Инфоурок Другое СтатьиУкучыларда иҗади сәләт үстерү

Укучыларда иҗади сәләт үстерү

Скачать материал

 

Укучыларда иҗади сәләт үстерү

Г.И. Рахматуллова ,

 татар теле һәм   әдәбияты  укытучысы

МБГБУ  Яшел Үзән районы

Осиново бистәсе

 “В.В.Карпов исемендәге лицей»

 

Кошлар тумый канатсыз,

                                                                  Кеше тумый талантсыз.

Татар халык мәкале

 

    Һәр кешедә нинди дә булса сәләт булмый калмый. Тик аны ачыклый гына белергә кирәк.

    Нәрсә соң ул сәләт?

   Сәләт  - ул кешенең эшчәнлек таләпләренә җавап бирүче һәм шул эшчәнлекнең уңышлы үтәлешенең шарты булып торучы индивидуаль психологик үзенчәлеге.

Димәк, сәләт – индивидуаль, ягъни бер кешене икенчесеннән аерып торучы психологик үзенчәлек.

      Күпләр сәләтле кешеләргә һәр нәрсә дә җиңел бирелә дип карыйлар, ләкин бу дөрес түгел. Сәләтне үстерү өчен дәвамлы өйрәнү, тырышлык һәм күп хезмәт куярга кирәк.

  Һәр бала – иҗади шәхес. Кечкенә чагында  балалар фантазия элементларын, көтелмәгән чагыштыруларны, гадәти булмаган фараз итүләрне еш кулланалар. Балалык елларында яшь үзенчәлекләре белән иҗат чаткылары күренә башлый. Кайвакыт алар файдаланылмый һәм юкка чыга.

     Иҗади шәхес башкалардан үзенең әхлаклы,кешелекле,хисле һәм ихтыярлы булуы белән аерылып тора.

     Әдәбият укытучылары алдына әхлаклы, тәрбияле ,белемле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Һәр балада  кечкенә чакта ук кызыксынучанлык, җанлылык, эчкерсезлек кебек сыйфатлар була. Шуларны үстерергә генә кирәк.

    Һәр баладан шагыйрь ясап булмый, диләр. Шуны истә тотып, мин дәрестә иҗади сәләтләре ачыла барган балалар белән  аерым индивидуаль эш алып барам.

    Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?

    Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җавап табалар. Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

       Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

      Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия.

     Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

     Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп  катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

    Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре, һ.б.

Татар теле дәресләрендә эш алымнары күп төрле. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа,  көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

  Гомумән, югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да миңа укучыларны иҗади актив шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Аларның уңышлары, исә мине дә иҗатка илһамландыра.

 

 

Кулланылган әдәбият

1.     Фән һәм мәктәп,№ 3-4,2001.

2.     Низамов А.М. Милли мәктәп тәрбия нигезләре. –Казан:”Мәгариф” нәшр.,2005

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Укучыларда иҗади сәләт үстерү"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по охране окружающей среды

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 225 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.06.2016 846
    • DOCX 20.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рахматуллова Гульгена Иршатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 20126
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Мини-курс

Институциональные основы современного инвестирования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология и профессиональное развитие

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе