Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Статьи / Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

З.Т.Хәбибуллина – Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе.

"Әхлак тәрбиясе" мәңгелек төшенчә . Элек-электән ата-ана, өлкәннәр, мө­галлимнәр бала-чаганың иге­лекле, итәгатьле, тәртипле, кешелекле булып үсүенә нык игътибар иткән, гаиләдә ата-анага, әби-бабага, мәктәп-мәдрәсәсендә мөгаллимнәргә һәм аларга ярдәмгә куелган баш­ка берәүләргә хөрмәт, олы­лау, тугрылык хисләре тәр­бияләү үзәккә куелган. Ту­ган теленә, туган төбәгенә, үз халкына, җир-суына мәхәб­бәт - халыктагы әхлак сыйфатларының иң бөеге. Бу сыйфатлар, шулай ук хезмәт­кә мәхәббәт әкиятләр, җыр­лар, йолалар, уеннар аша, киләчәк буыннарның әхлак йөзе хакына, буыннан-буынга тапшырылган, мәкаль-әйтемнәрдә әхлак кануннары буларак формалашкан. Соңгы вакытта җәмгыяьтә барган үзгәрешләр белән беррәттән илебез мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә шәхес ята. Шуңа күрә югары әхлаклы, тирән белемле, үз-үзен үстереп, шәхес буларак танытучы укучы тәрбияләү бүгенге көннең бурычы. Нинди генә чорда яшәсәк тә, безнең иң төп бурыч - әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Күз алдыбызда җинаятьчелек чәчәк ата, балалар йортлары ата-аналы ятимнәр белән тулы, картлар йортларында яшәүчеләр арасында ул-кыз үстергән өлкәннәр күп икән, биредә инде заман белән җәмгыятьне генә гаепләп булмый . Хикмәт-кешенең әхлагы кимүдәдер.

Туган якны ихтирам итү хисе син яшәгән урамда, син яшәгән авылда тәрбияләнә. Урманнарның ямь-яшел гүзәллекккә, ап-ак чәчәккә төренгән “шәлен” күрә, тоя белү, тел-сурәтләү чараларына игътибар иттерү, аларны күчереп язу, шулар белән, җөмлә, төзү, төзелгән җөмләләрне дөрес интонация белән уку, укыту процессында гамәлгә ашырыла.

Дәрестә халык иҗаты үрнәкләрен куллану да әхлак тәрбияләүдә мөһим роль уйный.. Мәсәлән мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, милли бәйрәмнәр(“Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”), әкиятләр(“Өч кыз”, “Камыр батыр”, “Сертотмас үрдәк”), җырлы-биюле уеннар(Йөзек салыш”, “Әпипә”, “Гөлбану, “Буяу сатыш”). Әкиятләрне балалар бик кечкенәдән үз итәләр. “Әгәр баланы әкияттән мәхрүм иткән булсак, ул аны үзе уйлап чыгара башлаган булыр иде”,- дигән бөек педагог К. Ушинский. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Мәсәлән, “Өч кыз” әкиятен алып карыйк. Ялгыз ана өч кыз үстергән. Аларны кияүгә биргәч, үзе генә калган. Авырый башлагач, тиен дусты аша кызларын үзенә дәшкән. Тик олы һәм уртанчы кызы, төрле сәбәпләр табып, авыру аналары янына бара алмаган. Фәкать кече кызы гына әнисе янына йөгергән.

Бу әкиятнең тәрбияви көче бик зур. Әкиятне укып чыккач, бала уйланырга мәҗбүр була. Ни өчен олы һәм уртанчы кызлар җәза алган? Кече кызының игелеклелеге соклану хисе тудыра, хезмәтне яратырга, уңган булырга, кешеләргә һәм якыннарыңа ярдәм итәргә әзер торырга өйрәтә.

Укучыларны уңай геройлар үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз. Алай гына да түгел, аның дәвалау көчен дә кулланырга кирәк дип уйлыйм. Халкыбызның дистәләгән класссик әкиятләре аша без укучыларыбызның рухын баетырга, аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә, сөйләмә һәм язма телен камиллләштерергә тиешбез. Әлеге максатка ирешү өчен А. Пушкин, Андерсен, Гофман, бертуган Гримммнар, үзебезнең язучылардан Г. Тукай, А. Алиш.һ.б.ның әкиятләре ярдәмгә килә.

Бала яхшылык белән явызлыкны аерырга өйрәнеп кенә калмый, ул драматик вакыйгалар, персонажларның үткен һәм җанлы итеп сурәтләнүе аша, дөньяны образлы итеп күрергә өйрәнә, аның хыял көче үсә, иҗади кызыксынулары барлыкка килә.

   Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә.
         Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора.          Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим.
          Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Эстетик тәрбия - шуның бер өлеше. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.
         Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә (әллә тәрбияләмәүдәме?) үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде.

Мәктәбебездә бер генә дәрес тә әхлак тәрбиясеннән башка үтә алмаган кебек, бер генә тәрбия чарасы да әхлак тәрбиясеннән башка үтми.Сыйныфларда үтүче әхлак дәресләре, “гарәп графикасы нигезләре” түгәрәгенең эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үсәләр. Балаларга әхлак тәрбиясе бирү эшенә әти-әниләрне дә күбрәк җәлеп итәргә кирәк, чөнки гаилә белән бергә тәрбияләгәндә генә без әхлаклы балалар үстерүгә ирешәчәкбез. Кызганач, бүгенге көндә әле байлыкка омтылып, балаларын өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүнең мөһим бурыч икәнен оныткан әти-әниләребез дә аз түгел.

        Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

Үткәрелгән дәрес һәм тәрбия чараларыбыздан үзебез дә, укучыларыбыз да канәгать булса, димәк, безнең сайлаган юлыбыз дөрес һәм файдалы.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 09.08.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Статьи
Просмотров60
Номер материала ДБ-153042
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх