .

Үз эшчәнлегебездә бу методны урта сыйныфларда еш кулланабыз. Рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә әлеге методны уңышлы дип саныйбыз.

Проект методын беренче тапкыр кулланганда, бездә икеләнү хисе көчле иде. ”Мондый дәрес барлык укучыларга да ошармы? Куелган проблемалар алдында югалып калмаслармы? Үзләре генә мөстәкыйль рәвештә эшли алырлармы? Нәтиҗәсе ничегрәк килеп чыгар? “ - дигән сораулар борчыды. Шуларны уйлап, без җиңелрәк проблемалар, гадирәк темалар сайларга тырыштык. Эшне башлап җибәргәндә үк инде, укучыларның күзләрендә очкыннар кабынды. Проектның этаплары аңлатылу белән алар кызыксынып эшкә тотындылар. Иң гаҗәпләндергәне шул булды, беренче тапкыр эшләгәндә алар төркемнәргә дә, парларга да бүленмәделәр. Һәр кеше аерым эш башкарды. Проект эшләренең нәтиҗәсе презентацияләр, альбом, иншалар формасында булды. Шуннан соң узган проект дәресләр бик теләп кабул ителде, укучылар парларда да, төркемләп тә проект эшләрен башкардылар.

Укытуда проектлаштыру уку процессының сыйфатын үстерүгә ярдәм итә. Укучылар мәгълүмат алу өчен өстәмә чыганаклар эзлиләр, табылган материалны анализлыйлар, төп һәм кызыклы булганнарын аерып чыгаралар,сүзлекләр белән эшлиләр, тәкъдим итү формасын сайлыйлар. Хәзерге заман укучылары бигрәк тә заманча технологияләр кулланып эшләргә яраталар, шуның өчен презентациягә өстенлек бирәләр.

Үз эшебездә укучыларга кызыклы булган темалар сайларга, милли төбәк компонентына күбрәк игътибар бирергә тырышабыз. Бу алар күңелендә туган яклары белән горурлану хисләре уята, яңа мәгълүмат белән танышырга ярдәм итә. Проект дәресләр өчен кызыклы булган бик күп темалар тәкъдим итәргә була:

- “Минем шәһәрем”

- “Шәһәремнең истәлекле урыннары”

- “Безнең як әдипләре”

- “Китапка ничә яшь?”

- “Минем гаиләм”

- “Дуслар белән күңелле”

- “ Без спорт яратабыз”

- “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”

- “Светофор – минем дустым”

- “Табигать белән бергә”

- “Батырларны барлар чак”

- “Югары уку йортлары”

- “Минем нәселем” Һ.б.


2.4. Проект эшләрен дәресләрдә куллану.

6 сыйныфта укытуыбызны күздә тотып уку елы башында проект эшләре тематикасын төзедек. Алдыбызга куелган максатларыбызга ирешү һәм укучыларны проек эшенә җәлеп итә алуыбызның төп сәбәбе – кызыклы тема сайлау дип уйлыйбыз. Эш тәҗрибәбезән чыгып, 6 сыйныф укучылары белән эшләнгән проект эшен тәгъдим итәбез.

Китапка ничә яшь?” проекты.

6 нчы сыйныфлар белән үткәрелгән әлеге проект укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен оештыруны, эзләнү барышында төрле чыганакларга таянып эшләүләрен күз алдында тота.

Проектның максаты: китапка кызыксыну уяту,хөрмәт тәрбияләү, китап укуның кирәклеген тоярга өйрәтү.

Проектның бурычлары:

1. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләүдә белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, мәгълүматны анализлау,төп фикерне билгеләү,нәтиҗәләр ясау.

2. Укучыларның үз фикерләрен телдән һәм язмача дөрес итеп чагылдырырга өйрәтү.

3. Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Укучыларның китап турында күзаллауларын киңәйтү.

Проблемалы сорау кую: Китапның яше бармы?

Проект эшенең планы:

1. Китапның килеп чыгышы.

2. Нинди китаплар бар?

3. Иң зур, иң кечкенә китап.

4. Бүгенгесе көндә укучылар өчен кулай китап нинди?

Эшнең нәтиҗәсе : презентация.

Укучылар әлеге эшне төркемнәргә бүленеп башкардылар. ”Китапның яше бармы?” дигән сорауга алар иң башта төрлечә җавап биреп карадылар. Аннан соң аларның кызыксынулары көчәйде һәм чынлыкта китапка ничә яшь булуын ачыкларга булдылар. Проект эшенең этаплары аңлатылды һәм планы төзелде. Әйтергә кирәк, проектның темасы алар өчен кызыклы булды. Һәр тапкан мәгълүматны алар төркемнәрдә анализлап бардылар. Проект эшендә аларга дүрт пункттан торган план тәкъдим ителгән иде. Эш барышында укучылар планны киңәйттеләр һәм аңа тагын китапка багышланган шигырьләр дә керттеләр. Материал җыйганда интернетка гына түгел, ә тарих китапларына, әдәби китапларга да мөрәҗәгать иттеләр. Милли төбәк компоненты да игътибарсыз калмады, Болгардагы Коръән китабының шактый зур һәм авыр булуын ассызыкладылар.

Ахырда һәр төркем үз эше буенча чыгыш ясады. Тема бер үк булса да, эшләнеше һәм мәгълүматның бирелеше һәр төркемдә аерынкы булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган бар сорауга җавап таптылар. Китапның дус һәм киңәшче булуына басым ясадылар. Шулай ук сөйләм телләре дә баеды. Күп кенә табылган материал тәрҗемә эше белән ныгытылып барды.

Димәк, проект эшчәнлеге укучы белән укытучы, укучы белән укучыларның үзара тыгыз мөнәсәбәтенә һәм шул ук вакытта укучыларның мөстәкыйльлегенә нигезләнә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану- укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа, фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Үзебезнең алдагы эшчәнлегебездә әлеге методны куллануны бик тә кирәк дип саныйбыз. Төрле технологияләр, методлар кулланып эшләү бүгенге көн мәктәпләрендә телне өйрәнү өчен кызыксыну уятуга төп этәргеч булып тора.

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын куллана белү.


III. Йомгаклау

Проект һәм фәнни тикшеренү нигезендә эшләп, укучылар тирән белем һәм күнекмә алалар.

Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- коллективта да мөстәкыйль эшли  алу;

- эшне бүлешкәндә бирелгән вазифаларны үти белү;

- йөкләгән эшкә җаваплы карау;

- аралашу;

- тупланган тәҗрибәне өйрәнү;

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль.Укучыларда татар теле һәм әдәбияты буенча яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.















  1. Кулланылган әдәбият

    1. Вәлиева Ф. С. Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000.-475 б.

    2. Исмәгыйлова С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. “Мәгариф” журналы, 2011 №12, -3 б. 96 б.

    3. Мөхәммәтҗанова Ф. Г. Вәлиева Т. Г. Дифференияләштерел гән укыту проблемалары.-Алабуга, 1999.-134 б.

    4. Рахимов А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность Лаборатории творческого развития. – Уфа, 2004.

    5. Сәмигуллин Г. Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә.-Яр Чаллы, 2006.-94 б Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика. –Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 542 б.

    6. Хайдарова Р. З. Научно – педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. –г. Набережные Челны, 2006.- 197 с.

    7. Харисов Ф. Ф. Харисова Ч. М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан, 2006.-183 б.

    8. Хәбибуллина З. Н. Миңнуллина Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез.-Казан, 2002. -190 б.

    9. Эльконин Д.Б, Занков Л.В. Проблемы развивающего обучения Москва, 1986.









15

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров738
Номер материала ДБ-312426
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх