Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Бәйрәм кичәсенең сценариесе "Әлифба бәйрәме", презентациясе, кулланылган музыкаль әсәрләр.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Бәйрәм кичәсенең сценариесе "Әлифба бәйрәме", презентациясе, кулланылган музыкаль әсәрләр.

библиотека
материалов

Әлифба бәйрәме.

Укытучы: Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә,

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

Бәйрәм бүген” җыры

Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын!

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.


Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең “Әлифба” бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.



Укытучы: Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Бүген зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» диләр. Булдырдыгыз. Бүген безнең сыйныфтагы ике егетебез дә укый, яза, саный белә.

Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.

Хөрмәтле әниләр! Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Бәйрәм котлы булсын! Рәхмәт сезгә.

(Укучылар үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә тапшыралар)


Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.

Укучылар Әлифба сүзен төзиләр

Ә хәрефе.

“Әни” диеп телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыгыз соң дәфтәренә,

“Ә” хәрефен язмаган?!

Л хәрефе.

Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик татлыдыр,

Дигән идем мин аны.

И хәрефе.

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Ф хәрефе.

Бу хәрефнең теше шешкән,

Ике ягы бүлтәйгән.

Фил чыга урман эченнән,

Ул бүрәнә күтәргән.

Б хәрефе.

Утынны яра Булат

Җепне дә суза Булат

Бүрәнәләр тезә-тезә

Йортлар да сала Булат

А хәрфе.

А хәрефе алмада,

А хәрефе агачта

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Бергә:

Һәммәсенең үз урыны

Барысы да кирәкле

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте


Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”


Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.


Бишкә бишне кушарга,

Хәрефтән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.


Өтер белән ноктаны,

Кайчан кайда куярга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә.

Дуслык кадрен белергә,

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә,

мәктәпләрдә


Убырлы: Укучылар сез бик тырыш, белемле икәнсез. Мин бик шат. Менә бәйрәмегезнең төт герое үзе да сезнең яныгызга килгән.

Әлифба: Исәнмесез минем нәни дусларым.

Мин бүген зур бәйрәмегезгә килдем.

Укытучы: Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.


Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы, кызыклы, күңелле!

Әлифба тормышта беренче баскычым,

Син белем дөньясын ачучы ачкычым.

Өйрәттең әлифба Ватанны сөяргә,

Рөхсәт ит зур рәхмәт, мең рәхмәт дияргә.

Җыр:”Әлифба”

1. И,Әлифбам,син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле,син туган телемнең

Алтын ачкычы.


2. И, Әлифбам,син кулымда

Балкыйсың нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә

Илтүче ак юл булып


3. И,Әлифбам,син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.




Әлифба: Дусларым, минем дә сезне сынап карыйсым килә. Мин Әлифбадан бергәләп өйрәнгән шигырне башлыйм, сез дәвам итегез.


Матур җәй җиткәч,

Көннәр җылыткач,

(Кырга чыгарбыз,

Җиләк җыярбыз.)


Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

(Зарядка ясарга диеп,

Бер урынга килгәннәр.)

Арга килә, су сала.

Торна килә, ит сала.

Песнәк (килә, пешерә.

Чыпчык килә, тикшерә.

Әдип ашап бетерә.

Кап та коп!)



Әлифба: Ә бу шигырьләремне кайсы хәрефне өйрәнгәрдә укыдык:


1.Күлдә балык, бакалар

Баталар да калкалар.

Әнә бара бер бака,

Баткакка бата-бата.

-Бака-ка-ка,

Бака-ка! (Б бите)

2. Тугайдан сыер кайта.

Ә чиста чиләк кайда?

Мәйсәрә син сау әйдә:

Май, каймак кирәк чәйгә. (Й бите)

3.Тал-тирәкләр арасыннан

Карны ярып чыж да чыж,

Карасана, бара чана,

Оча чана выж да выж! (Ж бите)



Әлифба: Рәхмәт укучылар, бик тырышлар икәнсез.


Без көлдек, тә еладык та

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек

Сүзләр яздык, сөендек.


Бәхетле мин,Әлифбам

Ана телен өйрәндем.

Үстем инде,Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.


Җыр “Китап”

  1. Бар минем дускаем,

Иң якын седәшем.

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем

  1. Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре

  1. Күргәнен, белгәнен

Барсын да аңлата.

Көлдерә, җырлата,

Уйната, юата.




Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме. Убырлы миңа “мин Суыксу мәктәбендә «Әлифба» бәйрәменә барам”- дигәч, ышанмаган идем. И, монда икән. Кая, мин дә барып хәлләрен белеп килим әле дидем. Сез мине таныдыңызмы соң? Мин нинди әкияттән соң?

Укучылар: Шүрәле

Шүрәле: Мин дә сезне сынап карарга уйладым әле. Мин сезгә шигырь –табышмаклар алып килдем. Шуларны матур итеп укып күрсәтегез һәм җавабын да әйтегез.


1.Армый –талмый,

Ат артыннан калмый.


2.Биш олан, биш чолан

Чолан саен бер олан


3.Йөзә,йөри,йөгерә

Чума,оча да белә.


4.Канаты бар, йоны юк

Үзе бара юлы юк.


Шүрәле: Молодцы балалар. Минем тагын бер кечкенә генә биремем бар. Менә монда җөмләләр буталган. Шуларны дөресләргә кирәк.

(Конфертта сүзләр. Шул сүзләрдән җөмлә төзергә кирәк.)


Шүрәле: Булдырдыгыз балалар.

(Җырлый-җырлый Кызыл Калфак керә.)

Если долго, долго, долго,
Если долго по дорожке,
Если долго по тропинке
Топать, ехать и бежать,
То, пожалуй, то, конечно,
То, наверно, верно, верно,
То, возможно, можно, можно,
Можно в Африку прийти.
А в Африке реки вот такой ширины,
А в Африке горы вот такой вышины,
Ах, крокодилы, бегемоты,
Ах, обезьяны, кашалоты,
Ах, и зеленый попугай!

И как только, только, только,
И как только на, дорожке
И как только на тропинке
Встречу я кого-нибудь,
То тому, кого я встречу,-
Даже зверю,- верю, верю,-
Не забуду,- буду, буду,
Буду "здрасьте" говорить.
Ах, здравствуйте реки вот такой ширины,
А здравствуйте горы вот такой вышины,
Ах, крокодилы, бегемоты,
Ах, обезьяны, кашалоты,
Ах, и зеленый попугай!

Но, конечно, но, конечно,
Если ты такой ленивый,
Если ты такой пугливый,
Сиди дома, не гуляй.
Ни к чему тебе дороги,
Косогоры, горы, горы,
Буераки, реки, раки.
Руки, ноги береги!
Зачем тебе море вот такой ширины,

Зачем тебе небо вот такой вышины,
Ах, крокодилы, бегемоты,
Ах, обезьяны, кашалоты,
Ах, и зеленый попугай?!


Кызыл калфак керә: -Здравствуйте, дети!

- Здравствуйте, Красная шапочка!

- Откуда вы меня знаете?

- А вы знаете, куда я иду?

Красная шапочка

Песенку поет.

Красная шапочка

К бабушке идет.

Кызыл калфак: А я вам принесла вопросы.

Укытучы: Ребята, давайте ответим на вопросы Красной шапочки.

-Как тебя зовут?

-В каком классе ты учишься?

-Как называется наша деревня?

-Назови школьные принадлежности.

-Что вы делаете на уроке.

1. На уроке я читаю,

И русую, и считаю,

Руку тихо поднимаю,

Если спросят, отвечаю.

  1. На уроке я сижу,

Я читаю и пишу.

Я считаю: раз и два,

Я пою, учу слова.

Кызыл калфак: Молодцы ребятки. Вы мне очень понравились, хорошо знаете русский язык.

Укытучы: Красная шапочка принесла с собой задачи и по математике. Давайте теперь отправимся на урок математики.

Математическая игра (Рабочий стол)


Укытучы: Ә хәзер , әйдәгез ял итеп алабыз.

Артык калыш уенын уйнау.(5 урындык куеп 2 тапкыр уйнала)





Укытучы: Бик яхшы, балалар, сез барлык сынауларны да уңышлы гына үттегез, сезгә һәрчак ярдәмгә ӘЛИФБА килде. Ул барында безгә бик күңелле булды, ләкин безгә ӘЛИФБА белән саубуллашыр вакыт та килеп җитте.

Әлифба: Мин китәм, хушыгыз,

Ямансу калмагыз.

Тырышып укыгыз,

Икеле алмагыз

Гел бишкә укыгыз!

Укучы: Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам


Укучы: Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен

Балалар: Рәхмәт сиңа, Әлифбам

Хәзер мин укый беләм!

Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен керергә ачып

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч

Һәрбер укучы бик күп укысын

Китап иң якын дустыгыз булсын.

Нәни дусларым шуны белегез

Фәкать Әлифба белемгә нигез.

Минем белән алмашка

Ике дәреслек килер.

Дуслашыгыз, балалар,

Күп итеп җимеш бирер.


Кадерле дусларым! Мин инде сезнең белән саубуллашам.

Алга таба да тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз.

Балалар: Сау бул, Әлифба. Хуш, Әлифба.



Укытучы: Әйе,балалар,дөрес.Хәзер сез укый да яза да беләсез. Ләкин сезнең тагын бер биремегез калды. Бирелгән хәрефләрнең урыннары буталган. Ә хәрефләрне дөрес итеп тезеп укысаң безгә Әлифба урынына киләчәк китап исеме килеп чыгар(балалар туган тел сузен дөрес итеп тезәләр). Ягез бергәләп әйтик әле


Туган тел- иң татлы тел

Туган тел- иң тәмле тел

Тәмле дип телең йотма

Туган телне онытма!

(Туган тел белән татар теле керә)

Туган тел: Мин туган тел буламын.

Татар теле: Мин татар теле булам.

Туган тел: Көн дә бергә йөрербез.

Татар теле: Бик күп белем бирербез.

Туган тел: Мине укып сөйләрсең.

Татар теле: Мине язып көйләрсең.

Туган тел: Минем белән сөйләшеп.

Татар теле: Минем белән серләшеп.

Туган тел: Бик күп юллар үтәрсең.

Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.


Нигә безгә куанмаска

Без бит инде зур үстек

Әлифбаны тәмамлап

Туган телгә күчтек.


Туган тел Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел – иң әйбәт шигырь

Туган тел – иң әйбәт җыр

Туган тел – иң әйбәт китап

Туган тел – иң якын тел.


ҖырТуган тел

(ишектән атылып- бәрелеп бер малай йөгереп керә).

Малай: Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

( Укытучы да, балалалар да аптырап кала.)

Укытучы: Абау, кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып- бәрелеп килеп крде дә, әллә нинди ямьсез сүзләр белән сөйли башлады???

( малай әле кызларның чәчен тарта, әле малайларның аркасына төртеп борчып йөри).

Укытучы: Нишлисең син, малай? Кем син? Башлангыч сыйныф укучысыдыр бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр әле?

Малай: Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам да өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча.

Укытучы: Абау, кем соң син, малай, ә? Безнең балаларны эшәкелеккә өйрәтеп йөрисең бит.

Малай: Танымыйсызмы? (көлә) Белмәсәгез, белегез. (Кофтасын салып ыргыта, анда “2” ле дигән язу чыга) “2” ле билгесе булам мин.Сезнең классыгызда бөтенләйгә калырга дип килдем.

Укытучы: (малайның кофтасын алып бирә) Ә менә ни өчен шундый тәртипсез, таркау икән ул.ишек шакып керәсен дә белми, исәнләшә дә белмәде, балаларны кыерсытты, өй эшләрен эшләмәскә өйрәтеп маташты. Бары тик “ 2” легә укучы гына эшли ала бу эшләрне.Балалар, безнең арабызда андый бала бармы соң?

Балалар: Юк, Юк.

Укытучы: Дөрес балалар, безнең класста андый укучы юк.” 2 “ ле алырга язмасын.Димәк, “ 2” ле без сине кабул итмибез. Син безгә кирәк түгел. Бар, кит.

(“ 2” лене этеп- төртеп чыгарып җибәрәләр)

(йөгереп “ 3” ле килеп керә дә ,ишек төбендә тукталып кала.)

3” ле: Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын.Нинди бәйрәм сездә?

Укытучы: Бездә Әлифба бәйрәме, “3” ле. әле син тагын бер әйберне оныттың, исеңә төшер әле.

3” ле: Нәрсәне? Ә-Ә-Ә, гафу итегез. Исәнмесез!

Балалар: Исәнме “ 3” ле, исәнме.

3” ле: Мине сезгә билгеләр патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең класста калырга куштылар.

Укытучы: “ 3” лене? Безнең класста алып калыргамы? Ишекне шакып керегә дә онытып җибәрдең, исәнмесезне дә мин әйткәч кенә исеңә төшердең.Хәтерең начар бит синең”3” ле.Балалар ни дияр икән соң? Балалар нишлибез? Калсынмы “ 3” ле?

Балалар: Юк,алып калмыйбыз.Безгә “ 3” ле кирәк түгел.

Укытучы: Кирәк түгел дип дөрес әйтәсез , укучылар. Шулай да “3 “ ле артык тәртипсез күрсәтмәде бит үзен. Аның хәленә кереп кенә булса да, алып карыйкмы әллә? Кунактан кайткан вакытларыгызда, юри генә баш авыртып киткәндә, бик озак урамда уйнап йөреп дәрес хәзерли алмыйча йоклап киткән вакытларыгызда, сирәк- мирәк кенә, бәлки кирәге чыгып куяр?

Балалар: (теләр- теләмәс кенә) Ярар алайса, калып карасын инде. “3” легә урын тәкъдим итәләр.

( Ишек шакыган тавыш килә)

Укытучы: Кем бар анда керегез.

4” ле. Исәнмесез!

Балалар: Исәнме “4” ле, исәнме.Әйдә рәхим ит.

4” ле: Әлифба бәйрәме үткәрәсезме әллә? I сыйныфларны Әлифбаны өйрәнеп беткәннәр дип ишеткән идем.

Укытучы: Әйе шул,”4” ле Әлифба бәйрәме шул бездә. Әйдә син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит.

4”ле: Мин үзем дә сезнең класста калырмын дип килгән идем .Кабул итәрсезме соң мине? Сирәк- мирәк кенә оныткалап җибәрәм инде мин.

Укытучы: Балалар нишлибез,алып калабызмы “4” лене? Үзен яхшы яктан гына күрсәтте бит.

Балалар: Алып калабыз. (“4” легә урын тәкъдим итәләр.)

Укытучы: Балалар сез тагын кемнедер көтәсез ахрысы? Кемне көтәсез?

Балалар: “5” лене.

Укытучы: Укучылар әгәр сез мин биргән сорауларга дөрес җавап бирәсез икән, “5”ле дә безнең бәйрәмгә килеп җитәчәк. Ә сорауларга җавапларны Әлифбаны яхшы үзләштергәннәр генә бирә алачак. Сынатмассызмы укучылар, әлифбаны яхшы үзләштергәнегезне әти-әниләрегез, укытучылар алдында күрсәтә алырсызмы?

Сынатмабыз укучылар бер вакытта да сынатмыйлар. Хәзер сорауларны игътибар белән тыңлагыз.

  1. Алфавитта ничә хәреф бар?

  2. Нинди тавышсыз хәрефләрне беләсез?

  3. Татар алфавитында гына булган хәрефләр?

  4. Ни өчен ң хәрефенең баш хәрефе юк?


( Ишек шакыган тавыш килә)

Укытучы: Кем бар анда керегез.

5” ле. Исәнмесез!

Балалар: Исәнме “5” ле, исәнме. Әйдә рәхим ит.

5” ле: Әлифба бәйрәме үткәрәсез икән. Күрәм, Әлифбаны яхшы үзләштергәнсез.

Укытучы: Әйе шул,”5” ле Әлифба бәйрәме шул бездә. Безнең укучылар Әлифбаны яхшы үзләштергәннәр. Әйдә син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит.

5”ле: Мин үзем дә сезнең класста калырмын дип килгән идем. Мин бары тик тырышларны гына яратам..

Укытучы: Балалар нишлибез, алып калабызмы “5” лене? Ул безнең янда гына торсын өчен үзебезне яхшы яктан гына күрсәтергә, бик нык тырышып укырга тиешбез.

Балалар: Алып калабыз. Без бик тырышырбыз.

Тырыш булырга,

Ялкауланмаска

Артта калмаска

Әйдәп барырга

5” кә укырга!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез.


Җыр “Мин үсәм”.


Мин үсәм, үсәм, үсәм,

Кояш нурын яратам.

Кояш та мине сөя

Юлларыма гәл сибә.


Мин барам, барам, барам,

Мәктәптә белем алам.

Мәктәбем мине сөя,

Кояштай якты күрә.


Мин җырлыйм, җырлыйм,

җырлыйм,

Туган телемне зурлыйм.

Туган җиремне зурлыйм,

Туган телемне зурлыйм.





Әти- әниләрнең , мәктәп администрациясе һәм 2-4 сыйныф укучыларының котлаулары.

Ахырдан бергәләп чәй эчү.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Бу Әлифба бәйрәме сценариесен укучылар саны аз булган мәктәпләр өчен тәкъим итәм. Кичәдә барлык башлангыч сыйныфта укучы балалар катнаша. Алар кичәне үткәргәндә зур ярдәмчеләр. Алар беренчеләр өчен күчтәнәчкә кул эшләнмәләре һәм берәр чыгыш бүләк итәләр. Бу укучылар арасында үзара дуслыкны тагын да ныгыта.

Автор
Дата добавления 20.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров178
Номер материала ДВ-275022
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх