Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Статьи"Укучыларда коммуникатив мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру" эш тәҗрибәсеннән

"Укучыларда коммуникатив мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру" эш тәҗрибәсеннән

Укучыларда коммуникатив мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыруhello_html_m48119558.jpg


Габдрафикова А.И Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

МБГБУ "Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе" нең 1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Бүгенге көндә галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив мәгълүмати-аналитиккомпетенция төп методларның берсе булып тора. Хәзер телгә өйрәтүнең төп максаты итеп укучыларда коммуникатив компетенция, ягъни аралашу осталыгы булдыру билгеләнә. Аралашу осталыгына ия булу өчен, укучылар белемнәрне гамәли үзләштерергә, халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен һәм сөйләм этикеты үрнәкләрен истә тотып, телдән яки язмача аралаша белергә, сөйләмне логик яктан эзлекле итеп оештыра алырга, әңгәмә барышында тел “кытлыгын” җиңеп чыгарга, мәгълүматны сәнгатле итеп бирә белергә тиешләр. Аралашу осталыгына ия булу өчен, халыкның миллли казанышларын, тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен дә белергә тиешләр.Чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә аралашуга өйрәнү беренче урында тора. Әдәбият дәресләрендә этнокультур компонентлар кулланып эшләү дә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүгә зур этәргеч булып тора.
Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен төрле эш алымары кулланырга мөмкин. Мәсәлән, шундый эш төрләреннән мәктәп практикасында гаять зур популярлык казанганнары- кичәләр. Эшнең бу төрендә укучыларны сан ягыннан да күбрәк катнаштыра алу мөмкинлеге бар. Иреклелек һәм активлылыкның чиге юк. Кызыклы ярышлар, конкурслар, бай эчтәлекле чыгышлар белән укучыларны җәлеп итүне максат итеп куйдым. Кичәләрнең укучыларга тәрбияви йогынтысы да, белем бирү һәм укучыларның сәләтен төрле яктан ачу мөмкинлекләре дә зур.

Шуңа да кичәләрне төрле темаларга үткәрәм . Мәсәлән, эш процессында милли үзаң, милли рух тәрбияләү, туган якны, аның кешеләре белән ныклап танышу, әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү, туган тел байлыкларын барлау,аңа карата ярату хисләре тәрбияләү кебек максатларны тормышка ашырырга була. Халкыбызның авыз иҗаты күп төрле. “Табышмак әйтәм- җавап тап”, “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр”, “Мәкальләрдә- халкым зирәклеге” исеме астында уткәрелгән кичәләр укучыларымда намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, җаваплылык, тыйнаклык кебек уңай сыйфатлар формалаштыруда, аң-белем бирүдә, халкыбызның зирәклегенә, тапкырлыгына тагын бер кат ышануга зур этәргеч бирде дип уйлыйм мин. Мондый кичәләрне һәрдаим үткәрергә тырышам. Шулай ук “Әдәп төбе - матур гадәт”, “Хәтер йорты”, “Татар сөлгесе - күңел көзгесе”, “Дуслык бит ул - тормыш үзәге”, “Озын толым” темаларына үткәрелгән кичәләр укучыларымны рухи яктан гына баетып калмады, татар халкының гореф-гадәтләре, алардагы иң күркәм сыйфатлар белән таныштырды, милли хисләр культурасы тәрбияләүдә дә булышлык итте. Һәрбер үткәрелгән кичәләр укучыларның сөйләм дәрәҗәсен үстерүгә, сөйләмдәге кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә дип уйлыйм. Шуңа күрә күренекле язучы, композиторларның, сәнгать эшлеклеләренең туган көннәрен билгеләп үткәндә, әдәби кичәләрне, шигырь уку кичәләрен кызыклы һәм үтемле итеп оештырырга тырышам. Укучыларым бик теләп куренекле язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәләр, аларның иҗатын яктырткан презентацияләр әзерлиләр. Шулай ук КВН, Тамчы-шоу кебек уеннарда да бик актив катнашалар.

Укучыларныңкоммуникатив мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру һәм уку культураларын камилләштерүдә туган тел атналыклары үткәрүнең дә роле зур.

Атналыкларга алдан план төзибез, әзерлек чаралары күрәбез. ( “Теле барның-иле бар”, “Җандай газиз туган телем” шигаре астында стенгазеталар чыгарылды; “Иң матур тел- туган тел” (1-4 класслар).“Әле дә шул тел белән укыйм , язам һәм сөйләшәм” (5-8 класслар).“Тел –тарихи ядкәр” (9-11 класслар) дигән темага әңгәмәләр уздырылды; Туган телгә багышланган иң матур инша конкурсы үткәрелде. Атналык“Туган телем-иркә гөлем” исеме астында әдәби –музыкаль кичә белән тәмамланды. )

Атна азагында нәтиҗәләр ясыйбыз, уңышлар, җитешсезлекләрне билгелибез, актив укучыларга, җиңүчеләргә грамота-дипломнар, бүләкләр тапшырабыз. Атналыкта мәктәбебез шагыйрьләренә һәм рәссамнарына үз көчләрен җиң сызганып сынап алырга мөмкинлек тудырам. Чөнки укучыларым арасында каләм тибрәтүчеләр дә, менә дигән итеп рәсем ясаучылар да шактый. Башлангыч сыйныфларда, мәсәлән, билгеле бер шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләү, шул әсәр буенча рәсем ясау формаларын кулланырга мөмкин. Атналыкларны, гомумән, барлык кичәләрне , бәйгеләрне дә бөтен мәктәп күләмендә уздырырга тырышам. Мондый чараларда башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмый.

Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру процессында иң мөһим эш төрләреннән тагын берсе- фәнни-гамәли конференцияләр. Немец психологы Вильям Штерн тәгълиматы буенча, балаларның 3%-ында гына иҗади сәләт үзеннән-үзе формалаша, ә башкаларына исә тышкы этәргеч көч кирәк. Әнә шундый этәргеч көч – укытучы, димәк, мин. Әгәр дә мин балаларда иҗади эшли белү сәләтен формалаштыра алсам, киләчәктә нинди профессия кешесе генә булсалар да, алар үз эшләренә иҗади якын киләчәкләр, шуның белән яңа кыйммәтләр тудырачаклар. Укучыларымны һәрдаим эзләнүгә этәрәм.Эзләнү эшендә мин аларга дәрестә үтелә торган темаларны тәкъдим итәм. Мәҗбүр итеп эшләтеп, ирекле кеше тәрбияләп булмый. Һәр баланың үзе теләгән теманы сайлау мөмкинлеге бар. Иҗат итү шатлыгы һәркемне яңа эшләргә рухландыра. Мин сыйныфта һәр укучыга үз эшен яклау, аның өстенлекләрен күрсәтү, аңлату мөмкинлекләрен тудырам. Бала әнә шулай итеп ачыла бара, мөстәкыйль эшләргә өйрәнә. Укытучының үзенә ышануын тойган укучы бернинди кыенлыктан да курыкмаска өйрәнә дип саныйм.

Укучыларым республика, төбәкара һәм районкүләмендә үткәрелгән конференцияләрдә даими катнашып торалар. Мәсәлән, Габделхак Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша камиллеккә” 3 нче Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында, Каюм Насыйриисемендәге XVII төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укуларында, Күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә,«Мансур Шиһапов исемендәге яшь каләмчеләрнең республикакүләм иҗади конкурсында” (бу конкурста минем 5 укучым катнашты) уңышлы чыгыш ясадылар, призлы урыннар яуладылар. Районкүләмендә үткәрелгән “Балалар иҗатына багышланган әдәби бәйге”гә дә

 -Иң яхшы шигырь; 
- Үзем язам әкият; 
- Мин – хәбәрче номинацияләре буенча 6 укучым катнашты.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары күп галимнәрне җәлеп иткән актуаль проблемаларның берсе. Балада укуга, уку эшчәнлегенә ихтыяҗ, кызыксыну тудыручы эчке бер этәргеч булырга тиеш. Бу этәргеч “мотив” төшенчәсе белән билгеләнә. Мотив көчле булганда гына укучы активлык күрсәтә, ягъни уку эшчәнлегенә ихтыяҗ туа.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларнның коммуникатив компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү.


Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын хәл итүдә укытуның актив метод, форма һәм чаралары ярдәмгә килә.

Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында, ягъни төп игътибар укучының мөстәкыйль танып-белү эшчәнлегенә юнәлтелә.

Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Әмма менә шул орлыкларны ничек итеп, нинди ысуллар кулланып чәчәсең , ничек итеп тәрбияләп үстерәсең аның уңышы шуңа бәйле. Минем иң зур теләгем: әнә шул белем орлыклары, киләчәк тормышыбызда өметле, матур чәчкәгә әйләнсә иде.


























Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 482 308 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.10.2019 172
    • DOCX 56.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габдрафикова Алсу Ильдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    Габдрафикова Алсу Ильдусовна
    Габдрафикова Алсу Ильдусовна
    • На проекте: 6 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 5
    • Всего просмотров: 14207
    • Всего материалов: 9